ТУКАЙ БЮСТЫ – ПЕТРОПАВЛОВСК ШӘҺӘРЕНДӘ
Бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары кисешкән урында яңа скверда урнашкан. Әлеге скверга да Тукай исеме бирелде.
Валлаһи
Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава,
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән, үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!
(«Валлаһи» – «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь) санында
«Шүрәле» имзасы белән «Мәкаләи махсуса» исемле мәкалә ахырында басылган.
Шигырь шагыйрьнең Троицк сахрасында кымызда ял итүе уңае белән язылган.
Ахырга: «Иштә бу – сахрада беренче көнемдә язылып ташланган бер кәгазьдән
алынган җырулар!» – дип искәрмә бирелгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик асма. 2 т.: шигъри
әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов,
Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр.,
2011. – 384 б.)).
Быел 26 июльдә Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла
Тукайга бюст куелды. Бюст авторы – скульптор Винера Абдуллина. Сынның
биеклеге – 85 см, киңлеге – 74 см.
Бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары кисешкән урында яңа скверда
урнашкан. Әлеге скверга да Тукай исеме бирелде. Ул Мәгъҗан Җомабаев
исемендәге өлкә үзәге янында урнашкан. Төрки халыкларның ике классигына
багышланган истәлекле урыннарның янәшә туры килүе үзенә бер символик
мәгънәгә ия. Габдулла Тукайның Мәгъҗан Җомабаев иҗатына шактый зур
йогынты ясавы мәгълүм.
«КУ» 10, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев