ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Бу сөйләшү җәберләнгән татар хатынының хәле турында сөйләшүгә әйләнеп китте. Барысын да аның хәле борчый икән. Төрле вариантлар турында фикерләштеләр. Иң ахырдан: «Сания Зәкиевна коллективта калсын. Тик аңа яшәп торырга урын табу мәслихәт» дигән фикердә тукталдылар.
Өченче качу
Якындагы мәктәпкә эшкә урнашты Сания. Искиткеч яхшы кешеләр
эшли иде мәктәптә. Тату, дус, бердәм коллектив. Барысы да бер чор
кешеләре. Директор үзе дә, аның хатыны да бераз өлкәнрәк кешеләр.
Аларның өлкәнрәк булуы әйбәт тә әле. Акыллы, сабыр директор
барысына да ата кебек. Аның киңәшләре дә урынлы, төпле. Укучылар
да тыңлаучан, тәртипле балалар. Укытучылар үзара ярдәмләшеп
яшәргә күнеккәннәр. Директор да – укытучыларын тәнкыйтьләүдән
бигрәк, аларның дәрәҗәсен күтәрергә тырыша торган кеше.
Коллективтан уңды Сания Хәкимова. Тик өйдә генә тынычлык
юк. Монда яшәп калып булмасын ул көннән-көн ныграк аңлый. Бер-
ике ай гына әйбәт булырга тырышып йөргән дуамал ир инде хәзер
Сталинабад институтындагы егетләрдән, мәктәп коллективыннан
көнли. Яла ягуларны ишетмәгәнгә салышып йөреп тә булыр иде. Кул
күтәрә. Иң авыры – бала алдында аны мәсхәрәләүләре. Теге абыйның
төпле эше юк. Ниндидер түгәрәкләр алып бара бугай. Соң кайта.
Көне буе йоклый. Бәдәре урам себерә. Малай укып йөри – шулай
бара тормыш.
Хәмит әйбәт укый. Сания аңа булыша. Сорауларына җавап бирә.
Файдасы тигәнгә сөенә. Ата белән апага бу ошамый. Сабырлыгы
төкәнеп, бүтән түзәрлеге калмагач, Сания бу гаиләдән бөтенләйгә
китәргә булды. Оят булса да, директорга кереп, үз хәлен сөйләп
чыкты. Акыллы директор яклаучысыз ханымның мәктәптән китүенә
нык каршы булды. Аннары бер көнне коллективка эштән соң калып
сөйләшергә тәкъдим итте. Сөйләшү Сания Зәкиевна хакында булачак
икән.
Бу сөйләшү җәберләнгән татар хатынының хәле турында
сөйләшүгә әйләнеп китте. Барысын да аның хәле борчый икән. Төрле
вариантлар турында фикерләштеләр. Иң ахырдан: «Сания Зәкиевна
коллективта калсын. Тик аңа яшәп торырга урын табу мәслихәт»
дигән фикердә тукталдылар.
– Без әни белән икәү генә яшибез. Кечкенә булса да, үз
йортыбыз бар. Күңелебез иркен. Без Сания Зәкиевнаны сыендыра алабыз, – башлангыч сыйныфлар укытучысы Факиһә исемле
кызыкайдан чыкты бу сүзләр.
Теге абый Саниянең хәзер койрыгы баласына береккән, беркая да
китмәс дигән ышаныч белән йөри. Укытучыларның акча ала торган
көнен хәтеренә киртләп куйган. Сәгате белән килеп җитә. «Яшь кеше
акча тота белми ул», – дигән сылтау белән хатынының хезмәт хакын
кесәсенә салып куя. Бер көнне Факиһәләргә күченеп куя Сания.
Әлбәттә, Хәмитен үзе белән ала алмый. Бу кайтуым баламны ташлап,
читкә китеп барган өчен үземә бер җәза булсын дип кенә түзеп яшәп
караган иде дә, балта-пычак уйнатулар ешаеп киткәч, түзәсе түгел
икәнлеге аңлашылды.
– Улым, мин китәм инде. Түзеп булмый бүтән, – дигәч, Хәмит:
«Мне всё равно!» – дип, җилкәсен генә сикертеп куйды. Ул әнисенә
битараф иде. Аның бу халәте, еллар узгач, үзгәрер, әлбәттә.
Әлегесе авыр бит әле аның. Тик Сания барыбер баласын күздән
яздырмый яшәргә тели. Юк, еракка китә алмый ул. Хәмитнең
мәктәбенә бара. Килгән-киткәндә, аның белән аралашырга,
сөйләштерергә тырыша. Тик малай курка: «Күренмә, әни. Минем
белән сөйләшмә. Күреп калсалар, миңа эләгә. Кыйныйлар», – дип,
як-ягына карана. Сания, көчсезлектән, чарасызлыктан гарьләнеп,
Факиһәләргә кайтып китә. Тавышы белән дә, холкы белән дә, төсе
белән дә анасына охшаган улы йомшаграк шул. Агымга каршы
бара алмый. Саниянең улына авырлык китерәсе дә килми. Акыллы
улы үзенә юл ярмый калмас. Шулай булды да. Беренче сыйныфтан
алып институтны тәмам иткәнче фәкать «бишле» билгеләренә генә
укыды ул. Югыйсә оясында юньлелек күргән баламыни ул? Хәмит
тормыш юлында берәр төрле авырлыкка тарыганда, Сания һаман
саен үзен гаепле санады. Аның өчен газаплануларның чиге юк иде.
Малай алай да тормыш юлында очраган кыенлыкларны сабыр гына
җиңеп барды. Мәктәпне – алтын медаль, университетны кызыл
диплом белән тәмамлап, Мәскәүгә китеп, аспирантурага кергәч
кенә ирек алды ул үзенә. Үзе үскән гаиләдәге ата белән апаның
кемлеген тәмам аңлаган иде инде ул яшь галим булып җитлеккән
дәвердә. Болары – аннары.
Хәзерендә Сания тагын авырлы. Моны белеп алган теге кеше, инде
хәзер аяк терәп, хатынын өйгә кайтармакчы булып йөри. Кыстый,
куркыта. Хуҗалар бүген-иртәгә бала табачак Саниягә ничек ярдәм
итәргә белми өзгәләнә. Үз туганнарыдай күрәләр иде эшкә уңган,
якты йөзле бу укытучыны.
Җәй көне кыз бала туды. Сания аңа Сылу дип исем кушты.
Баланы Клячкин больницасында тудырды. Үзләре яшәгән йортка
каршы гына булгач, теге кеше бала тудыру йортына гел кереп йөрде.
Йөри торгач, ул хатыны белән кызын өенә алып кайтуга иреште. Ләкин бу матур кыз да аныкы түгел икән. Кызларны әтиләре ярата
торган була. Бәлки Сылу теге кешене үзгәртер. Залимның күңеле
йомшарыр. Әйбәтләнеп китәр. Монысы да чынга ашмас хыял икән.
Балта-пычакны яшереп куеп, калтырап үткән төннәр саны кимемәде.
Котырына бу җүләр. Сания кичтән исән ятса, иртәгәсен йокысыннан
исән торуына ышанып та бетми. Менә шундый кеше инде гаилә
башлыгы. Хатынын җәберләп елаткан төннәрдә йокысы тәмле була
аның. Ә үзенә азгынлыкка йөрү ярый торган гамәл. Ул бит ир кеше.
Патша кеше.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев