Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

Чистай халкы безгә карата гаҗәп миһербанлы булды. Доктор хастаханәдә яткан хатыннарга әйткән икән: «Тиздән бу анага зур кайгы киләчәк. Ул баласын югалтачак».

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Бишенче качу
(Сания Хәкимова көндәлегеннән)

«Бөтен коллектив, мәктәп укучылары минем өчен ут йота. Баланың
чире бик җитди. Безне Казанга озаттылар. Казанда урын булмады
бугай. Минем ул көннәрдә өнем белән төшем, көнем белән төнем
буталды. Безне санитар самолёт белән Чистайга озатасылар. Бер төнне
өйдә кунасы. Чир йогышлы. Өйдә Хәмит бар. Аңа да йокса бу чир?
Ярый әле, Бәдәр баланы каядыр алып чыгып китте. Ут янган, башы
җилкәмә салынып төшкән баламны кочаклап, ишекле-түрле йөренәм.
Кемдер керә, кемдер чыга. Күршеләр кергәләде, ахры. Разия апа мине
үз кызыдай кайгырта бит инде. Бу хәлемдә мине ялгыз калдырмас
өчен теге абыйдан куркуын да онытты. Ишек ябылмый. Мәет буласын
көткән йорт кебек. Берара ишек уемында Йосыф күренеп киткәндәй
булды. Шул хәлемдә дә Йосыф белән җенләнәм икән!
Иртәгәсен бала аңсыз иде. Тәмам шашындым мин. Кызымны
аеруча бер ярату белән ярата идем. Аны югалту ихтималы бөтен
егәремне суырып алды, һәр күзәнәгемә ачы хәсрәт сарысы оялады.
«Нигә, нигә минем балама тиясең? – дип, язмышыма рәнҗедем. –
Нигә минем тормышымдагы саран сөенечемне урларга итәсең, син,
Әҗәл?» Бирмим мин сиңа кызымны!
– Бу авыру тумыштан килә. Гаиләдә кайсыгыз туберкулёз
чирле? – дип сорады Чистайдагы табиб.
– Ирем ачык формадагы туберкулёз белән авырый. Без барыбыз
да диспансерда исәптә торабыз. – дидем. – Тик ирем генә авыру
икәнен яшерә. Танырга теләми. «Мин сәламәт. Сания ханым, син
әллә чирлеме?» – ди, миңа карап. Табиб башын гына чайкап куйды. Аның карашыннан булса да була бит оятсыз кешеләр дигәнне аңлап
була иде.
Чистай халкы безгә карата гаҗәп миһербанлы булды. Доктор
хастаханәдә яткан хатыннарга әйткән икән: «Тиздән бу анага зур
кайгы киләчәк. Ул баласын югалтачак». Шуннан соң минем янга ай
буе көнгә икешәр-өчәр кеше хәл белергә килеп йөрде. Күчтәнәчләр
китерделәр. Керләремне алып китеп юа торганнар иде. Юатырга
тырыштылар.
Җәйнең бер ямьле көнендә кызым китеп тә барды. Сылуга ике
яшь тә ике ай иде. Ачы хәсрәтемнең, кара кайгымның чиге юк
иде. Югалтасым булганга шулай үзәкләрем өзелеп яратканмындыр
инде мин кызымны. Шуннан бирле очкычларга утыра алмадым.
Аңсыз баламны кочып, «кукурузник»та очкан 45 минут минем ярты
гомеремне алып китте
Теге абый баланың жәсәден Казанга алып кайтырга теләмәде:
«Мин аны Чистайда гына җирлим», – диде. Шулай итеп, мин кызым-
күз нурымның каберенә йөрүдән дә мәхрүм булдым. Баламның
бу начар чирдән беркайчан да савыга алмасын белсәм дә, мин
хәсрәтемнән үрсәләндем. Көн-төн еладым. Беразга гына йокыга
оесам да, кычкырып елап уяна торган идем. Теге абый, мине бу хәлдә
күреп, тантана итте: «Менә хәзер баладан котылдың. Рәхәтләнеп
типтерерсең, – дип юатты. – Син баланы карамыйча үтердең», – дип,
өстемдә йодрыгын уйнатты.
Бу кеше белән торып калырга ярамый иде. Мин Сабада калырга
ниятләдем. Тик кая ул?! Типкәли-типкәли алып китте. Мин тагын
йөкле идем бит инде. Соңгы айларымны йөрим. Кызым китеп,
бер айдан соң дүрт кило авырлыктагы тупырдап торган ир бала
таптым. Шул Клячкин бүлнисендә таптым инде. Тукай эзләреннән
йөреп узылды минем гомер. Балага Фәрит дип исем куштык. Бала
туу хәсрәтемне беркадәр җиңеләйтте. Әмма аны да теге дию пәрие
оясына алып кайтасымны уйлыйм да тагын кайгы күлләренә
чумам. Тавышларын ерактан гына ишетсәм дә, калтырый башлыйм,
зиһенем тарала. Тәмам җаным бизгән. Ике баламны югалттым шулар
аркасында. Монысына ни язгандыр? Теге балаларым кебек монысы
да җәбер-золым мохитендә үсәрме икән?
Бала тугач, теге абый мине эшләтмәде. Өйдә сак астында тотты.
Мин эшләмәгәч, матди як үтә начарланды. Хәзер мин бөтенләй
акчасыз. Булган бөтен киемнәремне сатып бетердем. Шулай бер ел
үтте. Хәмитемне калдырып булса да, ул миңа бераз ияләшә башлаган
иде инде, качып китәрмен, ахрысы. Болай яшәп булмый бит инде.
Никадәр түзәргә тырышып карасам да, була торган түгел. Бүтән көч
калмады. Һичьюгы эшкә урнаша алырмын. Балаларымны нәүмиз
итмәм. Тамаклары тук, өсләре бөтен булыр».

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Krea ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев