Ландыш Әбүдәрова автор яңалыклары
-
15 апрель 2026 - 09:00
Г.ТУКАЙНЫҢ САНКТ-ПЕТЕРБУРГ ТАГЫ ҺӘЙКӘЛЕ
Санкт-Петербург шәһәрендә бөек шагыйребезгә һәйкәл 2006 елның 25 июнендә ачыла. Ул шәһәрнең Петроград районында Кронверк проспекты белән Зверинская урамы кисешкән почмакта зур булмаган скверда урнашкан. -
14 апрель 2026 - 09:00
Тукай шәхесенә шәрехләр
«Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде», дип яза бу турыда Габдулла Кариев. Читтән караганда, Тукайның халыкка арты белән чыгып җырлавы дуслары алдында аңлы рәвештә эшләнгән эпатажны хәтерләтә (шагыйрьнең капельмейстер түгеллеген труппа бик яхшы белә югыйсә). -
11 апрель 2026 - 13:00
КАРА КАПЛАН (хикәя)
Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде... Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар. -
9 февраль 2026 - 17:00
Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы һәйкәле
Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. -
16 гыйнвар 2026 - 17:00
АЛСУ ТИМЕРГАЛИНА: «ӘТИ ЙОЛДЫЗЧЫ БУЛЫР ИДЕ...»
Ул, чыннан да, бик җитди кеше иде. Мин аны язучыларның җыелышып, гәп корып утыра торган мәҗлесләрдә булганын бер дә хәтерләмим. Мин аны бу кеше нишләп йөри икән, нигә бу кадәр җитди икән дип аптырый идем. Ә ул тулы бер институт эшли торган эшләр эшләп яткан. -
21 декабрь 2025 - 13:00
ОЛАБЫЙ (хикәя)
Ә Хода бәндәсенең каян килүе, кая юл тотуы, хәтта исемен дә төгәл генә белмәве ачыклангач, Муса агайга карар кабул итәр өчен тирән итеп бер сулыш алырлык вакыт кирәк булды: иң элек әбине җылыга алып керергә, кайнар чәй эчерергә, иртәнгә кадәр ял иттерергә кирәк иде. Аннан соң күз күрер... -
4 декабрь 2025 - 11:00
«Казан утлары»ның балкышы: язучы Зиннур Хөснияр белән әңгәмә
Видео -
16 октябрь 2025 - 11:00
ЧИСТАЙГА СӘЯХӘТ (сәяхәтнамә)
Кече ватанга сәфәр чыгу ул, теләсәң-теләмәсәң дә, үзеннән-үзе туган кавемеңнең тарихына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә берьюлы сәяхәт итүгә әйләнә икән. -
4 июнь 2025 - 17:00
«ДИН БЕЛӘН ФӘН ТОРА...» (ӘҢГӘМӘ)
Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, дин галиме, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, милиция полковнигы Харис хәзрәт Салихҗан әдәбият дөньясында да үз кеше. -
4 май 2025 - 17:00
Умарта (ахыры)
Ул арада Әхмәт белән Камил чын мәгънәсендә көндәшләр булып китте. Алар Нәфисәнең күңелен яулар өчен ярышка чыккан шаһзадәләр кебек төрледән-төрле сынаулар уйлап чыгара, гыйшык утында яна, көнләшә, мәхәббәт таләп итә иде. -
2 май 2025 - 13:00
Умарта (дәвамы)
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. -
1 май 2025 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә! Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң? -
30 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
«Мин бит синнән үтенеп сорадым», – диде ул кем беләндер сөйләшкәндәй, хәлсез пышылдап. Өмете дә, ышанычы да, хәтта ки иманы да менә шушы мизгелдә өзелде аның. Ул сикереп торды да кешелекләрен тәмам югалтып, оятсызларча йоклап яткан бу адәм актыкларын өсләреннән бикләп, урамга чыгып йөгерде. -
29 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит... -
28 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
– Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте.