Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

ИСТАНБУЛДА ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ

Истанбулдагы һәйкәлдән тыш, Габдулла Тукайның бюсты Анкара шәһәрендә дә бар, шулай ук Искешәһәрдә бер парк аның исемен йөртә.

Тәмсил1
Әһле Балкан кечкенә бер эт иде,
Төркия күктә очар бөркет иде.
Һәр заман торды бу көнче эт өреп,
Күктә очкан солтанәт2 кошны күреп.
Өрде, өрде, кошны иткән күк харап,
Торды пычрак аузы күкләргә карап.
Хөр вә шат, якты фәзада3 кош оча,
Койрыгын болгап җылый эт: эч поша.
Эт улый мәшьүм4 вә тырный үз битен,
Бәдбәхет, чәйнәргә хәзер үз итен.
Ошбу күренеш башкаланмый күп заман,
Төркия хәле гүзәл, этнең яман.
Очты бөркет киң һавада хөр вә шат,
Кәгъбә5 шат, милләт вә шат, солтан рәшад6…
Габдулла ТУКАЙ


(«Тәмсил». – «Вакыт»ның 1912 елгы 7 ноябрь (1067 нче) санында
«Балкан сугышы» исемле рубрикадан соң, «Гъ.Т.» имзасы белән басылган.
Беренче мәртәбә Икетомлыкның 1 нче томына (1943) кертелгән. Текст
«Вакыт»тан алынган. Тукай Төркияне зурлый, аңа мәдхия җырлый. Балкан
илләрен (Болгария, Сербия, Греция һәм Черногория) кимсетеп сурәтли).
2012 елда Истанбулда Габдулла Тукайга һәйкәл ачылыр алдыннан бер ел элек
анда «Алтын мөгез» култыгының ярындагы паркка шәһәрнең мэриясе карары
белән бөек шагыйребез исеме бирелә. Һәйкәлнең авторы – Татарстанның
атказанган сынчысы Асия Миңнуллина, архитекторы – Александр Лопаткин.
Тукай эскәмиядә утырган итеп сурәтләнгән, кулына каләм тоткан. Һәйкәл
алдына
Büyük Tatar Şairi Gabdulla TUKAY
(1886–1913)
дип язылган. Һәйкәл 2021 елда төзекләндерелеп, яңадан ачылды. Аның
ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашты.
Истанбулдагы һәйкәлдән тыш, Габдулла Тукайның бюсты Анкара
шәһәрендә дә бар, шулай ук Искешәһәрдә бер парк аның исемен йөртә.

---------------------

1 Тәмсил – охшату, чагыштыру, мисал итеп китерү.
2 Солтанәт – мәһабәт.
3 Фәзада – күктә.
4 Мәшьүм – шомлы.
5 Кәгъбә – «тоткан юл» мәгънәсендә.
6 Рәшад – туры юлда.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев