Рафис Корбан автор яңалыклары
-
2 август 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шуннан соң аларны лифтта беренче катка алып төштеләр дә Мусаны лифт шахтасы янындагы баскычтан подвалга алып төшеп киттеләр. – Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса, алардан аерылганда. – Бирешмәбез, – диде Алиш. – Үзегез нык булыгыз. -
1 август 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шәфи Алмасның соңгы кисәтүеннән соң Саттар, ниһаять, качарга дигән карарга килде. Эштән кайткач, ул бәләкәй кесә дәфтәренә язып барган шигырьләрен тагын бер дәфтәргә күчереп кую белән мәшгуль булды. Җәмгысе егерме дүрт шигырен теркәп куйган булган икән. Шул дәфтәрен генә үзе белән алып китсә, юлда ни булмас, илгә кайтып җитә алмаслар дип уйлады. Шуңа күрә аларны яңа кенәгәгә күчереп, Алишка биреп калдырырга кирәк дип тапты. -
31 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Ярый, алайса. Хушыгыз. Мине озатып йөрмәгез. Кызлар ерак китмәгәндер. Артларыннан барып табам мин аларны. Безнең килгән саен шул бер маршрут инде. – Сак булыгыз, Равилә, матурым. Киләсе атнада очрашканга кадәр! – дип, Алиш кызга каштан агачыннан үрелеп, ап-ак чәчәк өзеп тоттырды. -
30 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Галим әфәнде, таныш булыгыз, бу әфәнде Муса Гомәров була. Вакытлыча, үзенә аерым бүлмә булганчы, сезгә бер-ике көн аның белән бергә яшәп торырга туры килер, – диде ул, Бахтиков бүлмәсенә килеп кергәч, аны Җәлил белән таныштырып. -
29 июль 2026 - 11:00
АВЫЛДАШЫМ ШӘРӘФИ
Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) (1926–1997) – күренекле татар язучысы, 1972 елдан СССР (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның (1976) һәм РСФСРның (1986) атказанган мәдәният хезмәткәре. -
29 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
1942 елның ноябрендә чыга башлаган атналык «Идел-Урал» газетасы редакциясен, чынлап та, яшерен оешманың үзәгенә әверелде дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, биредә яшерен оешма утырышларын үткәргән кеше булмады -
28 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган хәрби частька алып килгәннәр. -
27 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Икенче лагерьда да озак тотмадылар, Шәфи Алмаска «Идел-Урал» газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкарырга ризалык биргән Алиш белән Саттарны берничә көн Әхмәт Тимер һәм Галимҗан Идриси вәгазьләрен тыңлаттылар да, татар комитетында хезмәт итәргә әзер кадрлар буларак, февраль башларында Берлинга озаттылар. Ә Җәлил Вустрауда торып калды. -
26 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Декабрь урталарында аларны аерым камерадан чыгардылар. Шул көнне үк, Кормаш яшерен төркем егетләрен барлап, кичен подвалда җыелыш үткәрергә сөйләштеләр. Башта сөйләшкәнчә, һәр лагерьда һичшиксез яшерен оешманың биш кешедән торган үзәген төзергә кирәк дип таралыштылар. -
26 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Барысы да шигырьне тын да алмыйча тыңладылар. Укылып беткәч тә, озак кына сүзсез тордылар. Барысының да уртак хисләрен язган иде Муса шигырендә. Алар шулай саубуллашты. Башта берсе, подвалдан чыгып, шикләнерлек нәрсәләр юкмы дип, тирә-юньне күзәтеп төште. Аннары, берәмләп кенә чыгып, үз баракларына таралыштылар. -
25 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Әйбәт шигырь! Һичшиксез истә калдырам мин бу шигырьне. Кайткач, үз Гаяныма да сөйләячәкмен. Бу мәхшәрдән котылгач, дәфтәргә дә язып куярмын әле. – Әйтәм бит, дәфтәр югалырга мөмкин, күрсәләр, тартып алулары бар. Ятлап калырга тырыш син аларны, – дип, Алиш шигырьне кабат-кабат, берничә тапкыр сөйләп чыкты. -
25 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Седльце лагеренда татар, башкорт, чуваш егетләренең күплегенә ул беркадәр аптырап йөри иде. Димәк, аларны бер легион итеп тупларга җыеналар. Милли легион итеп оештырырга һәм үз ватаннарына каршы сугышка җибәрергә. Бу инде әсирлеккә төшү генә түгел. Бу инде аннан да хәтәррәк нәрсә. Бу инде илеңне, ата-анаңны сату дигән сүз! -
24 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Җәмәгать, хуш килдегез! Иң әүвәл сезне бирегә җыйнавыбызның сәбәбен әйтеп үтәргә тиешмендер. Дөньяда сугыш бара. Сугышның нинди тарафларда, ничек баруы тарихына тукталып тормыйча, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында берничә сүз. Мине, җәмәгать, әсирләр мәсьәләсе борчый. Татар әсирләре. Аларның исәнлеге. -
24 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Ә кыш иртә килде. Ноябрьгә кергәч үк нык суытты. Көндез әле суыкны эш белән кичерергә мөмкин булса да, төнге салкын төшкәч, ачык һавада калучылар, иртәнгә хәтле чыдый алмыйча, һәр төнне дистәләп-дистәләп, туңып каткан мәеткә әйләнә башладылар. Әсирлеккә төшкәндә җәйге обмундированиедән генә булган Алиш өчен ноябрь суыклары шулай ук туңып үлү куркынычы белән яный иде. -
23 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Сезне тыңлый алмый калдык, Салих абый, – диде Оркыя, чәй эчкәндә, күңелсезләнеп, моңаеп кына утырган Сәйдәшев янына килеп. – Мин дусларга иптәш булып кына килгән идем. Фортепиано юк диделәр дә, башта килмәскә дә уйлаган идем. Мин бит җырчы түгел, Рәшит белән Җәвәһирәгә үземнең берничә җырымны аккомпанировать итәрмен дигән идем. Кызганыч, барып чыкмады. Бу малай белән шундый хәл килеп туу да әйбәт булмады әле. Нишлисең, сугыш.