Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

– Ярый, алайса. Хушыгыз. Мине озатып йөрмәгез. Кызлар ерак китмәгәндер. Артларыннан барып табам мин аларны. Безнең килгән саен шул бер маршрут инде. – Сак булыгыз, Равилә, матурым. Киләсе атнада очрашканга кадәр! – дип, Алиш кызга каштан агачыннан үрелеп, ап-ак чәчәк өзеп тоттырды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

17
Бик канәгать булып кайттылар егетләр Шәфи Алмасның Хафельштрассе
урамындагы йортына. Барысы да, мыштым гына кереп, үз бүлмәләренә
таралыштылар. Галим Бахтиков Мусаның кайтуын йокламыйча көтеп
торган иде. Әллә ничә тапкыр Мусаны сорап, янына Шәфи Алмас кереп
чыккан. Соңгы керүендә түзмәгән, ни өчен йөрүенең серен ачкан, иртәгә
Муса белән Едлинога, 826 нчы батальон легионерлары белән очрашуга
барырга җыенуларын әйткән. Чыгыш ясарга әзерләнергә кушкан. Гайнан
Кормашның капелласы концерт күрсәтергә тиешлеген, Көнчыгыш
эшләре министрлыгыннан вәкилләр буласын, профессор фон Менде
әфәнденең килергә тиешлеген хәбәр иткән.
Нишләп көндез үк әйтмәде икән Шәфи карт бу хакта дип уйлап
куйды Муса. Хафиз абзый кибетенә барганчы ук белсә, Алишлар белән
киңәшләшергә мөмкин булган бит. Барыбер, ничек кенә булса да, кеше-
карага сиздермичә генә, егетләр белән очрашып аласы иде. Чөнки егетләр
әзерләп куйган листовкаларны күбәйтергә, үзләре белән алып барырга
бер-бер җаен табарга кирәк. Ул, Бахтиковка ни өчен икәнен белдереп
тормыйча гына, минем Алишны күрәсем бар дип, бүлмәдән чыгып китте.
Вустрауда чакта Муса үзенең тагын бер күптәнге яхшы дусты
белән күреште. Ул кырык икенче елның җәеннән бирле Берлиндагы
«Винета» радиостанциясендә эшләүче Әхмәт Симаев иде.
Симаев – Пенза губернасының Краснослободский районындагы
Усть-Рахмановка авылында туып үскән егет. Унөч яшендә чакта
ук заводта эшли торган абыйсы янына Мәскәүгә күчеп килә,
җидееллык мәктәп тәмамлый. Метро төзелешендә эшли башлый.
Кечкенәдән шигырьләр язган егет Мәскәү метросын төзүчеләр өчен
чыгарыла торган «Коммунист метро төзелешендә» дигән газетага
корреспондент булып урнаша. Анда үзенең шигырьләрен бастыра.
Әсәдуллаев йортында оештырылган татар клубы каршында Муса
алып барган әдәби түгәрәккә йөри. Шунда Муса белән якыннан
аралашып, дуслашып китәләр. Соңыннан, Әхмәт Мәскәү янындагы
Воскресенск шәһәренә күчеп, «Коммунист» газетасында эшли
башлагач та, аларның элемтәләре өзелми, еш очрашып торалар.
Вустрау әсирләре арасында гражданский киемдә йөрүче Әхмәт
Симаевны күргәч, Муса, улмы соң, әллә Әхмәткә охшаган берәр
башка кешеме дип аптырап калды.
– Симаев, синме соң?
– Мин, Муса абый, мин, – диде Әхмәт, Җәлил үзен болай да гел
көләч йөзле итеп күрергә күнеккән чыраенда елмаю балкытып.
– Нишләп йөрисең монда? Әсир дисәң, әсир түгел, легионер дисәң,
гражданский костюм-чалбар кигәнсең.
– Сине эзләп килдем, Муса абый, – диде Симай.
– Каян белдең минем монда ятканны?

– Гайнан Кормаш әйтте.
– Син кайларда югалып йөрисең соң хәзер? Ни белән
шөгыльләнәсең? «Идел-Урал» газетасы тирәсендәме әллә?
– «Идел-Урал»да Абдулла Алиш белән Рәхим Саттар эшли
башлаганын ишеттем Кормаштан. Үзләрен барып күрә алган юк
әле. «Винета» радиостанциясендә мин. Гайнан белән элемтәдә
торабыз. Безнең элемтәче – Фәрит Сәйфелмөлеков. Аның аша
егетләргә радиостанциядән алган Совинформбюро хәбәрләрен
җиткереп торабыз. Листовкалар чыгарабыз. Радиостанциядә эшләгәч,
бөтен Германия буенча йөрергә рөхсәт ителә миңа. Басып алынган
җирләрдән Германиягә эшләргә куып китерелгән хатын-кызлар
арасында таратабыз фашистларга һәркайда зыян салырга чакырган
листовкаларны. Сезнең монда икәнегезне белгәч тә, берәр ярдәмем
тимәсме дип килдем менә. Лагерь җитәкчелегенә кереп, сезне
Берлинга җибәрүләрен сорарга дип уйлап килгән идем, Муса абый.
– Рәхмәт, Симай дус. Мин монда үзем сорап калдым. Легионга
җибәрелә торган егетләр белән сөйләшүләр алып барыр өчен.
Безнекеләргә каршы сугышка керсәләр, киресенчә, безнекеләр ягына
чыксыннар өчен аңлату белән шөгыльләнәм.
Алиш янына керергә чыгып киткәндә, Муса үзенең Симаев
белән әнә шул очрашуы турында исенә төшерде. «Нишләп аны искә
алмадылар икән Алиш белән Саттар, югыйсә Симаев белән бергә
әзерлиләрдер бит инде ул листовкаларны?» дип уйлады.
Әйтерсең лә үзенең ишегенә шакыганнарын көтеп торган, Муса
сак кына ике тапкыр чиртүгә, Алиш аны ачып та җибәрде. Берни дә
сорап тормыйча, шундук аны эчкә үткәрде.
– Ашыгыч эш бар, – диде Муса, Алишның сораулы карашын аңлап. –
Иртәгә Шәфи мине Едлинога алып китә икән. Икенче батальон алдында
чыгыш ясарга. Гайнанның капелласы концерт күрсәтәчәк, ди. Әзерләп
куйган листовкаларыгыз юкмы? Булмаса, тиз генә оештырып булмас
микән? Сездә булмаса, монда «Винета» радиостанциясендә Әхмәт
Симаев эшләп ята икән бит. Анда булмыйча калмас.
– Каян белдең әле Симай турында? – диде Алиш.
– Сездән үзе ишеткән бит ул, беркөнне Вустрауга мине эзләп
килгән. Ниләр белән шөгыльләнүе хакында сөйләде.
– Әйе шул, аның анда мөмкинлекләре зур. Совинформбюро
сводкаларын аннан алабыз. Листовкаларны да, матрицаларда
күбәйтеп, аның ярдәме белән бастырабыз. Аннан ерак та түгел,
Берлин зоопаркы янындагы типографиядә болгар студентлары эшли.
Шулар тиз генә бастырып та бирә әзер матрицалардан. Егетләр төнлә
дә эшлиләр. Саттарның көндез язып әзерләп куйган тексты булырга
тиеш. Хәзер Шабайны йөгертәбез шул студентлар янына. Иртәнгә
әзер дә булыр, үзегез үк алып китәрсез бер кап листовканы. Фоат Булатов, Абдулла Баттал, Фәрит Солтанбәков, Ян Габдуллин – барысы
да өлгер егетләр, үзләре җырлап, шигырь сөйләп чыгыш та ясыйлар,
гәзит тараткан булып, араларына кыстырылган листовкаларны
таратырга да өлгерәләр. Бар, Бахтиковны шикләндермичә, бүлмәңә
кайтып, тынычлап ятып йокла. Бүген мәшәкатьле булды көнең,
иртәгә буласы сәфәр алдыннан ял итеп ал. Без монда барысын да
оештырырбыз, иртәгә иртән Шәфи белән редакциягә гәзитнең яңа
санын алырга кергәндә, бер кап әзерләп куйган булырбыз. Шәфи
белмичә дә калыр үзенең листовка белән килгәнен Едлинога, – диде
Алиш, Мусаны тынычландырып.
Егетләр ни арада өлгергәннәрдер, иртәнгә Алиш Мусага Едлинога
алып барырга тиешле листовкаларны «Идел-Урал» газетасының яңа
чыккан саннары белән аралаштырып, чемодан төбенә салып әзерләп
куйган иде инде.
Беренче батальонның немец командирларын юк итеп, бөтен
коралларын үз кулларына төшереп, партизаннар ягына чыгуы
легионнарны Советлар Союзына каршы сугышырга җибәрү идеясен
чәлпәрәмә китергән иде. Гитлер ставкасында да, Көнчыгыш
эшләре министрлыгында да, «Татар арадашчылыгы» комитетында
да алга таба батальоннар белән эшләү буенча җитди сөйләшүләр
башланды. Икенче батальон легионерлары белән очрашу шул
сөйләшүләрнең башы иде. 825 нче батальон артыннан ук сугышка
җибәрелергә тиешле икенче татар батальонын, бәладән баш-аяк
дип, Голландиягә озатырга карар кылынган иде. Анда да сугыш
кырына түгел, иген кырына җибәрергә, авыл крестьяннарына кыр
эшләрендә булышырга.

18
Атнага бер тапкыр чыга торган газета өчен материал әзерләү
дистәгә якын хезмәткәр эшли торган редакция коллективы өчен әллә
ни кыен эш түгел иде. Казанда үзләре чыгарган газета-журналларда
эшләп каләм чарлаган Алиш белән Саттар өчен ул хәтта уен кебек
кенә тоелды. Бары тик бер авырлыгы бар: басып алынган Көнчыгыш
территорияләре министрлыгыннан, рейхминистр Розенберг
ставкасыннан, пропаганда министрлыгыннан килгән материалларны
Шәфи Алмас цензурасы сизмәслек итеп «кызыллаштырырга»,
фашистларның фронттагы уңышсызлыкларын күрсәтүгә басым
ясарга, Кызыл Армиянең уңышларын күрсәтергә кирәк иде.
Бер үк вакытта листовкалар бастыру көн үзәгендә торды. Яшерен
оешманың Берлин төркеме алдында басып алынган территорияләрдәге
шәһәр һәм авыллардан Германиягә эшкә куып китерелгән кызлар
белән элемтә урнаштыру, газета һәм листовкаларны алар арасында да
тарату бурычы куелды. Алиш белән Саттар редакциядә эшли башлаган беренче көннәрдә үк «Арадашчылык» комитеты егетләреннән шул
гастарбайтерлар турында белештеләр.
– Нәрсәгә кирәк алар сезгә? – дип кызыксынды Кави Ишмури.
– Алар арасында чибәр татар кызлары бар диделәр. Без бит әле
егетләр, үзебезнең татар кызлары сагындырды, – диде Рәхим. –
Берәрсе артыннан флиртовать итеп алып булмасмы дим. Иреккә
чыктык бит, всүтеки.
– Алайса, сезгә Вайсензее паркына барырга кирәк. Шунда очратсагыз
очратасыз инде Донбасстан куып китерелгән эшчән татар кызларын, –
диде Рәүф Вафа, Кави өчен җавап биреп. – «Дойчеферлаг» кызларын
якшәмбе көннәрендә шул паркка ял итәргә чыгаралар. Сак була күрегез
берүк, кызлар артыннан күзәтчеләр күп йөри анда. Артыгын кыланып
җибәрмәгез, үзегез дә лагерьларыгызга кире кайтарылуыгыз бар.
– Рәхмәт акыллы киңәшегез өчен, сак булырга тырышырбыз, аулак
урыннарга алып кереп кенә кыскаларбыз чибәркәйләрне, – диде
Алиш, үзенчә шаярткан булып.
Алиш та, Саттар да, гастарбайтер кызлар белән танышырга барырга
дип, кичтән үк әзерләнделәр. Гражданский костюм-чалбарларының
эчке кесәләренә листовкалар төреп тыктылар. Тикшерүче-мазар була-
калса дип, аларны күлмәкләренең эчке кесәләренә үк яшерделәр.
Вайсензее паркы Берлинның төньяк өлешендәге бик матур
түгәрәк бер күл тирәсендә икән. Күл буйларын биек каштан агачлары
уратып алган. Агачлар арасындагы аллеяларда байтак кына ял итеп
йөрүчеләр күренә. Пар-пар булып та, төркемләп тә әрле-бирле йөреп
торучы кыз-хатыннар арасында, чынлап та, полицайлар да, солдатлар
да шәйләнә. Соңгыларының игътибарын артык җәлеп итмәс өчен
егетләр бер каштан төбендәге аулаграк эскәмиягә барып утырырга
булдылар. Тик менә кыз-кыркыннарның нинди милләттән икәнен
каян чамаларга? Үтеп йөрүчеләрнең нинди телдә сөйләшүләрен
тыңлап утырырга гына кала. Алар шулай иттеләр дә. Шул минутта
ук болар янына урта яшьләрдәге ике кыз-хатын килеп басты.
Алиш «Болар кемнәр икән инде? Нинди телдә җырларлар икән?»
дип уйларга өлгермәде, картрак чырайлы, кырык-кырык биш яшьләр
тирәсенәгесе:
– Werde nicht rauchen?8 – дип сорады.
«Немкалар икән. Ирләре сугышка алынган йә бөтенләй үк үлеп
калган тол хатыннардыр инде» дип уйлады Алиш һәм, акцент белән
дә булса кирәк, тупас кына итеп:
– Nichtraucher9, фрау мадам, – дип җавап бирде.
– Fu, russische Gefangene10! – дип җирәнеп карап куйды немка һәм,
иптәшен култыклап, китү ягын карады.

-------------------------------
8 Тартырга булмасмы?
9 Без тартмыйбыз
10 Фу, рус әсирләре!

– Алдыңнан артың хәерле, – дип калды аның артыннан Саттар.
Алар яныннан тагын бер төркем кыз-хатыннар узып китте. Болары да
рус кызларына охшамаган, Европаның кайсыдыр славян иле кызлары
иде бугай, сөйләшүләре рус теленә аңлаешлырак булып ишетелде.
– Болар да берәр басып алынган ил кызларыдыр инде, – дип куйды
Саттар. – Сизәсеңме, эшләр хөртиләнә бара бит минем, – дип дәвам
итте ул сүзен.
– Ник алай дисең? Шәфи карт бәйләнәме?
– Бәйләнә генә түгел, Унгляубеның үзенә әләк язып керткән бит.
– Үзенең дә хәлләре шәптән түгел бугай. Урынына башка кеше
эзлиләр, ди, имеш.
– Шуңа күрә үзенең кәнәфиен саклап калу өчен бөтен үчен миннән
алмакчы була. Күрдең бит, кичә ничек чыгырыннан чыкты. Миңа
качып китү ягын карарга кирәк булыр, ахры, – диде Саттар. – Югыйсә
тагын бер мәкаләм чыгуга, Унгляубега җиткерәчәк. Аннары көт тә
тор минем арттан килгәннәрен. Лагерьга гына җибәреп калмаслар,
эшафотка ук менгерерләр ул кабахәтләр. Ә минем әле яшисе килә.
Җиңү көнен күрәсе килә. Туган илгә исән-сау әйләнеп кайтасы килә.
Анда кайткач, тагын үзебезнең яраткан эшкә чумасы, язасы килә! Их,
язасы килә, Алиш, шигырьләр язасы килә. Менә кичә бер шигырь
сызгалап куйдым. Тыңла әле. Булганмы?
Саттар шулай диде дә, бернинди кәгазь-мазар чыгармыйча,
күңеленнән бикләп куйган шигырен укый башлады:
– Халкым өчен
Көнчыгышта алсуланып
Ата ал таң.
Күккә калкып таулар күренә,
Гүя калкан.
Алга карыйм. Анда ята
Томан һаман.
Ерак Туган илдә яши
Газиз анам.
Коралдашлар яу кырында!
Кайда соң мин?
Кем мин сиңа, ятиммени?
Әйт, Туган ил!
Бар хәсрәтең, бар михнәтең
Миңа уртак.
Син генә сук, син иркәлә,
Син мине как.
Ләкин син бел: һәр сулышым,
Барлык көчем
Синең өчен, Туган илем,
Синең өчен!
– Булган бу! – дип куйды Алиш.
Шул вакыт алар яныннан узып баручы кызлар, Саттарның шигырь
укуын ишетеп, туктап калдылар.
– Абый, сез татарлармы әллә? – дип сорады кызларның берсе.
– Татарча сөйләшәбез бит, татарлар, димәк, – диде Алиш кызга.
– Сез дә татар кызлары, димәк – диде Саттар һәм, урыныннан сикереп
торып, кызларның алдына ук барып басты. – Каян килеп чыктыгыз,
кызлар? Сезне эзләп килгән идек бит бу паркка. Хәрби заводта Донбасстан
китерелгән кызлар эшли дип ишеткән идек. Сез шулармы әллә?

– Шулар, – диде кыз. – Тик беребез генә татар, мин генә.
Калганнарыбыз украинкалар. Снаряд корпусын шомартабыз. Ә сез,
аңлавымча, легионерлар булырга тиеш?
– Легионерлар. «Идел-Урал» дигән газетаны күргәнегез бармы?
Булса, менә шуны чыгаручы җурналистлар без.
– Укыйбыз. Заводка да китерәләр аны. Анда Галиша исемле
берәүнең шигырьләре еш басыла. Әллә сез шул Галишамы? – дип
сорады кыз Саттардан.
– Юк, Галишасы мин булам, – диде Алиш. – Ул – Саттар.
Кыз каршында ук басып торган Рәхим аңа кулын сузды да:
– Таныш булыйк: Рәхим Саттар. Татар шагыйре, – диде.
– Равилә Агеева. Донбасстан, Макеевка шәһәрендәге Ветка
шахтасыннан. Без монда күбәү Макеевкадан татар кызлары. Бүген
ял итәргә чыгардылар, шушы гүзәл паркта язгы табигатьнең
матурлыгына сокланып йөрибез. Ә бу ике кыз – украинкалар. Алар
да – Макеевка кызлары.
– Германиягә яз иртәрәк килә икән. Әле апрель азагы гына,
монда инде каштаннар чәчәк аткан, – дип җөпләп куйды Алиш
кызның сүзләрен. – Без монда татарча сиптерәбез генә. Ә бу кызлар
аңламыйлар бит безне. Ачуланмыйлармы соң?
– Киресенчә, минем туганнарым кебек кешеләремне очратканга
сөенәләр генә! – диде кыз, һәм украинкаларга мөрәҗәгать итеп,
русчалап: – Без татарча сөйләшкәнгә ачуланмыйсыз бит, кызлар? –
дип сорады.
– Нигә ачуланыйк?! Сөйләшегез, сөйләшегез! Чит җирдә үз
милләттәшләреңне очрату – бәхет бит ул! Сезнең егетләр молодцы!
Хотя и в легион записались, но ваш батальон вышел на сторону
Белорусских партизан в Витебске. Это мы слышали, и оно нас радует.
А наши ребята-бандеровцы воюют на стороне фашистов, вместе того,
чтоб нас тут освободить от заключения.
– Әнә бит нәрсә диләр! Сезне мактыйлар!
Шунда украинкалар, иптәш кызларыннан гафу үтенеп, аны егетләр
янында калдырып, аерылып китәргә теләүләрен әйттеләр.
– Барыгыз, бар, кызлар, без бернинди дә кыргый бүреләр түгел,
дустыгызга тимәбез, – диде Алиш. – Рәхмәт сезгә!
Кызлар китеп барды. Егетләр дә торып, Равиләне араларына алып,
акрын гына күл тирәли атлап киттеләр.
– Безнең «Идел-Урал»ны укыйсыз, алайса? – диде Алиш. – Ә
кулыгызга безнең егетләр язган «Кызлар хатлары» эләккәне юкмы?
– «Кызлар хатлары» да йөри арабызда, кулдан кулга күчеп.
Шул хатлардан беләбез инде сезнең батырлыкларыгыз турында.
Фашистларның чигенүе, Сталинградта тар-мар ителүләре турында
да шул хатлардан укып белдек.

– Алайса, бик әйбәт. Без дә сызгалаган идек берничә мәхәббәт
хаты. Сиңа гына биреп калдырыйк булмаса. Иптәшләрегез арасында
таратырсың. Тик берүк сак була күрегез, шымчылар кулына килеп
керә күрмәсен. Сезне дә бетерерләр, безне дә атарлар, – дип Саттар,
аллея читендәге эскәмиягә барып утырып, куен кесәләреннән
өчпочмаклап бөкләнгән берничә «күгәрчен хаты» чыгарды.
Алиш та итек кунычыннан берничә хат алып Равиләнең кулына
тоттырды. Кыз, як-ягына каранып, кеше-кара күзәтеп тормавына
ышангач, аларны изүеннән генә күкрәгенә яшерде.
– Боларда бер үк сүзләр. Бары тик ишәйтеп кенә яздык, күбрәк
кешегә таратырга дип, – диде Саттар.
– Син, Равилә, бик яшь бит әле, кияүгә чыгарга да өлгермәгәнсеңдер.
Сугышка озаттыңмы соң берәр каһарманны? – диде Алиш.
– Донбассның бөтен егетләре сугышның беренче көннәреннән
үк фронтта. Китмичә калганнары партизан отрядларында сугыша.
Безнең генә бәхет булмады – фашистлар, җәяүләп куып, Германиягә
алып киттеләр дә, менә хәзер алар өчен снарядлар, бомбалар ясап
ятабыз. Ясамас идек тә, берни эшләр хәл дә юк.
– Сезгә язылган «кызлар хатлары»нда заводта эшкә зыян салырга
чакырулар бар.
– И Алиш абый, ничек ясыйсың, ди, ул зыянны. Карап, күзәтеп кенә
торалар. Борылып, иптәшеңә сүз әйтергә дә бирмиләр ул мөртәтләр.
Менә шундый ял көннәрендә качып китсәң генә инде. Анда да
тотсалар, беттең дигән сүз. Булды качучылар да. Тоткан урыннарында
ук атып үтергәннәр диделәр. Тырышабыз инде, снарядларына
шартлаткычны салмыйча калдырабыз, бомбаларын бозабыз. Шуннан
артык зыян китерерлек һич мөмкинлек юк.
– Шулары да әйбәт инде! Молодцы, кызлар! Түзегез инде,
фашистлар чигенә, тиздән Германиягә дә килеп җитәр безнең
солдатлар. Икенче фронт ачылачак дигән сүзләр дә йөри.
– Әйбәт булыр иде. Ә сез үзегез ничек эләктегез пленга?
Гаиләләрегез бармы? – дип сорап куйды Равилә.
– Эләктек инде. Беребез дә үз теләгебез белән түгел. Ничек исән
калдыгыз дип сорагыз сез. Былтыргы кышта бит лагере-лагере
белән суыктан, ачлыктан кырылды әсирләр. Әле менә бу легионнар
чыккач кына, хәлләр бераз җиңеләйде. Анда да фашистларга хезмәт
итү түгел исәбебез. Илдә хатыннар, балалар, әти-әниләр көтә. Ярый,
Равилә, безгә кайтырга кирәк. Әйдә, сине озатып куйыйк иптәшләрең
янына, – диде Алиш.
– Киләсе якшәмбедә тагын очрашырбыз, исән булсак. Бәлки очраша
да алмабыз. Мин качып китәргә дип уйлап йөрим. Нәчәлнигебез бик
бәйләнә башлады. Ахыры җүнлегә булмаска мөмкин.
– Ярый, алайса. Хушыгыз. Мине озатып йөрмәгез. Кызлар ерак китмәгәндер. Артларыннан барып табам мин аларны. Безнең килгән
саен шул бер маршрут инде.
– Сак булыгыз, Равилә, матурым. Киләсе атнада очрашканга
кадәр! – дип, Алиш кызга каштан агачыннан үрелеп, ап-ак чәчәк
өзеп тоттырды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев