Логотип Казан Утлары
Роман

Саташкан кәккүк (романның дәвамы)

Алгы ишектән бүлмәгә самавыр тоткан ир белән кош теле һәм пәрәмәчләр салынган тәлинкәләр күтәреп, әлеге шул Нәфисә атлы хатын килеп чыкты. Ир дигәне Фатих Әмирханның энесе Ибраһим иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6
Солтан «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Уфа реаль
училищесының дүртенче классында укый башлый. 1915 елда
аны тәмамлап, Казанга күченеп кайта, университетның юридик
факультетына укырга керә. Икенче курста укыган җиреннән армиягә
алынып, хәрби студентлар батальонында хезмәт итә башлый. Ул арада
Октябрь инкыйлабы булып, Петергоф прапорщиклар мәктәбендә
укый башлаган Габәши, Россия мөселманнары хәрби шурасының
татар полкына хезмәткә җибәрелә. Мөселман дөньясында музыкант
һәм җырлар иҗат итүе белән танылган Габәшине полк оркестры белән
җитәкчелек итәргә билгелиләр. Казанда инде ун елдан артык эшләп
килгән «Сәйяр» театр труппасы Габәшине спектакльләрнең музыкаль
бизәлешен эшләргә, җырлар иҗат итәргә чакыра. Габдулла Кариев
шул елларда Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» пьесасын, Мирхәйдәр
Фәйзинең «Галиябану»ын, Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сен,
Курмаши Уразаевның «Бүз егет» дастанын сәхнәләштереп, Солтан
Габәшидән шуларга музыка язуны сорый.
* * *
1922 елда Казанга төрле төбәкләрдән – кайсы Оренбургтан, кайсы
Әстерханнан, кайсы Казакъстаннан, Үзбәкстаннан, гражданнар сугышы
башлангач таркалган «Сәйяр» труппасында эшләп йөргән бер төркем
артистлар, музыкантлар, җырчылар кайтып төште. Алар, Татарстан
хөкүмәте кушуы белән, яңадан шул «Сәйяр» труппасы нигезендә
Кәрим Тинчурин оештырган Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт
театрында эшли башладылар. Солтан 1919 елда хәрби хезмәткә
алынганнан бирле, мөселман командирлары хәзерләү курсларында,
бер үк вакытта мөселман педагогика техникумы курсларында, Үзәк
Шәрык югары музыка мәктәбендә укытучы булып эшләп йөри иде.
Егерме икенче елның көзендә Казанга Ташкенттан бер төркем
артистлар белән концерт күрсәтергә җырчы Газиз Әлмөхәммәтов
килеп төште. Бер-ике урында концерт куйганнан соң ул музыка
мәктәбенә керде. Үзе белән ниндидер бер үсмерне дә иярткән.

– Исәнмесез, Солтан абый, сезне күрергә дип килгән идем, – диде
ул.
– Әйдүк, Газиз, нинди йомыш белән йөрисең? – диде Солтан.
Уфада яшәгәндә аның Газиз Әлмөхәммәтовны күп мәртәбәләр
күргәне бар иде. Ул аны матур тенор тавышлы җырчы буларак белә.
Уфада берничә тапкыр ул катнашкан концертларны да караганы бар.
Уфада гына да түгел, Ташкентта да очрашканнары бар аларның.
Инде менә шактый еллар Ташкент якларында җырлап йөреп, Казанга
килергә булган, күрәсең. Бүген-иртәгә концертларын да барып
карармын әле, дип уйлап йөри иде Солтан. Ходай рәхмәте белән үзе
килеп чыккан янына.
– Менә кайбер иптәшләрнең киңәше белән сезнең янга килдем әле,
Солтан абый. Сез бит инде «Зөләйха», «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә»
спектакльләре өчен көй язган композитор. Казанда да, Уфада да
андый эшне башкарган музыкантлар әлегә юк дип беләм. Сезгә бер
тәкъдим белән килгән идем.
– Җә, җә, шуннан?
– Өченче ел концертлар белән Бакуга барып чыгарга туры килде.
Шунда миңа Баку музыкаль театрында бер концертта җырларга
тәкъдим иттеләр. Концерт дип, концерт кына түгел, опера иде ул.
Гозәер Хаҗибәковның «Аршин мал алан» опереттасы. Менә шунда
катнашканнан соң, миндә татар операсы язу теләге уянды. Ташкентка
кайткач, бу хакта андагы Татар халык мәгарифе институты клубында
эшләүче иптәшләр белән сөйләшеп, шул операны яза башладык.
Башладык кына түгел, былтыр инде әзерләп, сәхнәгә дә чыгардык.
Халык арасында билгеле сюжетка, балалар белән аталар арасында
барган конфликтка нигезләнгән, «Сания» операсы өчен либретто
да яздым. Пианистыбыз Исхак Хәмзин музыка өлешен эшләде.
Мин, Исмәгыйль Һилалов, Рабига Борнашева, институт укучылары
Сөембикә Хәмзина, Рәүф Якупов – җырчылар, операны Ташкент
тамашачысына күрсәттек.
– Әйбәт килеп чыктымы соң?
– Чыкмады шул.
– Ник алай?
– Беренче коймак төерле була диләр бит. Безнеке дә шулайрак
килеп чыкты. Югыйсә тамашачылар өелешеп килгәннәр, зал шыгрым
тулы иде. Ләкин канәгатьсез булып таралыштылар. Газеталарда язып
чыктылар. Операны караучылар арасында Кәрим абый Тинчурин белән
җәмәгате Заһидә ханым да бар иде. Соңыннан сөйләшү үткәрдек.
Анда «Сәйяр»нең беренче артистларыннан булган Гыйззетдин
Сәйфелмөлеков, укытучы Сәхабетдин Рәхмәти, Кәбир Бәкер, Хәләф
Түләк, Нуретдин Сәйфелмөлеков, Вәлиулла Галләмовлар катнашты.
– Музыкасын кем язды дисең әле? Исхак Хәмзин дидеңме?

– Язды дип, ул үзе язмады инде, халык җырларыннан файдаланып
эшләгән иде музыка өлешен. «Опера булмаган бу, операга пародия
булган», – диделәр чыгыш ясаучылар.
– Шуннан, ә мин нишләргә тиеш?
– Кәрим абый Тинчурин Казанга барып, сезнең белән сөйләшеп
карарга кушты. Менә шуның өчен килгән идем. Бер үк вакытта
концертлар да куеп китәрбез дип, төркем белән килдек.
– Операны миннән яздырмакчы буласың инде алайса?
– Шулайрак иде исәп.
– Юк, Газиз туган, миннән була торган эш түгел бу. Ун-унбиш
җырны тезеп кенә опера эшләп булмый. Оригиналь музыка язар өчен
минем белемем җитми, – дип, Солтан опера язудан баш тартты.
– Булмый, дисез инде алайса.
– Юк, Газиз, ышандыра да, алына да алмыйм бу эшкә.
– Алайса, менә бер егет белән таныштырыйм әле үзегезне, – диде
Әлмөхәммәтов. – Үзем белән менә бу егетне дә алып килдем әле
Казанга. Сез аны бәлки таныйсыздыр. Габәши абый, заманында
Ташкентка килгәч, мине Казанга укырга килергә чакырган иде, ди.
– Булгандыр, чакырганмындыр. Мин булган бер җирдә сәләтле
яшьләрне эзләп йөрим бит.
– Бик сәләтле егет. Мәктәптә музыка укытучысы мандолинада
уйнарга өйрәткән. Үзе генә дә уйный, җырчыларга бер дигән
итеп аккомпанемент та башкара. Әле шулар өстенә, Катта-Курган
шәһәрендәге балалар музыка мәктәбенең халык музыка уен кораллары
оркестрында уйный. Үземнең концертларда катнаштыра башладым.
– Таныйм бугай мин бу егетне. Исемең ничек әле? – дип, Солтан
үзенең Ташкентта концертлар куеп йөргән чагында күргәне булган
бу үсмерне исенә төшерде.
– Латыйф исемле мин, Хәмидуллин Латыйф.
– Әйе шул, Латыйф. Татарстаннан бугай бит син. Тау ягыннан,
Кошман волостена караган Бувалы авылыннан бит әле.
– Бувалыда туганмын. Әти Донбасс шахталарында эшләп
йөргәннән соң, башта Кавказда яшәгәнбез, аннары Ташкентка барып
урнашканбыз. Унөченче елда мәктәпкә укырга кердем. Татар теле
һәм әдәбиятын укытучы Заһидә апа Бурнашева сәләтемне күреп,
төрле кичәләрдә катнаштыра башлады. Музыка укытучысы Гыймат
абый мандолинада уйнарга өйрәтте. Катта-Курган музыка мәктәбендә
скрипкада, фортепианода уйнарга өйрәндем. Менә хәзер Газиз абый
белән концертлар куеп йөрибез.
– Яхшы. Бик әйбәт булган әле Казанга килүегез. Яңа уку елы
башланырга тора. Техникумда укый башларсың. Бер-ике ел
укыганнан соң, Мәскәүгә җибәрербез үзеңне, – диде Габәши.
– Алайса, без синең белән аерылышабыз, Латыйф туганкай, – диде Газиз Әлмөхәммәтов, үзенең төркемендә концертмейстер булып
йөргән егет белән дә саубуллашып.
Алар шулай аерылыштылар. Концертлары беткәннән соң Газиз
үзенең Ташкентына кайтып китте. Солтан Шәрык музыка техникумы
мөдире урынбасары, татар теле буенча завуч һәм укытучы булып
эшләвен дәвам итте. Шул ук вакытта ул Татнаркомпроссның Академик
үзәгендә музыкаль секторда штаттан тыш эшләп, «Тарих, этнография
һәм археология җәмгыяте» әгъзасы булып торды. Татар Коммунистик
университетында һәм Казанның барлык югары уку йортларында хор
түгәрәкләре алып бара башлады. Ә Латыйф Хәмидуллин Шәрык
музыка техникумында укып калды.

7
Солтан Шәрык педагогика техникумында эшли башлаганда аның
мөдире булып Исхак Казаков, уку-укыту эшләре буенча урынбасары
булып Нәсыйх Мөхетдинов эшли иде. Солтан укучыларга ботаника
дәресләре укытучысы итеп билгеләнде.
– Солтан Хәсәнович, сезнең музыкант һәм композитор булуыгыз
безнең техникум укучылары өчен зур бәхет, – дип башлады сүзен
мөдир, Габәши белән техникумда беренче очрашкан көнне.
– Аңлап бетермәдем, – диде Солтан.
– Бәлки бездә эшли башлавыгыз белән үзегез дә бәхетледер.
Дөрес, сезне музыка буенча укытучы итеп ала алмыйбыз. Ә менә
укучыларыбыздан хор оештырып җибәрсәгез, безне дә бәхетле итәр
идегез. Бәлки шул кызлар арасыннан йөрәгегезне яулардай пар да
табарсыз.
Солтан инде утыз яшен тутырып килә, чынлап та, шушы көнгә хәтле
үзенә кәләш булырдай чибәркәйне һаман да очрата алганы юк әле.
– Кем белә, бәлки мине бәхетле итәрдәй сылукай шул кызлар
арасындадыр, – диде Солтан. – Мин үзем дә ул турыда уйлап йөри
идем. Бик әйбәт булыр иде.
Исхакны яхшы белә Солтан. Ул Казанда сәүдәгәрләр гаиләсендә
туган. Техникум мөдире булыр алдыннан гына Үзәк мөселман
комиссариатында коллегия әгъзасы булып торган иде. Аның
бертуганы Гайшәбикә – Солтанның «Кәккүк» җырының сүзләрен
язган Гали Рәхимнең хатыны. Гали белән Солтан «Мөхәммәдия»
мәдрәсәсендә бергә укыганнар иде. Унтугызынчы елда исә бергә
педагогия курсларында эшләделәр. Солабашта әтисе Хәсәнгата
мәдрәсәсендә укыган, хәзер Мәскәүдә Төркия илчелегендә эшләп
йөрүче, үзенә Шәфи Алмас тәхәллүсе алган Габдрахман дустының
хатыны да шул Казаковлар нәселеннән. Исхакның апасы Өммегөлсем
исә – Мулланур Вахитовның әнисе...
Хор түгәрәгенә укучылар бик теләп язылдылар. Төркемдәге егерме кызның барысы да калган иде түгәрәк дәресенә. Безнең татар җыр-
биюне ярата бит. Аулак өйләр, өмәләр үткәрү аның канында, бала
чактан, яшьтән тәрбияләнә. Солтан бүген дә сагынып искә ала: Кече
Солабашта елның теләсә кайсы вакытында аулак өйләр гел булып
тора иде. Ул тула басулар, каз өмәләре, җыеннар, Сабан туйлары...
Сөмбелә, Нәүруз бәйрәмнәре, карга боткалары пешерү дисеңме.
Көз җитсә – кыз озату, килен төшерү, туйлар... Гармун уйнап, урам
әйләнүләр. Мәчет картлары тыя дип куркып тормыйлар иде яшьләр.
Техникум укучылары да шуларда катнашып үскән яшьләр бит инде.
Ә ул кичәләрдә инде уен да җыр, шаяру да көлү.
Их, күңелле өмәсе!
Шунда яшьләр җыела.
Шунда уйнау, шунда көлү,
Шунда ярлар сөелә! –
дип тикмәгә генә җырламыйлар бит инде. Шуңа күрә Солтан кайда
гына эшләмәсен, хор түгәрәге оештыра, укучы-яшьләрнең дәррәү
катнашасын белеп тора.
Солтан дәресне укучыларның ничек җырлавын тикшереп карауга
багышларга булды.
– Без бүген эшне берәр җыр җырлап караудан башларбыз, – диде
ул. – Нинди җырлар беләсез?
– «Тәфтиләү».
– «Ком бураны».
– «Көзге ачы җилләрдә».
– Ярый, әйбәт. Сез боларны Аитова мәктәбендә өйрәнгәнсездер
инде, әйеме?
Кызларның күбесе шул мәктәпне бетереп килгәннәр иде.
– Юк шул. Аитова мәктәбендә безне җырлап-биеп йөрүдән тыялар
иде. Дин тыя җырлауны дип, Фатиха апа үзе гел кисәтеп торды.
– Ә без аңа карамый идек, күрсәтмичә генә җырладык та, биедек
тә. Соңыннан мәктәп русча да укыта башлагач, җырларга да ирек
бирә башладылар.
– Әйдәгез, «Ком бураны»н җырлап карыйк әле бергәләп.
Ул шулай диде дә, фортепиано алдына барып утырды һәм
клавишлар капкачын ачып, уйнарга тотынды. Беренче аккордларны
алганнан соң, тезелеп баскан укучыларга карап, башы белән ым какты
да, үзе үк җырлый башлады:
– Ком бураны, ком бураны
Оренбурның урамы.
Илдә көрәш барган чакта
Өйдә ятып буламы? Укучылар аңа кушылып җырлый башладылар:
– Ком бураны туздырабыз,
Урамнардан узабыз.
Ай узабыз, ел узабыз,
Якты юллар сузабыз.
Солтан торып басты да: «Җырлагыз, җырлагыз», – дип, рәт буйлап,
һәрберсе янында туктап, ничек җырлауларын тыңлый башлады. Җыр
беткәч, яңадан беренче торган кыз янына килеп исемен сорады:
– Исемең ничек әле?
– Гөлсем. Гөлсем Сөләйманова.
– Бик әйбәт. Ә синеке?
– Хәкимә Чамаева.
Өченче, дүртенче, бишенче кызны калдырып, янында торган
кыздан сорады:
– Син кем буласың?
– Сара минем исемем. Сара Донская.
– Ничек Донская? Дон буеннан килдеңме әллә Казанга?
– Юк, ул – минем тәхәллүсем. Чын фамилиям Садыйкова. Сара
Гарифҗан кызы Садыйкова.
– Шулаймыни? Ә Донская каян килеп чыккан фамилия?
– Артистка булырга телим мин, Солтан абый. Артисткалар шундый
тәхәллүсләр алалар бит. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская,
Кушлавычта туган Оркыя – Кушловская, Гөлсем Камская, тагын әллә
кемнәр бар. Мин дә Донская фамилиясен алам.
– Ә нишләп Донская, нишләп үзең туган авыл исемен түгел?
– Әти-әнием авылда туган булсалар да, төрле районнардан, төрле
авыллардан. Шуңа күрә кайсы авыл исемен тәхәллүс итеп алырга
да белмәдем. Күптән түгел әтиемне заводыннан Дон буйларына
эшчеләре өчен икмәк әзерләргә җибәрделәр. Шуңа күрә тәхәллүсемне
Донская дип алырга булдым.
– Әйбәт. Артистка булырсың болай булгач, Алла кушып. Тик
укырга кирәк булачак, махсус уку йортында. Казанда әлегә юк андый
уку йорты, Мәскәүдә, Петроградта бар, – диде дә Солтан Сара белән
янәшә басып торган кызга мөрәҗәгать итте:
– Ә сине кем дип белик? – диде ул.
– Гадилә Насыйрова-Шамова булам, – диде кыз.
– Ә нишләп ике фамилияле? Синең дә тәхәллүсең бармы әллә?
– Юк, анысы иремнеке. Әлерәк кенә кияүгә чыктым. Ирем дә
укытучы булырга укый. Афзал Шамов.
– Алай икән. Бик яхшы. Бергә-бергә укулары җиңелдер, – диде Солтан
Гөлсем Сөләйманова, Хәкимә Чамаева, Сара Садыйковалар янына килеп, аларның исем-фамилияләрен кабат сорады. Рәт буйлап йөреп тыңлаган
чакта ул аларның саф, матур тавыш белән җырлауларына игътибар иткән
иде. «Яхшы, араларыннан өч-дүрт кенә бөртек җырчы чыкса да, татар
мәдәнияте өчен зур табыш булачак. Боларына күбрәк игътибар бирергә,
үзләрен ныклабрак әзерләргә кирәк булыр», дип уйлады.
Хорга сайлап алган егерме кыздан икесенә күзе төште Солтанның.
Берсе – шул, үзен Донская дигәне. Икенчесе Фәхригалләм исемле
булып чыкты. Аның янына ул чибәрлегенә сокланып туктады.
Җырлавы Сараныкы кебек үк түгел иде.
– Сезнең исемегез ничек? – дип сорады ул аннан.
Кыз үзенең алай искитәрлек матур тавышлы булмавын үзе дә белә
иде күрәсең, кыенсынып кына:
– Фәхригалләм минем исемем. Сабир кызы Мәһдиева, – дип куйды.
«Кайсын яр итәргә боларның? – дип уйлады Солтан. – Икесе дә
укытучы булырга укый. Сарасы артист булырга хыяллана. Тавышы
матур, әйбәт кенә артистка чыгарга мөмкин. Җырчы артистка. Театрга
китсә, җырлы рольләрне башкарачак, популяр артистка булачак. Тик
артист тормышы тормыш түгел инде. Гел гастрольләр, сәфәрләр.
Гаилә тормышы барып чыкмаска мөмкин, ярый ла ире дә үзе янында
йөрсә, артист булса...»
Солтан кызларны хорда җырлау серләренә өйрәтә башлады. Хорда
җырлауның да үз серләре бар. Бер тавышка җырларга мөмкин. Һәм
төрле тавышлы хор булырга мөмкин. Һәр җырчы үз тавыш тембры белән
җырлый. Бер үк көй, бер үк ноталар төрле регистрда башкарыла. Бер үк
көйгә җырлана торган җыр төрле югарылыкта ишетелә, матурланып,
калын йә нечкә тавышларның аваздаш яңгырашында башкарыла
башлый. Кызлар моны акрынлап аңлый, төшенә башладылар.
Көннәр үтә торды. Кызлар хорын төрле кичәләргә, Казандагы
эшчеләр клубларына, мәктәпләргә очрашуларга чакыргаладылар.
Дәресләрдән соң хор алып бару белән бергә, Солтан иҗатны
да онытмады. «Сәйяр» труппасы таркалганнан соң оештырылган
Беренче Татар дәүләт драма театрында куелырга тиешле «Бүз егет»
спектакле өчен музыка, җырлар язу белән шөгыльләнде. Кызларын
театр куярга тиешле «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» спектакльләренең
репетицияләренә алып барды.
Кыш башыннан кәнизәкләр ролендә репетицияләргә йөргән кызлар
беркөнне Яңа клубта Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» спектаклендә
уйнадылар. Драма театры артистлары белән бергә. Зөһрә ролен
Әшрәф Синәева дигән артистка башкарды. Ә Таһир ролендә Газиз
Айдарский уйнады. Сара икесенең дә уйнауларын яратып карады.
«Их, киләчәктә шушы спектакльнең төп рольләрен уйнаучы булсаң
иде ул!» дип хыялланды. Спектакль беткәч, өйләргә таралышканда
Сара янына Газиз Айдарский килеп:

– Бигрәк йотлыгып, ашардай булып карадың, – дип сүз катты.
– Уйный-уйный күзәтеп тордыңмыни минем сиңа гына карап
утырганны? Икегез дә әйбәт уйнадыгыз. Минем дә Зөһрә буласым
килеп, икегезгә дә кызыгып карадым, – диде Сара.
– Мин үзем дә күптән сиңа кызыгып йөрим. Репетицияләрдә
җырлавың бик ошый.
– Солтан абый бик тырыша инде. Бездән җырчылар чыгармакчы
була. Театрларда да катнаштыра.
– Сиңа күзе төшкән бугай аның. Гел синең тирәдә кайнаша. Бәхетле
кеше.
– Аның нәрсәсе бәхет булсын? Эше шул булгач.
– Сине озатып куярга мөмкинме бүген?
– Белмим шул. Кызлар нәрсә дияр бит. Без гел бергә йөрибез.
– Без алардан качып китәрбез.
Алар шулай иттеләр дә, Яңа клуб ишеге алдына бөялгән
тамашачылар арасыннан кысыла-кысыла урамга чыктылар да Газиз,
кызны җитәкләп, Проломная урамына таба атлады. Ләкин Сара
туктап калды.
– Нәрсә булды? – дип сорады егет.
– Мин ул якта яшәмим, – диде кыз һәм Мәскәү урамы ягына
борылды. – Без Мәскәү урамы белән Воскресенская чатында
урнашкан йортта яшибез, – диде.
Алар Болак буйлап Саралар яши торган шул йортка таба
йөгерделәр. Болак аркылы салынган алтынчы күпер янына килеп
җиткәч, Газиз Сараны кулыннан тотып туктатты да:
– Кемнән качып чабабыз без шулай, урам караклары сыман? Бераз
басып торыйк, – дип, күпергә таба борылды.
– Мин Солтан абыйдан качтым, син кемнәндер, белмим, – диде
Сара шаяртып.
– Солтан абый югалткандыр алайса үзеңне.
– Ул гына түгел, Хәкимә белән Разия да югалткандыр.
– Хәкимәне беләм, Разиясы кем тагын?
– Сеңлем. Ул да минем кебек артистка булырга хыяллана.
Техникумда гына түгел, өйдә дә театр ясап уйныйбыз.
– Әйбәт икән. Репетицияләрне өйдә генә үткәрәсез. Ә Солтан
абыйдан нигә качасың?
– Белмим. Көн саен мине озатырга сорый. Шуңа качам.
– Күзе төшкән димәк үзеңә.
– Шулай бугай шул. Әллә ничек, ул – укытучы, мин – аның
укучысы гына. Яше дә зур... Мин керәм инде, әни борчыладыр, Разия
белән бергә кайтып кермәгәч, бигрәк тә.
– Кая ашыгасың? Сөйләшергә дә өлгермәдек. Кайтмаган, кайтмаган
инде, көтәрләр. Нинди матур кышкы төн! Төнге күктәге йолдызларны карап торыйк әле бераз. Шундый матур җемелдиләр. Әнә, күрәсеңме,
ике якты йолдыз яна.
– Берсе сүрәнрәк.
– Яктысы Зөһрә йолдыз аның. Бүгенге спектакльдәге Зөһрә.
Таһирның сөйгәне. Беләсеңме, Зөһрә йолдызны тагын ничек дип
атыйлар?
– Таң йолдызы Чулпан дип.
– Тагын? Тагын бер исеме бар. Анысын руслар әйтә.
– Анысы Венера!
– Өчесе дә кызлар исеме.
– Әйдә, без аңа тагын бер исем бирик.
– Нинди?
– Ниндиме? Яңа исем таба алмыйсыңмы?
– Йолдызларга исемнәрне гашыйклар биргән. Бер-берсен яраткан
ярлар.
– Артистларны да йолдыз дип атыйлар. Синең кебек җырчыларны.
Бүгеннән мин ул йолдызны Сара йолдызы дип атый башлармын.
Килештекме?
– Минем исем беләнме?
– Әйе, синең исем белән. Синең йолдызың булсын ул! Сара
йолдызы.
– Тик без аны икебез генә шулай дип атыйк. Беркемгә дә
белдермичә. Икебезнең генә сер булсын ул. Сара йолдызы!
– Булсын. Күктә бүгеннән үз йолдызыбыз бар! Сара йолдызы!
– Ярый, мин керәм.
– Ашыкма инде, иртә бит әле. Сабыйлар вакыты да чыкмаган.
Сөйләшик бераз.
– Нинди иртә?! Син таң йолдызы дигәч тә. Төн уртасы. Сөйләшик
соң. Минем сиңа бер соравым бар.
– Сорап кара. Җавап бирерлек микән.
– Гади генә сорау ул. Мин үземә Донская дигән фамилия алдым.
Солтан абый әйтә, артистлар икенче фамилияләрен туган авыллары
исеменнән чыгып алалар, ди. Мин бит авылда туып үсмәдем, шәһәр
кызы. Әнием Тау ягыннан, Тутай авылында туган. Тутайская дигән
фамилия ала алмыйм бит инде. Әтием дә шул яклардан, Зөя өязенә
караган Айдар авылыннан. Бер Айдарский бар бит инде. Сине
Айдарский дип йөртә халык. Әллә син шул авылданмы?
– Бәй, авылдашлар икәнбез бит без! Ничек итеп белми яшәгәнбез
бер-беребезне? Айдарга бер дә кайтканың булмадымыни синең?
– Бәләкәй чакларда кайткалап йөргәнебезне хәтерлим. Без күбрәк
әни авылына, Тутайга кайта идек. Шуңа күрә белмәгәнбездер бер-
беребезне.
– Айдардан кемнәр нәселеннән соң сез? Бәлки мин беләмдер.

– Айдарга без Казаннан кунакка Садыйк бабайларга кайта идек.
– Мин беләм бит ул Садыйк абзыйны. Безгә чыбык очы туган
да тиешле әле ул. Ишле балалы гаилә иде. Синең әтиең ни исемле
соң әле ул? Гарифҗанымы, Рәхимҗанымы, кайсысы Садыйк абзый
улларының?
– Гарифҗан исемле минем әтием.
– Гарифҗан абый кызымыни әле син? Авылдаш кына түгел,
туганнар да икәнбез бит әле. Ничек итеп сине белмәгәнмен?
– Син миннән зуррак бит. Ничә яшькә икән?
– Бер биш яшькә булырга тиеш. Туксан алтынчы елгы мин. Егерме
биш яшем тулды.
– Миңа да тиздән егерме тула. Нәкъ биш яшькә кече икәнмен.
Алайса, абый дип әйтергә туры килә инде сиңа.
– Сине Айдарская дип йөртү дөрес була икән бит. Икебез дә
Айдарскийлар булабыз, ир белән хатын кебек.
– Абый белән сеңел диген.
– Әтиеңә әйт алайса, авылдашыбызны таптым, диген. Безгә чыбык
очы туган булырга тиешле Исхак абзыйның улы, Габделгазиз Вәлитов
диген. Габделгазиз Вәлитов – ул мин булам. Айдарский – минем
тәхәллүсем.
– Әтием Казанда түгел шул әле, Дары заводыннан Дон буйларына
икмәк әзерләргә җибәргәннәр иде. Тиздән кайтырга тиеш.
– Ярый алайса, иртәгә күрешкәнче хуш, сеңлем. – Шулай диде дә,
әмма баядан бирле китәргә дип тартылган кызның кулын җибәрмичә
торды.
– Иртәгә булмый. Иртәгә Солтан абый Хәкимә белән мине каядыр
кунакка алып барам диде.
– Кара анда, кулыңны сорап куймасын ул карт дәрвиш. Абыйдан
рөхсәт сора башта, диген.
– Ярар, шулай диярмен. Хуш! – диде дә, Сара Воскресенская
урамының чатында ук урнашкан, әле һаман да утлары якты янып
торган йортка таба йөгерде.

8
Габәши Сара белән Хәкимәне җитәкләп килеп кергәндә, Фәтхи
Бурнашлар фатирында табын гөрли иде инде.
– Дәресләрдән соң хор белән репетиция ясап яттык, тоткарландык
бераз, – диде Солтан, соңга калулары өчен акланып. – Аның каравы,
ике яшь җырчы алып килдем.
– О-о, булачак җыр укытучылары! – диде, күрешергә дип
каршыларына килгән Бурнаш.
– Укытучы булып бөтен кеше эшли ала. Болар – җырчы булачак
кызлар. Әле менә яңадан бер спектакльгә әзерләнә башладык. Төп рольләрне шушы кызлар башкарачак, – диде Солтан, кызларның
өсләреннән пәлтәләрен салдыра-салдыра.
– Беләбез, беләбез, – диде, инде табын түрендә утырып торучы
артист Габдулла Уральский. – Карап торган җырчы артистларыбыз
менә шушы ике кыз инде. «Бүз егет»не шулар белән ерып чыксак
чыгарбыз, Алла боерса.
Алар Курмаши Уразаев поэмасы буенча пьесасын Кәрим Рәхимов
язган «Бүз егет» дигән спектакль чыгарырга булганнар иде.
Фәтхи Бурнашның туган көне икән. Кичәге спектакль алдыннан
Бурнаш Солтанга: «Иртәгә туган көн уңаеннан мәҗлес үткәрәм, Сара
белән Хәкимәне алып кил», – дип әйткән булган. Солтан кая барасын
әйтмәгән иде, бары тик: «Иртәгә бер җиргә кунакка барабыз», – диде.
Менә нинди кунак икән!
Фәтхи мәҗлескә язучы дусларын, берничә артистны дәшкән. Алар
барысы да әлеге шул «Бүз егет» спектаклендә уйнаячак артистлар
булып чыкты. Табын янында утырган Габдулла Уральский белән
Касыйм Шамил уртасында Газиз Айдарскийны күреп, Сара аптырап
китте. «Кара син аны, кичә Солтан абый кунакка барабыз дип әйтте»,
– дигәч, бер сүз дә дәшмәгән иде. Үзе дә кунакка чакырулы булган
икән, җүнсез!» дип уйлап куйды. Шулай да үзенең Газиз белән
якыннан танышлыгы турында беркемгә дә берни дә сиздермәскә
тырышты. Мәҗлес буе күзе аңарда булса да, тел катып, үзенә бер
сүз дә дәшмәде. Газизе дә халык арасында кызларны беренче күргән
кебек сөйләшеп утырган булды. Күзләре күзгә берничә тапкыр
очрашты үзләренең. Газизе текәлеп караган саен йөзе комачтай
кызарып чыкса да, сиздермәде.
Сараны да, Хәкимәне дә берничә мәртәбә сорап җырлаттылар...
Икенче көнне «Бүз егет»нең репетицияләре башланды. Кызлар
хорында алар бары тик шул спектакль җырларын гына өйрәнделәр...
Бер көнне Солтан Сара Садыйковага аны Фатих Әмирхан янына
алып барачагын әйтте.
Сараның Фатих абыйсын күргәне бар. Ул төрле кичәләрдә катнаша,
чыгышлар ясый. Үз аягында йөри алмый, аны гел коляскага утыртып
алып киләләр.
«Ни өчен алып бара икән?» дип уйлады Сара. Беркадәр борчылды,
дулкынланды. Ул укытучысыннан:
– Без анда нишлибез? – дип сорады.
– Борчылма, – диде Солтан, кызның дулкынлануын сизеп. –
Синнән ике җырымны җырлатып карыйсым килә Фатих абыйга.
– Нинди? – диде Сара шунда ук. Аның күңеленнән: «Җырлый
алырмынмы?» дигән уй йөгереп узды.
Солтан шуны сизгән сыман:
– Курыкма, җырларсың. Синең тавышка килеп тора торган җырлар, – дип, кызны тынычландырырга ашыкты. – Хорда көн саен җырлап
йөргән җырларың.
Алар килеп кергәндә, Фатих Әмирхан ялгызы гына утыра иде.
– Әйдүк, Солтан әфәнде, мәрхабә, хуш килдегез! – дип каршылады
ул аларны. «Ни өчендер Солтанның гына исемен атады. Мине
белмидер инде, шуңа исемемне әйтмәгәндер», дип уйлады Сара.
– Исәнме, Фатих абый. Сезнең янга җырчы кызымны алып
килдем әле. Сара Донская. «Бүз егет» белән «Таһир-Зөһрә»гә язган
җырларымны Сарадан җырлатып күрсәтмәкче идем.
– Шундый җырчы да барлыкка килдемени дөньяга? – дип куйды
Фатих.
– Укучым. Тавышы бик матур, моңлы, ачык.
– Бик әйбәт. Тыңларбыз. Ниндирәк җырлар чыкты икән? Тик
башта чәйдән авыз чылатып алыйк. Нәфисә апагызның тәмле
пәрәмәчләре белән сыйланыйк, – диде дә, күрәсең, күрше бүлмәдә
тагын кемнәрдер бар иде, шул якка карап: – Нәфисә, чәй чыгарыгыз
әле кунакларга, – дип дәште.
Алгы ишектән бүлмәгә самавыр тоткан ир белән кош теле һәм
пәрәмәчләр салынган тәлинкәләр күтәреп, әлеге шул Нәфисә атлы
хатын килеп чыкты. Ир дигәне Фатих Әмирханның энесе Ибраһим иде.
Солтан Фатих Әмирхан һәм Ибраһим белән күптәннән, әле бала
чагыннан ук таныш. Аның әтисе Хәсәнгата хәзрәт Кече Солабашта
үзенең алдынгы карашлы шәкертләр укытырга тиешле җәдит
мәдрәсәсен ачу артыннан йөргәндә, Казанга килеп, шундый ук
мәдрәсә ачкан Мөхәммәт-Зариф Әмирханов белән еш очраша торган
иде. Ул очрашуларга килгәндә, Хәсәнгата хәзрәт тарантасына еш
кына кечкенә Солтан-Әхмәтне дә утыртып бара. Алар шул чакта
Мөхәммәт-Зариф хәзрәтнең Солтаннан биш кенә яшькә зур улы
Фатих һәм аның энесе, Солтаннан ике яшькә генә олы Ибраһим
белән аралашалар иде. Фатих ул чакларда әле тап-таза, сау-сәламәт
үсмер, хәзерге шикелле коляскада гына утырып торучы гарип түгел
иде. «Мөхәммәдия»дә укып йөргән чакларында да Солтан аларга
еш бара иде. Фатихның энесе Ибраһим белән урамга чыгып, күрше
малайлары белән кузна уйнаганнарын бүгенгедәй хәтерли әле Солтан.
– Энем Ибраһим белән җәмәгате Нәфисә, – диде Фатих кунакларга.
– Композитор Солтан Габәши үзенең укучысы Сара Донская белән,
– дип, хуҗаларга да кунакларын таныштырды.
Ибраһим да, Солтанны танып, күптәнге дуслар кебек ике кулын
биреп күреште.
Хуҗалар да, Фатих та бик итагатьле, тыйнак, кунакчыл кешеләр
иде. Алар Нәфисәнең пәрәмәчләрен, кош телләрен мактый-мактый
чәй эчтеләр.
– Бер чынаяк кына аз була ул, тамак туймый, сез бит инде дәресләрдән соң, тамагыгыз ачкандыр, – дип кыстый-кыстый, тагын
берәр чәшке чәй ясап эчерделәр.
Амин тотып, рәхмәтләр әйтеп, табын артыннан торгач, Фатих:
– Менә хәзер эшкә керешсәк тә була, – дип, Ибраһимнан үзенең
коляскасын дивар буенда торган пианино янына якынрак этеп куярга
сорады.
Солтан да Сарага ноталар язган кәгазьләрен тоттырды да:
– Менә бу җырларны карап чык әле, – диде һәм үзе пианино
каршына, Фатих янына барып утырды.
Бүгенге репетициядә берничә тапкыр җырлап караган булса да,
Сара кәгазьләрне курка-курка гына ачып, ноталарга күз салды. Әле
Аитова мәктәбендә укыганда ук әтиләре Гарифҗан абзый кызлары
Разия белән Сарага уйнарга өйрәнү өчен фортепиано сатып алган
иде. Шуңа күрә ноталарны таный, кәгазьне ачып, күз салуга җырның
көен чамалады. Ул арада Солтан үзенең кулындагы кәгазен пианино
алдына куеп, уйный да башлады. Сарага борылып, җырлый башларга
дип ым какты. Сара җырны каушап кына башласа да, үзен тиз кулга
алды. Җырны салмак кына, ягымлы, моңлы тавыш белән башкарып
чыкты.
– «Бүз егет»тән хан кызы Сәхибҗамалның беренче җыры булды
бу, – диде Солтан. – Ничек, Фатих абый? – дип, шунда ук тыңлаучыга
мөрәҗәгать итте.
– Әйбәт кенә. Башкаруы да шәп. Булдыра бит Донская! – дип куйды
Фатих, куркып кына җырлаган Сараның күңелен күтәрергә тырышып.
– Яхшы алайса. Сара матурым, Сәхибҗамалның икенче җырын
ач әле. Анысын да тыңлатып карыйк Фатих абыйга.
Ул шулай диде дә, Сараның җырны ачып, күз йөртеп чыкканын
да көтеп тормыйча, уйный башлады.
Сара монысын да матур гына башкарып чыкты. Бу юлы инде
күңеле шактый тынычланган иде, әллә ни дулкынланмады. Бер-ике
җирдә генә сүзләренең хәрефләрен ачык кына күреп бетермәде,
ахрысы, төртелеп торды. Ләкин җырга әллә ни хилафлык килмәде.
– Монысы да булган, – диде Фатих.
Аннары Солтан хор башкара торган җырларның да көйләрен
уйнап чыкты. Бүз егет ролен башкарырга тиешле Газиз Айдарский
җырлыйсы җырлар белән дә таныштырды. Аларын үзе җырлап
күрсәтте...
«Бүз егет» тәмам әзер булганчы Солтан Сара белән Гөлсем
Сөләйманованы һәм Хәкимә Чамаеваны алып әле берничә тапкыр
барды Фатих Әмирхан янына. Аннан тәмам фатиха алгач кына,
спектакльне халыкка тәкъдим итү көнен билгеләделәр. Спектакльне
карагач, Фатих Әмирхан Сараның уенына, җырлавына бик сөенгән,
мөкиббән киткән иде. Спектакль тәмамлангач, артистларны котлау өчен сәхнәгә күтәрелгән кешеләр арасына зур көпчәкле коляскасы
белән Фатих Әмирханны да алып менделәр.
– Сара сеңлем, табигать сиңа моңлы тавыш биргән. Тавышы матур
булмаган кеше дә укытучы була ала. Син җырны ташлама! – диде
һәм кулындагы чәчәкләр бәйләмен сузды...
«Бүз егет»тән соң Солтан Сарага тәмам гашыйк булды. Гашыйк
булды булуын, ләкин кызның үзеннән шактый яшь булуы аны куркыта
иде. Таныкламаларында «1906 елны туган» дип язылган. Шулай икән,
димәк, ул аннан унбиш яшькә кече булып чыга. Унбиш яшькә кече һәм
әле унбиш яшьлек кенә! Өйләнәм дисә, кызның әти-әниләре дә каршы
киләчәк бит. «Кызыбыз яшь, йөрмә баш әйләндереп», – диячәкләр.
Алай дисәң, Сара үзе: «Мин 1902 елда туган», – ди. Имеш, ничектер,
аның документлары югалган да, яңасын алганда, атасы Гарифҗан
абзый яшен кечерәк итеп күрсәтеп, алтынчы елгы дип яздырган, ди.
Чынлап та шулай булса, яшь аермалары кыскара, унбер ел ир белән
хатын арасында әллә ни зур аерма түгел ләбаса. Солтан бит үзе дә
яшь чырайлы, гәүдәгә дә шул 20 яшьлек егетләр кебек кенә күренә...
«Бүз егет»не карарга театрга Сараның әти-әнисе килә алмады.
Икмәк әзерләргә киткән әтисе Гарифҗан абзый Дон буйларыннан
кайтып җитмәде, аның урынына энесе Рәхимҗан абзый белән,
Сараның сеңлесе Разия һәм энеләре Салих белән Хафиз килгәннәр
иде. Сеңлесенең зур уңышка ирешүен күреп сөенеп утырды Рәхимҗан
спектакль караганда. Спектакльдән соң артистларны кат-кат сәхнәгә
чыгарып котлаулар тәмамлангач, ул Сарага әйберләрен күтәрешеп
кайтырга булышам дип, сәхнә артына менгән генә иде, яннарына
төп рольне башкарган артист Газиз Айдарский килеп басты. Агасы
янында басып торган Сараның кулын тотып, ул аңа:
– Исәнмесез, Рәхимҗан абзый! Мин сездән Сараны миңа кияүгә
бирүегезне сорыйм, – диде.
Рәхимҗан аптырашта калды. Башыннан, «Нәрсә, спектакль әле
тәмамланмадымы икән әллә? Әле һаман дәвам итәме?» дигән сәер уй
йөгереп үтте. Бу минутларда Сараны котларга дип, Солтан да сәхнә
артына кергән иде. Газизнең сүзләрен ишетү аның өчен дә шок булды.
«Менә сиңа мә! Сара аңа белгертмичә йөргән, Айдарский белән
сөешәләр икән бит!» дигән уй аның да миен бораулады.
Рәхимҗан үзен тиз кулга алды:
– Белмим шул, энекәш. Сараның үз ата-анасы бар. Әлегә, Аллага
шөкер, икесе дә исән-саулар. Мин бу мөһим эшкә тыгыла алмыйм,
мин бары тик Сараның әтисенең энесе генә. Сара белән үзара килешеп
хәл иткәнсез икән, алар каршы килмәсләр, үзләренә барыгыз да
сорагыз кызларын, – диде. Бәхәсләшеп торырга да, ике уйларга да
урын калдырмады. Аннары сәхнә артындагы өстәл өстендә яткан,
тамашачылар тарафыннан Сарага бирелгән чәчәк бәйләмнәрен барып алды да: – Әйдә, сеңлем, кайтыйк, әниең борчылып көтәдер анда
безне, – дип, аны кулыннан җитәкләп, сәхнәдән алып төшеп китте.
Газиз белән Солтан, ни әйтергә дә белмичә, бер-берсенә карашып,
авызларын ачып басып калдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев