Логотип Казан Утлары
Роман

Саташкан кәккүк (романның дәвамы)

Ә менә Кәлимулла бабайның каберен белми Солтан. Кая җирләнгәндер, аны хәтта әтисе дә, шул тирәдә булырга тиеш, дип, гөманлап кына әйтә торган иде. Каберләрне йөреп чыккач, Солтан, Газиз Әлмөхәммәтовны үзе белән янәшә бастырып, «Ясин» сүрәсен укыды, әрвахлар рухына дога кылды…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

11
Шулай итеп, Татарстанның бишьеллыгы уңаеннан беренче татар
операсы языла башлау турында хөкүмәт карары чыкты. Василий
Виноградов, Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов составында «Татопера төркеме» һәм комиссия төзелде. Комиссиянең председателе
итеп Фатих Әмирхан билгеләнде. Галимҗан Ибраһимов авторларга
башта операның либреттосын Фатих Әмирхан белән бергәләп карап
бетерергә, шуннан соң гына музыкасын яза башларга тәкъдим итте.
Шуңа күрә алар беренче эш итеп Фатих Әмирхан янына киттеләр.
Бу вакытта Фатих Жуковский белән Зур Кызыл урамнар кисешкән
чаттагы йортта, беренче катта яши иде. Энесе Ибраһим гаиләсе шул
елны гына Иске бистәдәге өйләренә күченгәннәр иде. Фатих аларны
көтеп торган булып чыкты. Килеп кергәч тә:
– Әйдүк, егетләр, кайчан килерләр, дип көтә идем, – диде. – Кичә
Галимҗан кереп чыкты. Сезнең белән сөйләшү турында әйтте. Мине
дә җаваплы эшкә билгеләгәннәр икән. Зур эшкә алынгансыз.
– Шулайрак шул. Менә Газиз опера язган. Инде Ташкентта куярга
да өлгергән. Галимҗан абый либреттосын сезнең белән эшләп
чыгарга кушты. Югыйсә, шигырь белән язган язуын. Татар-башкорт
көйләренә туры китереп эшләгән.
– Операны күп халык карады. Кәрим абый Тинчурин, Заһидә
Тинчурина, Кәбир Бәкер, Хәләф Түләков, Вәлиулла Галләмов,
Нуретдин Сәйфелмөлековлар. Яраттылар да кебек. Көйләрен
эшкәрткән Исхак Хәмзин фортепианода уйнады. Сания Хәмзина,
Рәүф Якуповлар, мин – рольләрне башкардык. Күбесе ТАТИНПРОС
институты студентлары иде. Соңыннан газеталарда язып чыктылар.
Тик тәнкыйте күп булды. Опера дип алынуың әйбәт, кирәкле эш,
әмма опера булмаган әле бу, диделәр.
– Опера итәргә уйладыгыз инде, алай булгач. Әйбәт, әйбәт, – диде
Әмирхан. – Егетләр, болай итик без: мин әле танышып чыкмыйча
берни дә әйтә алмыйм. Либреттоны миңа калдырыгыз. Мин карап
чыгыйм. Бер-ике көннән килерсез.
– Үзебез дә шулай уйлаган идек, Фатих абый.
– Мин сезгә чәйләр куеп тормадым инде, гафу итәрсез. Аннан,
икенче килгәндә Исмәгыйльне дә ияртегез әле. Мандолинасын да
ала килсен, – диде Фатих.
Икенче тапкыр Фатих Әмирхан янына ике көннән соң гына
бардылар. Бу юлы ул күрергә теләгән Исмәгыйль Һилаловны да
алдылар үзләре белән. Театрда аны күреп: «Фатих Әмирхан янына
барабыз. Сине дә чакырды», – дигәч:
– Минем мандолинада уйнаганны ярата ул. Аны да алып килергә
кушкандыр әле? – диде Исмәгыйль.
– Кушты шул. Без эш белән барабыз. Тагын эш кала икән инде
синең уйнаганыңны карап утырып, – дип куйды Газиз.
– Борчылма, мандолина эшне калдырмый ул. Көне буе эшләп
утырганнан соң, шулай тугарылып ял итәргә ярата ул, мандолина
тыңлап.

– Шулайдыр. Шуңа күрә сине мандолинасы белән килсен дигәндер
инде. Әйдә, киттек, ал инструментыңны...
Исмәгыйльнең сүзләре рас булып чыкты. Фатих ике көндә шактый
гына эшләгән, либреттоны башыннан ахырына хәтле сөреп чыккан,
Газиз язган текстны сызгалап-бозгалап, чуарлап бетергән иде.
– Килдегезме? Мин инде көтә-көтә көтек булып беттем. Оныттылар,
ахры, болар операларын дип уйлый башлаган идем, – дип каршылады
аларны Әмирхан.
Ул бу юлы да өйдә ялгыз иде. Аны шулай ялгызлык та туйдыра
торгандыр инде. Кеше арасында булу, аралашу сагындырадыр.
– Карадым мин сезнең либретто дигән нәрсәгезне. Кайбер
төзәтмәләр, үзгәрешләр дә керттем. Ярар, ул турыда соңыннан
сөйләшербез, әйдәгез әле, башта чәйләп алыйк. Әллә ничә куеп, әллә
ничә суынды инде ул чәй. Бар, Газиз, яңартып кер әле чәйнекне,– дип,
Әлмөхәммәтовка эш кушты.
– Гафу, Фатих абый, без бит эш кешеләре. Техникумнан тиз генә
чыгып китеп булмады, – дип акланырга кереште Солтан. – Бүген хорым
бар иде. Кызлар бит көтә. Кәрим абый анда яңа спектакль чыгарырга
йөри. «Башмагым» комедиясе, ди. Оренбург якларыннан Салих
Сәйдәшев тә кайткан анда. Тинчурин театрга алган үзен. Оркестр
оештырырга кушкан. «Башмагым»а музыка язарга сораган. Театрга
кереп, Исмәгыйль артыннан йөреп тә, әллә ни кадәр гомер узды.
– Ярар, акланма, гафу, диген дә, бетте. Кем соң авторы ул
«Башмагым»ның?
– Әллә тагын, Хәбибулла исемле бугай, каяндыр Уфадан диме
шунда.
Ул арада аш-су ягыннан чәйнек күтәреп, Әлмөхәммәтов килеп
керде. Ул «Башмагым»ның авторы кем?» – дигәнне ишетте дә, кем
икәнен белми аптырап калган Солтан өчен җавап бирергә ашыкты:
– Хәбибулла Ибраһимов ул, Уфадан. Кәрим абый Оренбург
якларында йөргәндә алып кайткан ул «Башмагым»ны Ибраһимовтан,
– диде.
– Ибраһимов? Хәбибулламы? Беләм мин аны! – дип, Солтан
үзенең аның белән танышлыгын исенә төшерде. – Без аның белән
«Галия»дә бергә укыдык. Әйбәт җырлый да иде. Мин оештырган
хорга да йөрде, – диде.
– Җырлый да шул, Ташкент якларында бергә җырлап йөргән идек,
– диде Газиз.
– Ярар, карарбыз спектаклен. Кәрим озак тотмас, чыгарыр, – диде
Фатих. – Әйдәгез, табынга рәхим итегез. Агыз, Газиз, чәйләрне.
Чәйләп алыйк. Ә син, Исмәгыйль, мандолинаңда уйнап җибәр.
Исмәгыйль мандолинасын алып, як-ягына каранып, урын эзли
башлады.

– Утыр менә монда, – дип, Фатих аңа үзе утырган зур көпчәкле
коляска яныннан урын күрсәтте.
– Башта чәйләп алсын инде, менә ясадым, – дип, Газиз Исмәгыйльне
үз янына чакырды.
– Ярый, алайса, эчеп алыйк, – дип, Фатих Газиздән үзен дә өстәл
янына китерүен сорады. Өстәл янына килгәч, ул табынга каплап куелган
ашъяулыкны ачып: – Менә, Нәфисә килен пешергән бу чәк-чәкләрдән
авыз итегез, – дип, үзе дә беренче булып шул чәй ашына үрелде.
Егетләр чәк-чәкне мактый-мактый капкалап, берәр чынаяк чәй
эчтеләр. Аннары Исмәгыйль мандолинада «Аппакай-алмакай»
җырының көен уйный башлады, Газиз аңа кушылып җырларга
тотынды:
– Җилбер-җилбер җил искәндә, җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә.
Аппакай-алмакай,
Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә,
Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә.
Иркәмә сәлам җиткер дип, җиткер дип,
Үзем куштым җилләргә, җилләргә.
Аппакай-алмакай.
Үзем куштым җилләргә, җилләргә.
Үзем куштым җилләргә, җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне,
Аппакай-алмакай,
Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне,
Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне.
Таң алдыннан искән җилгә
Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне,
Аппакай-алмакай,
Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне,
Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне.
Җырны беркадәр тыңлагач, Фатих:
– Җитеп торыр, егетләр, эшкә күчик. Бераз ял булды, – дип, үзенең
эш өстәлендә яткан кәгазьләрне китертте.
– Кстати, Солтан, нишләп дәшмичә утырасың? Фатих абый, Солтан
язган җыр булды бу! – диде Газиз, җырдан туктагач.
– Җырлап бетергәнеңне көттем, – диде Солтан. – Әллә кайчан
язган җыр инде.
– Газиз белән без бу җырны күп җырладык Оренбург, Ташкент
якларында йөргәндә, – диде Исмәгыйль. – Халык бик яратты. Халык
җыры булып китте тәмам.
– Матур җыр булган шул. Яшьләр өчен бер дигән! – дип, Фатих
та үз бәясен бирде. Аннары либретто турында сөйләргә кереште. –Карап чыктым мин аны. Килешсәгез, кайбер үзгәрешләр керттем,
– диде дә, либреттоны анализлый башлады. – Менә болай, егетләр.
Мин монда либреттоны пәрдәләргә, кисәкләргә бүлдем. Һәр кисәктә
баш көй булырга тиеш. Әлбәттә, беренче өлештә увертюра сорала.
Бик фаҗигале бетә торган нәрсә килеп чыккан. Туй булгач, туй
булсын инде, кайгылы, сагышлы түгел, яшьләр күңелен күтәрә
торганрак музыка булсын. Югыйсә, монда беренче күренеш үк Сания
белән дусларының сагышлы җырларыннан башланып китә. Музыка
яктырак, җылырак булырга тиеш. Икенче күренеш – бер-берсен
сөйгән ярлар Сания белән Зыяның очрашуы. Бу аларның мәңгегә
аерылышулары алдыннан хушлашулары кебек тәэсир калдыра.
– Операның сюжеты шулай уйланылган иде бит, – диде Газиз.
– Либреттода Зыяның Санияне урлаган моментында атыш чыгып,
ялгыш кына Санияне атып үтерүләре тасвирлана.
– Менә монысында инде мин либреттист белән килешмим. Монда
вакыйга явызлыкның җиңүе белән тәмамланган кебек килеп чыга.
Киресенчә булсын. Мәхәббәт өстен чыгарга тиеш. Гашыйклар
бергә калсын! Бу атыш вакытында яшьләрне аерырга йөргән Зариф
үзе атып үтерелергә тиеш. Бу бит – ике гашыйк җанның очрашу
күренеше. Шуңа күрә музыка шатлыклы, матур булсын. Операны
социаль конфликтка корырга кирәк. Ул хезмәт ияләренең җиңелүе
белән бетмәсен әле, киресенчә, алар байлардан өстен булып
чыксыннар.
– Беренче вариантта сүз бай сәүдәгәр Зарифның, кызы Санияне
ниндидер укытучы егет Зыяга кияүгә бирәсе килмәве турында бара
иде. Шуның аркасында ул кызын, егеттән аерып, Уралга кымыз белән
дәваланырга җибәрә. Ә үзе кызы юк чакта аны бай сәүдәгәр егетенә
кияүгә бирү турында килешә. Менә бу трагик моментларда фаҗигале,
сагышлы музыка акланадыр, – диде Солтан, Газиз вариантын яклап.
– Ярый, шулай булсын.
– Музыканы ничек алып барырга? Ярый, увертюрадан башлыйбыз,
ди. Музыканы моңарчы булмаган өр-яңа көйләрдән оештырыргамы?
– Мөмкин кадәр халык көйләрен файдаланыргадыр. Урыны туры
килгән җирләрдә аларны бөтенләй үзгәртмичә алып, соңыннан
киңәйтә, иркенәйтә төшәргә. Саф халык көе туры килмәслек
җирләрдә шуңа якын торган, танылганрак көйләрне алырга, бер дә
булмаганда, яңа көйләр иҗат итәргә, аларны мөмкин кадәр халык
көйләренә охшатып язарга. Менә шундыйрак киңәш, – диде Фатих,
Солтанның соравына җавап биреп. – Мин операны менә шулай күрәм.
– Аннары ул чынаякка су салдырып, кипкән тамагын чылатып куясы
итте. – Йә ничек, килешәсезме? – диде.
– Шулай дөресрәктер, килешәм, – диде Газиз.
– Мин анда һәр куплетның ниндирәк көй соравын күрсәтеп бардым. Эшләргә җиңел булсын өчен, либреттоны чистага күчереп
алыгыз. Көйне яза башлап, бер күренеше тәмамланган саен, очрашып
торыйк. Шулай эшләсәк, җиңелрәк булыр дип уйлыйм, – дип, Фатих
бүгенге эшенә йомгак ясады да, Газиздән чәйне яңартып кертергә
сорады. Аннары: – Ә без Исмәгыйльнең мандолинасын тыңлап
алыйк, – диде…

12
Газиз белән Солтан, Фатих кисәкләргә бүлгән либреттога көйләр
яза башлаганчы, комиссия җыйналып, операда катнашучыларны
билгеләп чыктылар. Бу бик мөһим эш иде. Музыка язганда,
җырчының тавышын күз алдында тотарга кирәк иде.
Операда барлыгы тугыз персонаж – Сания, аның егете Зыя,
әтисе Зариф, дус кызы Гөлбикә, Староста, Зыяның ике дусты,
ике каравылчы. Әлмөхәммәтов операсында Зыя ролен Газиз үзе
башкарган. Монысы өчен дә Зыя ролен аның тавышына яраштырып
язарга килештеләр. Солтан үзенә Староста ролен алырга булды.
Зариф роле дә кызыктырды аны. Зариф – төп рольләрнең берсе. Шуңа
күрә аны тәҗрибәлерәк җырчыдан җырлату уңышлырак булыр дигән
фикергә килделәр. Казанда андый җырчы тапмадылар. Бу рольне
җырларга Петроградтан Әхәт Хисамовны чакырырга булдылар.
Сания ролендә Сараны күрде Солтан. Саниянең дусты Гөлбикәне
Галия Кайбицкая җырлар, дубльләрдә Санияне – Сараның сеңлесе
Разия, Зыяны – Ситдыйк Айдарский, Саниянең үзен Зөһрә Бәйрашева
җырларга мөмкин дип килештеләр.
Солтан, рольгә ризалыгын сорап, Сарага Мәскәүгә хат язарга булды.
Ул Мәскәүгә киткәннән бирле аңа берничә тапкыр хат язган иде инде.
Саралар артыннан, озак та тормыйча, башкалага Айдарский
да китеп барган иде. Анда ул Луначарский исемендәге театр
институтына укырга керә. Институтта укыганда, бер үк вакытта
Мәскәүдә һәм Мәскәү тирәсендәге шәһәрләрдә эшләүче татарлар
өчен театр ачу уе белән йөри башлый. Бу уен үзе белән бергә укучы
егетләр Галләм Саттаров, Мәкәрим Мәһдиевләр белән уртаклаша.
Бу вакытта Мәскәүдә Совнаркомның аз санлы милләтләр бүлегендә
эшләүче Гали Динмөхәммәтов белән очрашып, аның ярдәме белән
«Коммунальник» клубы каршында студент яшьләрнең драма түгәрәген
оештырып җибәрә. Тора-бара драмтүгәрәк «Эшчеләр театры» дип
йөртелә башлый. Театр куйган кичәләрдә, спектакльләрдәге җырлы
рольләрне башкарырга консерваториядә укучы Сара Садыйкованы
да чакыралар. Беркадәр вакыттан соң Газиз белән Сара арасындагы
мәхәббәт аларның язмышларын бергә бәйли. Алар өйләнешеп, бергә
яши башлыйлар. Бу хакта ишеткән Солтан эчтән бик көенсә дә, яшь
парларны котларга үзендә көч тапты.

* * *
Сөекле Сарага һәм мулла Газиз кияүгә күп сәламнәр юлладым.
Сәлам соңыннан әйтергә теләгәнем сезгә, балалар, шулдыр ки:
«Сания» май башларында язылып бетсә кирәк.
Татсовнарком «Сания»не 25 нче июньгә куярга тәкъдим итте.
Постановка расходларын да (бик булмаса) үз өстенә алмакчы була.
Шулай итеп, «Сания»не 25 нче июньдә Татарстанның бишьеллык
бәйрәменә туры китереп куймакчы булабыз.
Үзегезгә мәгълүм Сания роле, Сара, сиңа багышлап язылды.
Ягъни яза башламас борын ук, син уйнауны фараз итеп, тавышын
да, партияләрен дә сине күз алдында тотып яздык. Шунлыктан
Санияне уйнарга сиңа кайтырга кирәк булыр. Әлбәттә, иң кимендә
бер ай репетицияләр ясарга кирәк булыр. Шуңа күрә сиңа майның
15е, бик соң булса 20ләрендә монда булырга кирәк. Әлбәттә, монда
шул опера белән мәшгуль булып торган вакытны хөкүмәт хезмәтендә
хисаплап, шул постановка хисабыннан бер микъдар жалуния биреп
торырга туры килер. Ләкин күпме булырын хәзердән әйтер хәл юк.
Стипендиатка фәлән дип лыкылдамасалар.
Саниянең роле, әлбәттә, бик зур һәм бик ответственный, һәм авыр.
Бөтен опера почти ике кеше тарафыннан (Сания, Зыя) башкарыла.
Калган рольләр – кыска-кыска гына, узгынчы гына рольләр. Шуңа
күрә сәхнәдә күп булырга туры киләчәк. Һәм шактый күп җырларга,
шулай ук уйнарга кирәк булачак. Аның өстенә шактый кыен арияләр
дә бар. Иң югары тавыш «ре» булды инде. Апрель азакларында сиңа
роль һәм партияңнең ноталарын җибәрербез, әзерләнә торырсың. Һәм
җәйге планнарыңны шушы эшләрне күз алдында тотып кор. Бу хатны
Татарстан хөкүмәтенең рәсми тәкъдиме дип сөйләргә можешь. Һәм
ул отчасти шулай да. Шул мәсьәләләрне сөйләшегез, уйлашыгыз да
тиз көннән җавап языгыз.
Зыя ролен Газиз Әлмөхәммәтов уйнаячак. Саниянең атасы
Зарифны уйнарга Петроградтан Әхәт дигән егетне чакырабыз. Хатын-
кыз рольләренә монда кешеләр бар. Хорга Шәрык музыка техникумы
хорын алырбыз.
Санияне дублировать итүне, ягъни запасный уйнаучы итеп Разияга
тапшырмый булмас, ахры. Бик яшь булса да, бер дә сәхнәдә уйнаганы
булмаса да, аннан башка ул рольгә ярый торган тавышлы кеше юк.
Сара, менә бу хатны Петроградта консерваториядә укучы Әхәт
Хисамов дигән кешегә җибәрсәң икән – марка да куябыз, ләкин
адресын белмибез. Әгәр син адресын белсәң – туры үз адресы белән,
белмәсәң – Айдаровларга җибәр дә, алар тапшырсыннар.
Сезгә бәхет-сәгадәтләр теләп, Солтанәхмәт.
Адрес: Казань, Жуковского, 4. Восточный Музыкальный техникум.
Габяшеву.

* * *
...Башта алар увертюра музыкасын яздылар. Акрынлап беренче
пәрдәсеннән башлап, балет өлешенә кадәр хорларын, арияләрен
язып чыктылар да ике рояль белән уйнап чыгарлык итеп эшләр өчен
Виноградовка илтеп бирделәр. Виноградовтан соң ноталарны Шәрык
музыка техникумы оркестры җитәкчесе Литвинов карап чыкты.
Аның белән килештергәч, Виноградов музыканы оркестр өчен эшли
башлады. Шефлык комиссиясе ярдәме белән операның эшләнгән
кадәр өлеше буенча театрда «Шәрык музыкасы кичәсе» дигән исем
белән халыкка зур концерт күрсәтелде.
Икенче пәрдәне язар алдыннан җыелып сөйләшү вакытында Газиз
Әлмөхәммәтов кызыклы тәкъдим ясады:
– Дусларым, бер идея бар. Сценарий буенча, Зариф Санияне
Зыядан аерып тору өчен, аны Уралга кымыз белән дәваланырга
җибәрә бит. Миндә бер тәкъдим бар. Беренче өлешне эшләп шактый
гына арылды. Ял итеп алганда начар булмас иде. Әйдәгез, бу өлешне
без дә Уралга китеп язабыз. Башкортстанның Аргаяш кантонындагы
Яңа Субыл авылында кымыз шифаханәсе бар. Шунда барып язып
кайтсак?
– Мин дә беләм ул шифаханәне. Бик яхшы булыр иде, – диде
Виноградов. – Тик мин бара алмам шул. Ярый ла син – ирекле кош,
мин бит – эш кешесе.
– Минем дә шул хәл. Техникумны ташлап беркая да китә алмыйм.
Уралга чыгып китәр өчен әле акча да кирәк.
– Сиңа Академүзәкнең махсус рөхсәте белән ялга чыгарга
мөмкиндер. Мөһим эш белән шөгыльләнәбез бит. Юбилейга ярты
елдан аз гына артык вакыт калып бара. Безнең әле беренче өлеш кенә
язылган, – диде Василий Иванович.
– Алайса без, әйдәгез, Галимҗан Ибраһимов янына барыйк. Бәлки
ярдәм итәр.
– Безгә бит Хаҗи Габидуллин, Татарстан юбилееның бишьеллыгына
язып өлгертсәгез, тагын өстәп 350 сум бирәбез диде, теге вакытта.
– Булды гына! Киттек, башта Ибраһимов янына. Аннары Хаҗига.
Вәгъдәсен онытмагандыр, шәт.
Алар шулай эшләделәр дә. Галимҗан Ибраһимов техникум
директоры исеменә Солтан Габәшине отпускка җибәрү турында
ходатайство язып бирде. Хаҗи Габидуллин да, сүзендә торып,
«Татопера» төркеменә 350 сум акча бирдерү турында фәрман
чыгарды.
– Татарстанның бишьеллык бәйрәменә өлгертсәгез, әйбәт булыр
иде. Бәйрәмгә чит илләрдән дә, эшче оешмаларыннан делегацияләр
килүе ихтимал, – дип, тагын бер тапкыр юбилей турында исләренә
төшерде Габидуллин.

– Шуңа тырышабыз да инде. Өлгертербез, һичшиксез! – диде
Габәши.
Шул акчаның бер өлешенә алар фисгармун сатып алдылар. Ул
шифаханәдә эшләр өчен бик кирәк иде.
Алар шифаханәдә ике ай булып, гыйнвар ахырларында операның
икенче пәрдәсен тәмамлап кайттылар. Ләкин Виноградов беренче
пәрдәнең партитураларын һаман да күчереп бетермәгән булып чыкты.
– Эш күп булды, егетләр, өлгерә алмадым, – диде ул.
– Болай булмый, өлгерә алмаячакбыз бит.
– Аңлыйм, Газиз дус, бу эш белән берничек тә өлгерә алмыйм, –
диде Виноградов.
– Әллә сине дә бер айга гына булса да эшеңнән азат итүләрен
сорыйкмы? Шунсыз булмый, югыйсә дөрләп янабыз. Хөкүмәтнең
ышанычын аклый алмаячакбыз, – диде Солтан.
Виноградов Татарстан юстиция комиссариатында эшли иде. Алар
Галимҗан Ибраһимов аркылы комиссариатның Василий Ивановичны
өч атналык ялга җибәрүенә ирештеләр. Ә ул ял дигәннәре Солтанның
туган авылына кайту булды.
Алар «барабыз»да эшләүче бер абзыйны яллап, бөтен кирәк-
яракларын, фисгармонияләрен алып, өчәүләп Кече Солабаш
авылына, имам-хатыйп Хәсәнгата Габәши яшәгән йортка кайтып
төштеләр. Хәсәнгата карт йорт артындагы бакчасында умарталарын
карап йөри иде. Май башы бит, бал кортлары уянган, тал
песиләреннән бал җыярга чыкканнар. Җәй көне диярсең, әледән-әле
бәрәңге бакчалары артыннан аккан Сола ярын тутырып үскән карт
өянкеләр, таллар ягына очып кына торалар. Көне дә матур, чалт аяз
күк, кояш җылы нурларын сибә. Табигатьнең уянган чагы. Их, шушы
матурлыкка сокланып, шул Сола буйларында гына йөрисе иде дә
бит. Алар эш белән кайттылар шул, үзләренә комачаулаучылардан
качып.
– У-у, кунаклар кайткан! – дип каршылады аларны Хәсәнгата
карт, бакчасыннан ишегалдына чыгып. – Исән-сау гына кайтып
җиттегезме? Әссәламегаләйкүм!
– Вә-галәйкүм әссаләм вә рәхмәтуллаһи-вә бәрәкатүһү! – дип җавап
бирде аңа Солтан һәм янына барып икекуллап күреште.
– Нинди эш белән йөрисез? Берәр төрле экспедиция-мазармы әллә?
– диде дә, Хәсәнгата карт Газиз каршына барып, кулларын сузды. –
Сине дә күрер көн бар икән, Газиз балакай. Сине күргәч, Дөбъязга
концерт белән кайтканнармы әллә дип уйлап куйдым. Еш кайталар
Дөбъязга артистлар. Әле үткән атнада гына бер төркем кайтып, театр
уйнап киттеләр.
– Нинди артистлар ул тагын, без белмәгән, күрмәгән?
– Нинди булсын, Кәрим Тинчурин алып кайткан иде. Аның «Сүнгән йолдызлар»ын күрсәттеләр. Салих Сәйдәшев, Нури Сакаев, Әшрәф
Синәева белән Ситдыйк Айдаровлар миндә дә кунак булдылар.
Әйтмәделәрмени?
– Аларны күрергә вакыт бармы, әткәй?! Әле менә хәзер дә ялга
дип түгел, эш белән кайттык.
– Нинди эш инде ул тагын? Техникумыңнан киттеңмени?
– Техникумнан да китмәдем, опера язабыз. Менә Газиз
Әлмөхәммәтов һәм Василий Иванович Виноградов белән өчәүләп
опера язарга алындык бит әле.
– Шулаймыни? Бәрәкалла! Бу егетегез Виноградов буламыни? –
дип, Хәсәнгата карт аның белән дә кул биреп күрешеп алды.
– Виноградов. Композитор һәм юстиция комиссариаты хезмәткәре,
– диде Солтан, әтисен Василий Иванович белән якыннан таныштырып.
– Бик яхшы, бик хуп. Әйдәгез, өйгә керик. Кучерыгызны да чакыр,
чәйләп китәр.
Солтан капкадан чыгып карады, ләкин кучер хушлашмыйча да
китеп барган иде инде.
– Киткән кучер, әткәй. Ашыккандыр. Ярар, Казанда «барабыз»да
йөреп, аның хәтле акча эшли алмас иде әле, көне буена да. Акчаны
бик канәгать булып алып, кесәсенә яшерде.
– Ярар, юл кешесенең юлда булуы хәерле. Разый булып киткәч,
әйбәт инде. Әйдәгез, керик. Оркыя чәйләр куеп эчерер, – дип,
Хәсәнгата кунакларны өйгә дәште. Ул кызы Оркыя гаиләсе белән
яши иде.
Капка төбендә яңа чыккан яшел чирәмне чемченеп, ишле генә
каз бәбкәләре йөри. Солтанның капка ачканын күреп, аңа каршы
каңгылдап ана каз килә башлады. Аңа кушылып, ата каз да ысылдап,
канатларын җәеп, бәбкәләрен якларга ашыкты.
– Ай-яй, усаллар! Тимим бит, көш-шү! Әнә, тилгәннән саклагыз
бәбкәләрегезне! – дип, Солтан капканы япты. Ишегалдына кереп,
иптәшләрен өйгә дәште. – Әйдәгез, керик. Урнашырга кирәк булыр.
Өчебез дә бер бүлмәдә эшли алмабыз, – диде.
Өй зур, якты, җыйнак иде. Алгы якта аш өстәле, почмакта аш-су
бүлмәсе, түр якта бер стенаны тутырып торган киштәләр янында зур
гына китап шкафы. Бу – Хәсәнгата абзыйның бай китапханәсе иде.
Бар бүлмәләрдә дә аш өстәлләре, стена буена куелган тар өстәлләр,
ике зур диван, урындыклар күренә. Алар барысы да хуҗаның
үз кулы белән ясалган җиһазлар. Ян-як дивар буенда Оркыяның
фортепианосы утыра. Оркыя үзе укытучы – авыл мәктәбендә
балалар укыта иде.
Газиз, аръяк бакчадан кергәндә, лапастагы ат абзарына, диварда
эленеп торган җәйге, кышкы дирбияләргә, улактан ашап торучы кара
айгырның чит кешеләрне күреп пошкырып куйганына игътибар итте.Шунда ук балта остасы остаханәсен күреп, анда «Бу кораллар белән
кем шөгыльләнә икән?» дигән уй туган иде. Өйгә кергәч, барлык
җиһазларның – китап шкафының, өстәлләрнең, урындыкларның,
диван-караватларның кулдан эшләнгән булуын күргәч, останың кем
икәнен аңлады. Хәсәнгата карт үзе алтын куллы балта остасы икән
бит! Ишегалдында өч кешелек кошёвка һәм җәйге йөк арбасы белән
тарантас тора иде.
Чәйләр эчеп, тамак ялгап алгач, алар үзләренә эш урыннарын
бүлештеләр.
– Сез теләсәгез ни эшләгез, егетләр, мин балачактан гармун уйнап
шөгыльләнгән мунча алачыгында эшлим, – диде Солтан. – Үзем генә
түгел, әлбәттә. Газиз белән бергә. Фисгармун белән утырырбыз. Түр
якта, Оркыя бүлмәсендәге фортепианода – Василий Иванович. Без
язып биреп торырбыз, Василий Иванович без эшләгәннәрдән оркестр
өчен партитуралар язып, партияләрне күчереп барыр. Моның өчен
аңа пианино янында эшләү уңайлы булыр. Нәрсә, Василий Иванович,
килешәсезме?
– Кая барасың, башка урын юк. Пианиноны мунча алачыгына
күчереп булмас шул. Югыйсә алачыкта эшләү романтичныйрак
булыр иде дә...
– Романтика булсын өчен, алайса бүгенгә шундый тәкъдим: бүген
ял итәбез. Сола буйларында йөреп кайтабыз. Зиратка барып килербез.
Әби-бабайларның каберләрен зиярәт кылырбыз, – диде Солтан. –
Килештекме?
– Килештек, тик мин зиратка барып тормам, мөселман зиратына
керү миңа ярамас, – диде Виноградов. Аның белән Хәсәнгата карт
та килеште.
Алар авыл буйлап сәяхәтләрен зираттан башладылар. Солтан
зират капкасыннан кергәч тә укыла торган доганы искә төшерде.
Мәдрәсәләрдә дин сабагын укыган мөэмин булу өстенә ул, «Галия»не
тәмамлагач, үзе мәдрәсәләрдә мөдәррис булып эшләү турында
таныклык алып чыккан кеше дә бит әле.
Әс-сәламу галәйкүм йәә әһләл-кубури ягфируллаһу ләна үә ләкум
антум саләфуна үә нахну бил-исри.*
Дога кылып, амин тоткач та, ул туп-туры әнисе каберен эзләп
китте. Соңгы тапкыр аның каберен зиярәт кылганына алты ел
булган икән инде. 1918 елны Казан мөселман полкында хезмәтеннән
демобилизацияләнгәннән соң ул бер елга якын әтисе янында авылда
яшәп алды. Шул елны Арчада беренче баскыч укытучылары белемен
күтәрү курсларында укытучы-лектор булып эшләп йөрде. Арчадан
авылга кайтып-китеп йөргәләгәндә еш кына зиратка кергәләп чыга


* Тынычлык һәм сәлам булсын сезгә, бу каберләрнең әһелләре. Аллаһы безне гафу кылсын һәм сезне гафу
кылсын. Без сездән соң барачакбыз.

торган иде. Әнисе каберен дә соңгы тапкыр шул чакларда зиярәт
кылды. Әнисе Шәмсеруй 1901 елны ук вафат булды. Солтанга әле
ун гына яшь иде. Ул да муллалар нәселеннән. Әтисе әниләрен Лаеш
өязендәге Хәерби авылы имам-хатыйбы булып торган Әбүбәкер
бабайның кызы дип сөйли иде. Солтан каберне тиз тапты. Әтисе
җәмәгатенең каберенә еш килә, күрәсең, инде май башы булуга
карамастан, кар әле эреп бетмәгән, ләкин кабер каралган, тирәсендә
чүп-чар да, ботак-сатаклар да юк. Әнисе янында ук әбисе Хәлимә
Мөхәммәт-Шәриф кызы белән бабасы Мөхәммәт Габидулла углы
Кәлимуллин каберләре дә кардан арчылып килә. Ә менә Кәлимулла
бабайның каберен белми Солтан. Кая җирләнгәндер, аны хәтта әтисе
дә, шул тирәдә булырга тиеш, дип, гөманлап кына әйтә торган иде.
Каберләрне йөреп чыккач, Солтан, Газиз Әлмөхәммәтовны үзе
белән янәшә бастырып, «Ясин» сүрәсен укыды, әрвахлар рухына
дога кылды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев