Г.ТУКАЙНЫҢ САНКТ-ПЕТЕРБУРГ ТАГЫ ҺӘЙКӘЛЕ
Санкт-Петербург шәһәрендә бөек шагыйребезгә һәйкәл 2006 елның 25 июнендә ачыла. Ул шәһәрнең Петроград районында Кронверк проспекты белән Зверинская урамы кисешкән почмакта зур булмаган скверда урнашкан.
«Мин дә Петербурга бардым, дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып,
Думага керә алмадым*. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер
театрга, бер музейга вә, гомумән, бер достопримечательный җиргә булсын,
җөреп булмады: әлеге хәстәлек! Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып
бирә, имеш!
Но иной находит счастье,
Чувство счастья потеряв, –
дигән бер шигырь дә исемдә».
Габдулла Тукайның «Мәкаләи махсуса» дигән юлъязмасыннан
(беренче тапкыр «Ялт-йолт» журналының 1912 ел 1 июль санында басылган).
Санкт-Петербург шәһәрендә бөек шагыйребезгә һәйкәл 2006 елның 25
июнендә ачыла. Ул шәһәрнең Петроград районында Кронверк проспекты
белән Зверинская урамы кисешкән почмакта зур булмаган скверда урнашкан.
2007 елда шәһәрнең Казан урамындагы 5 нче йорт диварына мемориаль
такта куелган. 1912 елның апрелендә бу бинада Тукай яшәгән, ул пайтәхеткә
дин галиме, мәгърифәтче Муса Бигиев чакыруы буенча килгән булган.
Тукай һәйкәле элеккеге Татар бистәсенә куела, биредә XVIII гасыр башында
Петербург каласы төзелешендә катнашкан татарлар яшәгән.
Бронза һәйкәлнең авторлары – сынчылар Ян Нейман һәм Әхнәф Зиякаев.
Архитекторы – С.П.Одновалов. Скульпторлар Тукайны пальтодан, башына
кәләпүш кидертеп сынландырган. Сул кулы күкрәк турысына куелган, уң
кулына китап тоткан. Һәйкәл цилиндр постаментка урнаштырылган, алгы
ягына
ВЕЛИКИЙ ТАТАРСКИЙ ПОЭТ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
дип язылган. Арткы ягында «Дар Республики Татарстан Санкт-Петербургу»
дигән язу, постамент әйләнәсендә «Шүрәле», «Су анасы» һ.б. әсәрләренә
багышланган горельефлар бар.
Һәйкәл һәм постамент Д.В.Гочияев остаханәсендә коелган. «Дымовское»
ятмасының таш вату урынында чыгарылган кара кызыл граниттан ясалган
баскычлы, сигезьяклы, ялтыратылган нигездә тора. Гранит эшләрен «Ненси»
фирмасы башкарган. Һәйкәл тирәсендәге сквер архитектор Г.Л.Шолохова
проекты буенча эшләнгән.
Һәйкәл – 2,40 м, постамент – 1,22 м, постамент астындагы нигез 0,62 м
биеклектә.
* Ул вакытта Дума депутаты булмаган кешеләргә дә Дума урнашкан бинага – Таврида сараена кереп йөрергә
мөмкин булган.
«КУ» 04, 2026
Фото: Ландыш Әбүдарова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев