ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Әлегә кыйнала. Бу юлы ана белән бала ишегалдындагы түләүле поликлиника урнашкан бинаның чардагына менделәр. Иң өстәге каттагы баскычка утырып, шунда төн үткәрәсе булыр. Бала, баштарак куркудан калтыранса да, аннары изрәп йоклап китте.
Алтынчы качу
Саниянең юлы янәдән Мәгариф министрлыгына... Аны анда
таныйлар, әмма аңлыйлар. Питрәч районындагы Шәле мәктәбенә
юллама алып, тарих укытырга китте. Бер кечкенә генә авыл өенә
фатирга урнаша алды. Анда ана, кыз, онык яшиләр иде. Теге абый
бик тиз килеп җитте. Киләсе билгеле инде. Әмма аннан читтә торган
кыска гына арада да хатын хәлләнеп ала. Теге абый, хатыны куса
да, һаман килә... Ара якын бит. Үзен әйбәт кенә тота. Бер килүе
укытучылар коллективы белән «Рәйхан» спектаклен сәхнәләштергән
чакка туры килгән иде. Шуны карагач ычкынды бу. Хатынының
сөяркәсе кем икәнен исәпләп чыгарды. Китте җәберләү, пычак белән
куркыту.
Фәриттә рахит башланган иде. Яктырак, иркенрәк өйгә күченделәр.
Апа белән абый гына торалар. Фәритне бик яраттылар. Тик теге
абый улы белән хатынына да, хуҗаларга да тыныч яшәргә бирмәде.
Бервакыт, ул Санияне кыйнап ятканда, хуҗа апа судан кайтып керде.
Чиләкләрен куйгач, көянтә белән теге абыйның кирәген бирде дә соң
инде. Тәмам йоны коелды Салам-Торханның. Явыз кеше куркак була
бит ул. Апа тегене, кыйный-кыйный, өеннән куып чыгарды: «Бүтән
киләсе булма. Без Санияне сиңа бирмибез. Фәрештә кебек хатының
сиңа тиң түгел», – дип озатты. Килде инде барыбер. Апага ярарга
тырышып ялагайланып йөри башлады. Уку елы тәмамлангач, ул
гаиләсен, әйбәт булырга сүз биреп, Казанга алып кайтты. Саниянең
дә ике баласының берсен – әнисез, икенчесен әтисез үстерәсе килми
иде. Үзгәрмәячәген белсә дә, кайтып карарга булды.
Үзгәрмәде. Саниянең сөяркәләренең саны унҗидегә җитте.
Кыйналулар да унҗиде тапкыр арткан дигән сүз инде бу. Беркөнне,
ишекне тибеп ачып, бүлмәгә килеп керде дә хатынын котырынып
кыйный башлады: «Хәзер генә яныңнан бер ир кеше чыгып китте.
Каршыдагы өй түбәсеннән карап тордым нишләгәнегезне!» Сания,
ничектер аннан ычкынып, коридорга чыгып өлгерде. Шулвакыт
Фәрит тә, куркып уянып, анасы артыннан йөгереп чыкты. Дер-дер
калтыранып, анасының ботын кочаклап алды. Чөйдән бер сырманы
эләктереп алып, ана шуңа баласын төреп, чыгып йөгерә алды. Моңа
кадәр дә шулай ычкынып китеп күршеләрдә, баскыч асларында төн
кунган чаклары була торган иде аларның. Рәхмәт инде күршеләренә.
Теге кешедән үзләре дә куркып торсалар да, аңа һәрвакыт ярдәм
итәләр. Аларның тагын бер үзенчәлекле ярдәме тигән икән әле.
– Сания, син бик арыксың. Тазарырга кирәк сиңа. Ирең суккан
бер җирең кара янып чыга. Маең юк синең, – диде бер көнне Разия
апаның ире. Ул хатынның һаман саен кыйналып яшәгәнен үзе дә
күрә. Разия апа да сөйли торгандыр инде. – Өйдә сырма киеп йөри алмыйсың бит инде син. Теге вәхшинең кайчан китереп сугасын да
белмисең. Без дә, арага кереп, сине яклап кала алмыйбыз. Кышын
бәрәңге өшемәсен өчен баз авызын кат-кат салам белән томалыйлар.
Тазарырга кирәк сиңа, күрше. Тәнеңне май белән каплатырга.
– И картым, ул май дигәне ипигә ягарга да җиткелекле түгел бит
әле.
Шунда икенче күршесе Мәрьям апа сүзгә кушылды:
– Җае бар аның. Сания, сине баең өйдән чыгармый бугай бу
арада. Мәктәбеңә дә йөртми диләр. Болай итәбез. Без төнлә театрдан
кайткан төшкә камыр ризыклары пешереп куя торган бул. Без онын,
маен, тегесен-монысын күмәкләшеп хәстәрләп куярбыз. Син аш-
суга оста. Җыйнаулашып сыйланырбыз. Син дә шунда булырсың.
Камыр ризыгы бик тиз май кундыра ул. Безгә дә бик җайлы булыр.
Төн уртасында таба кузгатып йөрисе килми лә. Ач килеш йокларга
яту да рәхәт түгел. Өйдә калганнарыбыз сиңа ярдәм итәр. Ил иңләп
гастрольдә йөргәндә, бик күп төрле ризык пешерү серләрен өйрәтәләр
безгә. Синең пылауларың да тел өстендә тота торган. Өч айдан ишеккә
сыймаслык буласың әле син. Залимың төнге икесез-өчсез кайтмый,
берни белмәс. Бәдәр дә урам себереп арый торгандыр. Өнендәге аю
кебек йоклыйдыр ул.
Шулай итеп, Сания инде өч айдан, чыннан да, ару гына калынайды.
Төнге «ресторанга» төрлесеннән ризык әзерли торгач, шактый
остарды да. Кухняда алган дәресләр гомер буена ярады. Ул кайда,
кемдә яшәсә дә, хезмәте белән ярады.
Әлегә кыйнала.
Бу юлы ана белән бала ишегалдындагы түләүле поликлиника
урнашкан бинаның чардагына менделәр. Иң өстәге каттагы
баскычка утырып, шунда төн үткәрәсе булыр. Бала, баштарак
куркудан калтыранса да, аннары изрәп йоклап китте. Инде күптән
төн. Туңа башладылар. Куркыта да. Чөнки ул вакытта йортларның
чардакларында сукбайлар яши дип тә сөйлиләр иде бит. Берзаман
баскычтан кемнеңдер өскә күтәрелгәне ишетелде. Коты очты
хатынның... Курыкканда куркынычка каршы бара торган гадәте бар
иде аның. Баскычтан төшеп карасын микән әллә? Кем менә икән соң?
Теге кеше булуы да ихтимал бит әле аның. Ишегалдында: «Саниям,
син кайда?» – дип кычкырып йөргәне ишетелгән иде. Шул, ахры... Ни
булса, шул – төшебрәк карады. Ул түгел. Бу кеше кыска буйлы. Таныш
хатынның ире түгелме соң бу? Төнге сменадан кайтып киләдер.
Исемен әйтеп, тавыш биргәч, ул үзе, чардакка менеп, баланы кулына
алды. Үзләренә алып кереп китте. Җылыга. Аларда төн уздырып,
иртән өйгә кайтуларына Газраилләре изрәп йоклап ята иде. Елмайган.
Иртәгәсен әни кеше улы белән сөйләшмәкче иде. Тыныч микән
дип уйлый инде. Төнге маҗаралардан куркып калмады микән?
– Улым, әйдә әле, синең белән бер шигырь өйрәнеп карыйк:
Чебиләрем, чебиләрем,
Сары йомшак йомгакларым!
Йә, улым, син дә шулай әйтеп кара әле.
– Ч-ч-че-би, ч-ч-ч-че-би....
С-с-с-ары...
Бала тотлыга иде. Төнге куркуның нәтиҗәсе бу.
– Разия апа, Фәрит сөйләшә алмый!
Разия апалары баланы сөйләштереп карады.
– Тотлыга!
Сания әрнеп елап җибәрде
– Елама әле син. Тиз тотып алсаң, үтә ул. Психологка языласыз.
Таныш психологым бар минем. Балалар психологы. Бүген үк барасыз.
Мин үзем сөйләшеп куярмын.
Алга таба теге кеше белән бер өйдә яшәп калу мөмкин түгел.
Хатын үз-үзен битәрли башлады. Аның тиз ышанучанлыгы,
хаталарын анализлый белмәве аркасында, балалары газап чигә! Аның
беркатлылыгы бәясен балалары түли. Качарга кирәк!
Тик башта Фәритнең тотлыгуын җиңәргә кирәк булыр.
Психолог белән сөйләшенде. Хатын аңа үз хәлен беркадәр аңлатты.
Залим ирдән качып китәргә ниятләвен әйтте.
– Укытучы дипломын алгансыз. Сезгә психолог та булырга
мөмкин. Хәтта үзегез дә ярдәмгә мохтаҗ бугай. Курслар бар. Шушы
ук бинада. Мин улыгыз белән шөгыльләнә торганда сез анда йөри
аласыз. Сөйләшеп карыйммы курсларның җитәкчесе белән?
Ризалашты. Аның бүтәнчә курсларга йөрер җае булмаячак. Әле
Фәрит сылтавы белән зинданының тимер бикләре күпмедер ачылып
тора.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев