Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең ахыры)

Бер сынаганны биш сынасаң, шайтан көләр. Сания шайтанны бүтән көлдермәскә карар итте. Хәмитне күреп йөрермен дигән өмет белән Казан тирәләрендә эшләп йөрүләр – саннары алтыга тулган качулар үзләрен акламады

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Җиденче качу

Бер сынаганны биш сынасаң, шайтан көләр. Сания шайтанны
бүтән көлдермәскә карар итте. Хәмитне күреп йөрермен дигән өмет
белән Казан тирәләрендә эшләп йөрүләр – саннары алтыга тулган
качулар үзләрен акламады. Хәмит үсеп килә. Әнисенә якынаерга
артык теләк белдерми. Йомыкый малай ул. Кемгә ачылсын соң? Ярый
әле, укудан тәм таба.
Ана, өйдә икесе генә чакны туры китереп, битараф улына серен
ачты. Бер очтан улының да кылларын тартып карады. Энесен якын
итәме Хәмит? Янәсе, Фәрит белән янәшә үсәргә телиме ул? Әнисе ераккарак китәргә уйлап тора бит әле. Син ничек карыйсың? Без
китсәк... «Мне всё равно...» – Үсмер малай җилкәсен генә сикертеп
куйды. Кабырчыкта иде Хәмит. Чыга алырмы ул аннан? Тыныч, рәхәт
гаилә мохите күрмәгән бала үзен-үзе саклауның шушы ысулын –
битарафлыкны сайлаган.
Сания бу юлы да туган якка кайтырга кирәк дигән уйда тукталды.
Соңгы мәртәбә яклау эзләп кайтканыннан соң унбер ел вакыт узган.
Зәкиулла мулла кызыннан хат килгәнгә артык сөенгәндер дип
булмый. Сыендыруны сорый кызы. Бала белән кайта. Сания артыннан
күтәрелгән тагын ике кызы – берсе ике бала белән, икенчесе бер бала
белән ата канаты астына кайтканнар. Канат астында ничаклы бала
бар. Бер өй эчендә ике төрле милләт баласы. Тугыз җанның алтысы
башкорт дип язылган. Югыйсә үзе дә, хатыны да – татарлар. И, бу
дөньяның хикмәтләре бетәсе түгел!
Сания, әткәйләрендә торып, тирә-як авыллардан эш эзләп карады.
Иң караңгы авыл мәктәбенә дә тарих укытырга барырга риза иде.
«Син татарга түгел, үз башкортыбызга да эш юк әле», – дигән җавап
белән кайтты Уфадан.
Ютазыга кайтып карасын! Менә монысы акыллы фикер булды.
Анда аны хәтерлиләр икән. Фазыл абыйсын да әле онытмаганнар
булып чыкты. Район оешмалары хәзер Ырыссуга күченгән. Ырыссу
ГРЭС ышыгында шәһәр булып күтәрелеп килә. Күп төзиләр. Яңадан-
яңа оешмалар ачылып тора. Аларда – РОНОда, редакциядә, райкомда
Санияне электән белгән дуслары эшләп яталар икән. Бик ачык йөз
белән каршы алдылар. Сынган күңелдә өмет чаткысы уянып китте.
Монда аңа эш тә булыр, якларлар да!
Үзенә РОНОдан, Фәриткә атналык балалар бакчасыннан урын
табылды. Беренче елы Ютазы районындагы ике мәктәптә декрет ялына
киткән укытучыларны алыштырып үтте. Аннары аны инспектор итеп
РОНОга алдылар. Иң мөһиме – ике бүлмәле фатирлы иттеләр. Могҗиза
иде бу. РОНО мөдире Мирза Рахманкулов – укытучылар белемен бәяли
торган кеше. Үзе дә бик белемле, фикерле, акыллы булырга тиеш.
Сания Хәкимова җиң сызганып белемен күтәрү буенча эшли. Урта
Азиядә – Сталинабад пединститутында алган белем байлыгында рус
теле генә җитешми. Шул кимчелеге белән көрәште инспектор. Анысы
аның вазифасына татар мәктәпләре белән эшләү генә керсә дә, ул югары
оешмаларга докладларны, район газетасына мәкаләләрне русча язарга
бурычлы иде. Укыды, өйрәнде һәм...
Теге кешегә каршы көрәшүен дәвам итте. Чөнки хатынын югалтасы
килмәгән адәм, 400 чакрым араны бар дип тә белмичә, һаман килеп
йөрде.
– Баланы алып китәм! – Бу янау иң куркыткан гамәле. Һәм ул
янау Саниянең өстендә Дамокл кылычы кебек эленеп тора. Теге кеше хатыны өстеннән РОНОга туктаусыз хатлар юллап торды. Яла
ягылган хатлар... Сания, имеш, фәхишә, эчкече... Тагын әллә нинди
бозык сыйфатларга ия хатын. Иң аянычы – бу хатларны ул Хәмиттән
яздырта. Хәмит үз кулы язганнарга ышана микән? Менә шул ягы
куркыта ананы. Ул бит болай да үзен Хәмите алдында чамасыз
гаепле итеп саный. Үзен улы урынына куеп карап бәргәләнә,
өзгәләнә. Ул бит аны ятимлек утына салып китте. Үзе дә гомер буе
янган утка!
РОНОдагылар яла сүзләренә ышанмыйлар, билгеле. Бала кулы
белән язылган хатларны теркәп тә тормыйлар. Ниндидер бер
маньяк гамәле генә итеп саныйлар. Тик барыбер күңелсез. Эшендә
нинди генә уңышларга ирешсә дә, даими куркып яшәү Сания
Зәкиевнаның – аңа хәзер шулай дип кенә эндәшәләр – тынычлыгын
ала. Теге кешене кайдан, кемнән, нинди хәбәрләр алып торуы үзе
бер гаҗәп иде. Соңыннан үз теле белән әйтте: НКВД тирәсендә
йөрүче «чын» дуслары булган икән. Шулайдыр. Шунсыз булмас
иде. Таҗикстаннан да эзләп тапты бит. Югыйсә әледән-әле җир
тетрәүләрдән йөдәгән илдә Сания кайгысы булмас иде.
Сания Мәскәүдән ай ярымлык Бөтенроссия мәктәп инспекторлары
курсларында укып кайтып килгәндә дә, аны вагон ишеге төбендә
кочагын җәеп, теге кеше каршылап тора иде инде. «Бер шалтыратуым
җитә. Сине шундук алып китәләр. Милициядә минем гаризам
ята», – дип, хатын теге кешене үз коралы белән коралсызландырды.
Ничек әле куркытырга башы эшләгән? Хатын моңа үзе дә гаҗәпләнә.
Андый тапкырлыклары элек тә булган иде инде. Сания Хәкимова
яшәгән йорт каршында гына ашханә бар. Теге кеше Ырыссуга
килгәндә, шунда кереп тамагын туйдыра икән. Ашханә кызлары
Санияне кисәтеп куялар: «Теге җүләр абый килде». Баштарак аның
килүе турында хәбәр алынганда, ана белән бала ваннага кереп
бикләнеп төн үткәрә торганнар иде. Тәрәзәне ватып кермәгәе дип
куркалар. Фатирның тәрәзә пыялаларын ватып киткәләде бит инде.
Бервакыт Сания кичен эштән кайтып килгәндә, теге кеше подъезд
янында сагалап торган икән. Хатын аңышмый калды. Әзмәвер ир
аны бөтереп кенә алды да, хатынга ияреп, өйгә дә үтеп керде. Әүвәле
көчләргә дип талпынды. Аннары ялварып, елап, куркытып җиңә
алмагач, куеныннан пычагын чыгарды. Бу һөҗүм дә каршылыкка
дучар булды. Хатын кыюланган иде инде. Башта ирнең кулындагы
пычагын урындык белән сугып төшерде. Аннары шул ук урындык
белән иелә төшеп үзенә таба килгән ирнең башына орды. Һөҗүм
итүче аңына килеп өлгергәнче, ишектән чыгып йөгерә алды. Шөкер,
ишек бикле түгел иде. Әмәленә керешсәң, әзмәверне дә җиңеп була
икән. Хатынның бу дуамал батырлыгыннан ир тәмам чарасыз калган
иде. Әгәренки бу юләрләнгән хатын милиция чакырса... Ул бит монда хәзер үз оясында. Ул биредә көчле. Кара син аны – каршы тора ала
башлаган!
Ләкин һәрвакыт җиңү хатын файдасына булмаска да мөмкин
бит. Сания Зәкиевна чара эзли торгач, ике бүлмәле фатирын икенче
каттагы бер бүлмәле фатирга алыштырырга булды. Фатир тар булса
да, монда ирек киңрәк иде.
Сания елына бер мәртәбә Казанга инспекторлар семинарына
да чакырыла. Бер баруында ул үз районнарыннан чыккан Шәмсия
ханым белән танышып китте. Шәмсия ханым хәзерге вакытта
профсоюзларның өлкә комитетында эшли икән. Ире Җиһанша абзый
Татарстан Югары судында. Шәмсия Хәлимовна Фазыл Хәкимовны
яхшы хәтерли булып чыкты. Алар шактый якын дус булганнар. Бу
якынлык үзеннән-үзе Саниягә күчте. Ул якташын семинар барган
көннәрдә үзләрендә яшәтте. Бөтен тормыш юлын сөйләтте. Их,
Сания Шәмсия апасы белән Казандагы авыр елларында ук танышкан
булса иде дә! Әнә бит, бу ханым Саниянең чишелмәстәй тоелган
проблемаларын ничек җиңел генә хәл итеп куя ала икән. Кайда үзе,
кайда ире ярдәме белән дигәндәй. Яратты ул бу гомер буе ятим хәлендә
яшәгән сеңелкәшен. Сания дә булдыра алганча хезмәтен жәлләмәде.
Аның бөтен байлыгы – уңганлыгы, алтын куллары, тәмле ризыклар
әзерли белүе. Шәмсия ханым өчен дә янында шундый ихлас яшь кеше
булуы үзе бер рәхәт иде. Моннан ары да гел аралашып, якын итешеп
яшәделәр алар. Иң әүвәле бу гаилә Саниянең зынҗырларын өзәргә
ярдәм итте. ЗАГС идарәсенә, Җиһанша абзыйның бер шалтыратуы
җитте, теге кеше белән мәҗбүри корылган никах юкка чыгарылды.
Чынында, Әлкәй авыл Советы мөһере сугылган ул никах кәгазе
үзе дә ялган документ иде бит инде. Ул никах теркәлгән вакытта
җәберләнгән, имгәтелгән кыз бала үзен кияүгә биргәннәрен дә
белмәслек хәлдә ир буласы кешенең өнендә ятып калган.
Сания хәзер азат. Сания хәзер үзенә үзе хуҗа. Сания хәзер
–Мәскәүләрдә үк белемен күтәреп кайткан белгеч. Сания
хәзер – балаларының язмышына йогынты ясый алырлык дәрәҗәгә
күтәрелгән, үз хокукларын яхшы белүче хатын. Теге мәсхәрәләнгән
кыз белән аның арасында унбиш ел заяга узган гомер ята. Тик Сания
ул унбиш елның бер генә көнендә дә ирек аласына өметен өзмәде.
Ул унбиш елның бер генә көнендә дә үзен теге кешенең хатыны
дип санамады. Коллыкта ул өч бала тапты. Җиденче тапкырында
качып киткәнгә кадәр гаилә мәйданындагы көрәшләрдә ике баласын
югалтты.
Тәүге саф мәхәббәтен генә югалтмады.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Krea ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев