ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ – УФАДА
Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен, Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды.
«Тукайның Уфага икенче мәртәбә килүенә бакчаларда агачлар яфрак
ярган, җир өсте яшел мамык кебек яшь үләннәр белән капланган, кымызлар
хәзерләнгән иде. Бик матур кояшлы көндә шәһәр бакчасына чыктык. Анда
кымыз эчкәннән соң, агачлар арасындагы ачык җиргә яшел үлән өстенә барып
яттык.
Тукай:
– Кайда ул Петербургта бу һава белән бу яшеллекләр! Анда яшел нәрсәләрне
суганчы марҗалар кулында гына күреп калырга була, – диде.
Кымыз эчеп, һавада яту Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек булды,
һаваны мактый, иркен сулу ала, ике сүзнең берсендә «сәламәтлек һавасы
эчәм» дип сөйли иде.
Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен,
Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел
үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары
да булды.
Тукай Уфага соңгы мәртәбә килгәндә, бер һәфтәгә (атна) якын торып,
әүвәлдәге карары буенча кымыз эчәр өчен Троицкига китте».
Мәҗит Гафури «Г.Тукай Уфада»*
(Халит Г.Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм
әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
2019 елның 18 апрелендә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла.
Авторлары – сынчы Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский.
Һәйкәлне коруга Артур Хаҗигалиев акчалата ярдәм күрсәткән.
2011 елның сентябрендә «Кызыл таң» газетасында Нәҗип Асанбаев,
Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин, Абдулхак Игебаев, Хәсән Назар һәм
Ирек Кинҗәбулатов имзалаган «Ачык хат» басыла. Анда Тукайга һәйкәл кую
кирәклеге әйтелә. Нәтиҗәдә Тукайга һәйкәлне Уфа дәүләт «Нур» татар театры
бинасы янында кую карары чыгарыла.
Сын Мәскәүдә бакырдан коелган, 3,5 м биеклектә. Постаменты белән –
8 м тирәсе.
Шагыйрьнең уң кулында – каурый каләм. Ул әдәби иҗат символын аңлата.
Күтәртмәнең алгы ягына:
Габдулла Тукай
1886 – 1913
– дип язылган.
*1912 елның апрель аенда Г.Тукай Уфага килә, ул анда «Сабах» ширкәтенең арткы бүлмәсендә яши.
«КУ» 03, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев