1 август 2026 яңалыклары
-
1 август 2026 - 17:00
ГОМЕРЛӘР КИЧКӘНДӘ
Гамил Афзал дигәндә, һәркем сүзсез генә елмаеп куядыр, һәркем диюем шуңа: ул — чыннан да халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып Магнитка шәһәрен корган, урман кискән, йөзләрчә вагонга йөк төягән-бушаткан, тынчу баракларда яшьлек гомерен кичергән кеше. -
1 август 2026 - 15:00
Ярымай
Минем өмет. Минем сагыш. Каргыш... Югалтылган хакның бер ташы. -
1 август 2026 - 13:00
Әткәй сугышны сөйли (хикәя)
– Немец, дигәч тә, аның да әтисе, әнисе, туганнары бар. Әнисе аны сабый бала вакытында төннәрен йокы күрмичә, бишектә кадерләп, тирбәтеп, күкрәк сөте биреп үстергән. Бары тик бәхет, озын гомер теләгән. Ничек инде кешене үтерергә мөмкин?.. -
1 август 2026 - 11:00
Хакыйкатькә таба бара юллар...
...Һәм үзгәргән Казан-кала йөзе, Ерагайган азан тавышлары. Якынайтыр өчен араларны Һәм онытыр өчен каргышларны – Кирәк булган озын-озак еллар. -
1 август 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шәфи Алмасның соңгы кисәтүеннән соң Саттар, ниһаять, качарга дигән карарга килде. Эштән кайткач, ул бәләкәй кесә дәфтәренә язып барган шигырьләрен тагын бер дәфтәргә күчереп кую белән мәшгуль булды. Җәмгысе егерме дүрт шигырен теркәп куйган булган икән. Шул дәфтәрен генә үзе белән алып китсә, юлда ни булмас, илгә кайтып җитә алмаслар дип уйлады. Шуңа күрә аларны яңа кенәгәгә күчереп, Алишка биреп калдырырга кирәк дип тапты.