Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

АЛСУ ТИМЕРГАЛИНА: «ӘТИ ЙОЛДЫЗЧЫ БУЛЫР ИДЕ...»

Ул, чыннан да, бик җитди кеше иде. Мин аны язучыларның җыелышып, гәп корып утыра торган мәҗлесләрдә булганын бер дә хәтерләмим. Мин аны бу кеше нишләп йөри икән, нигә бу кадәр җитди икән дип аптырый идем. Ә ул тулы бер институт эшли торган эшләр эшләп яткан.

Үзе җитди, үзе юмористик хикәяләр, фельетоннар авторы. Үзе фантаст
язучы, шул ук вакытта «Миллият сүзлеге» авторы да. Үзе коммунизм
идеалларына тугрылык саклаган райисполком секретаре гаиләсеннән, үзе
системага каршы баш күтәргән шәхес. Сарман районының Минзәләбаш
авылында туып үскән, исеме немец теленнән «бөркет» дигәнне аңлаткан
Адлер Тимергалин быел 95 еллыгын билгеләп үтәр иде. Шул уңайдан без –
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев һәм Ландыш Әбүдәрова аның
кызы рәссам Алсу Тимергалина белән әңгәмә корып алдык.
Алсу Адлер кызы – Татарстан һәм Россиянең Рәссамнар берлекләре
әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2013 елдан әтисенең мирасын
популярлаштыру белән дә шөгыльләнә.

Марсель Галиев. Ул, чыннан да, бик җитди кеше иде. Мин аны
язучыларның җыелышып, гәп корып утыра торган мәҗлесләрдә булганын бер
дә хәтерләмим. Мин аны бу кеше нишләп йөри икән, нигә бу кадәр җитди икән
дип аптырый идем. Ә ул тулы бер институт эшли торган эшләр эшләп яткан.
Ландыш Әбүдәрова. Адлер аганың «Миллият сүзлеге» берничә сүзлекне
берләштерә: энциклопедик, этимологик, аңлатмалы сүзлекләрне. Татар
дөньясына кагылышлы нинди сүзне белим дисәң, шул бар бу китапта.
Алсу ханым, белүемчә, әтиегез әлеге зур хезмәтнең өч томлык итеп дөньяга
чыгуын үзе күрми калды. Бу эшне ахырына кадәр җиткерүче Сез булдыгыз.
Адлер аганың архивы бүген ни хәлләрдә?
Алсу Тимергалина. Мин, әлбәттә, үземчә тырыштым инде. Беренче
чиратта, «Миллият сүзлеге»н чыгару иде. Әле әти исән чакта Мәдәният
министрлыгына хатлар язган иде. Олы яшьтә булса да, компьютерда эшләргә
өйрәнде. Аның компьютерында сүзлекнең әзерләп куелган өлешләре бар
иде. Ул, үзе киткәндә, миңа бу эшләрнең берсен дә йөкләп калдырмады.
Бу хезмәтләре үзеннән-үзе танылыр дип ышандымы икән инде... Аның
вафатыннан соң мин компьютерда боларны ачтым да китап итеп чыгару
юлларын эзли башладым. Сүзлеккә тотынганчы, әтинең әдәби әсәрләренең
һәм публицистикасының ике томлыгын чыгару бурычы килеп басты. Алары
да тупланган, бит саннары гына куелмаган иде. Әти шулай төгәллек ярата
иде. Шуны нәшриятка (Татарстан китап нәшрияты. – авт.) алып бардым. Ул
вакытта җитәкчесе Дамир Шакиров иде. Әти Дамир Сабирҗанович белән бер
бүлмәдә кара-каршы утырып эшләде. 2014-2015 елларда ике томлык чыкты. Ә
«Миллият сүзлеге» белән нишләргә? Анысын да нәшриятка алып киттем. Анда
инде яңа директор килгән иде. Шунда Газинур Морат бу әйберне чыгарсак,
безнең Адлер Тимергалин алдындагы бурычыбыз үтәлгән була дип кереп
аңлаткан. 2016, 2017, 2018 елларда өч том булып «Миллият сүзлеге» чыкты.
2007 елда сүзлекне кыскартылган вариантында 200 битлек итеп Мөдәррис Вәлиев тә «Мәгариф» нәшриятында чыгарган иде. 2010 нчы елларга кадәр
(хәер, гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек) әти аны тулыландырып
торды әле. Кабат-кабат кайтып, бөртекләп эшләде. Ул вакытта әле интернет
та бүгенге кадәр үк түгел, мәгълүматларны китаплардан җыйды. Әти татар
теленең иллюстрацияләр белән эшләнгән энциклопедик сүзлеген чыгару
турында хыяллана иде.
Аның алда искә алган ике томлыгының беренчесен Гәүһәр Хәсәнова рус
теленә тәрҗемә итеп, ул 2025 елда «Язучы» нәшриятында китап булып чыкты.
«В петле времени» дип атала. «Рухият» нәшриятына 1967 һәм 1978 елларда
чыккан ике зур әсәрен китап итеп әзерләдем, китап булып чыгар дип ышанам.
Әйтергә кирәк, нәшриятлар һәрчак Адлер Тимергалинга хәерхаһлы булды.
Җитди дигәннән, миндә аның бер фотосы бар. Ул анда гармунда уйный,
кемдер сөлге биргән. Гармунчы егеткә кызлар сөлге бүләк итә торган
булган, бер сандык сөлгесе җыелган. Ул соңыннан җитдиләнгән, ахры.
Сәбәпләре дә җитди булган, әлбәттә. Гомумән, галим буласы кеше бит инде.
Казан университетының физика факультетына укырга керүе дә юкка түгел
аның. Математикага әвәслеге, логик фикерләве булмаса, шундый катлаулы
структуралы «Миллият сүзлеге»н төзи алмас иде.
Архив дигәндә, миндә көндәлекләре калды аның. Дөрес, барысы да түгел.
Компьютерга өйрәнгәч, ул көндәлекләрен шунда язып бара башлаган, һәм
алары югалган (бәлки кемдер югалткандыр да). Миңа калса, аларны бастырып
чыгарырга кирәкми.
М.Г. Кулдан язмаганмыни?
А.Т. Кулдан язганнары да бар. Соңгыларын компьютерда җыеп, принтердан
чыгарган булган. Берсендә, мин аның янына килгәч, аларын архивка биреп
җибәрдем, ди. Кемгә бирдең дип сорыйм. Бирдем инде диде дә шуның белән
бетте. Кемгә, ни өчен – болары минем өчен дә сер булып калды. Архивтан
эзлисе бар.
М.Г. Мин аның «Пауза» дигән хикәясен («Таш алиһә» дигән повестеннан
өзек) хәтерлим. Кыска гына ул. Революциядән соң, утызынчы елларда бер
авылда театр уйнарга уйлыйлар. Театр уйнаучылар, җыелышып, пьеса
укый. Ә анда «Пауза» дип кабатланып бара, тегеләр моны һич аңламый бит.
Үзенең бер сүзе дә юк. Нинди роль бирик икән дип аптырыйлар. Шуннан соң
Пауза роленә бер малайны куялар. Ул бик кызык, күзәтүчән малай була. Чыга
да пантомима белән йә колхоз рәисен, йә парторгны, йә башка бер кешене
сурәтләп тора. Сәхнәдә спектакль бара, ә халык моны гына карый. Күрше
авылларга спектакль куярга баргач, Пауза киләме дип сорый башлыйлар.
Шулай итеп, Пауза баш геройга әйләнә.
Адлер абыйның минем иҗат турында «Марсельезалы сәхифәләр» дигән
мәкаләсе чыккач («Мәдәни җомга»ның ике санында басылды), аптырап
киттем. Ул вакытта Мөслим районында командировкада идем, Саимә
Ибраһимова шалтырата. Ул әдәбият белән бик кызыксына торган ханым
иде. «Бу синең Тукай премиясе алуыңнан көчлерәк, шуңа сөен», – дигән иде.
Л.Ә. Алсу ханым, Адлер Тимергалин нинди әти иде?
А.Т. Дөресен әйтәм: әти җиңел холыклы кеше түгел иде. Миңа биш
яшьтә әни әтидән аерылып чыгып киткән. Әни Лира Гыйләҗева – партия
кешесе, Мәскәүдә югары партия мәктәбен тәмамлаган, Ленинградта укыган. Әнинең әтисе Мәхүбрахман
белән Аяз Гыйләҗевның әтисе
Мирсәет – бертуганнар. Мин исә әни
белән үстем.
Әтинең циркка, планетарийга
алып барганы истә калган. Кулдан
төрле әйберләр ясый иде. Аның
верстагы, башка кораллары күп була
торган иде. Һәм китаплар җыя иде.
Бик зур китапханә туплады ул.
Әтинең миңа да таләпләре зурдан
булды. Русча сөйләшкәнне өнәмәде.
Ул олыгайды. Ә мин эшлим, гаиләм
бар. Берсендә ике генә бәрәңге
пешереп аша инде, әти, бүген килә
алмыйм дигәч, икенче килүемә идәндә
конфет кәгазьләре ята иде. Үзенә күрә
протесты булган инде. Әмма мин
аның зур кеше икәнен белеп, тоеп үстем. Адлер Тимергалин кызы булуымны
да Казан мохитендә сизеп яшәдем. Мин аның мирасын сакларга бурычлы.
Л.Ә. Адлер аганың мирасын ике юнәлештә билгеләргә була: берсе –
миллият, икенчесе – фантастик әдәбият. Ул Сезне кайсына күбрәк тартты?
А.Т. Фантастикага. Ул миңа фантастик әдәбият укытты. Клиффорд Саймак,
Рэй Брэдбери, Айзек Азимов, Александр Беляев, Иван Ефремов әсәрләрен
су урынына эчә идем. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Рус әдәбиятына
караганда, мин фантастик әсәрләрне күбрәк белә идем.
Л.Ә. Сезнең рәссам булуыгызны ничек кабул итте?
А.Т. Әти үзе дә рәсемнәрне матур ясый иде. Шуңа да минем рәссам
булып китүемне хуплады. Сүз уңаеннан, 2015 елдан Минзәләбаш авылы
мәктәбе Адлер Тимергалин исемен йөртә. Менә шул мәктәптә быелдан Адлер
Тимергалин укуларын оештыра башлаячаклар. Шул укуларның бер юнәлеше
иллюстрацияләргә багышлана. Иске Минзәләбаш мәктәбе коллективына
рәхмәтем зур, алар әтинең мирасына бик игътибарлы.
Л.Ә. Адлер аганың җитди булуының сәбәбе дә җитди дигән идегез...
А.Т. Казан университетының физика факультетында бер курс укыганда, ул
дәфтәр битенә русча да, татарча да Сталинга каршы язып, Казанның Колхоз
базары янында листовкалар тарата. Кулдан язылган булгач, ул листовкалардагы
язуның авторын бик тиз табалар (Рафаэль Мостафин ул листовкаларны
архивта үз күзләре белән күргән дип язды). 19 яшьлек егетне кулга алалар,
статьясы бик җитди – 58 нче... Гыйнвар ае була ул, шунда карцерда ачык
форточкадан үпкәсенә бик каты салкын тидерә. Әтисе Камил бабай Сарман
райком секретаре, бүлмәсендә бөтен политбюроның портретлары эленеп
торган коммунист була. Күрәсең, бабайның да кулы уйнаган, әтине бер
елга «сары йортка» урнаштыралар. Анда ул үзе кебегрәк «сәяси» авырулар,
профессура белән эләгә. Тегеләр инде «чиста хәтер»ле егет кешегә белгәннәрен
сеңдереп калырга тырышкан, күрәсең. Немец телен өйрәтәләр. Мәсәлән,
биологлар аңа Мичуринның «кабартылган» теория икәнен аңлата. Ул аларны көндәлекләренә язган. Шулай ук
болар аның «Ерак планетада» дигән
әсәрендә чагылыш тапкан. Сталин
вафат булгач, ул теге йорттан чыга,
әмма укуын университетта дәвам
итәргә рөхсәт итмиләр. Ул укуын
Ташкентта тәмамлый, Кызыл
диплом алып чыга.
Л.Ә. Адлер аганың Астрономия
буенча сүзлеге дә бар бит. Ул
астроном да булып китәргә
теләмәгәнме?
А.Т. Әти Галәмне күзәтергә ярата
иде. Кайчан килсәң дә, Марсның яңа
фотосын табып куйган була, шуңа
балаларча сөенә. Интернет барлыкка килгәч, ул шуннан бик күп мәгълүмат
җыя башлады.
Гомумән, аңа фән җитми иде. Ул саннар теориясе белән мавыгып алды.
Ниндидер таблицалары бар иде аның. Ләкин ахырына кадәр барып җитмәде,
вакыты җитмәдеме? Фантастик әсәрләренә барысы да кергән бит алар.
Мәсәлән, әсәрләрендә «пространство деформациясе»н куллана. Займищедагы
бәләкәй генә бакчада яза иде ул.
Татарстан китап нәшриятының фән-техника секторында редактор булып
эшләгәндә, ул бик күп татар терминнарын яңадан лексиконга кертеп җибәрә.
Мәсәлән, атом төше, нәевклид геометриясе, фәза, ясалма иярчен, күпбуынлы
ракета, кайтма бәйләнеш, комборын, юлак, термотөш реакцияләре, кара упкын,
массакүләм һ.б. сүзләр.
Аның «Казан утлары» журналында дөнья күргән «Пәйгамбәр», «Алла»
дигән күләмле мәкаләләре озак елларга сузылган дәһрилек чорыннан соң яңа
сулыш буларак кабул ителә. Соңгы мәкаләсендә ул Җиһан яратылышының
дини аңлатмасын физика законнары аша да аңлатып карый. Шушы ук фәлсәфи
фикерләрен «Юл чаты» дигән хикәясендә популяр формада җиткерә…


Әңгәмәдәшләр – Марсель ГАЛИЕВ,
Ландыш ӘБҮДӘРОВА

«КУ» 01, 2026

Фото: архивтан. Фотода Адлер Тимергалин кызы Алсу Тимергалина белән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев