Хакыйкатькә таба бара юллар...
...Һәм үзгәргән Казан-кала йөзе, Ерагайган азан тавышлары. Якынайтыр өчен араларны Һәм онытыр өчен каргышларны – Кирәк булган озын-озак еллар.
...Һәм үзгәргән Казан-кала йөзе,
Ерагайган азан тавышлары.
Якынайтыр өчен араларны
Һәм онытыр өчен каргышларны –
Кирәк булган озын-озак еллар.
Ул елларда колмак суга баткан,
Таш калыккан суның өсләренә,
Җәбер-золымнардан бәгырь каткан
...Һәм яшәеш үз эзенә кайткан.
Кан тамырын кисеп артмый куәт,
Арта куәт бергәлектә генә.
Бербөтенлек чалымнары ята
Мең бизәкле кала сурәтенә.
Без – бер рухның төрле чагылышы,
Без – бер җанның төрле яссылыгы.
Без – бер Казан балалары бүген,
Бербөтеннең гарше яктылыгы.
Саумы, Казан! «Исәнме сез?» диеп,
Барлыйсыңмы төрле телле халкың?
Гаепләргә түгел, үпкәгә дә
Юктыр ахры беркемнең дә хакы.
Хаталардан хали булмаган чак –
Ул бүген дә, кичә, иртәгә дә.
Хакыйкатькә таба бара юллар
Кичә-кичә гасыр киртәләрен.
Кан тамыры сыман тармакланып,
Тормыш ага кала йөрәгенә.
Төрлелекнең кад(е)рен белсәң генә
Әйләнә ул ныклы терәгеңә.
«КУ» 07, 2026
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев