Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

Шәфи Алмасның соңгы кисәтүеннән соң Саттар, ниһаять, качарга дигән карарга килде. Эштән кайткач, ул бәләкәй кесә дәфтәренә язып барган шигырьләрен тагын бер дәфтәргә күчереп кую белән мәшгуль булды. Җәмгысе егерме дүрт шигырен теркәп куйган булган икән. Шул дәфтәрен генә үзе белән алып китсә, юлда ни булмас, илгә кайтып җитә алмаслар дип уйлады. Шуңа күрә аларны яңа кенәгәгә күчереп, Алишка биреп калдырырга кирәк дип тапты.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

19
Хафиз абзый белән танышу Саттар белән Алишка һәм Симаевка
листовкаларны вакытында ышанычлы юл белән лагерьларга илтеп
җиткерүне җайга салды. Әзер листовканы, кайсын ротаторда, кайсын
матрицалар аша ишәйтеп бастыралар да эш көне ахырында юл уңаеннан
кибеткә кертеп калдыралар, икенче көнне элемтәче егетләр, тиешле
лагерьларга илтеп, легионерлар арасында таратуны оештыра. Ләкин
никадәр генә сакланып эшләргә тырышсалар да, тотылулар, шымчылар
кулына килеп эләгүләр әледән-әле булгалап торды. «Нәрсә эшләргә?»
дигән мәкаләсе чыккач, Шәфи Алмасның ачуы бигрәк тә кабарды. Ул,
гәзиттә басылган язмаларына таянып, май башында Рәхим Саттар
өстеннән Унгляубега дүрт пункттан торган донос язып илтте. Саттар,
үзен кулга алып, төрмәгә утыртып куярлар дип куркып яши башлады.
Шәфи Алмас аны, әсир төшкәндә немецлар тылына самолёттан
ташланган десантчы буларак, хәрби разведчик, легионерлар арасында
оештырылган яшерен төркемнең җитәкчесе дип шикләнә иде. Шулай
да донесениесендә Саттарның кайбер мәкаләләре, хикәяләре турында
телгә алмаган, үзенә зыян килер дип курыккан, күрәсең.
Саттар гадәт буенча мәкаләләр белән бергә, сирәк булса да,
шигырьләр язгалый иде. Беренче шигырьләрен ул әле унбер-
унике яшьләрендә Уфада дүртенче татар мәктәбендә укыган чакта
ук язгалый башлаган иде. Хәтерендә әле: аларны ул мәктәптә
татар теле һәм әдәбиятыннан Нәкый абыйлары Исәнбәт укытты.
Исәнбәт абыйлары үзе дә шигырьләр яза иде. Беренче шигырьләрен
Казанда «Аң», «Ак юл», «Сөембикә» журналларында бастырган
шагыйрь. Бәхете булган икән ул чакта Рәхимнең. Беренче белемне
ул Түбән Хаҗәт авылы мәдрәсәсендә әтисе Сөләйман мулладан
алды. Аннары революция булып, мәдрәсә мәктәп итеп үзгәртелгәч,
өченчеме сыйныфта укыганда, укытучысының элекке гадәт
буенча тәртипсезләнеп утырганга Габделрәхимне талчыбык белән
сыптырганы өчен ул мәктәпкә укырга барудан баш тартты да, әтисе
үзсүзле үҗәт улын әлеге дә баягы шул Уфадагы Нәкый Исәнбәт
абыйсы укыткан мәктәпкә илтеп урнаштырды. Менә шунда әдәби
түгәрәккә йөреп, шигырь язуга сәләте ачылды Габделрәхимнең.
Ләкин ул әдәбияттан төпле белем алырга өлгерми калды. Баштарак
журналист, газета чыгаручы булырмын дигән уе да юк иде. Урманчы
булып йөрде. Шахталарга төште. Яше җиткәч, армиягә алынды. Кече командирлар курсын тәмамлап, офицер дәрәҗәсе алды. Гаиләсе
белән Казанга күченеп кайтты. Бала чактагы әдәбиятка тартылуы
аны газета-журналлар тирәсенә алып килде. Ул яшьләр газетасына
эшкә урнашты. Матбугатта беренче шигырьләре әнә шунда басылып
чыкты. Фин сугышы башланып, шунда катнашырга туры килде аңа.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк диярлек – кырык
икенче елның 27 июненә хәтле фронтта булды.
Шәфи Алмасның соңгы кисәтүеннән соң Саттар, ниһаять, качарга
дигән карарга килде. Эштән кайткач, ул бәләкәй кесә дәфтәренә язып
барган шигырьләрен тагын бер дәфтәргә күчереп кую белән мәшгуль
булды. Җәмгысе егерме дүрт шигырен теркәп куйган булган икән.
Шул дәфтәрен генә үзе белән алып китсә, юлда ни булмас, илгә
кайтып җитә алмаслар дип уйлады. Шуңа күрә аларны яңа кенәгәгә
күчереп, Алишка биреп калдырырга кирәк дип тапты.
Саттарның «Халкым өчен»нән соң шигырь яза алганы юк әле. Ул
шигырьләренең күбесен яттан белә. Язган берен ятлап барды. Кем
белгән, дәфтәрен тартып алырлар да кулында берни дә калмас дип
курыкты. Әсирлеккә төшкәч язган беренче шигыре бер баракта күршеләр
булып утырган рус егете Николай турында. Смоленск тирәсендәге
лагерьда бергә әсир ителделәр. Исән калды микән ул егет? Яралы иде.
Япь-яшь кенә, малайлыктан да чыгып бетмәгән бер үсмер. Рәхимне озак
тотмадылар ул лагерьда. Борисовога күчерделәр. Аннан – Берлинга.
Рәхим ул вакытта аны кызганудан шушы шигырьне язган иде.
Иптәшем
Сары барак шыгрым тулы иде –
Утырдык без озак.
Күптән инде якын кеше белән
Сөйләшергә сусап.
Күрше булып, зәңгәр күзе белән
Утырды Николай.
Беренче кат күреп аны беләм,
Япь-яшь әле – малай.
Ул сугышта, кан эчендә йөзеп,
Яраланып ауды.
Ерткыч дошман кызганмады аны,
Әсир итеп алды.
Зәңгәр күзен тутырып миңа карый,
Коңгырт күзләремә.
Тавышы моңлы, йөрәгемә җылы
Аның сүзләреннән.
Дус ул миңа, якын иптәш миңа,
Батыр ул – Николай.
Әллә кемнәр аны дошман диләр,
Юк, түгел ул алай.
Без икебез, кулбашлар беркетеп,
Арысландай булып,
Уртак дошман булган фрицларны
Еракларга кудык.
Уртак Ватанны без бергә саклап,
Ирек өчен аудык.
Кызыл канга батып калды шунда
Сеңелем биргән яулык.
Әнкәм теләп калды миңа саулык,
Сеңлем бүләк итте кулъяулык.
Яраланды янда юлдашым,
Бәйләп киттем аның кулбашын.
Шигырьләр арасындагы буш урыннарга ул рәсемнәр ясады.
Чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган коймалар, бараклар,
биектә очкан күгәрчен, кояш, җилфердәп торган байрак... Озак утырды Рәхим. Ул арада таң аткан иде. Нишләргә? Эшкә барыргамы,
юкмы? Аны бүген үк кулга алмаслармы? Дәфтәрне кемгә биреп
калдырырга? Кем алып чыга алыр аны илгә? Бер дәфтәрен ул үзе
белән ала. Исән кала алса, дәфтәре дә югалмас. Ә монысы?.. Алишка
биреп калдырса, ул исән-сау илгә кайта алырмы? Шәфи аны да гел
орышып кына тора.
Ул, шигырьләрен күчереп бетермичә, койкасына барып ауды. Аз
гына булса да, йоклап алырга кирәк. Алда нинди көн буласын күз
алдына да китерә алмый. Бүген аңа кичекмәстән качып китәргә кирәк.
Һичшиксез качарга! Югыйсә иртәгә соң булуы ихтимал.
Ул килгәндә, Алиш редакциядә иде инде. Рәхим аңа үзенең катгый
карарга килүен әйтте.
– Авырлыктан куркып кача дип уйламагыз. Муса абыйга да шуны
әйт. Мин бүгеннән монда кала алмыйм. Китәм. Безнекеләр ягына
чыгып, Германиядә яшерен эш алып баруыбыз хакында сөйләргә кирәк.
Безнең көрәшебез хакында илдә белергә тиешләр. Алиш абый, мин
шигырьләремне кесә кенәгәсенә күчереп яздым. Барысын да күчереп
бетерә алмадым. Берсен үзем белән алып китәм. Икенче дәфтәрне
сиңа калдырам. Бәлки сезгә исән калу мөмкин булыр. Илгә кайткач
тапшырырсың, улым Илгә, әниемә. Хатыным юк. Без балаларымның
анасы Наҗия белән аерылыштык. Кызым Алсу – аның белән.
– Кемгә тапшырасы икәнен үз кулың белән язып куй, – диде Алиш.
Рәхим, Алишның сүзен тыңлап, куен кесәсеннән кенәгәсен
чыгарды да ашыга-ашыга яза башлады:
«Барысын да күчереп язарга өлгерә алмадым. Илгә тугрылыклы
булып калам. Син дә шулай ук тугрылыклы бул. Юл бер генә. Бүтән
юл юк. Әни, Ил, Алсу, туганнарым...»
Ул дәфтәрне Алишка сузды.
Шунда бүлмәгә Шәфи Алмасның редакция буенча урынбасары
Кыям Галиев килеп керде. Рәхим, берни сиздермәскә тырышып, аңа
мөрәҗәгать итте:
– Кыям абый, миңа Едлинога барып кайтырга кирәк. Гәзит өчен
яңа материаллар тупларга. Легионерларга «Идел-Урал»ның яңа санын
алып барырга. Шәфи абзыйга әйтерсез инде, – диде һәм, Алиш янына
килеп, мәңгегә аерылышкандай, аны кочаклап алды. – Ярый, исән
булып торыгыз. Миңа да исәнлек теләгез. Юлда ниләр булмас, – дип,
редактор өстәле өстендә яткан бер төргәк гәзитне алып, чемоданына
салды да ишеккә юнәлде.
Алиш аны озата чыкты. Ул аның билгесезлеккә аяк атлавын аңлый
иде. Алда ни көтә аны: үлемме, үлемсезлекме? Илгә кайтып, кабат
күрешү язганмы аларга, әллә бу мәңгегә аерылышумы?..
– Шигырьләрең өчен борчылма, Рәхим туган, алар ничек тә илгә
кайтып җитәрләр. Исемеңне үлемсез итәрләр! – диде Алиш.

20
825 нче батальон партизаннар ягына чыкканнан соң, «Идел-Урал»
легионерларыннан төзелгән батальоннарның берсен генә дә Кызыл
Армиягә каршы сугышырга җибәрергә батырчылык итмәделәр.
Чөнки 826 нчы номер белән теркәлгән икенче батальонда да, 827нче,
828 нче батальоннарда да әледән әле «4 нче комитет» дип имзаланган
листовкалар табылып торды. Атна саен диярлек министрлыкка бирелә
торган сводкаларда партизаннар ягына качып киткән легионерлар
турында мәгълүматлар бирелеп килә иде. Җитмәсә, качучылар
берән-сәрәнләп кенә түгел, төркем-төркем булып, кораллары белән,
хәтта пулемётларга хәтле урлап кача тордылар. Җәйгә чыккач,
листовкаларны болгар студентлары эшләгән типографиядә бастыра
башлау Алишка эшне тизләтергә мөмкинлек бирде. Егетләр төнге
сменада бастыралар да, берсе шунда ук элемтәчеләргә тапшырыр
өчен Хафиз абзыйлар кибетенә илтеп калдыра.
Июль башларында Җәлил Берлин зоопаркында яшерен оешманың
урыннардагы җитәкчеләре белән очрашу оештырды. Җыелышта
Кормаш, Алиш, Сәйфелмөлеков, Хисаметдиновлар катнашты. Алар
бишесе дә бергә читлекләр буйлап хайваннарны, җәнлекләрне
караучы төркем булып йөрделәр. Алар маймыллар читлеге янына
килеп басты. Шунда маймылларга төртеп күрсәтә-күрсәтә, Муса сүз
башлады. Башта ул Кызыл Армиянең Курск дугасындагы җиңүләре
турында хәбәр җиткерде.
– Кызыл Армия фронтта зур җиңүләр белән алга ыргылганда, без,
әсирләр дә, монда йоклап ятарга тиеш түгел. Бездән озакка сузмыйча
баш күтәрү, дошманны тар-мар итүгә тылдан торып, үз өлешебезне
кертү сорала, – диде һәм, икенче читлек янына күчеп, сүзен дәвам итте:
– Мине генә тыңлап йөрибез. Бер-беребез белән сөйләшмибез.
Безнең арттан күзәтүче шымчылар булуы мөмкин, – диде һәм ни
өчен җыелулары хакында сөйли башлады. – Августның ундүртендә
легионерларның восстаниесен үткәрергә дигән тәкъдим бар.
Партизаннар һәм Кызыл Армия белән элемтә урнаштырылды.
Саттар белән Ян Габдуллин безнекеләр ягына чыгып, хәлебезне
сөйләп биргән булырга тиеш. Фоат Сәйфелмөлеков төркеменә
немецларның штабын юк итү бурычы куела. Хисаметдиновныкылар
дошманның коралларын кулга төшерә – пулемётларын, тупларын
зарарсызландыра. Кормашның капелласы сакчыларны юк итәргә
тиеш. Гарәф Фәрхетдинов төркеме дошманны телефонсыз, элемтәсез
калдыруны үз өстенә ала.
Муса шулар турында әйтте дә өченче читлеккә күчте. Монысында
ике горилла – атасы белән анасы, бер-берсенең йоннарын йолкышып,
назланышып утыралар иде.
– Баш күтәрү Едлинода башлана, – дип дәвам итте сүзен Муса. – Бөтен лагерьлардан легионерлар Кормаш капелласының концертын
карарга җыела. «Шүрәле» дигән музыкаль комедия төгәлләп ятам.
Шунда ук комедиянең премьерасы булачак. Алдагы көндә үк хәзерлек
эшләрен башлау өчен генераль репетициягә җыелабыз. Алда зур
эшләр тора. Барыбызга да мөмкин кадәр сак булырга кирәк, – диде
Җәлил һәм, – кемдә нинди сораулар, тәкъдимнәр бар? – дип, икенче
читлеккә таба атлады.
– Мин хәрби заводларда эшләүче хатыннар белән дә элемтәгә
керергә, баш күтәргән көнне аларның да заводларда шартлаулар
оештыруын сорарга кирәк дип уйлыйм, – диде Алиш.
– Бик әйбәт булыр иде, – диде Муса. – Бу эшне оештыру синең үз
өстеңдә дип уйла алайса. Симай да «Винетта» радиосыннан чакыру
оештырса, начар булмас иде. Баш күтәрүгә чакырып язылган листовка
таратуны оештыруны да сиңа тапшырырга туры килер. Вакыт күп
калмаган. Ашыгырга кирәк.
Сөйләшү шуның белән тәмамланды. Һәрберсе үз алдында нинди
бурыч куелуын аңлаган хәлдә үз станнарына таралыштылар.
Чынлап та, мәсьәләгә җитди карарга, сак эш итәргә кирәк иде.
Комитетта эшләүче һәр пропагандист артыннан күзәтәләр. Икенче
көнне үк Абдулла Баттал кулга алынды. Аңа легионерлар арасында
немецларга каршы пропаганда алып бара дигән гаеп ягылган иде.
Кайсының доносы буенча кулга алганнардыр, ләкин аның гаебен
таныта алмадылар. Берничә көн сорау алганнан соң җибәрергә
мәҗбүр булдылар. Ә менә Скаржиско-Каменна шәһәренә тупланган
батальонның дүртенче ротасында Гайнан Кормашның капелласы
концерт куеп, берничә көн үткәннән соң, тентү вакытында сержант
Сөләйманов матрасы астыннан листовка табылу яшерен оешманың
эшчәнлеген бик җитди куркыныч астына куйды. Анда легионерларны
«икс» көненә, фашистларга каршы баш күтәрүгә чакыру язылган иде.
Сөләймановны шунда ук кулга алдылар.
– Woher haben Sie dieses Merkblatt11 ? – дип сорады аннан тикшерүче
гауптман Гелле.
– Сакта торганда таптым, – диде Сөләйманов. Ул хезмәт иткән
рота тимер юл күперен саклый иде.
Башка легионерлардан мондый листовкалар табылмагач, аңа
ышандылар. Шулай да батальонга Кормашның капелласы килү шиккә
төшерә иде.
Бу эш белән Өченче рейхның яшерен полиция башлыгы Һенрих
Мюллерның ярдәмчесе, милли сәясәт белән җитәкчелек итүче СС
гауптштурмфюреры Райнер Ольцша үзе шөгыльләнә башлады. Ул
листовканың кайда басылуын эзләп табарга кирәк дигән киңәш
бирде. Моның эзенә бик тиз төштеләр. Экспертлар элек табылган

------------------------------
11 Каян алдың бу листовканы?

листовкалар белән чагыштырып тикшерә торгач, монысының
пропаганда министры Геббельс идарәсендә торган машинкада
басылган булуын ачыкладылар. Ә анда рус телендә бер генә машинка
бар – ул да булса, министрлык бинасында урнашкан «Винетта»
радиостудиясе машинкасы. Ул машинкада бастырырга берничә
кешенең генә мөмкинлеге бар. Аларның берсе – Шәмсия Идриси,
студиянең татарча тапшыруларын тикшереп, эфирга үткәрергә рөхсәт
биреп торучы цензор. Икенче кеше – студия хезмәткәре, татарча
тапшырулар әзерләүче Әхмәт Симаев, «Татар арадашчылыгы»
комитеты пропагандисты.
Шулай итеп, шикле кешеләр исемлеге ишәйгәннән-ишәя барды.
Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Әхмәт Симаев, Абдулла Алиш, Муса
Гумеров, Гариф Шабаев, Фоат Булатов... Болар барысы да – «Татар
арадашчылыгы» комитеты пропагандистлары.
Райнер Ольцша комитет хезмәткәрләре арасына яңа шымчылар
кертергә кирәк дигән тәкъдим ясады.
– Шәмсия Идрисине кулга алу берни дә бирмәячәк, – диде
ул. – Чөнки бу ханым легионерлар арасыннан түгел. Ниндидер
яшерен оешма булуын белмидер дә. Икенчедән, ул – Германия
мөселманнарының Баш мөфтие Галимҗан хәзрәт Идрисинең
җәмәгате. Ә Әхмәт Симаевны кулга алырга ашыкмаска кирәк.
Югыйсә оешма әгъзаларын куркуга салып, алар тагын да саграк
эшли башларга мөмкиннәр. Безгә пропагандистлар арасына яңа
кеше кертергә кирәк. Кемне тәкъдим итә аласыз? – дип, ул батальон
командиры капитан Гаумиц белән контрразведка начальнигы
гауптман Геллега мөрәҗәгать итте.
– Бар андый кеше, – диде Гелле. – «Идел-Урал» легионында
пропагандист итеп эшләтергә тәгаенләгән бер кандидат бар. Бу
очракта бөтен сыйфатлары белән безнең өчен иң кулай кеше – Мәхмүт
Җамалетдинов. – Икәүдән-икәү генә калып үткәргән әңгәмәләреннән
ул аның гаять аумакай, ялагай, теләсә кемне сата ала торган кеше
икәнен күрде. Мәхмүт, дөрестән дә, әсирлеккә төшкәннән соң,
үз теләге белән Төркестан легионына язылып, Сума, Харьков
өлкәләрендә фашистларның карательный отрядларында совет
партизаннарына каршы сугышларда катнашып йөргән кеше була.
Музвзвод составына гадәттә «Арадашчылык» пропагандисты
унтер-офицер Мичурин сайлап ала иде. Мичурин үзе дә яшерен оешма
егетләре белән бер булып эшләп йөрсә дә, оешмага ант биреп кергән,
тәгаен шундый оешма барлыгын белгән пропагандист түгел. Музвзводка
Җамалетдинов әлеге шул Гаумиц белән Гелле кушуы буенча гына
кертелде. Хәтта Гайнан да аның музвзводка алынуын белми калды.
Ниһаять, «икс» көне якынлашты. Берничә көн кала батальон
командиры Гаумиц Гайнанга берәр пропагандистын фашистик агитация китаплары, «Идел-Урал» газетасын алып кайтырга Берлинга җибәрергә
кушты. Гайнан бу эшне гадәттәгечә Батталга йөкләде. Икенче көнне
юлга кузгалырга торганда Батталны Гаумиц чакыртып алды.
– Таныш бул, бу – «Арадашчылык» комитетының яңа пропагандисты
Мәхмүт Җамалетдинов. Берлинга аның белән бергә барып кайтырсыз.
Алып кайтасы китаплар күп булачак. Бергә-бергә җиңелрәк
булыр, – диде Гаумиц.
Баттал бу хакта Гайнанга әйтеп тормады. Командир үзе кушкач,
ул да бу хакта беләдер дип уйлады.
Поездда барганда Мәхмүт үзен бик иркен тотты, күптәнге
танышлар кебек ачылып китеп сөйләште. Үзенең Үзбәкстаннан
булуын, комсомолец икәнлеген әйтте. Дөрес, Баттал аңа яшерен
оешма турында ләм-мим, бер сүз дә әйтмәде. Мәхмүт Берлинда,
Батталдан бер адым да калмыйча, койрык кебек артыннан тагылып
йөрде. Баттал аның белән Симаев янына «Винетта»га да барды,
«Идел-Урал» редакциясенә дә алып керде. «Минем Берлинда
әле беренче тапкыр гына булуым», – дигәч, аны Берлин белән дә
таныштырып йөрде. Редакциядә, Мәхмүтне кабул итү бүлмәсендә
Сабит Кунафин янында калдырып, Рәүф Вафа белән бер бүлмәдә
утыручы Алиш янына үзе генә кереп китте. Вафа каядыр киткәнме,
Алиш ялгызы иде.
Батталның таныш түгел кеше белән йөрүен күргәч, Алиш аннан:
– Кем белән йөрисең анда? – дип сорады.
– Комитет пропагандисты. Миңа иптәш итеп җибәрделәр.
Шикләнмә, ул берни дә белми, – диде Баттал.
– Кара анда, «икс» көне җитә, шымчы итеп җибәргән булулары
мөмкин, – дип кисәтте Алиш.
– Борчылма, үзебезнең егет. Комсомолец та икән хәтта.
Алар Едлинога китаплар, гәзитләр белән шыплап тулган ике
чемодан күтәреп кайттылар. Вокзалга төшкәндә Баттал, Мәхмүтне
чемоданнар белән калдырып:
– Син монда утырып тор, мин хәзер бер кибеткә генә кереп
чыгам, – дип, тиз генә Хафиз абзыйлар кибетенә барып килде.
– Нәрсә ул? – дип каршылады аны Мәхмүт, кулында ниндидер
төргәк күтәреп килгәнен күргәч.
– Махсус әдәбият, – диде Баттал. – Гаумиц алып кайтырга кушты.
Гаумиц кушты дигәч, Мәхмүт артыгын кызыксынмады. Ләкин
Едлинога җитәрәк, кысталган булып, вагонның теге башындагы
бәдрәфкә барып килергә теләвен әйтте:
– Мин теге башка барып килим әле. Кысталсаң, мин килгәч, син
дә барырсың, – дигән булды.
Баттал, аны-моны уйлап тормыйча, аның артыннан шулай ук
бәдрәфкә китте. Мәхмүт тиз генә, төргәкне бәйләгән шпагатны сүтеп, анда нәрсә булуын ачып карады да яңадан бәйләп куйды.
Төргәктә листовкалар икәнен күргәч, ул куркудан калтырана ук
башлады. Баттал аны-моны сизенмәде. Лагерьга кайтып җиткәч, алар
чемоданнарны һәм төргәкне Гайнанга тапшырдылар да, ял итәргә
дип, үз баракларына киттеләр.
Ә Мәхмүт, үз барагына кайтмыйча, Гаумиц янына ашыкты.

* * *
Ниндидер таныш булмаган комсомолец белән йөрүче Абдулла
Батталны озаткач, Алишның күңелен борчу хисе биләп алды. Моңа
кадәр күзгә-башка күренмәгән бу егет аңа бик шикле булып тоелды.
Җитмәсә, баш күтәрү көне җитеп килә. Иртәгә унберенче август.
Тагын өч көннән «икс» көне! Нишләргә? Кемгә хәбәр итәргә дә инде
соң!
Бераздан кайдадыр эш белән чыгып киткән бүлмәдәше Рәүф Вафа
кайтып кергәч тә тынычлана алмады ул. Рәүф тә аның бу халәтен
сизеп алды.
– Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады.
– Әллә нигә күңелем тыныч түгел, – диде Алиш. – Шәфи абзыйның
орышмыйча калган бер көне дә юк. Саттар дус кебек миңа да качып
китәргә микән әллә дип уйлыйм.
Алиш шунда, өстәл тартмасын ачып, Саттар биреп калдырган
шигырьләр дәфтәрен алды да:
– Шәфи Алмас сине сүкми, сиңа берни дә булмас. Саттар,
киткәндә, миңа үзенең шигырьләр дәфтәрен калдырган иде. Үземнең
шигырьләрне дә бер дәфтәрчеккә язып барган идем. Сиңа биреп
куйыйм әле шушы ике дәфтәрне, Рәүф дус, – диде.
– Мин нишләтермен икән соң аларны? Мин дә бит, сезнең кебек
үк, под колпаком монда. Кызыл Армия килеп җитсә, дошманнарга
эшләп яткансыз дип, атып үтермәсәләр дә, төрмәгә ябып куюлары бар.
– Ул-бу хәл килеп чыкса, бу дәфтәрләрне Украинадан куып
китерелгән гастарбайтер кызларга илтеп бирә аласың, – диде Алиш. –
Һәр якшәмбедә ул кызлар Вайсензее паркына ял итәргә чыгалар. Алар
арасында татар кызлары да бар. Равилә Агеева исемле кызны эзләп
табарсың. Ул Саттарны да, мине дә яхшы белә. Немецлар көчләп алып
китергән ул кызларга тимәсләр Кызыл Армия солдатлары.
Шулай дигәч, Рәүф Вафа, Алиштан дәфтәрләрне алып, үзенең
өстәл тартмасына тыгып куйды.
Икенче көнне эшкә килгәч, Алишны басып алынган Көнчыгыш
территорияләр министрлыгының пропаганда бүлегенә караган
алтынчы бүлек начальнигы зондерфюрер Людерзен үзенә чакыртып
алды. Ул шуннан редакциягә кире әйләнеп кайтмады. Ә Рәүф Вафа
якшәмбе көнне, бәласеннән баш-аяк дип, Алиш белән Саттарның шигырьләре язылган кенәгәләрне алып, Вайсензее паркына юнәлде.
Күл буенда ял итеп йөрүче кызлардан сорашып, Украинадан
китерелгән Равилә Агеева исемле кызны эзләп тапты.
* * *
Унберенче август иртәсендә иртәнге ашка барырга дип килгән
легионерларны ашханә янында овчаркалар җитәкләгән немец
солдатлары каршы алды. Батальон командиры Гаумиц аларны һәр
көндәгечә сәламләп: «Guten Morgen12 !» диясе урынга, «Сезнең арада
татар һәм немецларның дошманнары барлыгы билгеле булды!» – дип
каршы алды. Янында басып торган батальон контрразведчигы Гелле
кулындагы кәгазьне алып, фамилияләр укый башлады:
– Гайнан Курмашёф! Рушад Хисамутдиноф! Зиннат Хасаноф!
Аптулла Батталоф! Али Курбаноф! Шариф Амироф! Vortreten13!
Егетләр бер адым алга атлауга:
– Wegbringen14! – дигән команда яңгырады.
Аларны лагерь капкасы янында торган фургоннарга таба алып
киттеләр. Тагын унлап легионерның фамилиясен укыдылар. Инде
бетте бугай дип торганда, начальник: «Махмут Ямалутдиноф!» – дип
кычкырды.
Аларның барысын да, лагерь капкасыннан алып чыгып,
Варшавадагы «Повиак»15 төрмәсенә алып киттеләр. Бераз баргач,
юлда туктап, соңгы фургонга утырган Мәхмүт Җамалетдиновны
төшереп калдырдылар.
Шул ук көнне Берлинда «Винетта» радиостанциясендә Әхмәт
Симаев, Афзал Фәтхуллин, Фәйзелхак Мингалин, Кәбир Газиев һәм
Шәмсия Идрисине кулга алып, Александерплац төрмәсенә илтеп,
аерым камераларга яптылар.
«Идел-Урал» редакциясендә типографиядә хәреф җыючы Гариф
Шабаевны һәм үз фатирында Муса Җәлилне дә, аерым-аерым кулга
алып, төрмәгә ябып куйдылар.
Башкалар белән бергә кулга алынмагач, Алиш та, Муса да үзләрен
генә тоткынлыкта дип уйладылар. Икесе дә ундүртенче августта
батальоннар баш күтәрер дип өметләнделәр. Ләкин, сатлыкҗан Мәхмүт
Җамалетдиновның хыянәте аркасында, бу хәл булмыйча калды.

------------------------------

12 Хәерле иртә!
13 Бер адым алга!
14 Алып китәргә!
15 Полякчадан тәрҗемәсе – Тавис.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев