Тукай һәйкәле – Уральскида
«Тукай Уральскида» 2001 елның 30 октябрендә Казакъстанның Уральск (Җаек) шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачыла.
«Габдулла әфәнде, Бәдри абзый Җаек шәһәренә алып килгән көннән Казанга
килгәнче, әлхасыйль (кыскача гына әйткәндә), призывка каралырга вакыт
җиткәнче, мәдрәсәи Мотыгыйядә тәхсыйльдә гомерен үткәрде. Фәкать 1906
нчы елның ахырларында, октябрь числосында мәдрәсәдән чыгып, «Казан»
миһманханәсендә (кунак йортында, гостиницада) 10 айлар чамасы торып,
1907 нче сәнәнең ахырларында көз көне Казанга китте.
Тукаев мәдрәсәдә торган вакытында, өч класслы начальный училищеда
Әхмәтша исемле учительдән укып, школаны тәмам итте.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Габдулла әфәнде Тукаев газетларда яза
башлагач, карт учитель аш мәҗлесләрендә Габдулла әфәнденең школада
вакытындагы зирәклеге хакында, «хосусан чит телләрне белүгә бик
истигъдатлы (сәләтле) иде» дип сөйли иде; Габдулла әфәндегә учительлек
иткәнлеге берлә ифтихар кылган (мактанган) сымак сөйләп куя иде.
Габдулла әфәнде яшьрәк вакытында кемнән укыгандыр, аны үзе берлә бер
мәдрәсәдә булган кешеләр белсәләр кирәк. Әмма Сираҗетдин исемле карт
хәлфәдән укып йөргәнен беләм, һәм ул хәлфәне Габдулла әфәнде бик яратып
сөйли иде. Соңгы вакытларда Габдулла әфәнде гомуми дәрескә дамелла
Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим,
иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде.
Габдулла әфәнде мәдрәсәдә вакыт гаять фәкыйрьлек берлә гомер кичерде.
Аның бар килә торган доходлары кыш көне өч бала укытудан, җәй көне
хәзрәтнең метрика кенәгәләрен язып алган бер-ике сум акчадан гыйбарәт иде.
Хәер инде, картрак шәкертләрне русча да укыткалый иде шикелле.
Тукаевның иң хозур үткәргән вакыты җәй көне була иде.
Җәй көннәрендә мәдрәсә күршесендәге сәгатьче Камали абзыйның көймәсе
берлә Чаган суыннан Рощага хозурга чыгып, шунда чәйләр эчеп, балык тотып,
күп көннәрен үткәрә иде».
Габдулла Кариев
«Тукай Уральскида» (Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр,
мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б).
2001 елның 30 октябрендә Казакъстанның Уральск (Җаек) шәһәрендә
Габдулла Тукайга бюст ачыла. Ул Тукайның 115 еллыгына туры килә.
Шагыйрь исемен йөрткән скверда урнашкан. Скульпторы – М.М.Гасимов,
архитекторлары – С.Сайдаров, А.М.Галиев, Р.А.Вафиев була.
Уральскида шагыйрьнең йорт-музее бар, Тукай яшәгән Госмановлар йорты
төзекләндерелгән. 2006 елда Кызыл мәчет торгызылган, анда «Мотыйгия»
мәдрәсәсендә булачак шагыйрьнең укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин имам
булып торган. Шулай ук Уральскида Габдулла Тукайның Евразия Үзәге эшли.
«КУ» 07, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев