11 апрель 2026 яңалыклары
-
11 апрель 2026 - 17:00
Шәхесләр чираты
«Хатыным авырый, карарга кеше таба алмыйм, кеше акчага кызыкмый хәзер. Эшләгәч, үзем җитешә алмыйм, күлмәкне дә үзем тегеп кидертәм, кибетнеке ярамый. Кызым еракта, Уфада тора» -
11 апрель 2026 - 15:00
Олы максатым
Язмыш атымнымы аксаттым? Фанилыкта олы максатым – Һәрбер мизгелемне кадерләп, Иркен сулыш алу буылмый. -
11 апрель 2026 - 13:00
КАРА КАПЛАН (хикәя)
Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде... Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар. -
11 апрель 2026 - 11:00
Тозлы хис
Авыр хис иңде күңелгә, Белмим нишләргә дә. Ирек бирер идем юкса Кайнар яшьләргә дә... -
11 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Җыр Оркыяга да, әтисенә дә ошады. Берничә көннән Дворянское собрание бинасында беренче хәйрия концерты булды. Солтан анда скрипкада, мандолинада, балалайка һәм гитарада уйнаучылардан торган һәвәскәр оркестр составында рояль партиясен башкарды.