Ландыш Әбүдәрова автор яңалыклары
-
25 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» -
24 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала... -
23 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. -
22 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның... -
21 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде... -
20 апрель 2025 - 17:00
Умарта (дәвамы)
Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит. -
19 апрель 2025 - 17:00
Умарта (повесть)
Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды. -
14 март 2025 - 11:30
МӘҢГЕЛЕК ЯЗМЫШЛАР ТУРЫНДА
(НӘЗИФӘ КӘРИМОВАНЫҢ «ОЗЫН-ОЗАК ЯЗМЫШЛАР» ИСТӘЛЕК-ПОВЕСТЕНА БӘЯЛӘМӘ) -
21 гыйнвар 2025 - 15:00
Гөлсем-Джоконданың кайтуы
Исхакый, гафу үтенеп, тиз-тиз эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатырга тотынды. Үзе һаман «Гөлсем»нән күзен ала алмады. Еларлык яшьләре кипте дип уйлаган иде дә, үзеннән-үзе бите буйлап кайнар яшь акты» -
14 август 2024 - 15:00
«Дуга кергән йортка дога керә»
Фәнир Галимов белән Ландыш Әбүдарова әңгәмәсе. -
8 июнь 2024 - 13:00
КАРА КАПЛАН (хикәя)
Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде... Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар. -
3 февраль 2024 - 17:00
ЧЫТЫРМАНЛЫКТА БАР ДА ТӘРТИП
(Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» тәрҗемәләр җыентыгына күзәтү) -
29 сентябрь 2023 - 15:00
ДОНКИХОТЛАР НИЧЕК ҮЛӘ?
Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романына («Казан утлары», 2022 ел, 9-10 нчы саннар) бәяләмә -
10 июнь 2023 - 17:00
Яңа заманның бәхет өчен көрәшүче каһарманнары
Зиннур Хөснияр прозасы төрле жанрларны колачлый, әдәбиятның төрле юнәлешләренә мөрәҗәгать итә, автор үзе яшәгән заманга үз бәясен бирә, моны төрле калыпка салып, укучы хөкеменә тапшыра. Укучы әдип әсәрләрендә үзен яки каршы йортта яшәп ятучы күршесен таный, чөнки аның каһарманнары – яңа заманның бәхет өчен көрәшүче шәхесләре. -
28 ноябрь 2019 - 11:00
"Көмеш каләм" республика конкурсы
27 ноябрьдә Казанның Технологияләр һәм дизайн көллиятендә татар телендә дүртенче тапкыр журналистика буенча “Көмеш каләм” республика конкурсының йомгаклау туры узды.