Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

«ДИН БЕЛӘН ФӘН ТОРА...» (ӘҢГӘМӘ)

Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, дин галиме, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, милиция полковнигы Харис хәзрәт Салихҗан әдәбият дөньясында да үз кеше.

Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, дин галиме, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, милиция полковнигы Харис хәзрәт Салихҗан әдәбият дөньясында да үз кеше. «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» дигән монографиясе өчен ул 2017 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Тукай иҗатындагы Коръән мотивларын дин галиме буларак тикшергән әлеге хезмәт беренче һәм төгәл, тулы булуы белән милли мәдәниятне тагын да баетып, Тукай шәхесенең, шагыйрьнең мирасында тәрбияләнгән буыннарның рухи офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрде. 

 Хезмәтнең авторы Харис хәзрәт быел 95 яшен каршы ала. Ул әле дә иҗтимагый-дини тормышның үзәгендә кайный, яңалыкларга карата әле дә дин һәм фән берлеге ноктасыннан торып, нигезле, дәлилле фикерләрен белдереп бара. 2020 елда аның туган авылы – Балтач районының Чутай авылы тарихын, үзенең бай тәрҗемәи хәлен тасвирлаган «Чутай бабай малайлары» дигән мәҗмугасы дөнья күрде. Шушы һәм юбилей уңаеннан без аның белән әңгәмә корып алдык. Тынгысыз җанлы, озын гомеренең сәбәбен – Аллаһтан, серен хәрәкәттә күргән Харис хәзрәт бу юлы да үзенең мәсләгенә тугры: һәр сорауга җавап фән белән дин үлчәве аша уза. Ягъни үзе Тукайга ияреп әйткәнчә:

«Пар тату йолдыз кеби

Дин белән фән тора».

– Харис хәзрәт, Сез мәктәпләргә дини мәдәният нигезләрен укытуны кертү мәсьәләсенә карата фикерләрегезне вакытлы матбугат аша да, монографияләрегездә дә һәрдаим җиткереп тордыгыз. Асыл проблема нәрсәдә соң? 

– Диннәр мәдәниятен бала күңеленә сеңдерү өчен энциклопедик белемнәргә ия булырга кирәк. Ләкин мондый укытучылар мәктәпләрдә бик аз. Ни кызганыч, муллаларның күбесе – фәнне, галимнәрнең шактые динне белми. Нәтиҗәдә, әхлаксызлык белән көрәшү өчен дин әһеле бүгенге көн таләпләренә бәрабәр фәнни дәлил китерә алмаган кебек, фән әһеле дә дини исбатлауларга мохтаҗ. Монысы проблеманың бер ягы гына әле. 

Россия – күп милләтле, поликонфессиональ дәүләт. Барлык диннәрнең дә, шәригать таләпләрен онытмыйча, Конституцияне вә диннәр турындагы гамәлдәге кануннарны искә төшерсәк, илебездә яшәүче кеше нинди генә милләттән булып, нинди генә  телдә сөйләшмәсен, ул Аллаһы Хак Сүбхәнәһү Тәгалә хозурында да, Төп канун һәм башка кануннар алдында тигез. Бер генә дин дә, бер генә милләт тә вә шәхес тә алда да, артта да, аста да, өстә дә түгел. Алай булгач, православ мәдәнияте нигезләрен рус мәктәпләрендә укыту кирәклеге барлык кискенлеге белән көн тәртибенә куелган икән, ул чакта ислам мәдәнияте нигезләрен татар-мөселман балаларына укыту катгый үтәлергә тиешле гамәл икәнлеге көн кебек ачык. Башка диннәр вә милләтләр белән дә шул ук хәл.

Россиядә барлыгы 20 миллион тирәсе мөселман яши. Татарстанда 1 миллион 500 мең әһле ислам исәпләнә. Башкортстанда да шул тирә. Төньяк Кавказ җирләрендә бер миллион тирәсе Аллаһының берлегенә, Мөхәммәд (с.г.в.)нең хаклыгына иманда булган милләтләр бар. Барлыгы – 4 миллион. Бу мөселманнарның тупланып яшәгән урыннарында балалар ислам мәдәниятен өйрәнерләр дигәнгә шартлыча гына ышансак та, калган 16 миллион мөселманның баласы кайда, кем тарафыннан ислам мәдәниятен өйрәнер? Курск, Рязань, Пермь һ.б. төбәкләрдән килгән мәгълүматларга караганда, андагы мәктәпләрдә 1-3-5 мөселманның баласы православие мәдәниятен өйрәнә. Ягъни бу балаларны христианлаштыруга юл куела. Ә бу хәлләрнең, үз чиратында, мәдәният өйрәнәбез дигән булып, милли һәм дини крашылыклар китереп чыгару ихтималы бар. Ә безнең максат – диннәр мәдәниятен бала бәгыренә сеңдереп, тәүфыйк вә һидаятькә ирешеп, җәмгыятьне афәттән коткару иде. Мәсьәләнең куелышы хак. Вәләкин, ни кызганыч, чишелеше юк. Диннең мәдәниятен бала күңеленә сеңдерү өчен аның тарихын гына түгел, идеологиясен – рухи өйрәтүләрнең эчтәлеген белергә кирәк. Гамәлдә балаларны милләтләргә, диннәргә бүлү, берберсеннән аеру килеп чыга. 

– Димәк, нишләргә инде? 

– Дин белән фәнне капма-каршы куймаска кирәк. Әгәр дә бала Аллаһның барлыгына инана икән, ул үзеннән-үзе шәригать кушканча яши башлый. Ә динебез гыйлем алуны кире какмый, киресенчә, Коръәндә дә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрендә дә белемгә омтылу хуплана. Әхлаксызлыкка каршы глобаль системалы дин вә фән берлегендә аңлату эше кирәк!  

Аллаһны кабул кылган кеше үз-үзен аңлый. Үз-үзен аңлаган кеше Аллаһ кушканча яши.

– Сезнең истәлекләрдән аңлашылганча, иманга килү юлларыгыз хак һәм туры булган. Дәһрилек чорында да иманыгызны камил рәвештә саклагансыз, тәкъва булгансыз. 

– Тәкъвалык – Аллаһ газабыннан саклану – адәм баласы өчен тышкы шартлар белән билгеләнми. Ул кешенең күңелендә, кальбендә. Ләкин Аллаһ динен белмичә, тулы мәгънәсендә тәкъвалыкка ирешеп булмый. Миңа башлангыч дини белемне әтием Салихҗан бирде. Мин әтине бик ярата идем, ул үзе гап-гади игенче иде. Намуслы, эш сөючән һәм бик диндар кеше. Гарәп, латин имлясында укый-яза, русча иркен аралаша, Коръән нигезләрен, география, астрономия, математиканы яхшы белә иде. Җәдиди белем алган олпат шәхес. Шуңа да гыйлемгә омтылуым да, диндарлыгым да әтидән. Ул мине сугышка озатканда: «Аллаһы Тәгалә сүзен ишет, тыңла, улым. Үзеңә кыен чакта гына түгел, ә бәлки һәрвакыт ялвар. Аллага дога кыл. Шуны бел: безнең ил җиңеп чыгар...» – диде. Мине бит шушы озын гомеремдә үлем биш тапкыр якамнан тотты. Аллаһ рәхмәте белән бишесендә дә исән калдым. 

 Аннан соң Совет хөкүмәте динне тыймады, ә аны пропагандалауны тыйды бит ул. Ә сугыш вакытында, аннан соң 1953 елга кадәр дин тоткан кешегә каршылык булмады. 1943 елның сентябрь аенда И.Сталин үзенә православие дине җитәкчеләрен чакырта һәм: «Страна перенесла огромные потери. Надо помочь народному духовному возрождению. Какие у вас предложения?» дигән сорау куя. Архиерейлар Сталиннан бу вакытта тоткынлыкта булган 16 дин җитәкчесен азат итүен сорыйлар. Бу турыда безнең командирлар да хәбәрдар иде, шуңа күрә дә куак төпләрендә намаз укыганда, алар безгә каршы бер сүз дә әйтми иде. 

Сугыштан соң мин Европада 1947 елга кадәр калдым әле. Харьков хәрби училищесында укыдым, шуннан Мәскәүгә НКВДның Югары чик буе гаскәрләре мәктәбенә күчерелдем. Мәскәүдә Ленин китапханәсенә йөрдем, шунда Коръәнне, башка дини китапларны алып укый идем. 1953 елда дин белән кызыксынуымны белеп, эштән җибәрделәр. Аннан Татарстанга кайтып, милиция полковнигына кадәр хезмәт иттем. 

Яшерен-батырын түгел, Советлар чорының соңгы дәверендә партия үз-үзенә хыянәт итә башлады. Җитәкчелектә дә әхлакый бозыклык барлыкка килде. Без бит милициядә эшлибез, күреп торабыз. Ә дөрес яшисе килә, чөнки ата каны, ана сөте белән сеңгән. Бу омтылыш тагын мәчеткә алып китте мине. Ижевск шәһәрендәге Сталинград сугышларын үткән Вафа хәзрәт Гыйлаҗига әнә шулай хак юл эзләп барып чыктым. Бөек кеше иде ул, аның вәгазьләрен тыңлап, үземә күп нәрсә алдым. Аннан соң 1991–1993 елларда Казанда Исламның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә укып чыктым. Бер-бер артлы «Исламның кыскача тарихы» (1997), «Тукай кем ул?» (1997), «Ислам мәдәнияте контекстында ислам тарихы һәм нигезләре» (2000) һ.б. хезмәтләр язылды. 2005 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәдәни-мемориаль үзәге территориясендә «Хәтер» мәчете төзелде. Шул көннән хәзергә кадәр мәчетнең имамхатыйбы булып эшлим.

– Сез диндар кеше генә түгел, үзегез дә дин галиме, аң-белем таратучы. 

– Элек Татарстанда мәчетләр дә, чын мәгънәсендә дини белемле имамнар да аз, ләкин кешеләрдә иман көчлерәк иде. Хәзер 1500дән артык мәчет бар, ә әхлакый йөзебез кыек көзгедәге кебек... Бу нидән шулай? Гаделлек, намус, әдәп-әхлак эзләп, иманга кайткан кеше буларак, динне халыкка яңадан кайтарырга кирәклеген дә яхшы аңлый идем. Тагын шунысы бар: Коръәннең 30 процентка якын өлеше, ягъни нәкъ менә фәнгә кагылышлы аятьләре яңгыратылмый. Ислам нигезләренә өйрәтү башлыча кадими юнәлештә алып барыла. Ягъни аятьнең асылын, эчтәлеген аңламыйча ятлап кына өйрәнсәң дә җитә, янәсе. Халык укый-яза белмәгәндә, алай ярагандыр да ул. Хәзер исә югары белемле кешеләрнең бик күп сораулары туа, һәм әгәр дә ул имамга биргән соравына тулы җавап алмаса, аңа ышанмаячак. Заманында мине әнә шундый диннең асылын аңламаган наданнар кыйнаганнар да иде. Ләкин халыкка динне аңлату эшен туктатмадым. Әгәр моңа күпмедер өлешем кергән икән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын... 


Әңгәмәдәш – Ландыш ӘБҮДӘРОВА. 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: архивтан

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев