Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Г.Тукайның Мәскәүдәге һәйкәле

Габдулла Тукайга Мәскәүдә һәйкәл кую идеясен андагы татарлар күтәреп чыга.

Тотса мәскәүләр якаң!
Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?
Сыгъмаз ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң.
«Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, театрны сүгеп;
«Нет, князь, постой!» – диерләр, тотса мәскәүләр якаң.
Әйләнәңдә әйләнеп йөргән монафикъ муллалар
Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.
Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың»,
Бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.
Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!
Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать;
Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.
Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?
Бер хатынга зар булырсың, тотса мәскәүләр якаң!
Габдулла ТУКАЙ
«Яшен»нең 1908 елгы 3 нче (1 август) санында
«Гөмберррт!» имзасы белән басылган.
Габдулла Тукайга Мәскәүдә һәйкәл кую идеясен андагы татарлар күтәреп
чыга. Һәйкәл Новокузнецк урамы белән Татар тыкрыгы кисешкән җирдә
Әсәдуллаев йортыннан ерак түгел урнашкан.
Һәйкәл шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңае белән куела. Бу турыда
карарны Мәскәү шәһәре Думасы 2005 елның мартында раслый. Ул вакытта
һәйкәлне Татар бистәсендә куярга карар иткән булалар. Әмма ул вакытта эш
тукталып кала, 2011 елның мартында Казанда Мәскәү шәһәре мэры Сергей
Собянин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның
«Татарстан Республикасы белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисади, фәнни-
техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү»гә кул куюы
әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен зур этәргеч була. Һәйкәл бик тиз арада
калка: 4 апрельдә башланып, 25 апрельдә инде ачылу тантанасы уза. Эшкә
бик күп кешеләр, оешмалар җәлеп ителә.
Тукай сыны бронзадан коелган, ул гранит постаментка утыртылган. Алгы
ягына
ТАТАРСКОМУ ПОЭТУ ГАБДУЛЛЕ ТУКАЮ
дип язылган.
Һәйкәлнең авторы – Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.
Һәйкәл башкалага Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән бүләк итеп
тапшырыла.

«КУ» 05, 2026

Фото: Луиза Янсуар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев