Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

ТУКАЙ СЫНЫ – ӘЛМӘТТӘ

Шагыйрьнең Әлмәттәге «Бу кап-кара урманда...» дип исемләнгән сыны 2018 елда «Татнефть» җәмгыяте башлангычы белән «Алтын алмалар турында әкиятләр» дип аталган паблик-арт программасы кысаларында ачыла.

Көтмәгәндә
Кар-томаннан көтмәгәндә килде чыкты Шүрәлем.
Дәшмимен. Тып-тын торам. Нишләр икән, дим, күрәлем.
Иң элек төртте озын бармакларны ул бүркемә;
Бармагы үтми аның, күрде, башымның күркенә.
Сузды шуннан соң кулын, биттән минем эзләп кытык;
Кайда ул көлмәк, кытыкланмак миңа – йөзләр чытык.
Муйныма сузды, кытыклармын дип, ул тырнакларын;
Мин шарф берлән аны куйган идем чорнап калын.
Белде капшап соңра инде арканың да ул хәлен;
Җәйге күк күлмәк түгел шул: үтми бармак – тун калын.
Бик кирәкле эш кеби күкрәкләремне капшады:
Ул кытык эзләп маташты; булмагачтын – ташлады.
Мин бөтенләй бер кәбестә: бар кием ун кат минем,
Бу киемнәр йөклеген икърар итәрлек ат* минем.
Ул, алып кулларны күкрәктән, минем билдән тота;
Һич тә бер шәйтан чишалмаслык минем билдә пута.
Ул, табан астын кытыклыйм дип, аякка кул ата;
Бармагын сизми аның, әлбәттә, җансыз ул ката.
– Әмма бәйләнчек тә син урманда, кырда, Шүрәле!
Йөрмә монда булмаганга, бар, эшеңне күр әле!
Син түгел, тәнгә тиялми китте инде күп суык,
Төлке эчле тун җибәрде күп суыкларны куып.
Кертмәгәч тәнгә, суык абзаң миңа дошман әле,
Миннән үч алмак өчен эшкә буран кушкан әле.

Шул сүземнән соң томанга батты, гаиб булды ул,
«Чи-и-и!» итеп бер әллә кайда, бик еракта көлде ул.
Ул көлә, һәм көлке эзләүдә үтә кич, иртәсе;
Кем кыеп әйтсен аңар сүз, ул – табигать иркәсе!

* Икърар итәрлек ат – ат та сизәрлек.
Габдулла Тукай
1912


Шагыйрьнең Әлмәттәге «Бу кап-кара урманда...» дип исемләнгән сыны
2018 елда «Татнефть» җәмгыяте башлангычы белән «Алтын алмалар
турында әкиятләр» дип аталган паблик-арт программасы кысаларында ачыла.
Авторы – Санкт-Петербург сынчысы Павел Игнатьев.
Композициядә Тукай велосипедка атланган итеп сурәтләнгән, руль
алдындагы кәрзингә Шүрәле утыртылган. «Яз галәмәтләре» (1906) шигырендә
шагыйрь:
«Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди»,
– дип яза, язгы уянуны өметләр яңаруы белән тәңгәлләштереп. Велосипед
мотивы шуннан алынган.
Әлеге арт-объектны шәһәр халкы шундук үз итә. 2019 елда вандаллар
бәләкәй Шүрәлене урлап алып китә. Озакламый сынның авторы яңасын ясап
урнаштыра, бу юлы аны урламаслык итеп ныгыталар.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев