Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

– Галим әфәнде, таныш булыгыз, бу әфәнде Муса Гомәров була. Вакытлыча, үзенә аерым бүлмә булганчы, сезгә бер-ике көн аның белән бергә яшәп торырга туры килер, – диде ул, Бахтиков бүлмәсенә килеп кергәч, аны Җәлил белән таныштырып.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

16
Беренче батальонның партизаннар ягына чыгуын ишеткән
Муса Җәлил, Вустраудан Берлинга күчерүләрен сорап, «Татар
арадашчылыгы» комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Аны
лагерьдан Шәфи Алмас үзе барып алды. Мусаның Берлинга
килүенә ул үзе дә шатланган иде. Чөнки редакциядәгеләрнең эше
аны канәгатьләндерми. Газетада әледән-әле аның кәефен төшерә
торган язмалар чыгып тора. Лагерьларда, легионерлар арасында
листовкалар таратыла. Шәфи беренче батальонның партизаннар
ягына чыгуында газета чыгаручыларның да катнашы бардыр дип
шикләнә иде. Эш башына Муса Гомәров утырса, бу хәлләргә чик
куелыр иде дип уйлады ул. Киресенчә, редакциядә барган бөтен
диверсион эшчәнлекнең башында Муса утырадыр дигән уй аның
башына да кереп карамый иде. Ул Мусаны, бөтен шартын туры
китереп: гражданский киемнәр – костюм-чалбар киендереп, кулына
Германия гражданы паспорты тоттырып, фюрерга тугрылык анты
бирдереп, үзенең Хафельштрассе урамындагы йортына алып кайтты.
Вакытлыча яшәп торырсың дип, аның икенче катында яшәүче Галим
Бахтиков бүлмәсенә урнаштырды.
– Галим әфәнде, таныш булыгыз, бу әфәнде Муса Гомәров була.
Вакытлыча, үзенә аерым бүлмә булганчы, сезгә бер-ике көн аның
белән бергә яшәп торырга туры килер, – диде ул, Бахтиков бүлмәсенә
килеп кергәч, аны Җәлил белән таныштырып.
– Бик әйбәт, бөтенләйгә яшәп калса да, сүзем юк. Югыйсә ялгыз яшәү бик күңелсез. Бер-беребезгә иптәш булырбыз, – диде
Бахтиков. – Барыбер бер үк эшне башкарачакбыз.
– Ярар, бүген ял итегез, Муса туган, – диде Шәфи. – Иртәгә,
редакциягә барып, эш урыныгыз белән танышырсыз. Хәзергә сау
булып торыгыз. Ял итегез. Иртәгә зур эшләр көтә.
Шәфи Алмас саубуллашып чыгып китте. Муса Бахтиковтан Шәфи
Алмас йортында тагын кемнәр яшәве турында кызыксынды:
– Бу йортта тагын кемнәрне күрергә була безнең комитеттан?
– «Татар арадашчылыгы»ннан барысы да биредә. Күршедәге бүлмәдә
– Алиш белән Рәхим Саттар. Алардан ары – Кави Ишмури. Күршеләре
өстеннән шымчылык итәр өчен махсус урнаштырды аны Шәфи.
– Итсә итәр, кереп, күрешеп чыгыйм әле үзләре белән, – дип, Муса
Алишлар бүлмәсенә керергә җыенды. – Кайсы як күршедә алар?
– Уң якта.
Алиш белән Рәхим Мусаны үзләре дә көтеп утыра иде.
– Озакладың, – диде Алиш, ул килеп кергәч тә. – Ишмури күрде
микән инде?
– Ә нәрсә, кем кемгә кермәс?!
– Безнең кайда, нишләп йөргәнне, кем белән очрашканны, нәрсә
сөйләшкәнне көннекен-көнгә җиткереп тора, мәхлук. Тиз генә
сиздермичә чыгып китәргә кирәк, күрмичә калсын да бүлмәдә
сөйләшеп утыралар дип уйласын, – диде Саттар.
– Чыгып китеп кая барасың? Бүлмәдә генә сөйләшеп утырсак,
тыныч булмасмы? – диде Муса.
– Барып киләсе җир бар. Ничә көн инде сине көтеп утырабыз,
бергә-бергә барып килергә иде дип.
Алиш шулай диде дә, шунда ук Мусаны җиңеннән алып, шыпырт
кына ишекне ачып, коридорга чыгып китте. Аларның тавыш-тынсыз
коридор ишеген ябып чыкканнарын көтеп торды да алар артыннан
ук Саттар да урамга ашыкты.
– Кая җыендыгыз? Кем көтеп тора? Сөйләшәсе сүз бар иде, – диде
Җәлил.
– Бер кибеткә барып килергә кирәк, – диде Алиш, Мусада
кызыксыну уятып.
– Нинди кибет тагын? Нәрсә алырга телисез?
– Бер кибетче абзый белән таныштык. Үзебезнең Казан татары.
Кибеттә үк яшиләр. Шуларның өен конспиратив квартира – күрешү
урыны итеп файдаланып булмасмы? Барып, якыннан танышып,
сөйләшеп кайтсак дигән идек.
– Кызык бу, – диде Муса. – Кибетче абзый үзе риза булыр микән соң?
– Анысын баргач беләбез инде. Риза буламы-булмыймы, бүген
барып, матур гына утырып, кунак булып, тамакны туйдырып
кайтырбыз һич югы, – диде Алиш. – Югыйсә беренче танышкан көнне үзе үк кунак итеп җибәрергә теләгән иде. Шуннан бирле барып килә
алган юк үзләренә. Көн дә ни дә булса килеп чыгып тора. Менә бүген
иң уңайлы көн. Шәфи абзый да, сине алып кайтканга кәефе булып,
менеп ятты үзенең дүртенче каттагы фатирына. Ә без, кунак булып,
кәеф-сафа корып кайтыйк бераз. Безгә дә ярый торгандыр. Җитмәсә,
бәйрәм итәргә сәбәбе дә бар.
– Нинди сәбәп тагын?
– Ничек инде нинди? Беренчедән, синең Берлинга килүең.
Икенчедән, беренче батальонның безнекеләр ягына чыгуы – болар
бәйрәм түгелмени?! Монысы – безнең зур җиңү!
Бигрәк тә кунакта хуҗаларга бу хакта әйтсәң, алар моны,
һичшиксез, күтәреп алачаклар дип чамалады Алиш.
– Тфү, шайтан! Сәбәпләре җитди икән! – дип куйды Муса.
Хафиз абзыйның бакалея кибете Шәфи Алмас йортыннан әллә ни
ерак түгел иде. Алар шулай сөйләшә-сөйләшә кибеткә бик тиз барып
җиттеләр. Хафиз абзый Алишны шунда ук таныды.
– О-о, югалган якташ! Без инде сугышка җибәрделәр, ахрысы, бу
егетне дип уйлап йөри идек.
– Исәнмесез, Хафиз абзый! Менә, ниһаять, сезнең янга килеп
җитәргә дә насыйп әйләде. Югыйсә әле бер эш килеп чыга, әле
икенчесе. Һич җай чыкмый йөдәдек. Бүген менә форсат та килеп
чыкты, килеп хәлегезне белешергә дип уйладык, – диде Алиш.
– Исемеңне дә белешмичә калдым теге көнне, мәлгунь фрицлар
килеп кереп. Бүген дә килеп чыкмасыннар тагын, ишекне бикләп үк
куйыйк әле эчтән. Улым, «Аbgeschlossen»7 дигән язуын да элеп куй
әле, – дип, абзый прилавка артыннан аларны күзәтеп торучы улына
ымлады. – Гәзиттә тылмач булып хезмәт итәм дидең бугай.
– Әйе, Хафиз абзый, Абдулла минем исемем. Абдулла Алиш.
«Идел-Урал» легионының гәзитен чыгаручылар без, өчебез дә. Менә
бу юлы иптәшләремне дә алып килдем әле. Сәбәбе дә бар, – диде
дә Алиш башта абзыйны Муса белән таныштырырга булды. Аның
иңеннән тотып: – Менә бу егет – татар шагыйре Муса Җәлил, – диде.
– Тукай шикелле инде алайса?
– Тукайны беләсезмени, Хафиз абзый?
– Белми ни! Тукай белән бер елгы бит мин. 1886 елгы.
Беренче күргән көнне Алиш Хафиз абзыйны әтисе Габделбаридан
бер ун-унбиш яшькә яшьрәк булырга тиеш дип гөманлаган иде.
Шулай булып чыкты.
– Казан егете идем бит мин. Татар бистәсе малае. Тукай яшәгән
Болгар номерлары тирәсендә үстем. Шәрык клубына «Сәйяр»
труппасы спектакльләрен карарга йөри идек. Эх, сагындыра Казан!
Шунда балачак, яшьлек үтте бит. Тукайны Юнысов мәйданыннан

------------
7 Ябык.

мөселман зиратына озатырга бардык. Бөтен Казан урамда иде аны
озатканда!
Хафиз абзыйның Казанны сагынып сөйләвен тыңлап торган
Рәхим, аның фашистларга карата мөнәсәбәтен белер өчен, Төркия
эмигрантларының «Идел-Урал» дәүләте төзергә хыяллануларына
карата фикерен сорарга булды.
– Фашистлар, Советлар Союзын җиңгәннән соң, татар эмигрантлары
«Идел-Урал» дәүләте төзергә хыялланалар бит. Сезнең дә шулар
белән кире Казанга әйләнеп кайтырга уегызда юкмы соң? – диде.
– Кем биргән, ди, әле аларга «Идел-Урал» дәүләтен төзергә
рөхсәт?! Ул бит фашист Гитлер хыялы гына. Мин бит радио тыңлыйм,
җегетләр. Совинформ хәбәрләрен дә тыңлыйм, кача-поса булса
да. Былтыр бу вакытта Мәскәү яныннан ике йөз чакрымга куып
җибәргәннәр иде үзләрен. Быел әнә Сталинградны ала алмыйча адәм
хуры булдылар. Үзләре яшерәләр алар, бу хакта сөйләмиләр. Шыпырт
кына Левитанны тыңлыйм мин монда. Теләсәгез, сезгә дә тыңлатам.
– Алай булгач, Хафиз абзый, нишләп сез ундүртенче елгы сугыштан
соң Германиядә торып калдыгыз, Казанга кайтмыйча? – диде Алиш.
– Тарихы зур аның, җегетләр. Аны сөйләп чыгар өчен озак вакыт
кирәк. Әйдәгез әле, нишләп монда аяк өсте генә ләчтит сатабыз?
Өйгә керик. Табын артында гәпләшик. Хәербанат абыстагызның ашы
өлгергәндер, – дип, абзый улына мөрәҗәгать итте: – Улым, Фәттах,
бар, кереп әйт әле анаңа, беркөнге татар җегете килгән, үзе генә дә
түгел, дуслары белән диген. Сеңлең белән табын корсыннар.
Хафиз абзыйның егетләр белән ачыктан-ачык курыкмыйча
сөйләшүенә Алиш шатланып куйды: димәк, яшерен очрашулар өчен
бер дигән урын булачак абзыйның кибете. Яши торган урыннарыннан
да, «Идел-Урал» редакциясеннән дә ерак түгел.
Кибетнең Хафиз абзыйлар яши торган эчке ягы шактый ук иркен,
берничә бүлмәдән торган аерым өй булып чыкты. Бүлмәләрнең берсе
ашханә, икенчесе зал һәм калганнары аерым-аерым йокы бүлмәләре
иде бугай. Абзый аларны ашханә ягына алып керде. Монда озын гына
өстәлгә кунаклар өчен табын әзерләнгән иде. Түр башына, ни арада
гына кайнап чыккандыр, гадәттәге татар өйләрендәге шикелле җиз
самавыр менеп кунаклаган. Аның өстенә куелган бәләкәй ак фарфор
чәйнектә чәй пешә иде бугай, борыныннан бу бөркелә иде.
– Менә, әнисе, ниһаять, көткән кунаклар килде, үзебезнең
Казан җегетләре бу, – дип, абзый егетләрне җәмәгате белән
таныштырды. – Хәербанат абыстагыз була бу, җегетләр. Җәмәгатем,
улым Фәттах белән кызым Сафиянең әнисе. – Шулай дигәч, егетләргә
мөрәҗәгать итте: – Һәрберегез үзегез белән таныштырып чыгарсыз
инде, җегетләр. Мин исемнәрегезне белеп тә бетермим.
– Мин Абдулла атлы булам, – дип, иң беренче үзе белән Алиш таныштырды. – Дусларым фамилиям белән Алиш дип кенә
йөртәләр. – Аннары ул, Мусага күрсәтеп: – Бу иптәшебез Муса Җәлил
атлы була. Татарның зур шагыйре. Ә монысы – Рәхим Саттар, шулай
ук язучы кеше, шагыйрь. «Идел-Урал» легионы пропагандистлары
без. «Идел-Урал» дигән гәзит хезмәткәрләре, – диде.
– Әйдә, җегетләр, утырышыгыз әле, сөйләшүне табын артында
дәвам иттерик, – дип, абзый егетләрне өстәл тирәли куелган
урындыкларга утырырга өндәде. Кибеттә чакта үзенең ничек итеп
Германиядә торып калуы хакында сөйләргә биргән вәгъдәсен
онытмаган икән, шул турыда сөйләргә җыенды. – Сез, җегетләр,
ашап-эчеп утырыгыз, ә мин үземнең тормыш юлымны бәян итим.
Менә шулай, ундүртенче елгы сугышта мин германнарга пленга
төштем. Аннары Россиядә революция булды. Пленныйларны
алмаштылар. Россиядә Гражданнар сугышы башланган иде. Мин,
ике ел фронтта йөреп, ике ел әсирлектә ятып, гарык булган идем ул
сугыш дигән нәрсәдән. Россиягә кире кайтып, тагын шул ут эченә
барып керәсем килмәде. Җитмәсә, Казанда беркемем дә калмады.
Әти-әнием яшьли вафат булдылар. Революциядән соң гаиләсе белән
Германиягә качып котылган эмигрант Әшрәф бай белән очрашып,
аның кибетендә приказчик булып эшли башладым. Бай абзыйның өч
улы, бер кызы бар иде. Шул кызына гашыйк булып куйдым. Бераздан,
бай ризалыгын биреп, өйләнешеп тә җибәрдек. Менә егерме өч ел
матур гына чөкердәшеп яшәп ятабыз Хәербанат абыстагыз белән.
Ул һәм кыз үстердек. Улыбыз Фәттах – минем уң кулым, бөтен эшне
бергәләп алып барабыз. Хәербанат абыстагызның атасы Әшрәф бай
бу сугыш чыккан елны гына вафат булды. Бөтен малы, эше безгә
калды. Улларын сугышка алдылар. Французлар, инглизләр белән
сугышып йөриләр. Менә шулай яшәп яткан көнебез. Арагыздан берәр
егетне кызыбызга кияү итәсе иде дә. Барыгыз да гаиләле дидегез
бугай.
– Россияне бер тапкыр да күрәсегез килгәне булмадымы, Хафиз
абзый? – дип сорап куйды шунда Рәхим.
– Нишләп булмасын. Килә, бик күрәсем килә. Бик сагынам Казанны.
Ләкин нишлисең, язмыш. Язмыштан узмыш юк дигәннәр бит.
– Алайса, сугыш беткәч, СССРда яңа матур тормыш белән яши
башлагач, кунакка дәшәрбез үзегезне, Хафиз абзый, – диде Муса.
– Бирсен Ходай. Бик әйбәт булыр иде. Тик менә тиз генә бетәр
микән соң ул? Ике ел ярым бара бит инде. Ярты елда буйсындырам
мин ул СССРны дип, бик шапырынып башлаган иде дә Гитлер,
мәлгунь. Ичмасам, чәнчелдермиләр дә шул мөртәтне. Немецлар да
бер дә яратмыйлар аны. Әллә ничә мәртәбә үтермәкче дә булганнар
дип сөйлиләр. Башына гына җитә алмыйлар.
– Җитәрләр, Алла боерса. Ул көнне дә күрербез. Менә безне дә шул сугышка җибәрмәкче була ул кабахәт. Легион төзеп, Кызыл Армиягә
каршы сугышка җибәрергә әзерләнәләр.
– Син, Абдулла улым, фриц киемнәрен киеп алгансың, чынлап
та, барырга җыенасыңмы ул сугышка? – диде абзый, Алишның шул
сүзенә каршы.
– Юк, беребезнең дә барасы килми, – диде Җәлил, Алиш дусты өчен
җавап биреп. – Сезнең янга килүебезнең дә сәбәбе нәкъ менә шунда.
– Мин ничек итеп ярдәм итә алырмын икән соң сезгә?
– Без үзебезне «Идел-Урал» легионы пропагандистлары дип
таныштырдык бит сезгә, Хафиз абзый. Без – легионерларны
Советларга каршы сугышка барырга агитлап йөрергә тиешле
кешеләр. Ә без, киресенчә, аларны сугышка җибәрсәләр, коралларын
фашистларның үзләренә каршы юнәлдерергә дип агитлап йөрибез.
Сезнең янга килүебезнең дә төп сәбәбе шул.
– Ә мин нишли алам, Муса туганкай?
– Сездән бернәрсә дә соралмый, Хафиз абзый. Без төрле лагерьларда
йөрибез агитлап. Берлинга килгәч, бер-беребез белән аулак, тыныч,
фрицлар белмәгән берәр очрашу урыны кирәк безгә. Шул урын сезнең
кибет булса, безнең өчен шуннан да зур ярдәм булмас иде сезнең тарафтан.
Мусаның бу сүзләреннән соң абзый беркавым уйланып торды.
Аннары кискен бер фикергә килеп:
– Була ул! – дип куйды.
– Бик әйбәт.
– Тик ничек танырмын икән соң мин сезнең кешене? Көненә монда
йөзләгән солдат кереп чыга.
– Бик җиңел танырсыз, Хафиз агай, – диде Муса. – Бездән килгән
кеше үзегез генә белгән яшерен сүзне әйтер. Әйтик, «Сездә «Идел-
Урал» газетасы сатыламы?» – дип сорар.
– Бик әйбәт. Гап-гади генә икән, башка да килми, – дип куйды
абзый, учы белән маңгаена сугып.
– Алайса, килештек? – дип, Муса абзыйга кулын сузды.
– Килештек! – диде анысы, кулын биреп. – Сез, җегетләр, капкалап
утырыгыз әле. Хәербанат абыстагызның ашы да пешеп чыккандыр,
ашап та китәрсез. Сезне анда аш пешереп көтеп торучы юктыр.
– Бик зур бәйрәм ясадыгыз, болай булгач, – диде Алиш. – Кибеттә
чакта әйтә башлаган сүзне әйтеп бетермичә булмый инде. Кызыл
Армиягә каршы сугышка җибәрелгән беренче батальон безнең
тырышлык белән партизаннар ягына чыкты бит!
Шунда Хафиз абзый, тыныч кына тыңлап утыручы улына карап:
– Болай булгач, моны чын бәйрәмгә әйләндереп, затлы француз
шәрабы белән путалап куярга кирәк инде. Без бит бакалея кибете
хуҗалары. Шәрабларның иң затлылары бездә инде ул. Улым, бар,
йөгертеп кенә алып кил әле шуны! – диде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев