Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

Институтның дүртенче курсында укыганда, Сания Хәкимова баш-аягы белән сәхнә дөньясына чумды. Шушы таныш шаукым аны йөрәк яраларыннан да араларга тиеш. Ә яралар тагын да бар. Алар өстәлә генә тора. Ул аларны үзе эзләп таба.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Институтның дүртенче курсында укыганда, Сания Хәкимова баш-
аягы белән сәхнә дөньясына чумды. Шушы таныш шаукым аны йөрәк
яраларыннан да араларга тиеш. Ә яралар тагын да бар. Алар өстәлә
генә тора. Ул аларны үзе эзләп таба.
Соңгы араларда Йосыфы төшенә керә. Көн дә керә. Нидер әйтер
сүзе бар сыман. Бер көнне алгысыган хатын базарга барып чыккан
иде. Шунда бер сәер бәет ишетеп кайтты:
«Шәһри Ашхабад илендә кубарылды зилзилә.
Ничә кеше харап булган, кем санаган, кем белә?
Егылды күп диварлар, ватылды күп дуваллар,
Мәет белән тулды урам, вәйран итте бу зилзилә!»
Сания тулай торакка, тыны-көне бетеп, чабып кайтып керде.
Ашхабад Төрекмәнстанда бит инде. Йосыф та шунда. Әгәр аны да
вәйран итсә бу зилзилә? Аның сөйгәненең хәлен белеп, Саниягә
кемнәр сөйләр? Ерак микән анда кадәр? Табарга кирәк Йосыфны!
Әйе, әйе, эзләргә һәм табарга кирәк. Монда – Урта Азиядә, бер төбәктә
яшәп ятып та, якында гына була торып та эзләмәсә! Шул тарафка
карап, юлга чыксын ул. Кичекмәстән! Җәяүләп булса да! Җәяүләми
ни хәл итсен. Аның ишәге юк лабаса! Бер барып җитәр әле. Юлга
юлча киенергә кирәк булыр. Чарасыз кыз бала булып йөрү ярамас.
«Ак калфак»ны уйнаганда кияр өчен театрдан алып торган киемнәр
арасында яраклы кием табылыр. Бакыйның киез эшләпәсе, киндер
күлмәк-ыштаны, җиләне менә дигән булыр. Чыбыркы да кыстырсын
микән?
Иртәгәсен «Бакый» атлы көтүче егет Пәнҗекент юлыннан тәпили
иде инде. Чарджоуда гарнизон тора диделәр. Ерак микән ул? Әгәр
Йосыф шунда хезмәт итеп ятса, зилзилә шаукымы, бәлки, аңа
кагылмагандыр да. Каникул вакыты булгач, кабинет мөдирен эзләп
йөрмәсләр әле... Таш юлдан озак кына барды ул.

Юлда «Бакый» бер нәрсәгә аптырады. Ул атлаган уңайга
баручылар бөтенләй дә юк. Ә менә каршыга килүчеләр байтак.
Хатын-кызлар барысы да кара чадрадан. Йөзләре шәйләнми. Әмма
сыннары хәсрәттән бөгелгән... Июль кояшы чамасыз яндыра. Алай
да «Бакый» адымын акрынайтмады. Барды да барды. Таҗикстан
белән Төрекмәнстан чигенә дә ерак түгел бугай инде. Тик менә алда
шлагбаум юлны япкан.
– Тукта! Алга таба юл юк. Килгән юлыңа борыл. – Санияне катгый
әмер туктатты.
Ни сәбәпле? Нигә? Аңлатып тору юк. Ярамый – бетте-китте!
Сания-Бакый юл буендагы озын тау ташына чүмәшкән бер ир кеше
белән тагын бер хатын-кыз янына өченче кеше булып килеп утырды.
Тегеләр сөйләшмиләр. Аптырагач, Сания үзе аларны сөйләштермәкче
булып карады.
Башлап солдат киемле егет телгә килде:
– Зилзилә булган анда. Ясман елгасы буенда җир убылган.
– Кайчан, кайда? Ашхабадта булган зилзиләне әйтәсеңме?
– Таҗикстанда. Хаитта! Бер атна элек кенә. Рәсми хәбәр булмады.
Мин дә бернинди хәбәрем булмаган килеш туган авылыма кайтып
килә идем. Ничә ел сугышта йөреп, хәрби хезмәт үтеп, офицер
погоннары тагып... Туган илемне, җиремне-суымны сагындым.
Анамны сагындым. Минем шәһәремне дә, тагын 33 кышлакны да
җир йоткан. Өскә «Корбаннар булмады» дигән хәбәр киткән. Минем
авылым – Гарм булган урында җир тетрәүнең куәте 9-10 баллга
җиткән. Әлбәттә, «корбаннар булмаган». Аларның барысын да –
ваемсыз йоклап яткан кешеләрен дә, хәвеф буласын алдан хәбәр иткән
этләрен дә, әтәчләрен дә, ишәкләрен дә җир йоткан! Минем авылым
булган урында зур күл хасил булган. Мин көтү көткән урында шәп
елга агып ята. Таулар күчкән. Мал-туар юк. Кошлар очмый. Мин
бу урынны танымыйм. Миннән күргәнемне берәүгә дә сөйләмәскә
дип кул куйдырттылар. Ә мин менә сөйләдем. Сөйләми түзеп кала
алмадым. Ашхабад зилзиләсе бер ел элек булды бит инде ул. Хаит
зилзиләсе, әйткәнемчә, бер атна элек кенә.
Сания, үзе дә аңышмастан, «Аллага шөкер!» – дип әйтеп куйды.
Ялгыш җөмлә ычкындырганын төшенеп алып, тиз-тиз генә: «Алла
сакласын! Алла сакласын!» – дип кат-кат кабатлады. Юлны дәвам
итү мөмкин түгел иде.
Соңыннан, бик соңыннан гына «Хаит фаҗигасе» дип теркәлгән
1949 елгы гарасат турында хәбәрләр булыр инде ул. Бу тиклем афәтне
ничекләр яшереп бетерәсең? Яшерүнең сәбәбе – Сталинның юбилее!
Юлбашчының кәефен кырырга теләмәгәннәр! Аннары гына зилзилә
булган урында «Хәсрәтле ана»га һәйкәл куелыр.
Сталинабад Хаиттан 190 километрда гына икән бит. Сания яшәгән Таҗикстан җирендә елына 600гә якын җир тетрәү теркәлеп тора.
Сания Хәкимова бер ел элек Ашхабад шәһәрендә булган зилзилә
хакында белми калган иде. Ваемсызлык түгел инде бу. Хәбәрләр,
күрәсең, тыелган булгандыр. Кайвакыт берни белмәвең хәерлерәк тә.
Инде белде. Ашхабад фаҗигасенең шәһитләре бар. Шөкер, Йосыф
алар арасында юк. Китеп өлгергәндер. Сания бу хакта да хәбәрдар
түгел. Белмәгәнлектән хәсрәте дә чиксез. Нинди өмет белән яшәргә
соң? Өмет булса, хәрабәләр актарудан да тыелып кала алмас иде.
Ул бит әле Йосыфның илдә икәнен белми. Бәлки егет, ихтимал,
Кызыл Армия командиры – офицер булырга өлгергән Йосыф
Мортазин – хәрби хезмәттә калдырылгандыр. Авылдашлар белән хат
алышмады шул Сания. Һаман күченеп йөрелде. Төгәл бер адреска
тиенмәде. Әллә нигә бер илдән килгәннәр белән очрашканда гына
хәбәрләр яңара.
Хаит, әнә, бер дә булмагандай кебек җир йөзеннән юкка чыккан.
Ашхабад зилзиләсе дә шул тиклем үк фаҗигале булдымы икән? Ник
әйтмиләр икән соң ул чын дөресен?! Төрекмәнстан башкаласыннан
ерак идеме икән соң Йосыф армия хезмәтен үткән урын? Алар
гарнизоны гарасаттан котылып кала алдымы икән? Әллә Саниянең
һаман да тауларга карап ярсуы, ашкынуы бер-бер хәбәр, сизенү булды
микән? Сталинабадта да аяк асты тирбәнгәләп тора. Ияләшенде
инде. Хәтәр икән тау арасында яшәүләре. «Барсакилмәс» исемле
кала да барлыгын белгәч, и, көлгән иде Сания. Каян шундый исем
куша белгәннәрдер? «Килмәс» дигәннәре мондагылар сөйләмендә
«кайтмас» дигәнне аңлата инде ул. Юк, Сания, барыбер, кайтыр.
Улы янына кайтмый кала алмый ул! Тау-ташлары кешеләрне мизгел
эчендә йота, баса, изә торган җирләрне ярата алмас ул.
Зилзилә! Менә ни өчен Ашхабад студентлары Сталинабад
институтларына килеп тулган икән! Инде алар да өстәлгәч, татар
яшьләре байтакка җыела. Сания Хәкимова шулар өчен драма түгәрәге
оештырып җибәрә. Мединститут, юридик институт яшьләрен дә
барлап чыга. Күп икән алар монда. Сталинабадтагы барлык театрлар
белән элемтәгә кереп, костюмнар юнәтә. Бөтен кирәк нәрсә табыла.
Бернинди каршылык юк. Институтның актлар залында куелган «Ак
калфак», «Галиябану» спектакльләрен карарга бөтен шәһәр халкы
җыела торган була... Өстәвенә, концертлар да куела. Татар җырын бар
халык та ярата. Сания үз халкының никадәр рухи байлыгы барлыгына
сөенә. Менә бит ул ничек! Туган халкы аны илдән еракта да күтәрә,
зурлый. Концертларда Сания үзе Габдулла Тукай шигырьләреннән
тупланма белән катнаша. Белеп, ятлап калсыннар татарның Тукаен.
Беләләр дә – менә шунысы сөендерә. Димәк, аның әткәсе дә арба
тартып, тикмәгә йөрмәгән. Тукай, әнә, тау илләренә кадәр килеп
җиткән!

Юк, Сания Хәкимова никадәр оста артистка булмасын,
мөгаллимлек юлыннан тайпылмас. Бу юлда белем эстәп йөргән
татар кызларын сәнәкчеләр дә, басмачылар да, йөз метрга күтәрелгән
зилзилә диварлары да туктата алмас. Төркестан дигән рәсми рәвештә
теркәлмәгән мәмләкәттә дә – тау сыртлары арасында да меңәрләгән
татар укытучылары мәгърифәтнең игелекле орлыкларын чәчә.
Киләчәктә бу орлыкларның бәрәкәтле уңыш бирәчәгенә ышана.
Мәскәүдә үзешчән түгәрәкләрнең җитәкчеләре җыелган
семинарда Сталинабад институтында бер татар студенты оештырган
драма түгәрәген уңай яктан телгә алуларын сөйләделәр. Сания
булгандыр инде ул дигәннәр, имеш. Шундый сүзләр ишетү
күңелле инде ул. Әмма күңелсезе дә булып тора. Дүртенче курста
укыганда, ректор тагын чакыртып алды Санияне. Бу юлы аның
нияте «изге» – Санияне сөяркәсе итү. Бер күрүдә гашыйк булган
икән. Әле дә түзгән икән бичара. Саниягә таба кочагын җәеп килә
бу. Яратуны белдерүнең нәзакәтлерәк ысуллары барлыгын белми
микәнни бу җитәкче кеше? Әйтик, Сания урланган әйберләр өчен,
ач тамагыннан өзеп, бурыч түләгән вакытта бу адәмнең мәхәббәте
кайда йоклап яткан? Монысы әле бик романтик булмаган гамәли
адым гына булыр иде. Нигә ул кызны кабинетына дәшә? Ул ниндидер
ризык, татлы тәгаммыни аның өчен? Әгәренки кызны ирекле ялгыз
хатын дип күрәсең икән, күңелен матуррак гамәлләр белән яуларга
тырыш. Саниянең Каразирек авылындагы дөнья әдәбиятын, Шәрык
шигъриятен укымаган, нәфис кылану рәвешләреннән бихәбәр
булган егетләре кызның күңелен моңлы татар җырлары белән
яуларга тырыша торганнар иде. Аларны көрәшә, яулый дип әйтеп
тә булмый. Алар күңел түрендә изге итеп саклаган саф хисләрен
кызның алдына түгәләр иде. Ә монда аш талымлаган түрә һич
оялмыйча чарасыз хатынга үзен тәкъдим итә.
Сузылган кулны, ачылган кочакны кире тибәреп, Сания чыгып
йөгерә. Диплом алырга кул сузымы гына ара калган бер вакытта куып
чыгаралар аны институттан. «Бер бәхетсез – гел бәхетсез» дигәннәре
шул буладыр инде. Ни кылырга соң? Ни чара табарга?
«Галиябану»ының күзе нидән яшьле икәнен «Исмәгыйле» белергә
тели: «Мин елаттыммы әллә?» – дип сорый кичәге фронтовик егет.
Очучы егет. Аның да хыялларында Сания яши. Кызыксынган кеше
барында Саниянең теле языла. Ректор белән булган хәлне сөйләп
бирә. «Китәргә туры килер инде миңа. Барыбер куарлар», – дип,
чынлап торып елап җибәрә.
Фронтовик офицер, коммунист җебеп калмый. Ректор янына
кереп, аның белән кырыс кына итеп сөйләшә: «Хәкимовага бәйләнеп
йөрмәгез. Аңа карата яманлык кылырга да уйламагыз. Алайса, Сезгә
эштән китәргә туры килер», – дип янап чыга. Сания бик куркып йөрсә дә, ректор яшь хатынга бүтән бәйләнми. Хәтта Саниянең драмтүгәрәк
псевдонимын да искә төшереп: «Борчылма, Айгөл, яраткан ярлардан
үч алмый таҗик егетләре», – дип, аркасыннан сөеп озата.
Озатуын озата да кай тарафка китәргә әле монда. Дипломлы
белгечләр Таҗикстанда төрле урыннарга эшкә билгеләнә. Өч ел эшләү
мәҗбүри... «Балам янына кайтыйм. Мине җибәрегез», – дип, күпме
генә ялынса да, ризалык юк. Туган якларын да өзелеп сагынды бит
инде ул. Читтә калып сайрый торган сандугач түгел лә. Бүтән чара
калмагач, Сания теге кешегә хат юллый. Үзе яза! Законлы хатыны
булуы турында аңардан белешмә сорап мөрәҗәгать итә.
Зур хата була бу...
Дипломлы белгеч Башкортстанга, Дүртөйле районына, бергә
укыган дус кызының абыйсы белән җиңгәсенә кайтып төшә. Алдан
шулай килешенгәнчә. Элек кешеләр бик киң күңелле иде бит ул.
Кысан дип тормыйлар, юклык дип тормыйлар – җиде ятны да
сыендыралар иде.
Сания Хәкимова Дүртөйле урта мәктәбендә тарих укыта хәзер.
Укытучылар коллективы аны күптән көтелгән кунак кебек каршы
ала. Укучылар ярата, ата-аналар хөрмәт итә. Рәхәтләнеп дәресләр
бирә яшь укытучы. Дәрес вакыты сизелмичә дә үтеп китә. Мәктәп
җитәкчеләре дәресләрен мактыйлар. Тиздән бу мәктәптә дә драма
түгәрәге оештырып җибәрә тарих укытучысы. Концертлар да куела,
җырлана да. Рәхәт кенә эшләп ятканда, РОНОга инспектор итеп
алмасалар ни була инде, йә? Югыйсә инспектор бик тәҗрибәле
укытучы булырга тиеш бит инде ул. Эш таныш түгел, шулай да
тырыша инде, кушканны үти.
Хәмитне үзенә алып килү уе да баштан чыкмый. Суд органнарында
эшләүчеләр белән киңәш-табыш ителде. Хәзер бит инде ул үзе дә
төшеп калган кеше түгел. Сөйләшә дә белә. Сүзен дә үткәрә ала.
Тиешенчә итеп язган гаризасын тотып, судья янына кергәч, бу акыллы
кеше йөдәгән ана белән ачыктан-ачык сөйләшә.
– Сез ирегезнең бик тә хәйләкәр, ялганчы кеше икәнен сөйләдегез.
Сезнең өстән төрле ялган сөйләргә дә сәләтле дидегез. Баланың
анасына карата дошмани хисләрдә тәрбияләнүен дә ишеттем.
Анасының фоторәсемен күрсәтеп: «Бу кем?» – дип сораганда,
«фәхеш» дип әйтә икән дидегез. Инде шулкадәр күп негатив
мәгълүматтан соң бала биш ел күрмәгән анасына таба ашкыныр
дип уйлыйсызмы? Судта баланың фикерен сорыйлар. Сезгә каршы
тәрбияләнгән бала сезнең файдага сөйләмәячәк. Ирегезнең сеңлесе
аңа әни булган. Судта баланың теләге искә алына. Әгәр бала сезгә
күчәргә теләмәсә, аның ихтыярына каршы барып булмый. Аннары
ирегезне теләсә нинди ялганга, ялага, оятсызлыкка бара торган
тасма телле кеше дидегез. Ул сезне тагын да каралтачак кына. Яклаучыларыгыз булса да, алар судка килмәячәк. Яман кешедән
ераграк булырга тырышачаклар. Баланы суд аша алу уеннан
кайтырга тырышыгыз. Судта явыз кешене җиңү кыен... Ялганчылар
судта җиңеп чыккан очраклар да булып тора.
Йа Хода, бала шул яманнар белән калыр микәнни? Разия апа
белән хат алышып торалар. Ул да «Баланы бик нык саклыйлар.
Урлау мөмкин булмас» дип яза. Бер сыйныф белемнәре дә булмаган
наданнар янында үсеп, кем булыр аның Хәмите? Авылның нәфрәтен
казанган кара кулак балалары бит алар. Теге абый урамнан үткәндә
кешеләр капка артына кереп кача торган булганнар. Муены борып
ыргытылган каз-үрдәк берни түгел әле ул. Ишегалдына көтү
кайтканда кереп калган сарыкларны бугазлау да берни түгел.
Авылның хәлле кешеләрен сөргенгә озатканда, болар кылган явыз
гамәлләр бар бит әле. Бу гаиләнең вәхшилеген алар авылында
укыткан өлкән укытучы сөйләгән иде. Тора-бара халыкның нәфрәте
шуңа барып җитә ки, теге абыйны авылдан куарга булалар. Казанга
китеп кенә котылган икән.
Хатын-кызларга карата бозыклыгын үзендә татыды. Үзе алты
хатыным бар дисә дә, белгән кешеләр хатыннары унга тула,
алдаган кызлары бихисап диләр икән. Ул саф кызлар яраткан.
Балалары да бар икән. Ничек итеп Сания шул кеше янында
баласын калдырсын?! Качып киткәндә, Сания ул кадәр үк тирән
итеп уйлый белмәгән. «Урлап бирербез улыңны!» дигән сүзләргә
дә ышанылган. Әгәр Хәмите дә атасына охшап үссә, бик яман бит
бу! Кемнән ярдәм сорасын икән чарасыз ана? Әле бит ул алимент
түли торган укытучы. Укытучылар укытучысы – инспектор. Белеп
алсалар, хурлыгы ни тора! Шуны уйлап та нык карышкан иде ул
инспекторлыкка.
Шундый газаплар кичереп йөргәндә, теге абый Хәмит белән
килеп төшмәсенме! Ир хатынына кичә генә аерылышкан кебек
ташланды. Баланы чыгарып җибәреп, Санияне караватка төртеп
екты: «Сагындым!» Берни эшли алмады Сания. Ялгыз иде. Хуҗа
хатын өйдә юк иде.
– Бу юлы ычкына алмассың. Калдырмыйм мин сине. Әнә, улың
белән алырга килдек. Аңа син кирәк.
Сания инде үзен элекке Сания түгел, көчле хатын дип исәпли иде.
Теге абыйның затсызлыгы алдында тагын җиңелде ул. Бала белән
күрешергә дә бирмичә ябырылды бит. Сания, өстеннән әзмәверне
алып атуга, атылып урамга чыкты. Улы! Хәмите! Һай аның баласы
ничек үскән. Ашкынып барып, баласын кочагына алырга, күкрәгенә
кысып сөяргә омтылган ананы Хәмите тиз туктатты: «Апа, кит
әле!» – дип, кискен генә читкә тайпылды. Бала анасын танымый. Бала
анасыннан бизгән! Сания баласына ничек якын килергә белмәде.

Көчсез, чарасыз иде ул. Үзен үтә дә гаепле итеп сизә иде. Теге кеше
аны тапты хәзер. Бүтән көн күрсәтмәячәк инде ул аңа...
Ул арада хуҗа хатын кайтып керде. Саниягә ирен аның белән
таныштырмый булмады. Хуҗа исә теге кешене сагынып көтелгән
кеше сыман итеп кунак итәргә кереште.
– Мине алып китәрмен дип уйлама да. Баланы миңа калдыр, – дип
ялынды Сания. Баланың нинди кешедән туган булуы мөһим түгел
икән. Анага ул барыбер, газиз, кадерле, тансык. Ул барыбер аның
баласы! – Бир миңа улымны. Үзем тәрбиялим. Мин синең кебек бала
өчен алимент сорамам!
Үскән аның улы! Аңа инде җиде яшь тула. Быел ул укырга керер.
Чи надан атасы белән тутасы янында ничек калдырсын нарасыен?
Алар балага укуында ярдәм итәрдәй, юньле тәрбия бирердәй кешеләр
түгел бит.
– Мин сине барыбер алып китәм. Мин сине, кайда булсаң да,
табачакмын. Кайтмасаң, үтерәм мин сине, – дип яный ир. Аннары
биш минут узуга: – Мин сине оныта алмыйм. Кайтсаң, үкенмәссең,
мин үзгәрәм, – дип ялына башлый.
Инде баласыннан аерылып калыр көче юк иде Сания Зәкиевнаның.
Ул инде хәзер үзе турында, теге кешедән күргән һәм күрәчәк газаплар
турында түгел, фәкать улы турында гына уйлый ала иде. Ничек шул
кабахәтләр кулында калдырсын ул газизен?! Үзе дә ятимлек касәсен
тутырып эчкәнгә күрә, улын да ятимлек ятьмәсендә калдырасы килми
иде аның. Ни күрсәм дә, балам янында булырмын, үлсәм, аның
янында үләрмен дип уйлап, ул кайтырга күнде.
– Синең яныңа түгел, балам янына кайтам. Сез хәзер үзегез генә
кайта торыгыз. Мин эшләремне төгәлләгәч, кайтып җитәрмен, – дип
сүз биреп, озатып кала ул ата белән улны.
Сүз бирдеме, үти инде ул. Соңыннан сүз бирәсе калмаган икән
дип үкенде ул, әмма эш узган иде. Сания, язмышына буйсынып,
Казанга кайта. Юл буе ул утырган пароход Казанны узып китсә иде
дип теләүләре дә буш хыял гына. Пароход Казанга кайта. Җәһәннәмгә
үз теләгең белән әйләнеп кайту башка сыймаслык гамәл иде. Бала
хакына кылынган гамәл иде инде бу. Әмма бала ана өчен мираж гына
булып калды. Ана белән бала арасында була торган, ике араны ялгап,
җылытып торучы мәхәббәт күпере янган иде шул инде.
Алтынчы санлы йорт аһ итте. Шундый авырлыклар белән
яулап алынган ирекнең ананың балага мәхәббәте хакына корбан
булганлыгын аңлады инде йорт. Санияне коткарабыз дип йөргән
ничәмә кешенең тырышлыгы әрәмгә китте. Аның бары бер «саламы»
бар хәзер. Ул хәзер элекке Сания түгел – дипломлы укытучы! Ул
хәзер инде үзен дә, баласын да карый, укыта, тәрбияли алырлык
югары белемгә ия кеше. Әгәр теге кеше һаман элеккечә җәберләргә уйласа, тагын качар. Өйрәнелгән бит инде. Ләкин инде баласын бүтән
калдырмас. Әмма теге кеше Санияне бу юлы да алдаган булып чыкты.
Инде аерым яши дигән Бәдәр дә өйдә утыра. Хәмиткә дә ул кирәкми
икән. Ул анасыннан кача. Бәдәр апасы да Хәмиткә анасына якын
килергә рөхсәт итми. Бәдәрнең: «Ул синең анаң түгел, синең анаң –
мин» дигән сүзләрен ишетеп тору – үзе бер газап. Сания алданганын
аңласа да, тиз генә бирешергә теләми. Сабырлык белән, яхшылык
белән улының күңелен яуларына ышана әле ул.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев