Рафис Корбан автор яңалыклары
-
5 сентября 2023 - 15:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Китте Такташ. Бу каһәрләнгән дөньяга рәнҗеп китте. Менә хәзер, вафатыннан соң унҗиде ел узгач, эштән куылып, урамда ялгызы басып калгач, Салих шулай каһәрләнгән Такташ дустын искә төшерде. Аны да бит бу җәмгыять читкә какты, ят күрде. -
4 сентября 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Яңа елга хәтле Гыйльметдинов, Шәйдуллин кебек җансыз башкисәрләрдән никадәрле кыйнатып та, үзләре теләгән җавапны ала алмагач, Шиһап Әхмәровны гыйнвар башында Пләтән төрмәсенә күчерделәр. -
31 августа 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Кемнәрнеңдер капка шакыганын әле йокларга ятарга өлгермәгән Шиһап ишеткән иде. Ул икенче каттагы урам якка караган тәрәзәдән «Кара козгын» килеп туктаганын һәм аннан өч егетнең алар капкасын какканын күрде. Аның төнлә килеп ОГПУ егетләренең кара машинада кемнәрнедер алып киткәләгәне хакында ишеткәне бар иде. Әмма үзе артыннан да шулай тиз килеп җитәрләр дип уйламаган иде. -
18 августа 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Пароходта бер айга сузылган сәфәрләре Мәскәүдә төгәлләнде. Биредә аларны Кремльдә Максим Горький һәм Совнарком председателе Михаил Калинин үзе кабул итте. Ә кичен Мәскәү татарларына зур концерт күрсәттеләр. Концертта, нигездә, Салих Сәйдәшевнең симфоник әсәрләре яңгырады. Оркестрга Сәйдәш үзе дирижёрлык итте. -
31 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Авторларны сәхнәгә! – дигән чакырулар кабатланды. Салих Сәйдәшев тә, Таҗи Гыйззәт тә көчле алкышлар астында сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында баш иде. Музыкаль драма әнә шулай тәмамланды. Тирән социаль-эстетик фикерле, киң полотнолы, музыкаль әсәр иде бу. «Моцарт, Верди, Бетховен белән янәшә торырлык музыка бит бу! Татар музыкасын Европа композиторлары белән бер дәрәҗәгә күтәргән музыка! -
29 июля 2023 - 09:00
Соңгы Сабантуй (хикәя)
Ни дисәң дә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе көрәш инде ул! Сабан туе ел саен малайлар көрәше белән башланып китә безнең авылда. Минем бер елны да көрәшмичә калган юк үзе. Өченче ел гына көрәшеп булмады. Сабан туен үткәрмәделәр ул елны. Шул коронавирус аркасында инде. Ә болай, көрәш минем өчен – Сабан туенда иң мөһим бәйге. -
28 июля 2023 - 13:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Кичәбезнең музыкаль өлешен менә шушы иптәш хәзерләде инде, – дип, Усманов кунакны Сәйдәш янына алып килде. Горький концерт башында ук оркестр чыгышыннан соң Салихны сәхнәгә менеп котлаган иде инде. Бу юлысында ул аны кочаклап ук алды. – Татар симфоник музыкасы туып килә! Булдырасыз, егетләр! – диде кунак. -
18 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Әллә мине ат урлап караган кеше дип уйлыйсызмы? Юк, бер тапкыр да юк, Аллам сакласын, бәласеннән баш-аяк. -
17 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Өйләнгән! Шул батырлык! Бөтен егетнең дә хәленнән килә торган эш түгел бит әле ул. Яучы җибәрмичә генә, кыз кулын да сорап тормыйча, тоткан да өйләнгән. Урлаган, кыскача гына әйткәндә! -
16 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Нишләп йөрисең болай бу вакытта? – дип сорады ул. – Бер-бер эш килеп чыктымы әллә? – Бик җитди мәсьәлә килеп чыкты. Чишәргә ярдәм итсәң, син генә итә аласың. -
15 июля 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Нинди тәкъдим? – диде кыз. – Тәкъдим бер генә төрле була. Өйләнешергә. -
4 октября 2022 - 14:00
Терәү
Шахтамыни?.. Украина үзе Калган бүген торып терәүсез. Мин сәбәбен эзлим, серен...Шуңа Кем табала тәңгәл төгәл сүз?! -
10 марта 2021 - 16:00
Керәшәләр
Тормышның упкыннары күп Өстери торган аска. Мин дә шул керәшәләр күк, Тырышам егылмаска! -
15 февраля 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /12)
Кеше туа, яши, үлә. Аңа гомер бер генә тапкыр бирелә. Шул бер генә бирелгән гомерне өзәргә беркемнең дә хакы юк. Бер генә тапкыр бирелгән гомерне матур итеп, мәгънәле итеп, файдалы итеп үткәргәндә генә кеше бу җирдән тыныч күңел белән, җирдә калганнарга бәхиллеген белдереп китә ала. -
8 февраля 2021 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /11)
Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотинаның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде.