Логотип Казан Утлары
Роман

Саташкан кәккүк (романның дәвамы)

Җыр Оркыяга да, әтисенә дә ошады. Берничә көннән Дворянское собрание бинасында беренче хәйрия концерты булды. Солтан анда скрипкада, мандолинада, балалайка һәм гитарада уйнаучылардан торган һәвәскәр оркестр составында рояль партиясен башкарды.

(Башыннан укыгыз)

4
1908 елда икенче тапкыр Уфа Диния нәзарәте баш казые итеп
билгеләнгән Хәсәнгата Габәши, туган авылы Кече Солабаштагы
өен һәм мәдрәсәсен калдырып, гаиләсе белән Уфага килгәч, нәзарәт
каршында ук урнашкан затлы гына бер йортта яши башлады. Йорт
хуҗалары, гаиләләре таркалып, каядыр читкә чыгып киткәннәр иде.
Солтан өчен иң кызыгы – хуҗалар сәнгать тирәсендә кайнашкан
кешеләр булгандыр, ахры, өйләренең заллары уртасында уртача гына
зурлыктагы кап-кара рояльләрен калдырып киткәннәр иде. Хәсәнгата
хәзрәт улына да, кызы Оркыяга да рояль янында бик кайнашмаска
кушты, «Хуҗа хатыны аны вакытлыча саклап торуны үтенде, теләсә
кайсы вакытта килеп алып китәргә мөмкиннәр», – дип кисәтте.
Солтан гаиләдә ялгыз бала түгел, әле аннан соң туган сеңлесе Оркыя белән энесе Рәшит тә бар. Икесе дә ачылган көненнән бирле «Галия»
мәдрәсәсенең башлангыч сыйныфларында укыйлар. Солтан алардан
зуррак, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең урта баскычларын тәмамлап
кайткан шәкерт буларак, мәдрәсәнең соңгы баскычына укырга керде.
Рәшитнең музыкага әллә ни исе китми. Ә менә Оркыяда музыкага
сәләт Солтанныкыннан ким түгел. Кубызда, курайда, авыз гармунында
бик яхшы уйнарга өйрәнгән, абыйсыннан уздырып та җибәрә хәтта.
Хәсәнгата абзый Оркыяга да рояль янына бик якын бармаска кушты.
Бала чагыннан ук музыка белән җенләнгән Солтан өй уртасында
күзне кызыктырып торган рояль хәтле рояльгә карап утырсынмы
инде? Мәдрәсәдән кайтуга, әтисенең өйдә юклыгыннан файдаланып,
рояльдә уйнарга өйрәнә башлады. Ул мондый инструментта нотадан
карап уйнарга кирәк икәнлеген белә. Бер көнне Уфа уртасында
ук урнашкан музыка товарлары белән сату итә торган «Лира»
кибетенә барып, Шапиро дигән авторның ноталар буенча үзлектән
фортепианода уйнарга өйрәтү китабын сатып алып кайтты.
Солтанның авыл картларыннан ишеткәне бар иде, имеш Хәсәнгатаның,
әтисе Мөхәммәттәнме, әллә Гобәйдулла бабасыннан ук калганмы,
малай чагында гармуны булган, ди. Ул үзләренең бакча башындагы
мунчаларында олылардан качып, дус малайлары белән бергәләп, шул
гармунда уйнап утырырга яраткан. Ләкин авылда ул елларда мәчет
картлары гармунда уйнаган малайларны күрсәләр, таянып йөргән
таяклары белән хәтта кыйнап ташларга да күп сорап тормаганнар, ди,
имеш. Солтан үзе дә, әтисе кебек, малайлар белән мунча алачыгында
гармунда уйнарга өйрәнә иде. Ләкин авыл мулласы булган Хәсәнгата
абзый да улының мондый мавыгуларына рөхсәт бирмәде.
Шулай да, Хәсәнгата хәзрәт шактый ук зур вазифа башкара торган
дин әһеле булса да, башка муллалардан, бигрәк тә авылныкылардан
аермалы буларак, музыкага, сәнгатькә карата мөнәсәбәттә шактый
ук прогрессив, алдынгы карашлы иде. Хәтта кеше-карага бик
күрсәтмичә генә үзе Уфада чакта сатып алган авыз гармунында,
өйдә ялгызы калганда моңланып, халык көйләрен уйнап утырырга
ярата торган иде. Солтанның хәтта әтисенең шәхси китапханәсендә
Рыбаков дигән авторның «Урал мөселманнарының музыкасы һәм
җырлары» дигән китабын күргәне бар. Әмма шулай да, әтисе авыл
картларына ярарга тырышып, улын гармунда уйнаудан тыя килде.
Хәсәнгата абзыйны Габәши дип йөртсәләр дә, аларның чын
фамилияләре бөтенләй башка, рәсми документларда ул Хәсәнгата
Мөхәммәт улы Гобәйдуллин иде. Мөхәммәт бабайлары исә,
Гобәйдулла улы Кәлимуллин фамилиясен йөрткән. Аларның әле
шул Кәлимулла бабайларын да Габәши дип йөрткәннәр. Соңыннан
Габәши аларның фамилияләренә әверелә: Хәсәнгата – Мөхәммәт улы
Габәшев дип йөртелә башлый.

Солтан, бабайларыннан калган гармун, курай ише уен кораллары
булса да, берсендә дә рәтләп уйнарга өйрәнә алмады. Хәсәнгата
үзе дә музыкага тартылса да, әллә ни оста уйнаучы булып китмәде.
Уфада мөфти-хәзрәтнең улы Арслангали аңа хәтта алты төймәсе
булган мундштуклы флейта да бүләк иткән иде. Әтисеннән кача-поса
Солтан да уйнарга өйрәнеп карады, ләкин флейта аны да тыңламады,
көе чыкмады.
1899 елны Уфадан кайткач, Хәсәнгата хәзрәт Оренбург бае,
меценат Әхмәт Хөсәенов ярдәме белән Кече Солабашта җәдитчә
укыта торган мәктәп-мәдрәсә ачып җибәрде. Солтан шул мәктәптә,
ун яшенә хәтле укып, башлангыч белем алды. Шунда укыганда,
сабакташы Габдрахман Шәфиев (Шәфи Алмас) белән алар тактага
ат кылы тарттырып, скрипка ясап караганнар иде. Ләкин берни дә
барып чыкмады.
Инде менә сиңа мә: «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», –
дигәннәр бит халыкта! Өйнең кыл уртасында чып-чын рояль утырып
тора! Ничек итеп үзлегеңнән булса да уйнарга өйрәнмисең, ди!
Солтан рояльнең капкачын ачты да, клавишлар алдына
кибеттән алып кайткан ноталар дәфтәрен урнаштырып, дәфтәрдә
күрсәтелгәнчә, һәр бармакка сүз белән үзенең нотасын язып чыкты
һәм аларга баскалап, дәфтәрдә язылган көйне уйнарга өйрәнә
башлады. Бер тапкыр баскалап чыкты, тагын кабатлады. Ниндидер
көй дә чыккан кебек булды. Соң, бу үзебезнең таныш көй ләбаса!
«Шәмшәрифкәй» җыры түгелме соң?! Шул үзе!
Шәмшәрифкәй дигән шәһәрдә
Кич ахшамсыз капка ла ябылмый.
Шулвакыт Солтан артында үзенә кемнеңдер карап торганын тойган
кебек булды. Борылып караса, ниндидер хатын басып тора!
Ул ни әйтергә дә белмичә, каушап, аптырап калды. Ихтыярсыз:
– Ләхәүлә! – дип куйды.
Шунда аның башына, бу хатын йорт хуҗасыдыр, ахры, дигән уй
килде. Ул клавишлар капкачын тиз генә ябып, урыныннан торып
басты.
Бу хатын әтисе янына килгәндер. Ул кайтырга өч сәгатькә якын
вакыт бар иде әле. Хәзер сораусыз инструментка кагылган өчен
орыша башлар инде дип уйлады.
– Вы, наверно, к папе, – диде Солтан. – Он ещё не скоро придёт.
– Ничего, я подожду. Послушаю, как ты играешь.
– Я ещё играть не умею. Только хотел учиться.
– Я вижу, что с самоучителем сидишь. Учись, учись. Как смогу, я
тоже буду помогать.

– Спасибо, но мне тоже надо сходить в медресе, – диде дә, Солтан
хатынны үзен генә калдырып, юк эшен бар иткән булып, тизрәк өйдән
чыгып китү җаен карады.
Солтан өйгә соң гына кайтты. Инде әтисе орышыр дип көткән иде.
Ләкин атасы аңа берни дә әйтмәде. Әллә йорт хуҗасы аның кайтканын
көтеп җиткермәгән, әллә әтисе үзе дәшми калуны хуп күрде, рояльгә
кагылуы турында ләм-мим, бер сүз дә булмады.
Икенче көнне Солтан, дәресләрдән кайтуга, тагын рояль каршына
килеп утырды. Үзөйрәткеч дәфтәрне алдына куеп, ноталарга
баскалап, көй артыннан көй чыгара башлады. Бераз утыруга, ул
тагын кичәге кебек үк кемнеңдер карашын тоеп, артына борылып
карады. Уен белән артык мавыгып китеп, ул бүген дә ишектән кемдер
кергәнен ишетмичә калган – артында тагын бер ханым басып тора
иде. Монысы кем инде тагын? Әллә бу өй шундый серлеме? Бу юлы
тегесеннән бераз өлкәнрәк тә, тәбәнәгрәк һәм юанрак ханым кергән.
– Йә үскәнем, рояльдә уйнау серләрен бергәләп өйрәнә
башлыйбызмы?
«Әстәгыфирулла! Монысы да кичәге ханымның сүзләрен кабатлый.
Монысы кем булды инде тагын?»
Ханым егетнең ни уйлаганын сизде бугай:
– Султан Хасанович, я – Яна Васильевна Соколова, одна из лучших
преподавательниц в Уфе по рояли. Хасангата Мухаммедович просил
меня заниматься с тобой по музыке и обучению играть на рояли. Мы
с ним давнишние знакомые, можно сказать, знакомы с прошлого
века, – диде.
Бу ханым Солтан өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән зур бәхет
ләбаса. Чөнки татарлар арасында рояль кебек музыка уен коралында
уйный белүче югары белемле музыкантлар бөтенләй дә юк. Ә инде
кем дә булса сине уйнарга өйрәтер дигән уйны башка китерүе
дә мөмкин түгел. Дөресен генә әйткәндә, рояльдә уйный торган
музыкантларга Уфада әллә ни ихтыяҗ да юк иде бугай.
Менә нидә икән хикмәт! Әтисе үзе тели икән Солтанның
музыкант булуын. Уфада да, Казанда да, бөтен татар дөньясында
профессиональ музыка белгечләре юклыгын күргән бит ул. Һәм үз
улының киләчәктә менә шул вазифаны башкаручы булуын тели икән
Хәсәнгата хәзрәт! Ә улы аннан куркып йөри, кача-поса гына музыка
серләренә төшенмәкче була.
Солтан күңеленнән әтисенә зур рәхмәтләр укыды. Әтисенең
ышанычын акларга, милләтнең рухи үсеше өчен хезмәт итәргә
тиешле вазифа иясе булырга, киләчәк тормышын шушы изге эшкә
багышларга дигән фикергә килде.
Икенче көнне Солтан Яна Васильевнага музыкага һәвәслеге булган
сеңлесе турында да әйтте.

– Минем әле музыка уен коралларында уйный белүче сеңлем дә
бар, – диде.
Оркыяны да рояльдә уйнарга өйрәтсен Яна Васильевна дип,
әтисенә дә әйткән иде. Хәсәнгата укытучы хатынга Солтанны укыткан
өчен түләргә сөйләшкән булган икән.
– Ярый соң, теләге булса, өйрәнсен, Оркыя өчен дә түләрбез, –
диде әтисе.
Оркыя әтисенең бу сүзенә сөенеп бетә алмады.
Шулай итеп, Солтан белән Оркыя рояльдә уйнарга икесе бергә
өйрәнә башладылар. Бераздан әтиләре аларга Яна Васильевна киңәше
белән фортепиано сатып алды. Рояльне йорт хуҗалары күптән инде
алып китәргә дип йөриләр икән. Рояль зур концерт залларында уйнау
өчен, ә өйдә уйнар өчен фортепиано уңайлы икән.
– Шәкертләр ише һәвәскәр артистлар өчен фортепиано да бик ярап
тора, – диде укытучы.
Музыканы тиз отып калу сәләтләре булгач, алар белән эшләү Яна
ханымга да бик рәхәт иде. Өч ай дигәндә, Хәсәнгата абзыйга ул
аларны мактап:
– Солтан да, Оркыя да – бик сәләтле, тырыш укучылар, башка
балалар ел ярымда өйрәнә торган материалны өч айда үзләштерделәр,
– диде.
Аңа карап Яна Васильевна өч айдан соң да аларны өйрәтүдән
туктамады. Шулай итеп, Солтан уку елы тәмамланганчы шөгыльләнеп,
рояльдә уйнау гына түгел, иң мөһиме – татар һәм башкорт көйләрен
рояльдә уйнау өчен нотага төшерү осталыгын үзләштерде.
– Ну всё, ты теперь и без меня можешь сыграть на рояле,
аранжировать песни для исполнения в инструменте. Я отправляю тебя
на свободное плавание, – диде Яна Васильевна, уку елы тәмамланган
көннәрдә.
Әтисе улының шактый остарган музыкантка әверелүен күреп,
Солтанга кызыклы гына хәбәр җиткерде.
– Улым, быел безнең нәзарәт каршында эшләп килүче мөселман
хәйрия җәмгыяте казна фондларын тулыландыру максатыннан әдәби-
музыкаль кичәләр үткәрә башлаячак. Менә шуның өчен һәвәскәр
музыкантлардан – балалайкада, мандолинада, думбрада, гармунда,
скрипка һәм гитарада уйный белүче яшьләрдән оркестр оештырырга
кирәк. Шул эшне башкаруны сиңа тәкъдим итмәкче булам, – диде.
– Бар, әти, андый егетләр, «Галия» мәдрәсәсе шәкертләре арасында
гармунда уйнаучылар да, курайчылар, кубызчылар, балалайка,
мандолиначылар да бар. Музыкантлар гына түгел, җырчылар да
бар, – диде.
– Аерым җырчылар гына түгел, бәләкәйрәк кенә бер хор шикелле
нәрсә оештыра алсаң да начар булмас иде.

– Ирләр хорыдыр инде? Аерым җырчыларын табарга була. Хорын
оештыру катлаулырак булырга мөмкин.
– Ярый, башлап карыйк әле. Әкренләп җырчылары да килеп чыгар.
Эшне аны башлап җибәрүе мөһим. Аннан соң әкренләп китә ул.
Сиңа ярдәмгә бер-ике һәвәскәр артист белән дә сөйләшермен. Фәттах
Латыйпов йөри анда, сәләтен кая җигәргә белмичә. Иртәгә мәдрәсәдә
дәресләрең тәмамлангач, нәзарәткә сугылырсың әле. Хәйрия
җәмгыяте әгъзалары белән таныштырырмын, – диде Хәсәнгата улына.
Солтан «Галия»дә укый башлаган көннәрдә үзе шикелле
үк мәдрәсәгә яңа килгән Әмин атлы егет белән танышкан иде.
Солтанныкы шикелле үк кушма исемле егет – Абдулла-Әмин
Зөбәеров. Ә Солтанның үзенең мулла кушкан исеме Солтан-Әхмәт.
Әтисе еш кына аңа шулай эндәшә: Солтан-Әхмәт, ди. Ә болай,
Солабашта аны барысы да Солтан дип кенә йөрттеләр. Аның әтисе
дә кушма исемле бит: Хәсән-Гата. Аңа да шулай, беркем дә Хәсән-
Гата дип тормый, Хәсән абзый дип кенә дәшәләр.
Менә шул Әмин – хафиз. Коръәнне яттан белә. Казандагы
«Шәрык» клубы кичәләрендә декламация сөйләүче чын артистлар
кебек, Коръәнне шулкадәр матур итеп, көйләп, һәр сүзенә мәгънә
биреп укый, чын артист инде менә! Әле тагын «Әлгаләми-мөслимин»
газетасында басылган шигырьләрне дә мөдәррисләрдән ким укымый.
Әмин ул үзе – Стәрлетамак якларыннан, Ишле авылыннан.
«Галия»гә кергәнче башлангыч белемне – ике ел укып – «Госмания»
мәдрәсәсендә алган.
Солтан әтисе әйткән хәйрия кичәсе үткәрү турындагы сүзне
беренче Әмингә җиткерергә булды. Әмин шунда ук үзенең якташы,
дусты, күршеләрендәге Курманайдан Гыйбадулла Алпаров, «Галия»гә
казакъ якларыннан, Күкчәтаудан килгән Мәгъҗән Җомабаев, Пенза
мишәре Ибраһим Башмаков атлы егетләрне кичәдә катнашырга
үгетләде. Хәер, үгетләү сүзе бармыйдыр да монда, әдәби-музыкаль
кичәдә катнашасы дигәч, егетләр шундук ризалык белдерделәр.
Өчесе дә – шигырь белән җенләнгән егетләр. Әмин исә аларның
шигырьләрен декламация итеп укырга килеште.
– Алайса, бүген дәресләрдән соң калып сөйләшик әле. Бик
җитди эш турында сүз бара. Монда шигырь уку гына түгел, гармун,
курай ише музыка уен коралларында уйнаучылар да, җырчылар да
кирәк булачак, – диде Солтан дусларына. – Башка егетләр белән дә
сөйләшегез, дәресләр тәмамлангач, нәзарәтнең хәйрия җәмгыяте
әгъзалары бүлмәсенә җыйналыйк әле. Теләкләре, сәләтләре булганнар
барысы да килсен.
Шәкертләрне Хәсәнгата казый белән Садретдин Нәзиров атлы
хәйрияче каршылады. Садретдин әфәндене Солтан яхшы белә. Ул
– аның әтисе Хәсәнгатаның якын дусты. Әтисе аны «якташыбыз» дип әйтә. Садретдин абзый һәм аның тагын бер туганы Бәдретдин
әфәнде тумышлары белән Кече Солабаштан ерак та булмаган Олы
Битаман дигән авылдан чыккан сәүдәгәрләр икән. Шул авылдан
Мифтахетдин атлы байның уллары, үсеп егет булгач, Казанга китеп
сәүдәгәрлек эшенә керешкәннәр һәм, Уфага барып урнашып, Себер
якларыннан иген кайтартып, шул икмәкне су юлы белән Мәскәү,
Петербург калаларына кадәр илтеп сату белән шөгыльләнәләр
икән. Икесе дә Уфа фәкыйрьләренә хәйриячелек итү җәмгыятенең
мөтәвәллиләр шурасы (попечительләр советы) әгъзалары булып
тора. «Галия» мәдрәсәсе 1907 елда Диния нәзарәтеннән мөфти
Мөхәммәдъяр Солтанов тәкъдиме белән, Уфаның Сәлимгәрәй һәм
аның җәмәгате Суфиябикә Җантуриннар, Котлымөхәммәт Мирза
Алкин, Хәсән Кәримов, Маһипәрвәзбикә Шәехалиева, бертуган
Садретдин һәм Мифтахетдин Нәзировлар кебек хәйриячеләр биргән
акчага төзелгән. Нәзировлар икесе дә – Габәшиләр гаиләсенең еш
кунаклары. Хезмәтләре буенча да, башка сәбәпләр белән дә әледән-
әле Хәсәнгата дуслары янына килеп, әңгәмәләшеп утыралар иде.
– Хуш килдегез, мәхдүм әфәнделәр! – дип каршы алды шәкертләрне
Садретдин. – Әссәламегаләйкүм!
«Галия» шәкертләренең күбесе – мәхдүмнәр, төрле төбәкләрдән
җыйналган мулла балалары иде. Шуңа күрәдер, Садретдин әфәнде
аларны хөрмәтләп, шул сүз белән атады.
– Вә-галәйкүм әс-сәлам, Садретдин әфәнде! – диештеләр егетләр.
– Ни хәлләрегез бар? Укулар барамы?
– Хәлләр әйбәт.
– Укыйбыз.
– Зарланмыйбыз.
– Бик хуп. «Галия» мәдрәсәсе – сезне, милләтебезнең иң алдынгы
карашлы мәхдүмнәрен, милләтебезгә тагын да күбрәк игелекле
эшләр башкаручы мөгаллимнәр, җәмәгать хадимнәре итеп укытып,
тәрбияләп чыгару өчен дип ачылган уку йорты. Ул дини белем
бирә торган мәдрәсә генә түгел, монда сезгә дөньяви фәннәрдән
дә белемнәр бирелә: арифметика, җәгърафия, биология, Шәрык
халыклары тарихы, мәдәнияте, туган тел укытыла. Шуларга өстәп,
шәкертләребезнең иҗат, әдәбият-сәнгать буенча белемнәрен дә
көчәйтергә уйлыйбыз. Моның өчен сезнең арадан сәләтле егетләрне
тартып, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә башларга ният иттек.
Берегезне дә мәҗбүр итмибез, теләкләре булганнар белән бүгеннән
Хәсәнгата казый өендә шөгыльләнә башларбыз, – дип төгәлләде
үзенең сүзен Садретдин әфәнде.
– Репетицияләр шулай ук Сәлимгәрәй әфәнде Җантурин йортында
да үткәреләчәк, – дип өстәде Хәсәнгата казый. Аннары Солтанга
мөрәҗәгать итеп: – Колагына аю басмаган шәкертләрне бүген үк өйгә алып кайтып, җырлар өйрәнә башларсыз, – дип куйды. – Сиңа
ярдәм итәр өчен Фәттах абыең Латыйповны чакырдым. Хәзер кайтып
китсәгез, сәгать өчләргә ул да килеп җитәр.

5
Солтан, әтисе кушканча, музыкага азмы-күпме һәвәслеге булган
унлап егетне ияртеп, үзләренә алып кайтты. Егетләр Габәшилар өендә
залның бер ягында фортепиано күреп сәерсенделәр.
– Җегетләр, җәгез, утырышыгыз. Алда торган эшләр турында
сөйләшеп алыйк, – диде Солтан, шәкертләргә фортепиано янындагы
диван һәм кәнәфиләргә күрсәтеп.
– Нәрсә, әллә Хәсәнгата казый рояльдә дә уйный беләме? – дип
сорап куйды Фатих атлы шәкерт.
– Әти түгел, сеңлем Оркыя белән мин уйныйбыз. Рояль үк түгел,
фортепиано гына бу, – диде Солтан.
– Ә нәрсәсе белән аерыла фортепиано рояльдән? Шулай ук ак-кара
клавишларга баскалап уйнарга кирәк бит инде.
– Аермасы юк-югын да, әмма рояльнең дәрәҗәсе зуррак, – дип
куйды Солтан. – Ягъни мәсәлән, чагыштыру өчен шундый мисал
китерергә була: мәчеттә эшләүче гади мулла, имам бар. Бар мөфти
хәзрәт, нәзарәттә хезмәт куючы, әйтик, мәсәлән, Мөхәммәдъяр
әфәнде Солтанов. Икесе дә тәкъва, диндарлар, әмма мөфти булыр
өчен әле имамга шактый күп гыйлем эстәргә кирәк. Башында белеме
дә, шул белемне халыкка җиткерү өчен вәгазь сөйләү осталыгы да
булырга тиеш. Фортепианодан да, рояльдән дә бер үк тавышлар чыга.
Тик рояль уйнаучыга музыканы баетыбрак, импровизацияләр ясап
уйнарга мөмкинлек бирә. Аңлата алдыммы икән?
– Безнең ише һәвәскәрләргә фортепианода уйнап өйрәнсәк тә ярый
инде, алай булгач, – диде берсе.
– Әлбәттә, – диде икенче шәкерт. – Солтанның лекциясен
тыңлаганчы, эшкә керешсәк әйбәт булмасмы?
Солтан диварда эленеп торган сәгатькә күз салды.
– Фәттах абый килеп җитмәсме дип көтә идем. Ярый алайса,
башлыйк. Менә болай, җегетләр, аерым җырлаудан бигрәк, безнең
алга хор оештыру бурычы куела.
– Ун кешелекме? Без бит монда ун гына шәкерт. Әле барыбыз да
җырчылар да түгел. Бәләкәй булмыймы соң ул?
– Хәзергә шул ун кешелек хорны оештырсак та әйбәт булыр иде.
Бер тавышка гына җырлый торган камерный хор.
Шулвакыт ишектә Фәттах Латыйпов күренде.
– Әссәламегаләйкүм, егетләр! Ни-нәрсә турында гәпләшәсез?
– Вә-галәйкүм, Фәттах абый. Менә хор оештыру хакында сүз
башлаган идек. Синнән башка булмастыр аны оештырып. Әти сине үзбәк якларында җырлап йөргән артист, ди. Тәҗрибәң бар. Бу эш
өчен нәкъ менә синең кебек кеше кирәк инде.
– Һәй, Солтан дускай, хорын оештырып булыр аның. Нәрсә җырлар
соң ул хор? Хор өчен җырын каян табарсың? Мөнәҗәтләр җырлап
кына халыкка мәдәни хезмәт күрсәтеп булмас шул. Мин менә нәрсә
тәкъдим итәм. Хор кирәк. Хор белән мин үзем шөгыльләнермен. Ә
җырлар өчен музыканы син язарсың. Нотаны таный беләсең. Яна
Васильевна сине профессиональ дәрәҗәгә җиткереп укыткандыр дип
уйлыйм. Сиңа хәзер йә халык көйләрен фортепиано өчен эшләргә, йә
үзеңә көйләр чыгара башларга кирәк. Шигырьләр табып, шуларны
җырга әйләндерергә.
– Әйе шул, – дип, сүзгә Солтанның Әмин дусты кушылды. – Мин
менә бер шигырь беләм. Көйгә салып, бер дигән җыр ясарга була.
– Сөйләп кара әле.
– Хәзер. Ничек әле? – Әмин бераз уйланып торды да, искә төшереп,
сөйли дә башлады:
Җанкай-җанаш китте, ай, сунарга,
Ашказаркай буе ла чәшкегә.
Һә-әй, Ашказаркай буена чәшкегә.
Чәшкеләргә китеп вафат булды,
Башкынаем калды җәш көйгә.
Һә-әй, башкынаем калды җәш көйгә.
Җанкай-җанаш китте, ай, сунарга,
Ашказаркай буе юл белән.
Һә-әй, Ашказаркай буе юл белән.
Маңгаема язган хак язмышны,
Юып кына булмый кул белән.
Һә-әй, юып кына булмый кул белән.
Бу шигырьне Солтан күптән белә иде инде. Ул шунда
«Мөхәммәдия»дә укыганда, «Шәрык» клубында Фәхрелислам Агиев
оештырган хорда җырлап йөргән чакларын искә төшерде.
– Матур гына шигырь-мөнәҗәт болай. Менә шуның көен ноталарга
салып, эшкәртсәң, хор өчен бер дигән җыр чыга инде моннан, – диде
Фәттах.
– Бу бит инде җыр, – диде Солтан. – Бу бит «Ашказар» җырының
сүзләре. Без аны Казанда «Шәрык» клубы кичәләрендә җырлый идек.
– Ул кәнәфигә җайлап урнашкан җиреннән фортепиано каршына
күчеп утырды. Бармакларын клавишлар өстеннән йөгертеп узды. –
Йәле, ничек башлана? Җан-кай-җа-наш кит-те, ай, су-нар-га... – Ул
клавишларга басып, һәр басканына бер иҗек туры китереп, сүзләрне шулай көйләп җырлый башлады. – Аш-ка-зар-кай буе ла чәш-ке-гә.
Һә-әй, Аш-ка-зар-кай буе ла чәш-ке-гә.
– Чыга бит! Матур гына көй чыга, – дип куйды Фәттах. – Йәле,
йәле, дәвам ит, – диде дә, Солтанга кушылып көйли башлады: – Һә-
әй, Ашказаркай буе ла чәшкегә... Чәшкеләргә китеп вафат булды,
Башкынаем калды җәш көйгә...
Фәттах туктады да, шәкертләргә мөрәҗәгать итте:
– Егетләр, матур гына җыр килеп чыгар кебек. Чыкса, бу безнең
беренче өйрәнгән җырыбыз булыр. Сез хәзер сүзләрен дәфтәрләрегезгә
язып алыгыз да, аннары таралырсыз тулай торагыгызга. Шигырьне
күңелгә бикләп куегыз. Иртәгә дәресләрдән соң тагын шушында
җыйналабыз, бергәләп җырлап карарбыз.
Егетләр дәфтәрләрен чыгарды. Әмин аларга шигырьне әйтеп
торып яздырды. Солтан да шкафтан нота дәфтәре алып, Әмин әйтеп
торганда шигырьне, һәр сүзен иҗекләргә бүлеп, теркәп куйды.
Егетләр саубуллашып кайтып киттеләр. Солтан белән Фәттах
фортепиано каршына яңа җыр иҗат итәргә утырдылар. Фәттахның
үзенең дә импровизациягә осталыгы бар иде. Кызганыч, фортепианода
гына уйный белми. Ә болай көйне тиз отып ала, үзенчә импровизация
ясап, Солтанның дәфтәргә төшергән ноталарын шунда ук кабатлап,
җырлап та бара башлады.
Алар сәгать-сәгать ярым утырганнардыр. Икенче көнне җырны
Фәттах Латыйпов артыннан кабатлап шәкертләр дә өйрәнде.
Шушы көннән соң Солтанның тормышында яңа чор башланды. Ул
хәзер фортепианода уйнап кына утырмый, җыр булырлык шигырьләр
табып, шуларга көй чыгару белән мавыга башлады. Шигырь сүзләренең
һәр иҗеген бер нота белән көйләп бара, нәтиҗәдә сүзе дә, көе дә бер-
берсенә ярашып торган җыр килеп чыга. Шулай утыра торгач, бер
көнне сеңлесе Оркыяга бүләк ясады. Аңа багышланган җыр иҗат итте.
Ул еш кына Оркыяны такмак әйтеп үртәргә ярата торган иде.
Быел, быел дигәнем,
Быел җәйне көйгәнем.
Оркыя, гөлкәем,
Быел җәйне көйгәнем.
Янып-көеп утырганда
Килеп керде сөйгәнем.
Оркыя, гөлкәем,
Килеп керде сөйгәнем...
Менә бит, бер дигән җыр сүзләре. Бары тик көен генә табасы бар.
Ул дәфтәрен тезләре өстенә куйды да, шигырьнең беренче
строфасыннан сүзләрне нота станына иҗекләп язып чыкты. Һәр
иҗеккә – бер нота.

Җыр Оркыяга да, әтисенә дә ошады.
Берничә көннән Дворянское собрание бинасында беренче хәйрия
концерты булды. Солтан анда скрипкада, мандолинада, балалайка һәм
гитарада уйнаучылардан торган һәвәскәр оркестр составында рояль
партиясен башкарды. Кичәдә ул рояльдә аерым гына да берничә көй
уйнады. Менә шул концерттан соң инде Солтанның пианист буларак
абруе күтәрелде. Ул Уфада рояльдә уйнаучы бердәнбер музыкант
булып танылды. Шуннан соңгы барлык концертларда да рояльдә
бары тик ул гына уйнады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев