Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИСТАЙГА СӘЯХӘТ (сәяхәтнамә)

Кече ватанга сәфәр чыгу ул, теләсәң-теләмәсәң дә, үзеннән-үзе туган кавемеңнең тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә берьюлы сәяхәт итүгә әйләнә икән.

«Обратил взоры мои во внутренность мою –
и узрел, что бедствия человека происходят
от человека, и часто от того только, что он
взирает непрямо на окружающие его предметы».
А.Н. Радищевның «Путешествие из Петербурга
в Москву» повестенда А.М.Кутузовка
багышланган юлларыннан

Җүкәтау

Кече ватанга сәфәр чыгу ул, теләсәң-теләмәсәң дә, үзеннән-үзе туган
кавемеңнең тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә берьюлы сәяхәт итүгә
әйләнә икән. «Яңа исем» иҗат лабораториясе шәкертләре белән Чистайга
барабыз диюгә, XIX гасырда иген сәүдәсе гөрләгән, үз биржасы булган өяз
шәһәре белән бәйле белгәннәрем хәтер иләгендә асылташ бөртекләре кебек
җемелдәргә кереште: Җүкәтау, Яуширмә, Гаяз Исхакый, Борис Пастернак,
Мөхәммәтзакир Камалов, Гөлсем Камалова, Зәйтүнә Мәүлетова... Һәркайсы
код, һәркайсы тарихыбыз сәхифәләрен ачып җибәрә торган ачкыч сүз кебек
яңгырый.
Чистай – 1781 елда өяз шәһәре статусын алган, бүген дә республикабызның
революциягә кадәрге архитектура үрнәкләрен саклаган, шуның белән үзенчәлекле
йөзен саклаган район үзәге. Үзәк димәктән, Татарстанның географик үзәге дә
Чистай районында: шәһәрдән 10 чакрымдагы Булдырь авылы борылышына кап
уртага координаталары язылып, истәлек ташы куелган.
Кама тугайларында җәйрәп яткан Чистай безне гаҗәеп гүзәл манзаралары
белән каршы алды. Җәйге йомшак җилдә иркәләнеп тибрәлгән һиндыба
белән ак әрем, нәни таҗларын тыйнак лепердәтеп пышылдашкан саргылт
миләүшәләр, күз күреме җитмәс кырга җәйрәгән карабодай, мул яңгырлардан
тулышкан әрекмән яфраклары моннан мең ел элек тә мосафирларын нәкъ
шулай каршылагандыр. Чалт аяз көнне Чистайның көнбатыш тарафындагы
калкулыкта күкселләнеп күренгән Җүкәтау шәһәрлегенә карап торганда,
күңелдә Идел буе Болгар дәүләтенең кыйммәтле тире белән сәүдә итү үзәге
буларак дан алган Җүкәтау каласының Х гасырдагы кайнап торган яшәеше
җанлана. Анда да мосафирлар нәкъ шулай һиндыбалы, әремле болыннар,
иген кырлары аша ак ташлар җәелгән киң юлдан атлап килгәндер... Каманың
сул як ярындагы текә тауга салынган калага җитәрәк, кулларын кашларына
куеп, исләре китеп карап торгандыр... Тау башына шәһәр салу уе Болгар
дәүләтендә яшәгән кабиләләргә юктан гына тумаган, күрәсең: алар аны
форпост итеп корырга теләгәннәр. Шәһәргә су юлы белән дә, корыдан да килеп
була. Шул ук вакытта саклану кальгасы төзергә дә уңайлы. Бәлки шуңадыр
да, тарихта мосафирлар һәм сәүдәгәрләрнең сәяхәтнамә-юлъязмаларыннан
бигрәк, Җүкәтауга илбасарларның һөҗүмнәре турында мәгълүматлар күбрәк
сакланып калган. Тарих, гадәттә, болай да яулап алулар хроникасыннан
тора бит. 1236 елда Җүкәтауны Батый гаскәрләре тар-мар итә, 1360, 1391
елда Новгород ушкуйниклары һөҗүм итә. 1414 елда Юрий Звенигородский
гаскәре һөҗүменнән соң, шәһәр тернәкләнә алмыйча, XV гасырда тарихтан да, картадан да юкка чыга. Җәйге җылы җилдә тибрәлгән һиндыбалар бәлки
шул турыда сөйлидер? Тыңлагыз, мең ел элек монда зур тарихлар язылды,
өйрәнегез диләрдер…

Яуширмә

Яуширмә безгә Гаяз Исхакыйның туган авылы буларак таныш. Татфакта
укыганда, профессор Резеда Ганиева безнең төркемгә Гаяз Исхакый иҗаты
буенча тулы бер курс белән кергән иде. Резеда Кадыйр кызының дәрес саен «Гаяз
Исхакый – яңа заман татар әдәбиятының нигез ташларын салучы» дип иҗекләп
кабатлавы хәтергә каеп чигелгән. Исхакый иҗатын бездән сорагыз, һәр әсәрен
чорларга бүлеп сөйли алабыз. Тик менә аның шәхесе безнең өчен барыбер буй
җитмәслек биеклектә, күз күреме җитмәс ераклыкта һәм оныттырылган тарихта
ак тап булып калган иде. Чөнки язучының иҗатын күпме генә өйрәнмә, Иоһанн
Гёте сүзләре белән әйткәндә, «кем дә кем язучы турында белергә тели икән,
аның туган ягына барсын» икән. Гаяз Исхакыйның үзенең дә туган ягы, туган
халкы турында 1930 нчы елларда аудиода яздырып калган шундый сүзләре бар:
«Безнең илемез – Идел-Урал – дөньяның иң бай илләреннән берседер. Аның
туфрагы бик үзле булганга, Идел буеның бодае, борае, арышы, солысы, борчагы
бик туклыклы була. Аның кояшы бик рәхимле булганга, җиләге, карлыганы,
кура җиләге, алмасы бик хуш исле, аның кавыны, карбызы бик татлы була.
Илемезнең Идел, Чулман иделе, Ак идел артларында бик зур сулар сугаралар.
Ә бу иделләр илемезнең һәрбер почмагына уңайлы су юллары берлә бер-беренә
баглап, аның хуҗалыгын, мәдәниятен бер төрдә алып баруга зур ярдәм итәләр.
Суларымыздагы ак балык, чөгә балык, аларның уылдыклары бөтен дөньяга
таныклыдыр. Елгалырымыз буйларындагы болыннарның, иксез-чиксез сузылган
урманнарымыздагы яланнарның үләне, печәне бик мул булганга, илемездә бөтен
йорт хайваннарының иң яхшылары. Илемезнең катыгы, кымызы бөтен тирә-юнь илләрдә дару буларак танылгандыр. Урманнарымыздагы бик күп төрле
җәнлекләр, киекләр үзләренең исәпсез-хисапсыз бәһале тиреләре берлә бөтен
дөнья базарын тутырып торалар. Илемезнең тавы Уралны белмәгән кеше дөньяда
юк. Аның эче бик бай тимер, күмер, ... берлә тулы булган кебек ул кара алтын, ак
алтын, көмеш, кургашын вә төрле асылташларны меңнәр еллар буе бик юмартлап
безгә биреп киләдер. Бу бай илгә безнең халкымыз – төрек-татарлар мең елдан
бирле инде бер заманда хуҗа булып киләләр. Бабаларымыз бу илдә болгар, хәзәр,
Алтын Урда, Казан ханлыкларыны кордылар. Сарай, Идел, Казан, Әстерхан,
Уфа кебек зур калалар салдылар. Бабаларыбыз бу илне Шәрык белән Гаребнең
сату-алучысын берләштерүче, Шәрык белән Гаребнең мәдәниятен алыштыручы
бер мәмләкәт итеп куя белделәр. Безнең халкымыз бик тырыш, игенче, бик
уңган сәүдәгәр, кирәге булганда, армый-талмый торган батыр сугышчы. Ул –
китап-гыйлемне сөюче, ... хезмәт итүче, тугрылыкка җан атучы бер халыктыр. Ул
– башваткычлыктан ерак, ватучыга дошман, тынычлык теләүче, коручы, төзүче,
дәүләтче бер милләттер. Аның тарихы бик бай булган кебек, аның киләчәге дә
бик өметледер. Аның алдындагы ... бик зурдыр. Безнең илемез ямьле, суымыз
тәмле, халкымыз җанлыдыр».
Төркиянең тау-ташлы, кызыл балчыклы Анкара шәһәрендә үзенең
кара туфраклы, яшел үләнле Яуширмәсен җирсүенең чиге булмагандыр
Исхакыйның дигән уйлар белән аның туган авылына аяк басабыз. «Исхакый
туып-үскән нигез – Гыйләҗетдин хәзрәт ихатасы шушында булган», – дип
күрсәтеп уза кычытканлы-әрекмәнле буш нигезгә безне каршы алган табибә
һәм туган якны өйрәнүче Наилә ханым Потеева. Тарихи үкенеч йөрәкне
чеметеп ала: «Әгәр дә...»
Бүген Гаяз Исхакый музее аның төпчек сеңлесе Фәридәбануның ире, икенче
гильдия сәүдәгәре Сәйфетдин байның ике катлы йортында урнашкан. Бинага
150 ел. Республика дәрәҗәсендә әһәмиятле мәдәни мирас объекты булган
бинада музей 1999 елның 30 июлендә эшли башлый. Революциягә кадәр әлеге
бинаның беренче катында Сәйфетдин бай кибет тоткан. Революциядән соң да
ул 1985 елга кадәр кибет булып хезмәт итә әле. Бүген исә бинаның бер почмагы
кибет экспозициясе итеп эшләнгән. Аннан соң гына Исхакый башлана. «Музей
фондында әдипкә кагылышлы 3000 ядкарь бар», – дип таныштыра музей
директоры Рәсимә Ибраһимова. Мәйданы – 186 кв. м. Музейның яхшы, юан
бүрәнәләрдән салынган өлешендә Гыйләҗетдин хәзрәт белән Камәрия абыстай
яшәгән йортның рухы тудырылган.
Хәлле мулла гаиләсендә тәрбияләнгән Исхакыйдагы пассионар рухның
чыганагын эзләп, һәр экспонатны дикъкать белән күздән кичерәм. Менә –
Гыйләҗетдин хәзрәт дисбесе. Хәзрәт бер төймәсен тарта – ил-көнгә иминлек,
мул тормыш тели, икенчесен туган кавеменең аң-белеме өчен тартып куя,
өченчесендә ишле гаиләсенә озын гомер теләп, балаларының туган җирләрендә
тигез картаюына юрый... Тик Гаязының ләүхел-мәхфүз тактасына башка
сынаулар язган була. Әллә Гаязы үзе язганмы язмышын? XIX гасыр ахыры –
ХХ гасыр башы – шәхес тибы алышынган, традицион тормыш итү стилен
шәһәр мәдәнияте кысрыклап чыгарган, яңарыш кешесе туган чор бит. Әнә
1937 елда Германиядә төшкән фотосында бик интеллигент кыяфәттә бер
кулына каһвә тотып, ыспай гына атлап килә. Адымнарыннан ук дөньяны
үзгәртә алырына ышанганлыгы күренә. Ә бит бу Идел-Урал штаты төзергә
хыялланган, дөньякүләм масштабта фикер йөртүче кешене Гыйләҗетдин
хәзрәт сабаклары белән бергә Чистайдагы Камалия мәдрәсәсе, Казандагы Күл буе мәдрәсәсе, Каюм Насыйри янына килеп йөргәндә алган тормыш тәҗрибәсе
шәхес итеп тәрбияләгән, еракка карарга, алдан күрергә өйрәткән.
Исхакый музеенда мин үземне Люксорда булган кебек хис иттем. Люксор,
Мисыр цивилизациясе турындагы хәтерне саклап, аның бикләрен аз-азлап,
вакыт-вакыт кына кешелеккә ачкан кебек, музей да Исхакый турындагы хәтерне
бер йомарлам итеп саклап-яклап, кайберләрен хәтта яшереп тора сыман. Менә
бер экспонатка кагылырсың да, ул әдип турында моңа кадәр билгеле булмаган
бер хәбәр җиткерер кебек. Мәсәлән, «Кәҗүл читек» хикәясендәге кием-салымга
кагылышлы этнографик үзенчәлекләр Гыйләҗетдин хәзрәт белән Камәрия
абыстайдан күчереп алынган диләр. Бәлки әле диалоглар, мишәрчә сөйләм кору
үзенчәлекләрен дә Исхакый бер үзгәрешсез яңа заман татар әдәбиятына нигез
ташы итеп салгандыр... Хикәяне ал да сүзләп-сүзләп ХХ гасыр башында авылда
яшәүче татар элитасының үз-үзен тотышындагы, фикерләвендәге схемаларны
өйрән. Бәлки 200 елдан соң инкыйразны фаразлаган тәнкыйди реализм вәкиле
Исхакый яшь буынны тәрбияләгәндә, хәтта ниятең изге булса да, ялганга
кагылуның нәтиҗәләре яман була дип кисәтергә телидер? XIX гасыр инглиз
әдәбияты классигы Уильям Теккерей кебек ул тәнкыйтен үтә дә нечкә ирониягә
төреп бирә. Әнә, тора ул музейда кәҗүл читеге дә, мулла абый чалмасы да...
Берничә ел элек музейны Чистайга күчерү турында хәбәр чыккан иде.
Рәсимә ханым югарыдагыларга хатлар язып, ярдәм сорап, Исхакыйны туган
авылында алып калдык ди. «Сез язучылар, татар зыялылары Яуширмәгә
ешрак килсәгез, язсагыз, музей турында күбрәк ишетерләр, Исхакыйны күбрәк
белерләр иде», – ди ул. Алар анда өч хезмәткәр – Рәсимә Ибраһимова, Гөлүсә
Яруллина, Ләйсән Гайнуллина музей дип янып тора, Исхакыйның Яуширмәсе
бетмәсен, Гыйләҗетдин хәзрәт яшәгән заманнардагы кебек гөрләп торсын
өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Әмма авыл фидакарьләренең
генә тырышлыгы аз Исхакый турындагы хәтерне саклап калыр өчен. Музей
үзе кайчан да булса бер хуҗасы кайтыр да кабат учак тергезеп җибәрер дип
ышанып көткән ялгыз йортны хәтерләтә. Әдип үзе дә узган гасыр ахырында
милләтенә «кунакка гына кайтып киткән кебек» булган иде бит. «Кайткан
арада» хәтта Яуширмәдә Исхакый укулары үткәрелә иде... Ә бүген йортның
уты да, суы да кергән, караулы да, әмма музей заманыннан калышып бара. Аңа
яңа, заманча концепция кирәк. Үзгәрешләрне авылга кергәндә, Яуширмәнең
русча исеме Кутлушкино янына татарча исемен язудан башлау мәслихәт булыр
иде. Югыйсә авылны таба алмыйча, адашып йөрүләре ихтимал.
Бу бүлекне әдипнең 1953 елның 22 маенда язылган Васыятьнамәсеннән
өзек белән тәмамлыйм: «Мәетем туган илемә, тизрәк Казан шәһәренең ислам
зиратында, мөмкин булса, Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри,
Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын».
Исхакыйның кабере әле дә Төркиянең Әдернәкапы зиратында…

«Ибн Фадлан Яуширмәгә килгән ул...»

«Безнең Яуширмә гади генә авыл түгел, ул бик борынгы, – дип, Яуширмә
урта мәктәбендә урнашкан Туган якны өйрәнү музеена алып китә безне Чистай
районының Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының ассоциациясе
җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова. – Безнең
авыл янында Ханнар күле булган. Х гасырда Болгар ханнарының җәйге
резиденциясе шунда урнашкан булган. Урнашмый ни, безнең табигатьне күрегез сез! (Иллә дә ярата инде яуширмәлеләр табигатьләрен дә, тарихларын
да. – авт.) Алмыш элтабар (исламга күчкәч, Җәгъфәр хан) 922 елның җәендә
Ибн Фадланнарны шул резиденциясендә кабул иткән. Ислам нәкъ менә
безнең авыл җирлегендә кабул ителгән!» – дип, археологик казыну эшләренең
документларын күрсәтә-күрсәтә дәвам иттерә сүзен. Кемдер ышаныр моңа,
кемдер сафсата дияр дә Чистай халкын Болгарның гүзәл бер риваятен урларга
омтылуда гаепләр. Әмма версиянең матур бер миф буларак та яшәргә хакы бар.
Яуширмәнең исемендәге «ширмә» топокомпоненты Татарстанның башка
районнарындагы авыл исемендә дә очрый: Ямаширмә, Икшермә, Караширмә.
Кайбер галимнәр (Г.Ф.Саттаров) «ширмә» сүзенең борынгы болгар телендә
«елга», «яр» мәгънәсендә йөрүен искәртә. Хәзерге чуваш телендә «çырма»
шул ук мәгънәләрне аңлата. Бәлки, чыннан да, ханнар җәйге ялларын уздыра
торган мул сулы елгалы урын булгандыр биредә? Кызганыч, юл читләрендә
җәйге җилләрдә тирбәлгән һиндыбаларның телен аңламыйбыз…

Укытучы йорты

Чистай шәһәре аша узарга туры килгәндә, күз Укытучы йортына төшә иде.
Бу юлы 1864 елда бертуган сәүдәгәр Мезиннар төзеткән тарихи бинаның текә,
биек баскычларыннан менеп, экскурсия тыңларга насыйп булды.
1941–1943 елларда биредә Совет Язучылар берлегенең бүлекчәсе урнашкан
була. Бөек Ватан сугышы вакытында Чистайга бер төркем совет язучылары
эвакуацияләнеп килеп төшә. Совет язучыларының – тылга, татар язучыларының
фронтка китүе – безнең әдәбият тарихындагы яра да, горурлык та. 1942 елда
Татариянең 50 кешелек Язучылар берлегеннән кырыкка якын язучысы фронтка
китә. 1943 елда Советлар Союзының Язучылар берлеге җитәкчесе Александр
Фадеев бу хакта белгәч, татар язучыларының кайберләрен булса да, тылга
кайтаруны таләп итә. Бер татар язучысы да бу тәкъдимне кабул итми. Нәтиҗәдә,
31 язучы яу кырында ятып кала.
Ә Чистайдагы ике елда Укытучы йортында Борис Пастернак, Леонид
Леонов, Николай Асеев, Константин Федин, Александр Фадеев, Александр
Твардовский, Мария Петровых, Александр Гладков, Константин Тренёв,
Михаил Исаковский, Лев Ошанин һ.б. була.
«Чистайга алар август ахырында пароходта килеп төшәләр. Затлы
пальтолардан, костюм-чалбар, эшләпәле интеллигентларны күреп, Чистай
халкы аһ итә. Мәскәү кунаклары, үз чиратында, эшче-крестьяннарның
рәвешләрен күреп шакката: шуның кадәр сәләмә киемле була провинция
кешеләре. Дөрес, соңыннан бу шагыйрьләр, язучылар ул киемнәрен базарда
ипигә, азык-төлеккә алыштырырга мәҗбүр була», – дип сөйли музей
хезмәткәре Леонид, экспозиция белән таныштырганда. Ә минем күңелгә
ХХ гасыр башында шушы ук бинаның подвалында хуш исле икмәк пешерүчеләр,
анда пешкән күмәчләрне шоколадка манып сатучылар турындагы тарихлар
килә. Булган бит Чистайның мул тормышлы чагы! Алай гынамы, бүген Чистай
урамына чык та элек сәүдәгәрләр салдырган гаҗәеп архитектуралы йортларны
тамаша кылып йөр. Һәркайсының тарихы белән кызыксына башласаң, аларда
кайчандыр Мәскәү интеллигентларының күзен кыздырырдай итеп киенә дә,
яши дә белгән кешеләр торганлыгына инанырсың. Борис Пастернак үзенең
«Доктор Живаго» романына юкка гына Чистай докторы Дмитрий Дмитриевич
Авдеевны прототип итеп алмагандыр: рухландырган ул аны!

Бу музей шәхсән үземә Марина Цветаева турындагы бик кечкенә, әмма зур
мәгънәгә ия ачкыч-хатирәсе белән кадерле булачак. 1941 елда совет язучылары
белән Чистайга шагыйрә Марина Цветаева да килә. Без аның соңгы сулышын
1941 елның 31 августында Алабугада алуын беләбез.
«Чистайда югарырак ранглы язучылар кала, Марина Ивановна кебек
түбәнрәк ранглылары Алабугага эвакуацияләнергә тиеш була. Цветаева үзен
Чистайда калдыруларын сорый. Калдырырга риза да булалар. Ул савыт-
саба юучы булып эшләргә дә ризалаша. Ахыр чиктә барыбер Алабугага
китә...» – дип сөйли Леонид. Ул сөйли, минем учлар йодрыкка йомарлана,
уртлар авыртканчы кысыла. Социалистик тигезлеккә омтылган, бердәм булып
фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән совет җәмгыятендә югары идеаллар,
рухи кыйммәтләр сагында торучы язучыларны рангларга бүлгәләп уйнаулары
Марина Цветаеваның гына түгел, еллар, чорлар аша минем дә тез астына суга.
Моңа кадәр мин Цветаеваның бауга менүенә башкачарак карый идем: янәсе,
сугыш – илгә килгән кайгы, бергә-бергә күтәргән булырлар иде әле... Бергә-
бергә булмаган икән шул!
Дөньялыкта тотынып торырдай бер генә җебе калган булып чыга
Шагыйрьнең. Үләр алдыннан ул эвакуацияләнгәннәргә, Асеев һәм апалы-
сеңелле Синяковаларга һәм улы Григорий Эфронга өч язу калдыра. «Дорогой
Николай Николаевич! Дорогие сёстры Синяковы! Умоляю вас взять Мура к
себе в Чистополь – просто взять его в сыновья – и чтобы он учился. Я для
него больше ничего не могу и только его гублю» дигән сүзләр була Асеевка
язган хатында. Рангларны вакыт үзе билгели: социалистик реализм әсәрләре
онытылды, ә Цветаева шигъриятенең ялкыны яна әле…

Камалия

Чистайның татарлар яшәгән бистәсе Беренче, Икенче һәм Түбән Татар
урамнарыннан, Николаевский (хәзерге Бебель) урамының бер өлешеннән һәм
Иске Каземат урамыннан гыйбарәт булган. Биредә мәчет, мәдрәсә биналары
сакланып калган, алар бүген дә үз йөзен саклаган хәлдә диярлек Чистайның
тарихи йөзен билгеләп тора.
Чистайдагы Камалия мәдрәсәсенең даны безнең көннәргә кадәр килеп
җиткән. Ризаэддин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый кебек күренекле
шәхесләрне укытып чыгарган мәдрәсәне татар мәгърифәтчесе, ишан, дин галиме,
икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтзакир Камалов әл-Чистави төзеткән.
«Чистайдагы «Нур» мәчетендә 1846 елдан башлап 46 ел дәвамында ишанлык
иткән Камалов үзе Казан губерниясенең һәм Чулман-Урал төбәгендә Нәкышбәндия
тәрикатенең рухи остазы, мөршиде булган» дип укыйбыз чыганаклардан.
Аскетларча рухи тормыш алып барса да, Закир ишан Камалов дөньяви
мәшәкатьләрдән дә читтә калмаган. Ике хатынга өйләнгән, беренче никахыннан
дүрт бала туган. Шактый олы яшькә җиткәч, ул 14 яшьлек Бибифатыйма исемле
кызга өйләнә. Бибифатыйма 14 бала таба (дүртесе яшьли вафат), күбесе кызлар
була. Әминә исемле кызы мулла Нәҗип Шәмсетдинов-Түнтәригә, Камиләтенниса
– Нәҗип Әмирханга, Тарифа – мулла Тариф Уразгильдиевка, Әсмагалия – танылган
дин галиме Муса Бигиевкә, Өммегөлсем – фабирикант Абдулла Акчуринга,
Шәмсениса Рөстәм Акчуринга кияүгә чыга. Шәмсенисага Фатих Әмирханның
күз атып йөрүе турында мәгълүм. Әҗүәйрә исемле кызын мөгаллим Миргалим
Мансуровка кияүгә бирә. Хәтимә исемле кызы фельдшерлыкка укып чыккан,Гражданнар сугышында тифтан вафат була. Закир Камаловның туганнан туган
сеңлесе Зәйтүнә Мәүлетова Тукаебызның музасы булганын беләбез. Боларны
белгәч, үзеннән-үзе Чистайда булган икән кызларның затлылары дип, тел
шартлатырга гына кала.
Боларны нигә саныйммы? Нинди ныклы тамырлы нәсел булган Камаловлар
дияр өчен. ХХ йөз башында чын мәгънәсендә милли элита булып формалашкан
нәселләрнең варислары – дәвамчылары бүген кайда, кемнәр алар дияр өчен.
2017 елда Өммегөлсем Камалова турында Роза Туфитуллова «Язмыш җиле»
романын язган иде. ХХ гасыр башында формалашкан татар шәһәр культурасы,
шул мохиттә тәрбияләнгән татар кызы Гөлсемнең гүзәл образын кайтарып,
Роза ханым бүген аның үрнәгендә яшь буынга тормыш дәресләре биргән иде.
Гөлсем Камалованың әдәбияттагы образы – татар хатын-кызының идеалын
сагыну иде ул. Бәләкәй генә сәүдәгәрләр шәһәрендә туып-үсеп, суфи ишан
гаиләсендә тәрбияләнеп, Санкт-Петербургның Бестужев курсларында белем
алган Гөлсем Балкан сугышында шәфкать туташы була, 1915 елда Төркиядә
алты мең төрек хатын-кызы алдында хатын-кызлар азатлыгы, мәгърифәтле
булу турында чыгыш ясый, аларны яңа тормышка рухландыра.
Камалов рухы Чистайда бүген дә яши. Ул салдырган мәдрәсә бинасы бүген
дә «Камалия» исемен йөртә. Анда балалар өчен төрле түгәрәкләр, клублар эшли.
Ә ул имамлык иткән «Нур» мәчете – «Яшел мәчет» бүген дә халыкка иман нуры
тарата. Яшь хәзрәт, шушы төбәкнең мөхтәсибе, казые Мөхәммәт Кыямовның
мәчеттәге һәр детальне, һәр үзенчәлекне кадерләп саклаганы күренеп тора:
мәчетнең агачтан уеп эшләнгән ишегендәге сүзләрнең дә, диварларга төшерелгән
лалә чәчәкләренең дә үзенең символик мәгънәләре бар аның өчен.
Ислам үзәгенә озатканда, Мөхәммәт хәзрәт алдагы планнары белән дә
бүлеште: мәчет янәшәсендәге борынгы сәүдәгәр йортын сатып алган. Аны музей-
салон форматында торгызмакчы. Аның янәшәсенә мәдрәсәдә укучы яшьләр өчен
пансионат төзетү эшләре белән мәшгуль. Диварлары өелгән инде. Сентябрьдә
«Әмирхания» мәдрәсәсе (Камаловның киявенең исемен йөртә) шәкертләргә
ишекләрен ачачак икән. Ул арада йөз адымда гына диярлек урнашкан Чистай
мөхтәсибәтенә караган Ислам үзәгенә килеп җитәбез. Шулай ук борынгы бина.
Аны Чистайның Аксакаллар шурасы Фәрит Галимов җитәкли. Һәр җомга саен
диярлек ул Ислам үзәгенең ишегалдындагы мичтә коймак пешерә. Хәзрәт үзе!
«Бүген шулай кирәк», – ди ул, Камалия мәдрәсәсенең яңартылган бинасына
ымлап. «Теге заманнардагы ишаннарның мәсләгенә тугры без. Шул чорның
рухын, атмосферасын сакларга тырышабыз. Бәрәкәтле чор бит», – диюе.
Табада чыжлаган кайнар коймаклар тарихтан янә бүгенге көнгә алып кайта. Ә
Чистайның бүгенгесе аның үткәненә нык бәйләнгән.
Әнә бит, Татар бистәсеннән узганда, һәр адымга ХХ йөз башының
романтизмга төренгән бер тарихы иярә. Сөйләгез, сөйләгез сез безгә, урам
ташлары, татар дөньясының милләт булып формалашкан чоры турында. Татар
рухы оешкан, татар капиталы тулпанган үзәкләрнең берсе – мәгърифәтле
Чистай турында...
P.S. Чистайга сәяхәтебезне оештырган һәм башыннан ахырына кадәр безне
озатып йөргән Чистай муниципаль районы Советының аппарат җитәкчесе
Равил Рафаэль улы Мәзгутовка рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: архивтан, «Яңа исем» иҗат лабораториясе – Чистайда. Сулдан уңга: Айрат Шамс, Таңчулпан Гыйлаҗова,
Рузалия Шакирова, Ихтыяр Кыямов, Индира Габдуллина, Ләбиб Лерон, Равил Мәзгутов,
Алинә Хәбибуллина, Ландыш Әбүдәрова, Тәнзилә Галимуллина, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Закирова.
Июль, 2025 ел.

Теги: сәяхәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев