Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

Ай, ничек кирәк булачак иде бит Фазыл абзасының акыллы киңәшләре Саниянең алдагы тормышында! Кинәт кенә югалды шул. Алай да кызның язмышында борылыш ясардай бер ялгыш киңәш биреп ташлады. Их…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Мин Сания түгел

Кыз Каразиреккә кайтып төшкәндә, дөньяда җылы җәй хөкем сөрә.
Үрмә читәннәр белән каймаланган өй арты бакчаларында сирень
тантана итә. Матур! Рәхәт! Күңелле!
Бер атна элек кенә сигез яшен тутырган кыз бала газаплы булганга
күрә озын тоелган гомерендә тәүге тапкыр яшел үләндә чемченгән каз
бәбкәләренә, уйнак күбәләкләргә иптәш итеп түгел, бәлки матурлык,
рәхәтлек юлдашлары итеп соклана. Беренче тапкыр ирен кыегайтып
түгел, ихлас елмаерга өйрәнә. Кояшка каршы кочак җәеп йөгерә.
Аны күреп туктап калган, өр-яңа киемнәреннән курчак кебек матур
күренгән кызга карап сокланган әби-апаларның башыннан сыйпаган
куллары, яратып караган карашлары җылысыннан иркәлек, рәхәтлек
кичерә. Ни булды соң бу? Нинди тылсым, нинди могҗиза икән соң бу?
ӘНИ дигән сүз кодрәте иде бу могҗиза... ТАИФӘ КЫЗЫ икән
бит ул! Аны әнисенең – инәкәенең рухы яклый, саклый икән бит хәзер. Әнкәе үзе зәңгәр күккә – биек-биек дөньяга, ак болытлар, күз
камаштыргыч йолдызлар арасына ашкан икән. Әмма кызына җир
йөзендә дә гаҗәеп матур дөнья калдырган. Кинәнсен, хозурлансын
нарасые. Күңеле яктырсын, бәхете мул булсын. Акылы зур үссен!..
Сания – чибәр Таифә кызы!
Кызны уртага алып җырлаталар. Түгәрәккә кертеп биетәләр.
Активист җиңгәсенә ияреп, клубка барса, һәрбер кеше аны чираттан
алларына утыртып сөя! Нинди кадерле, тансык бала икән бит ул!
– Яренгә мәктәпкә барыр!
– Хәреф таный. Укый белә икән инде ул.
– Ничек өйрәнгән диген...
– Тукай шигырьләрен сөйләп йөри...
– Таифә кызы шул ул!
Күз өстендә каш булып яшәүләре и-и рәхәт тә соң. Суккан
ашъяулык ябылган өстәлдәге табында һәрдаим ризык бар. «Кая
үреләсең?» – дип, кулына суккан кеше юк. Эш кушкан кеше дә юк.
Шелтәләгән, кыйнаган кеше дә...
Алай да Саниянең бу йортта кадерле кеше генә түгел, кирәкле,
файдалы кеше дә буласы килә. Эш рәте белә ләбаса ул. Урамдагы
яңа дусларына ияреп, Имаш күлендә тастымаллар юып кайта. Чәй
коесына суга бара. Кәҗәләрне көтүдән каршылый.
Көзен мәктәпкә китте. Ә анда Санияне парта өстенә бастырып
җырлаталар. Артист ул хәзер. Бер генә бәйрәм дә артист Саниядән
башка узмый. Дәресләрдән тыш гомере дә төрле түгәрәкләрдә
уралып йөреп үтә. Китапханә тулы китап! Сигез яшенә кадәр тынын
чыгармыйча почмакта утырган баланың отып-ятлар гыйлемнәре генә
түгел, дөньяга әйтер сүзләре дә гүпчем күп җыелган икән ләбаса.
Саниянең дуслары да күп. Пионерга да керделәр, кызыл галстук
та тактылар. Урамда пионерлар бер-берсен очратсалар да: «Һәрвакыт
әзер!» – дигән булып, салют биреп, сәламләшеп узалар. Нәрсәгә
әзердер инде алар? Белгән юк. Якты тормыш өчен көрәшкәдер инде.
Берара Сания мәктәптә оештырылган хезмәт лагерена йөреп алды.
Анда ашаталар да иде. Ашап куйгач, торып басып: «Рәхмәт, иптәш
Сталин!» – дип салют биргәндә, бала-чаганың йөзенә илаһи бер
тантана куна. Шул мизгелләрне Сания аеруча ярата. Фазыл абыйсы
кебек үзен дә олы көрәшкә әзер бер пионер кебек итеп сизә. Ничек
тә тиз генә, яхшы гына укып бетереп, зур белемнәргә ирешеп, илгә
кирәкле кеше буласы иде бит!
Миңлегаян җиңгәсе – алдынгы бригадир. Башына кызыл яулык
бәйләп, күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябып, матур итеп йөри.
Колхоз җыелышларына яки районга эш белән барганда, кара пинҗәк
киеп, кырыс кына бер хатын рәвешенә керә. Чибәр дә иде аның
Миңлегаян җиңгәсе. Ешрак елмайса, тагын да матур булыр иде. Елмайган кешене бөтен кешенең дә яратканын белми микән әллә?
Коммунист булмадымы икән әле ул. Өйгә газеталар да алдыра. Вафат
булган иреннән калган китаплар да байтак. Фазыл абыйлары да китап
ягын кайгыртып тора.
Сания бар язуны укып бара. Аңласа да, аңламаса да... Әбекәе гарәп
язулы китапларын укыштыра. Авылның кендек әбисе дә Васфикамал
әби. Алар өендә өстәл өстендә һәрдаим җиз самавыр җырлап утыра.
Әби юмарт карчык. Ахирәтләрен җыеп, еш кына чәй табыннары кора.
Матур итеп көйләп, «Йосыф китабы»н укыйлар. Җиңги карчыклар
гамәленә катышмый. Аннары ул кыр эшләреннән төн җитмичә
кайтып керми... Колхозның яшелчә бакчасының бригадиры да ул.
Җиңги кырыс, ләкин аның кырыслыгыннан бер кешегә дә кыенлык
юк. Әбинең дә, баланың да иреген кысмый... Сания барасы килгән
җиренә барып тора. Бер җәйне җиңги үзе дә: «Җәйнең яме җиләк
белән. Болыннардан бер әйләнеп кайтсагыз да була, – дип әйтеп
куйды. – Йотады тавы сыртында җиләк күп дип әйтәләр. Кышка как
кояр идек. Как авызга тәм кертә. Миләш кагы белән чиратлаштырып
җибәрер идек. Фазыл абыең да какны бик ярата. Киптереп тә куяр
идек кышкылыкка. Ширбәтен кайнатыр идек... Абзаң кайтып китәм
әле дип хат язган. Мин үзем бакча-басу ташлап йөри алмыйм. Олы
кызлар белән бар, барсаң. Белеп үскән җирләрең түгел. Адашмагаең».
Өч кыз җиләккә барырга килешенделәр. Иртән көтү кугач
китәселәр. Миңлегаян җиңги үтенгәндер инде, аларга укытучы
Кәбирә апалары да кушылды. «Бик иректем. Ялан күреп, болын
чәчкәләрен иснәп кайтыйм әле. Сезне дә ялгыз гына җибәрәсем килеп
тормый. Су да, ипи кыерчыгы да кыстырыгыз. Сахрада ризык тәмле
була ул». Кәбирә – Саниянең Хөмәйрә исемле дустының бертуган
апасы да әле.
Ютазы тавы ягына илтә торган юлдан җәһәт кенә атладылар.
– Кәрәкәшледә укыганда, бу юлдан күп йөрелде инде. Сез җиләккә
шул тарафка җыенгач, алгысып киттем. Саниянең әнисе Таифә белән
җырлый-җырлый үткән юллар бит бу. Әнә теге тау сыртына табарак
турылыйк әле. Җиләкле җирләр ул. Ул төбәккә кеше аягы бик басмый.
Җиләклекләр тапталмагандыр. Анда көтү дә йөрми. Аулаграк урын.
Ахирәтем белән гел шул үргә каерган сукмактан атлый торган идек.
Күрәчәк йөрткән инде.
Кәбирә апаның үз алдына әйткәндәй генә авызыннан чыккан
соңгы җөмләсе ничектер сискәндереп куйды кызларны. Тик нигә
алай әйттең дип төпченмәделәр. Сөйләргә яраган булса, әйткән булыр
иде. Укытучы кеше бит ул. Ни яраганын, ни ярамаганын беләдер.
Җиләклек иркен иде. Кызлар таралыштылар. Һәр кеше күз
алдында. «Монда кил!», «Син кайда?» кебек аваз салу-ымлашуларның
да кирәге юк. Берара Сания югалып торды. Аннары Какылы Кул дип йөртелә торган коры елга ягыннан кул изәде: «Кызлар, мондагы
җиләк! Күз ачып йомганчы җыярбыз бер чиләк!»
– Сания! Мен безнең янга тизрәк!
– Нигә, Кәбирә апа?
– Аннары әйтермен. Анда җиләк җыярга ярамый!
Укытучы апасы болай катгый да, серле дә итеп әйткәч, Сания
кызлар янына килде: «Мин коры елгада бер җиләк тә өзмәдем.
Җиләкле җәймә япкан ул акланны иң элек сезгә күрсәтәсем килде».
– Ярый әле, өзмәгәнсең!
Хәзер инде бүтән кызлар да сагайдылар:
– Апа, бигрәк серле итеп әйтәсез...
– Җиләкләре кып-кызыл идеме, Сания балакаем? Кып-кызылдыр.
Менә бу акланда да кып-кызыл бит алар. Шулай булгач, аймылышып
йөрмәгез. Менә шушы акланда гына җыегыз. Савытларыгыз,
тырысларыгыз тулгач, өстен әрекмән яфрагы белән каплап куярсыз.
Җиләкнең хуш исен җил алмасын. Өйләрегезгә үк алып кайтыгыз
җиләкле болын исен. Ел буе онытылмаслык ямьле бер көн итеп хәтерләп
калыйк әле шушы җиләк җыйган көнебезне. Көн бик бөркүләнде.
Күкнең анау чите яшәреп тора. Яшенле яңгыр килмәгәе. Җитез-җитез
генә кыланыйк та, озак юанмыйча, кайтыр юлга кузгалыйк.
Яңгырга эләкмәделәр. Кайтыр юлда ауган агачка утырып ял
иткәндә, Кәбирә апаларыннан Какылы Кул болагының серен
әйттерделәр алай да.
– Ул болакта җиләк һәрвакыт үтә кызыл. Бервакытны
Кәрәкәшледән Саниянең әнисе Таифә берүзе генә кайтырга чыга.
Гаҗәп чибәр иде бит ул. Күрше-тирә авыллардан аңа яучылар күп
килде. Ул һаман, укыйсым килә дип, егет-җиләннәрне үзенә якын
җибәрмәде. Бервакыт Чәкән базарында аңа Азнакай ягыннан бер
ир-ат бәйләнә: «Үземә бармасаң, улыма алам мин сине барыбер»,
– дип әйтә икән. Таифә моның сүзләреннән кычкырып көлгән генә:
«Соңардың, абзый. Син карт инде. Өлгермәдең дә! Мин кияүдә
инде», – дигән. Абзый ачу белән Таифә утырган атка чыбыркысы
белән сыдырган да: «Шаяра белми шаярасың, кызый. Карарбыз әле!»
– дип, үз атын куалап, китеп барган. Шул елны Карабаш, Бөгелмә
ягыннан ниндидер сәнәкчеләр фетнәсе күтәрелде. Бик куркыныч
ел булды ул. Вәхши сәнәкчеләр халыкка аң-белем таратучы бик күп
укытучыларны, избачларны, комсомолларны харап иттеләр. Безнең
кебек мәктәпләрдә укытып йөрүче мөгаллимә кызларны бәкеләргә
салдылар. Сәнәкләр белән кадап, җәзалап үтерделәр. Күпме яшь
гомерләр кыелды! Имеш, җәдитчә, яңача укыту бетсә, иске тормыш
кире кайтачак. Аклыкка, белемгә, мәгърифәткә каршы юнәлтелгән
сәнәкләр иде алар. Һәлак ителгәннәрнең санын белүчеләр бар
микән? Бәетләр генә калды алардан. Балалар, сезнең Кәрәкәшле авылы кызы Тәзкия матур турындагы бәетне ишеткәнегез бар
микән?
«Комсомолга керәм диеп йөргәнемне сизгәннәр.
Тәзкияне үтерүче сәнәкчеләр булганнар.
Сәнәк белән кададылар уң як колак янына.
Ап-ак карлар кызардылар Тәзкиянең канына.
Мәктәпләрдә күңелле иде, Тәзкия матур барында.
Китап-дәфтәр, каләм иде Тәзкиянең кулында...»
Минем әтәемне дә эзәрлекләгәннәр сәнәкчеләр. «Нигә кызыңны
укытучылыкка укытасың дип үтерергә йөргәннәр. Әткәй бик юка
гәүдәле кеше иде ул, алардан умарта оясына яшеренеп кенә котылып
калган. Карабаш авылында явызлар укытучы Хәбибҗамал Кәтиеваны
Зәй елгасына батыралар, Гафифә Ишкининованы, йөкле икәнен белә
торып, күпердән ыргытканнар. Дөрес, фетнәчеләрнең үзләрен дә
җыеп алдылар. Дистәләп атып үтерделәр. Яңа, якты тормышка юл
корбаннар белән түшәлә. Әгәренки халыкка хезмәт итәргә, фидаилар
булырга ниятлисез икән, минем сүзләремне онытмагыз.
– Апа, Сез әллә минем әнием дә сәнәкчеләр кулыннан харап булган
дип әйтергә телисезме? – дип сорады Сания кыяр-кыймас кына.
– Кичерә күр, балам. Син инде үсеп киләсең. Бу хакыйкатьне
барыбер белми калмассың дип уйладым. Әниеңнең чәчелеп калган,
канга манчылган китап-дәфтәрләрен иң беренче булып мин килеп
таптым. Мин үзем дә аздан гына аймыл булганмын инде ул залимнәр
белән. Сәнәкчеләр арасында әниеңә кызыгып йөргән теге бәндә дә
булган дип ишеткәнем бар. Чын булса... Юлыңа очрый күрмәсен.
Әниеңнең каны тамган туфрактан шыткан, кызарып пешкән
җиләкләрне җыйдыртасым килмәде инде. Аңлыйсыңдыр...
– Аңлыйм, апа. Рәхмәт.
– Елама, балам. Әниең елак түгел иде. Бу тормышта сабырлык,
түземлек бик күп кирәк булыр әле сиңа.
– Мин еламыйм. Мин еламыйм! – Сания, үксеп, үләнгә капланды.
Өйгә кайткач, әбисе белән җиңгәсен мәмрәп пешкән җир җиләге
белән сыйлаганда да сер бирмәде ул.
Ике атнадан Фазыл абыйсы кайтты. Бөтенләйгә кайткан икән.
Укуын тәмамлаганнан соң, башка өлкәгә эшкә җибәрелгән иде. Анда
биш ел Совет властен ныгытып йөргәннең соңында Ютазыга кайта
алган. Районда зур эшкә, дәрәҗәле урынга билгеләнгән. Сеңлесен,
зур кешегә санап, җитди генә сөйләшәсе килде аның.
– Әйдә, бакчага чыгып утырыйк әле. Нинди уйлар белән йөрисең
икән син, бала?

– Уйларым күп минем, абый. Үсеп киләм бит инде. Җиңги бик
кыстагач, җәйге каникулда колхозда эшләп йөрим. Ләкин бөтенләйгә
колхозчы булып каласым килми. Укыйсым килә минем. Комсомолга
кердем. Мәктәптә мине артистка булыр бу диләр. Бер генә бәйрәм дә
миннән башка узмый бит. Директор абый: «Хәкимова Сания артист
булырга хыялланса, үзебез ярдәм итеп укытабыз», – дип тора. Авыл
кешеләре дә: «Син коеп куйган артистка инде», – диләр. Абый,
артистлыкка укып торасымыни соң ул? Җырлар, биер өчен дә уку
кирәкмени соң ул?
– Артист булам дисең инде, ә?
– Ике атна элек шулай уйлый идем. Хәзер бүтәнчәрәк уйлыйм.
Җиденчене тәмам иткәннәрнең күбесе Бөгелмәгә укытучылыкка
укырга бара. Малайлар да, кызлар да. Абый, мин бит әниемнең ничек
һәлак булганын белдем. Шуңа күрә аның юлыннан китәргә дигән
фикердә торам. Бу – минем бурычым.
– Алай. Укытучы булуыңа мин дә каршы түгел. Иң гадел, иң саф
күңелле кешеләр сайлый бу һөнәрне. Мәгърифәт юлы – көрәшчеләр
юлы. Комсомолга кергәндә, сезгә Клара Цеткин, Роза Люксембург
турында сөйләүче булдымы икән? Революция каһарманнары болар.
Фидакарьләр!
– Миңа Кәбирә апа сәнәкчеләр кулыннан һәлак булган каһарманнар
турында сөйләде. Шуларның берсе – минем әнием!
– Минем дә сиңа әниең хакында сөйлисем килгән иде. Инде
белгәнсең икән... – Фазыл бер тын, тирән уйга батып, сүзсез утырды.
Сәнәкчеләр кулыннан вәхшиләрчә гомере өзелгән сөйгәне Тәзкия
турында уйлап, көрсенеп куйды. Әмма Саниягә Тәзкия хакында, ул
матурның үзенә нинди кадерле кеше булганлыгы хакында сөйләми
торырга булды. Сеңлесенең тәмам куркып калу ихтималы бар дип
уйлады. Әллә сеңлесе, чыннан да, сәнгать юлыннан китсен микән?
– Нинди һөнәр сайлау мәсьәләсендә, сеңлем, эш болай тора: син
бит хәзер җиңги кулында. Ул синең өчен үзен җаваплы саный. Аның
сүзен тотсаң, дөрес булыр дип уйлыйм.
– Ә ул мине колхозда калдыру ягында.
– Алай. Бу турыда җиңги белән мин дә сөйләшеп карармын. Сине
тагын ниләр борчый соң, сеңлем?
– Абый, минем исемемне алыштырасым килә. Үги әнием белән
уртак булган Сания исеме ошамый миңа. Бөгелмәгә алдагы елларда
киткән кайбер кызлар үзләренә яңа, заманча исемнәр куйдырганнар.
Таибә дигәне Клара булып, Гайникамал дигәне Луиза булып кайткан.
Мин нинди исем сайлыйм икән?
– Мин сине тәмам акыл утырткансың дип торам тагын. Сания
дигән исем – сиңа әниеңнән ядкарь. Ул үзе кушкан иде сиңа бу матур
исемне. Әгәр артистка булып китсәң, син әле Сания атлы булуың белән горурланып та йөрмәгәең. Мәшһүр Садыйкова Сара апаң кебек
җырчы булып куйсаң. Анда әнә «Сания» дигән опера куеп яталар...
Бик горур яңгырый торган исем бу, сеңлем. Саташып йөрмә. Бүтәннәр
ни кыланса – шуны отып алырга тырышу тутый кошлык галәмәте ул.
Әүвәле татарыбыз исемнәрне нык уйлап куя торган булган. Әгәренки
син Сылубикә яки Сандугач булам дисәң, бәлки, ризалашкан да булыр
идем. Синең буй-сыныңа, чибәр йөзеңә, нәсәфәтеңә ябышып кына
тора торган исем булыр иде ул. Тик син Сания булып кына кал инде,
яме, гөлкәем.
Фазыл абзасының теле тәмле, абруе зур иде. Аңа каршы төшә торган
кыз түгел иде Сания. Мәскәү тикле Мәскәүдә укып кайткан абзасы
бер аңа гына түгел, бәлки бөтен Ютазы төбәге өчен олы кеше иде.
Шушы туганының ышыгы аңа гомер юлында гел кирәк булыр әле.
Тик бу партиягә ихлас бирелгән, гаҗәеп тирән белемле коммунисттан
истәлекләр, матур хатирәләр генә калды шул. Үзе әллә кая гына юк
булды. Гаилә корырга өлгермәгән иде. Чын дөресен генә хәбәр итүче
булмады. 37 нче еллар ялмадымы аны, берәр мөһим вазифа белән
берәр илгә юлландымы – Сания ул чагында чын дөресен белә алмады.
Фазыл абзасы хикмәтле кеше булган инде ул. Саниягә: «Син
хәзерендә җиңги кулында. Аны тыңлап яшәргә тырыш», – дисә дә,
Саниягә аңлаган кеше аңларлык бүләк калдырып китте:
– Менә, сеңлем, бу – чемодан урынына ярый торган, ачкычлы-
йозаклы саквояж дигән юл сумкасы. Миңа ул әйбәт юлдаш булды.
Сиңа да кирәге чыгар дип уйлыйм. Аның эчендә яшерен бүлемнәре
дә бар. Кызлар серләрен саклардай тартмасы да...
Матур иде саквояж. Кызның түбәсе күккә тиде. Моңа кадәр аның
бер фанер чемоданы бар иде инде. Бөтен кием-салымы, дәфтәрләре,
Йосыфның тәнәфестә дусты аша бирдерткән хатлары шунда саклана.
Хәзер ул кием ише әйберләрен генә фанер чемоданга салыр да
«яшерен байлыгын» йозаклы саквояжга күчерер. Бу күн сумка
абзасына бик озак хезмәт иткәнгә охшамаган. Өр-яңа бугай әле ул.
Иң мөһиме – Мәскәүдән кайткан, Мәскәү күргән дәрәҗәле сумка
бит ул. Үзе шундый матур. Эчендәге бер кесәсендә көзгесе дә бар.
Бөтен кешенең күзе төшәрлек әйбер икән бу саквояж дигән нәрсә!
Димәк, абзасы сеңлесенең әлеге юлдашын тотып укырга китәренә
фатихасын бирә. Турыдан-туры әйтмәсә дә, ул риза. Алай гына да
түгел, Саниянең, һичшиксез, укытучы булуын тели.
Турыдан-туры әйтер иде дә... Хәтерендә Таифә хатирәсе яңара.
Шул ук вакытта Таифәнең рухына тугры калырга кирәклеген
аңлау Сания сеңлесенең сайлаган юлын хупларга кирәклеген дә
оныттырмый. Якты тормышка юл белем, зур белем аша гына. Бу
хакыйкатьне Таифәләр буыны каннары белән раслаган. Ютазы
районына партия эшенә тәгаенләнгән Фазыл Хәкимов үзе беренче булып, карагруһ сәнәкчеләр гамәлен хуплагандай, укытучы булам
дип йөргән баланың юлын киссенме?! Булдыра алмас ул аны. Ә кыз
үзе дә буш кеше түгел. Дөрес юлны сайларга сәләтле.
Ай, ничек кирәк булачак иде бит Фазыл абзасының акыллы
киңәшләре Саниянең алдагы тормышында! Кинәт кенә югалды шул.
Алай да кызның язмышында борылыш ясардай бер ялгыш киңәш
биреп ташлады. Их…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев