Тозлы хис
Авыр хис иңде күңелгә...
Авыр хис иңде күңелгә,
Белмим нишләргә дә.
Ирек бирер идем юкса
Кайнар яшьләргә дә...
Әллә яшьләрем дә богауланган? –
Тоз дәрьясы – ак тау.
Кай тарафтан һаман ишетелә
Бу халәткә мактау?!
Иделләрдән килеп коя-коя,
Тулган диңгез яры...
Диңгезләрдә коенырга инде
Бармам моннан ары...
Ата-бабамнарның күз яшьләре,
Җәсәдләре – суда...
Илең булган килеш илсез интек,
Җирсез – җирдә ту да...
Күз яшьләрем җанда бөялгәннәр,
Өелгәннәр тауга.
Нык тозлы су батырмый ул диеп,
Һаман тавыш-гауга.
Туктап калса татар елавыннан,
Кытлык килер тозга.
Тозлы сулар туңмый,
тозы бетсә,
Әверелер бозга...
Шул мизгелдән мәңге туңлык туар,
Афәт килер җиргә.
Әле дингезләрдә коенабыз
Хәтта бергә-бергә.
Бу нинди хис? Ә уйлары
Очсыз-кырыйсызлар...
Очар өчен канатлар да бар да,
Ләкин каурыйсызлар...
Очарга дип һаман талпынам да,
Канатларым – тоздан.
Ә җаныма киертелгән
Саркафагы – боздан...
"КУ" 4, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев