Дәвамчысын калдырып китте
Аңа әле нибары җитмеш кенә яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, сөйгән эшеннән аерылу, бу хәлне үзе өчен шәхси фаҗига итеп кабул итү аның гомерен кыскартты.
Аңа әле нибары җитмеш кенә яшь тулган булыр иде.
Ни кызганыч, сөйгән эшеннән аерылу, бу хәлне үзе өчен
шәхси фаҗига итеп кабул итү аның гомерен кыскартты.
Сүзем танылган тәнкыйтьче, әдәбият галиме, шагыйрь
һәм күренекле нашир Мөдәррис Вәлиев турында.
Шәхси фаҗигасенә әверелгән эшеннән аерылу дигәнем
аның матбагачылык, наширлек хезмәте белән бәйле.
Илдә башланган үзгәртеп кору нәтиҗәсендә яңадан
үз эшчәнлеген башлап җибәргән милли «Мәгариф»
нәшриятының ябылуы аның директоры булып эшләгән
Мөдәррис Вәлиев өчен чын мәгънәсендә фаҗигагә
әйләнде шул. «Мәгариф» нәшрияты ябылгач, Мөдәррис
«Мәгариф-Вакыт» дип аталган шәхси нәшриятын ачты.
Татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, методик әсбаплар, кулланмалар чыгаруны дәвам
иттерде. Ләкин милли дәреслекләр чыгару Татарстанда дәүләт ихтыяҗы булудан
туктаган иде инде. Фәннәрне предмет буларак, татар телендә укыту гына түгел, туган
тел һәм әдәбият дәресләрен укыту вакыты да кыскартылды. Элекке дәреслекләргә
ихтыяҗ бетте, аларның күләме кискен кимеде. Нәтиҗәдә, милли дәреслекләр чыгара
торган «Мәгариф» нәшриятының да кирәге калмады. Бу бөтен мәгариф хезмәткәрләре
өчен, милләтебез өчен гаять зур фаҗига иде югыйсә. Мөдәррис Вәлиев исә моны
аеруча кискен кабул итте.
М.Вәлиев китап бастыру, матбагачылык эшендә азу теше чыгарган гаять зур белгеч
иде. Ул китапны эчтәлеге, эчке бизәлеше, тематикасы, нинди мәсьәләләрне күтәргән
хезмәт булуына карап, аның полиграфик эшләнешен укучы игътибарын үзенә җәлеп
итәрлек итеп әзерләүне зур осталык белән оештыра белә иде. Әсәрләренең затлы китап
рәвешендә дөнья күрүен теләгән һәркем – язучы булсын, галим-голәма булсын, барысы
да «Мәгариф» нәшриятында басылып чыгуын тели һәм көтеп ала иде. Бу җәһәттән,
матбагачылык эшендә Мөдәррис Вәлиевкә тиңнәр наширләр арасында бик аздыр.
Гомеренең зур өлешен мөхәррирлек, наширлек эшенә багышлаган Мөдәррис
Вәлиев үзенең иҗат юлын шигырьдән башлап җибәрә.
Ул Татарстанның Әлки районы Мәүләшә (рәсми документларда Яңа Камка)
авылында 1953 елның 30 маенда туа. Мөдәррис ике айлык кына чагында егерме
сигез яшендә әтисе сугышта алган яраларыннан үлеп китә. Малайны әнисенең Татар
Мулласы авылында яшәүче әтисе Габделмәгыйзь Маннапов гаиләсе тәрбиягә алып
үстерә. Бу – шагыйрь Шамил Маннапов туган гаилә. Шигырьләр яза башлауда малайга
Шамил абыйсының тәэсире зур булгандыр. Алай дисәң, Мөдәррис Әлки район
газетасына биргән бер интервьюсында «Шамил абыйның шигырь белән мавыкканын
мин шактый соң белдем», – дип әйтә. Ә иҗатының башлангычы хакында сораганда:
«Әби миннән кайсысы – армиядә, кайсысы укуда булган улларына хат яздыра иде. Ул
еш кына шигырьгә күчеп китә, бу халәт, акрынлап, миңа да йоккандыр, күрәсең», – ди.
Димәк, язу сәләте аңа әнисенең әнисеннән килгән.
Мөдәррис әнисе туган авылда – башлангыч, Алпар авылы мәктәбендә урта белем
ала. Башлангыч мәктәптә укыган вакытта шигырьләр яза башлаган малай, Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәч, Салих Маннапов
тәхәллүсе белән яшь шагыйрь булып таныла. Мин университетка укырга кергәндә,
ул инде дүртенче курста укучы студент һәм булачак яшь әдипләрне тәрбияләүче
«Әллүки» түгәрәгенең җитәкчесе иде. Соңгы курсларда укыганда, ул шәриктәшләре
арасында беренче рецензияләре республика матбугатында күренә башлаган өметле
яшь тәнкыйтьче булып танылды. Тулай торакта без кара-каршы күрше бүлмәләрдә
генә яшәгәнлектән, еш аралаша идек. Җитмәсә, ул – үзе шикелле үк яшь, инде әдипләр
арасында талантлы каләм иясе булып танылган, без бүген Шәүкәт Гаделша дип белгән
Шәүкәт Сибгатуллин белән бүлмәдәш. Әле яңа гына мәктәп тәмамлап килгән унҗиде
яшьлек малайны, мине дип әйтүем, менә шушы ике егет үз канатлары астына алдылар,
төпле киңәшләрен бирделәр, үзләре тирәсендә булачак әдип итеп тәрбияләделәр дип
саныйм. Университет дипломы алганнан соң «Татарстан яшьләре» газетасында эшли
башлаган Мөдәррис мине, журналистика бүлегенең өченче курсын гына тәмамлаган
студентны, җәйге каникул вакытында үз янына, мәктәпләр һәм югары уку йортлары
бүлегенә практика үтәргә эшкә чакырды. Алдагы ике курстан соң студентлар төзүче
отрядларында эшләп чыныгу алган ташчы буларак, мин төзүче отрядлар тормышын
яктырту буенча комсомол өлкә комитетына эшкә урнашкан идем. Газетага да урнашу
бу эштә минем өчен бер дигән практика, булачак һөнәрем өчен тәҗрибә мәктәбе булды.
Уку елы башлангач та мин газетада эшләвемне дәвам иттердем. Ә Мөдәррис мәктәпләр
һәм вузлар белән бергә газетада республика әдәби тормышын яктырткан, шулай ук яшь
әдипләребез иҗатына багышланган язмалары белән чыгыш ясый иде. Шул ук вакытта
инде өлкән әдипләребезнең иҗатын өйрәнеп, саллы-саллы мәкаләләр язды. Төрле
басмаларда урын алган әлеге язмалары белән аны 1982 елда, әле бер китап та бастырып
чыгармаган килеш Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Бу вакытта инде ул
«Татарстан яшьләре»ннән «Казан утлары» журналына күчеп, аның әдәби тәнкыйть һәм
фән бүлеге өлкән редакторы булып эшли иде. Берлеккә кабул итү комиссиясендә ул
вакытта әдәбиятыбыз корифейлары булып танылган Сибгат Хәким (комиссия рәисе),
Рафаэль Мостафин (әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе), Нил Юзиев, Атилла Расих,
Туфан Миңнуллиннар аның иҗаты турында әтрафлы сүзләрен әйткәннәр.
«Китабы, ишетүемчә, 1984 елда басылып чыгачак. Кулъязмасы кабул ителгән,
нәшрият планына кертелгән. Ләкин китап чыкканны көтеп тору мәҗбүри түгелдер, дип
уйлыйм. Тәнкыйтьче кешенең китабын чыгару – шактый кыен мәсьәлә ул. Иптәшнең
мәкаләләре матбугатта еш басылып тора, иҗат багажы безгә таныш. Шулай булгач,
бернинди дә киртә булмаска тиеш», – дип әйтә үзенең йомгаклау сүзен ул вакытта
Туфан Миңнуллин.
Комиссия тәкъдимен Язучылар берлеге идарәсе дә бердәм хуплый.
«Өметле яшь тәнкыйтьчеләр әдәбиятка сирәк килә. Мөдәррис – шундыйларның
берсе. Миңа Мөдәррис Вәлиев мәкаләләрендә әдәбиятның сәнгатьчеллеген тою
сыйфаты ошый. Яшь тәнкыйтьче фикерен үз вакытында, кыю әйтеп чыга белә...» –
дигән тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин ул утырышта. «Тәнкыйтьтә бүген ике юл ачык
аерыла: язучылар тәнкыйте һәм академик-гыйльми тәнкыйть. Мөдәррис Вәлиев шушы
ике юнәлешнең уртасыннан, аларны берләштереп бара: әдәби яктан тәэсирле, фәнни
яктан анализлы итеп яза», – ди Тәлгат Галиуллин.
Күрәсез, ул вакыттагы әдәби тәнкыйть өлкәсендә ат уйнатучы агайлар Мөдәррис
Вәлиев йөзендә үзләренә лаеклы алмаш күрәләр, аңа зур өметләр баглыйлар.
Башта тәнкыйть бүлеге өлкән редакторы булып эшләгән М.Вәлиев бераздан «Казан
утлары»ның баш редактор урынбасары вазифасын били һәм шул елларда журналның
йөзен билгеләүдә, әдәбиятыбызның матбугатта чагылышын күрсәтүдә төп рольне
башкаручы кешеләрнең берсенә әверелә. 1989 елда исә ул, гомумән дә, әдәбиятыбызны
дөньяга таныту, язучыларыбызның әсәрләрен укучыларга илтеп җиткерү үзәге булган
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифаларын башкаручыга әйләнә. Ә
тагын ике елдан, китап нәшриятыннан аерылып чыгып, мөстәкыйль нәшрият булып яши
башлаган милли «Мәгариф» нәшриятының җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзгәртеп кору
җилләре алып килгән милли күтәрелеш рухы белән канатланып, Татарстан мәктәпләрен
генә түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрне дә милли дәреслекләр белән тәэмин
итү өчен тырышлык куя башлады һәм зур уңышларга да иреште. Россиянең төрле
төбәкләрендә тупланып яшәүче милләттәшләребез «Мәгариф» нәшрияты әзерләп
чыгарган дәреслекләрдән һәм укыту әсбапларыннан, кулланмалардан файдалана
башлады. Нәшрият болар белән генә дә чикләнмичә, актив рәвештә балалар әдәбиятын
пропагандалау белән шөгыльләнә. Ел саен классик әдипләребезнең балалар өчен язган
әсәрләре белән бергә бүгенге язучыларның китапларын да бастырып чыгара. Бигрәк
тә яшь язучыларның беренче китапларын бастыруга игътибар бирә.
Кайда гына эшләсә дә, нинди генә урын биләсә дә, Мөдәррис иң элек әдәбият белгече,
тирән белемле редактор булып кала бирде. Ул хәтта директор булып утырган килеш
тә, нәшриятта басыла торган китапларның җентекләп редакцияләнүен таләп итә һәм
үзе дә редактор булып кала иде. Инде шактый вакыт «Мәгариф» нәшрияты директоры
булып эшләвенә карамастан, күп кенә әдипләр аның йөзендә беренче чиратта редактор
күрә иде. Әйтик, Әмирхан Еники, 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыга торган
күптомлыгының баш редакторы нәкъ менә Мөдәррис Вәлиев булуын теләп мөрәҗәгать
иткән. Аның бу үтенеч хатын бу урында тулысы белән китерергә булдым.
«Мөхтәрәм Мөдәррис әфәнде!
Сезгә зур бер үтенечем бар: Сез чыгачак беренче томның (сүз Татарстан китап
нәшриятында чыгарга тиешле биштомлык хакында бара. Р.Х.) «баш редакторы»
булсагыз иде. Бу бик мөһим, бик кирәк. Бигрәк тә китапның үзе өчен...
Сезне республикада белмәгән кеше юктыр. Китап эчендә Сезнең исемегез булуы
ул китапның дәрәҗәсен күтәрәчәк... Хәзер «баш редактор» дигән вазифа бармыдыр,
юкмыдыр – мин ачык кына белмим, әмма Сез беренче томның «баш редакторы»
булырга тиешсез. Бу, ихтимал, соңгы теләгемдер, ул үтәлергә тиеш.
Ихтирам белән, Әмирхан Еники.
10 январь, 2000 ел».
М.Вәлиевнең 1984 елда басылып чыккан беренче китабы ук Шәйхи Маннур
исемендәге премиягә лаек булса, шуннан соң бер-бер артлы чыккан тәнкыйть
мәкаләләре, китаплары өчен ул Язучылар берлегенең тәнкыйть өлкәсендә бирелә
торган Җамал Вәлиди исемендәге премиясен алуга иреште. 2003 елда яшь язучылар
иҗатын пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа Муса Җәлил исемендәге
Республика премиясе бирелде. 2004 елда ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар
берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе белән бүләкләнде. Мөдәррис Вәлиевкә
республика дәрәҗәсендә бирелгән соңгы мәртәбәле бүләк – 2020 елда лаек булган
Гавриил Романович Державин исемендәге премия. Ул аңа әдәби тәрҗемә өлкәсендә
башкарган хезмәтләре өчен бирелде.
Әйе, Мөдәррис Язучылар берлегенә тәнкыйтьче буларак кабул ителде. Ләкин
аңа хәтле үк инде ул поэзиягә үз табышлары, үз аһәңе белән килгән шагыйрь булып
формалашкан иде. Ул әле мәктәптә укыган вакытта ук беренче шигырьләре «Ялкын»
журналында, «Яшь ленинчы» газетасында чыкканнан соң, Равил Фәйзуллин аларны
укып, «Таныш булыгыз: Салих Маннапов» дигән кереш сүз белән «Татарстан яшьләре»
газетасына тәкъдим итә. Соңыннан аның шигырьләре яшьләрнең «Идел» альманахында,
«Казан утлары» журналында дөнья күрә. 1969 елда, Мөдәррис әле 9 класста гына укып
йөргән чакта, ул аның турында менә ниләр яза: «Шигырьләрен игътибар белән күзәтеп,
җентекләп укып барам. Миңа калса, яшьли ятим калып та, мәрхәмәтле, игелекле
кешеләр куенында үксезлек күрмичә, тулы хокуклы гражданин булып чыныгып үсеп
килүче, тырыш укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Салихның күңел түрендә
шигъри талант чаткылары, кешеләргә әйтер сүзе, табигать күренешләренә, кешеләрнең
яшәешләренә, гомумән, дөнья хәлләренә карата үзгә бер поэтик карашы бар».
Туксанынчы еллар азагында Мөдәррис, заманында Салих Маннапов тәхәллүсе
белән матбугатта чыккан шигырьләрен туплап, үзенең «Яшьлектән хат» дигән беренче
шигырь китабын бастырып чыгарды. Равил Фәйзуллин бу юлы да китапка карата
битараф калмый. Ул аның әнә шул уналты яшьлек чагында үзе сүз башы язып чыгарган
шигырьләрен искә ала һәм яңа китабы турында фикерен әйтә: «Үтә бер кызыксыну
белән, үзгә бер халәттә, бер тында укып чыктым мин бу китапны. Кичерешләр дә үзгә
иде: яшьлегем искә төште, моңланылды да, үземне эссе чүлдән талгын җилле яшел
оазиска кергәндәй хис иттем, нечкә тоемга көйләнгән аерым строфалар сокландырды
да, сискәндерде дә... Нәрсәгәдер яңага сусау булган, ахры (гәрчә миңа эшем буенча
көнгә 150-200 бит язма укып чыгарга туры килә). Чын мәгънәсендәге профессиональ
осталыкка, төгәллеккә сусау».
Тәнкыйтьчеләр бу җыентыкка тупланган шигырьләрне «элитар поэзия» дигән
исем белән атадылар.
Мөдәрриснең күңеленә әнисенең әнисеннән күчкән шигырь орлыклары аның кече
кызы Гөлназ күңелендә шытым биргән дип әйтеп буладыр.
Студент еллары хатирәсе булып, күңелдә Мөдәррис Вәлиевнең «Идел»
альманахындамы басылган бер шигыреннән юллар саклана.
Әти миңа ат бирде,
Иярлә дә чап, диде.
...............................
Сикереп мендек,
Егылып төштек,
Сер бирмәдек ятларга...
2016 елда Мөдәррис Вәлиев иҗатына һәм тормыш юлына багышланган язмалардан
Нурзидә Нотфуллина төзеп чыгарган «Рәхмәт яусын» дигән җыентыкта Гөлназның
әтисенә багышлап язган бер шигыре бирелә. Бу көннәрдә исән булса 70 яшен тутырасы
каләмдәшем, дустым Мөдәррис Вәлиевкә багышланган бу язмамны Гөлназның шул
шигыре белән тәмамлар идем.
* * *
Әти миңа:
«Гомер юлы озын, – диде, –
Иярләрсең дә
чабарсың, кызым», – диде.
Ат бирмәде,
бирде шаян уйнак колын.
(Шигыремнән чыгып чапса,
ни кылырмын?..)
Әти миңа:
«Колыныңны хәзердән, – ди, –
Сабантуйда узышырга
әзерлә», – ди.
(Мин – оттыра белми торган чабышкы бит,
Шул сүздән соң
кайгыларга сабыштым бит.)
Колын үсә,
уйнап хыял болынымда.
Беренчелек исе керә
борыныма!
(Әти анда... тышау ясый
колыныма,
Миңа таба карап ала
кырын гына.)
Нишләрмен, дим,
тагын шулай тышауласа...
(Туктап калам ич,
әтигә ошамаса
язганнарым, –
кулга каләм алмыйм бүтән!
Йә, кем инде
Тәнкыйтьчедән мактау көткән?!)
...Колын үсте
һәм булып чыкты...
йөк аты.
(Каушавыннан
әти
тавышын югалтты.)
Ә мин инде борыла алмыйм.
Мин – чабышта!
(Кулым
атымның ялына чат ябышкан.)
Мәйдан гөрли...
.................................
Шунда әти юатуы:
«Шигырь, кызым, чаптар түгел, – йөк аты ул.
Авыр йөкне тартып
үрләр менәсе бар;
Тормыш сабан туйларында
җиңәсе бар».
(Ну, әти!..
Кулдан төште китте каләмем...)
...Җиңелә-җиңелә
җиңәргә өйрәнәмен.
Мөдәррис китте. Ләкин үз урынына җиңелә белми торган шагыйрә кызын калдырып
китте. Кыска гомер юлында башкарган эшләренең дәвамчыларын калдырып китте.
Инде алда әйткәнемчә, Мөдәррис Вәлиев китап чыгару эшендә тиңе булмаган
белгеч иде. Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты
җитәкчеләре колагына бер киңәш-тәкъдимемне белдерәсем килә. Шөкер, ел саен
яңадан-яңа китаплар чыгып тора. «Мәгариф» нәшрияты яшәүдән туктаса да, китап
нәшер итү эше бара, тукталмады. Республикада Мөдәррис Вәлиев исемендәге «Елның
иң затлы китабы» дигән премия булдырасы иде. Бу аның исемен мәңгеләштерүнең
бер чарасы булып торыр иде.
"КУ" 05, 2023
Фото: архив
Теги: хәтер
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев