Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Солтан бу бер-ике елда артистлар, җырчылар белән эшләү һәм музыкаль әсәрләргә инструментовка ясау буенча беркадәр тәҗрибә тупларга өлгергән иде. Әлмөхәммәтовның әле һаман опера язу турында хыялланып йөрүенә тискәре җавап бирмәде.
9
«Бүз егет»тән соң Сараның халык арасында абруе күтәрелеп китте.
Газеталарга аның турында: «Яңа сәхнә йолдызы кабынды», – дип
язып чыктылар.
Педтехникумда укучы яшь кызлар катнашында рәттән ике
спектакль куелгач, гражданнар сугышы елларында эшчәнлеге
тукталып, таркалып барган «Сәйяр» труппасының яңадан аякка
басарга маташуы хөкүмәт җитәкчеләренең дә киләчәккә өметләрен
күтәреп җибәрде. Казанны ак чехлар алгач, Габдулла Кариевның
каядыр китеп югалуы, артистларның да таралып, төрле яры, күбесе
Оренбург, Ташкент, Әстерхан якларында уйнап йөрүләре барысын
да нык борчый иде. 1922 елның җәендә Казанга кабат, ике ел элек
театр оештыру өчен Самарага җибәрелгән Кәрим Тинчурин әйләнеп
кайтты. Аңа танылган артистларны туплап, Дәүләт театр труппасын
оештыру эше тапшырылды, үзе шул труппаның режиссёры итеп
билгеләнде. Кәрим әлеге шул читтә йөргән артистларны Казанга
чакырып, утыз биш кешедән торган коллектив туплады. Шулай
итеп, Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт драма театры эшли
башлады. Театр өчен яшь артистлар әзерләү бурычы да куелды.
Солтан Габәши укыткан педагогия техникумында белем алучы
Сара Садыйкова, Хәкимә Чамаева, Гөлсем Сөләймановаларны
беренчеләрдән булып Мәскәүгә консерваториягә укырга җибәрергә
дигән карарга килделәр. Ләкин болай булса, Солтан да, Газиз
Айдарский да үзләре гашыйк булган Сараны югалтачаклар бит.
Солтан кызларны Мәскәүгә җибәрмәү артыннан йөри башлады.
Ләкин яшь кадрлар әзерләү идеясенең башында торган Микъдәт
Борондыков, Шәһит Әхмәдиев кебек җитәкчеләр мәсьәләне уңай хәл
иткәннәр иде инде. Нишләргә икән дип баш вата торгач, Газиз дә бу
мәсьәләне үзенчә хәл итте.
Болак күперендә бер-берсенә мәхәббәт аңлаткан көннән башлап,
алар көн саен диярлек очраша башлаганнар иде. Йолдызының
Мәскәүгә китеп баруын ул үзе өчен зур югалту булачак дип кабул
итте. Очрашкан саен алар хәзер гел шул турыда гына сөйләштеләр.
Җитәкчеләр кызларны җибәрү мәсьәләсен хәл иткән көнне очрашкач
та шул хакта сүз чыкты.
– Мине онытырсың инде, Мәскәүнең фырт егетләре башыңны
әйләндерерләр, – диде ул Сарага.
– Белмим, белмим, кем кемнең башын әйләндерер әле монда.
Техникум хорының күпме кызы кала. Солтан абый хорга яңа
кызларны табып кына тора.
– Ул үзе дә сезне җибәртмәскә йөри бугай. Башта үзе җибәрергә
кирәк дип йөргән. Техникум җитәкчеләреннән сезне Мәскәүгә
консерваториягә укырга җибәрергә кирәк дип, Мәгариф
Комиссариатына хат язуны оештырган. Хәтта әтиең белән күрешеп,
сине үтереп мактаган, Мәскәүгә җибәрүгә каршы килмәгез, кызыгыз
Казанга укымышлы артист, җырчы булып кайтыр, дип үгетләгән.
– Анысын беләм, әти дә шулай үгетләп маташты. Ә каян чыгып
каршы дип әйтәсең алай булгач?
– Минем дә Мәскәүгә китәргә йөрүемне ишеткән. Менә шуңа күрә
хәзер каршы.
– Син дә китәсеңмени Мәскәүгә? Нинди эшкә?
– Укырга. Луначарский исемендәге театр институтына укырга
китәм. Солтан абый шуңа күрә җибәрергә теләми сине.
* * *
Икенче көнне Сара белән Хәкимәне Мәскәүгә озатырга
аларның әти-әниләре, бөтен туганнары, техникумнан Нәсыйх
Мөхетдинов, Солтан Габәши, Габдулла Мостафин, Әхмәт, Хатыйп
атлы егетләр, хор кызлары төшкән иде. Солтанга кызларны озату
бик авыр булды. Авыл белән Казаннан башка берни күрмәгән,
белмәгән, рус белән аралашмаган килеш, бөтенләй башка дөньяга
китә бит алар. Купеларына кереп, рәтләп саубуллаша да алмыйча
калды. Поезд гудок биреп, кузгалып киткәч тә, еракта-еракта
йортлар арасыннан күзгә күренми башлагач та, рельслардан
күзен алмыйча бик озак карап торды. Күзләренә яшь тулды хәтта.
Габдулла Мостафин:
– Әйдә, нәрсә карап каттың анда? Елыйсың дамы инде әллә?! –
дип, иңенә төрткәч кенә айнып китте. Озатучылар бар да таралышып
беткән иде инде. Ул кесәсеннән тәмәке чыгарып кабызды.
Вокзалдан чыккач, хисләреннән тәмам исергән Солтан, аны-моны
карап тормыйча, өстенә су җыелып торган пычракка барып керде.
– Күзең чыкканмы әллә?! Чистарак җирдән чыга алмыйсың! – дип
кычкырды Габдулла.
Алар шулай талаша-талаша, Габдуллаларга кайтып җиттеләр.
Солтан өйгә кергәч тә тәмәкесен ташламады.
– Ташла инде ул тәмәкеңне! Бөтен дөньяны сасытасың! Әйдә,
чәй эчик, – диде Габдулла. – Нәрсә балтасы суга төшкән кеше кебек
утырасың! Харап икән, кызлар киткәнгә кара кайгыга баттың.
– Баттым шул. Алар шулай хафага салды мине. Кем көтеп тора
әле аларны Мәскәүдә?! Бер авыз сүз русча белмәгән килеш киттеләр
дә бардылар. Батыр кызлар! Каһарманнар! Күпме җәфа чигәчәкләр, газап күрәчәкләр. Әле шул рус укытучыларына имтихан тотасылары
бар. Русча җырлатып караячаклар бит аларны. Аллаһы Тәгалә тел
ачкычкайлары гына бирә күрсен инде үзләренә!
– Нәрсә шулай ачынасың? Бирә алмасалар, тотарлар да кайтырлар,
җәһәннәм чигенә китмәделәр. Мәскәү белән Казан арасында поездлар
йөреп тора.
– Шулайдыр. Казан белән Мәскәү арасы ул Казан белән Әлдермеш
арасы түгел. Сиңа җиңел монда шулай дияргә. Алар бит милләтне
кайгыртып киттеләр. Татар халкының укымышлы кызлары булып
кайтыр өчен.
– Ярар, кайтырлар. Кайтырлар да сәхнә йолдызлары булып
китәрләр. Үзләре теләп киттеләр бит. Беркем дә кулларына богаулар
салып илтмәде.
– Илтмәде. Илтмәде. Мин гаепле аларның китүләренә! Мин!
Мин котырттым аларны Мәскәүгә барып укырга кирәк, дип. Мин
үзем дә шулай, заманында берүзем авылдан килеп, Казанда калдым.
Әти алып килде дә: «Ите миңа, сөяге сиңа», – дип, Баруди хәзрәткә
калдырып китте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга. Бер авыз рус
сүзе белмәгән авыл малаен.
– Менә бит, русчасын да өйрәнгәнсең, гыйлемле дә булгансың.
Кызлар да кеше булып кайтырлар Казанга.
– Шулай гына булсын инде. Югыйсә бөтен гаепне миңа аударып
калдырачаклар. Син котырттың. Син җибәрттең, диячәкләр. Хәзер
дә, озатканда, миңа шулай әйттеләр. Әлегә рәхмәт дип әйтүләре
иде. «Син артыннан йөрмәсәң, җибәрү турында уйлаган кеше дә юк
иде. Рәхмәт, Солтан абый», – диделәр. «Сынатмас кызларыбыз. Зур
артистлар булып кайтырлар. «Минем шәкертләрем!» дип үзегез дә
куанырсыз әле!» – диде Сараның әтисе Гарифҗан абзый. «Безнең
балаларыбыз!» дип, без дә сөенербез!» – диде.
– Шулай булсын! Шулай була күрсен! Әйдә, эч чәеңне. Суынып
бетте инде, – диде Габдулла.
– Ә икенче төрле килеп чыкса?.. Ул чакта мин нишләрмен? Нәрсә
диярмен аларның күзләренә карап?
– Ул чакта инде син түгел, алар үзләре гаепле булачак. Ышанычны
аклау – хәзер алар өстендә!..
Шулай итеп, Солтан Габәши егерме икенче елның көзендә
Сара Садыйкова белән Хәкимә Чамаеваны Мәскәүгә, Чайковский
исемендәге консерваториягә укырга озатты. Сара белән ул бәгыренең
бер кисәге өзелеп төшкән кебек саубуллашты. Аңа зур өметләр
баглаган иде. Үзеннән бигрәк, тавышын яраткан иде. Аның белән
танышканнан бирле үзенең бөтен җырларын аның тавышы өчен, ул
башкарсын өчен дип яза торган иде.
Сарадан аерылса да, аны йөрәгеннән алып ташлый алмады.
10
Егерме өченче елның көзендә Казанга Ташкенттан кабат Газиз
Әлмөхәммәтов кайтты. Ул үзенең «Сания» операсын язу турындагы
идеясеннән ваз кичмәгән иде әле. Киресенчә, ул көчәйгән генә һәм
шул уй белән яңадан педагогия техникумына Солтан Габәши янына
килде.
Солтан бу бер-ике елда артистлар, җырчылар белән эшләү һәм
музыкаль әсәрләргә инструментовка ясау буенча беркадәр тәҗрибә
тупларга өлгергән иде. Әлмөхәммәтовның әле һаман опера язу
турында хыялланып йөрүенә тискәре җавап бирмәде. Ул аңа үзе
утырып эшли торган өстәлнең каршы ягыннан урын тәкъдим итте
дә, бернинди дә сорау-мазар биреп тормыйча, үзе сүз башлады:
– Аңлыйсыңмы, бүгенге көндә опера хәтле опера язу ул синең
белән минем генә хәлдән килә торган эш түгел. Шәхсән үземнең
моның өчен белемем җитәрлек түгел дип саныйм. Дөрес, соңгы ике-
өч елда мин музыка иҗат итү буенча шактый күп эшләдем. Халык
көйләрен гармонияләштерүдә уңышларым бар. Син язып карадым
дисең дә, ул бит опера ук булып чыкмаган сезнең. Оригиналь музыка
язмагансыз бит. Ун-унбиш халык көен эшкәртүне генә опера дип әйтеп
булмый. Безгә, беләсеңме, нишләргә кирәк? Казанда рус музыкасы
өлкәсендә бик яхшы белгеч бар: композитор Василий Иванович
Виноградов. Менә шуның белән сөйләшеп карарга кирәк. Музыканы
гармонияләштерү һәм оркестрга салу турында. Либреттосы бар
дидең. Анысын да белгечләргә каратып чыгарга кирәк. Мин «Таһир-
Зөһрә» белән «Бүз егет»нең музыкасын да, либреттоларын да Фатих
абыйдан караттым, Әмирханнан. Бу юлы да каршы килмәс дип
уйлыйм. Менә шулай, син язганнарны да, миңа язарга туры килсә дә.
Василий Иванович та без язганны гына көтеп утырмас, менә шулай
өчәүләп эшләсәк, бәлки ерып чыга алырбыз. Килешәсеңме?
– Килешәм, әлбәттә. Шуңа күрә сезнең белән киңәшергә килдем
бит инде.
– Либреттосын күрәсе иде башта, алар белән барып сөйләшкәнче.
– Үзем белән алмаган идем. Кыскача гына сөйләп чыга алам.
– Әйдә, сөйлә, тыңлыйм.
Газиз нәрсәдән башларга икән дип, беркадәр уйланып торды да
сөйләргә кереште:
– Опера яшь бер татар егете, укытучы егет Зыя белән аның яраткан
кызы Саниянең атасы Зариф арасындагы конфликт турында. Беренче
күренештә тамашачы Урал таулары, матур табигать күренешләре
белән таныша. Зарифның, яраткан егетен көтеп торган кызын, көч
белән өенә алып кайтып китүе тасвирлана. Икенче күренештә Зыя
белән Сания, аларны аерырга тырышкан аталарыннан качып китәргә
булалар. Зариф авыл старостасы ярдәме белән Санияне Зыядан аерып ала. Өченче күренештә Зариф өендә Санияне башка егеткә кияүгә
бирергә әзерләү бара. Зыя, дуслары белән бергә килеп, Санияне урлап
китәләр. Артларыннан куган вакытта атыш була һәм ялгышлык белән
Санияне атып үтерәләр. Менә шундый сюжет.
– Безнең татар-башкорт халыклары тормышында була торган
фаҗигале конфликт бу. Фаҗигале мелодрама. Халык, әлбәттә, моның
ише сюжетка корылган спектакльләрне яратып карый. Ләкин моны
хәзер бездән таләп ителгән, прогрессив карашлы яшьләр белән
бай сәүдәгәр арасында чыккан, сәяси конфликт дип әйтеп булмый.
Бытовая драма.
– Операда авыл яшьләренең күңел ачкан чаклары да күрсәтелә.
Гел фаҗигале генә түгел.
– Шулайдыр. Барыбер либреттоны да, музыкасын да яңадан
эшләргә кирәк, – диде Солтан.
– Бу операны язу идеясе миндә, әйткән идем инде, Гозәер
Хаҗибәковның «Аршин мал алан» опереттасын карагач, шунда үзем
дә бер рольдә катнашканнан соң туды. Татар театр сәнгатен дә Европа
музыкасы дәрәҗәсенә күтәрү теләгеннән.
– Теләгең матур, әлбәттә. Кирәкле эш. Ләкин бик зур хезмәт сорый.
Әле зур акчалар да кирәк бу эшне башкарып чыгу өчен. Шуңа күрә,
озакка сузмыйча, Василий Иванович белән сөйләшик тә, республика
җитәкчеләре белән дә киңәшмичә булмас...
Алар икенче көнне үк Виноградов белән очрашты.
– Василий Иванович, исәнмесез! Сез Газиз Әлмөхәммәтовны
таныйсыздыр.
– «Аршин мал алан»да җырлаган Әлмөхәммәтов. Таныйм, әлбәттә,
таныйм.
– Менә Әлмөхәммәтов иптәш татарда да шул «Аршин мал алан»
шикелле опера язу нияте белән йөри.
– Кызык бу. Шуннан, шуннан?
– Ул миңа бу мәсьәлә белән былтыр бер килгән иде инде. Мин
ул чакта, без әле андый әсәр тудырырга өлгермәгән дип, аны кире
борган идем. Ә ул, кәҗәләнеп, бу сүз өчен гафу итсен, шундый
операны үзе иҗат иткән. Миңа либреттосын сөйләп, музыкасын
күрсәтте. Дөрестән дә, әлегә опера дип әйтерлеге юк. Бик сыек.
Шулай да миндә, үзем куйган «Зөләйха», «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет»
спектакльләреннән соң, без дә опера язарга өлгереп киләбез бугай,
дигән фикер туды. Газиз аның көен үзе язган. Ләкин оригиналь
музыка түгел, татар-башкорт көйләренә аранжировкалар гына ясап
чыккан. Либреттосын да өр-яңадан эшләргә кирәк. Ул аларны шигырь
белән язган язуын. Ләкин сюжетын өр-яңадан карап чыгарга кирәк.
Виноградов Солтанны бүлдермичә, дикъкать белән тыңлап торды да:
– Ә миннән ни сорала? – дип куйды.
– Сездән бик зур нәрсә сорала, Василий Иванович.
– Шәт, музыкасын иҗат итү түгелдер инде, – диде композитор,
елмаеп.
– Газиз бик зур өметләр баглап килгән, Василий Иванович.
Музыкасын язуны, нигездә, миннән сорый. Аңлыйм, минем чыгарган
спектакльләрем булганга өметләнә инде. Мин язуын да язармын. Тик
опера дигән нәрсәнең моңа кадәр безнең татарда булганы юк. Ә рус
операсы күптән бар. Сез рус композиторы буларак, җырларны музыка
уен кораллары өчен гармонияләштерү, оркестровкалау эшен яхшы
беләсез. Безгә менә шул өлкәдә ярдәм итсәгез әйбәт булыр иде. Газиз
үзе – бик әйбәт җырчы. Элек язган операсының музыкасын яңадан
эшләү аның белән икебезнең өстә.
– Димәк, өч автор операсы булачак инде бу?
– Нәкъ шулай, Василий Иванович.
– Сез икәүләп беренче вариантны нигез итеп алып, черновой
язасыз, мин – клавирын, ягъни опера өчен партитурасын булып чыга,
димәк. Мин төп музыкага берни дә өстәмим...
– Әйе, сез җырлар арасын тоташтыра торган, артистларның
хәрәкәтләрен күрсәтә торган урыннарны гына үзегездән өстисез.
Виноградов – рус композиторы гына түгел, ул озак еллар Уфада
яшәп, татар-башкорт җырларын ишеткән, белгән кеше. Казанга
әле егерме беренче елны гына күченеп килде. Уфада чакта «Урал
тауларында», «Далада төн», «Сабан туе» дигән өч өлештән торган
симфоник әсәр – сюита язган иде. Шуңа күрә ул Габәшинең тәкъдимен
кире какмаска булды. Ризалашты:
– Алайса, эшне башларга кирәк, – диде.
– Бик әйбәт! – диде Солтан. – Тик бер нәрсә бар. Опера – ул зур
иҗат. Аны зур сәхнәдән күрсәтергә кирәк. Моның өчен бу эшне өстәге
абзыйлар белән дә килештерәсе бар.
– Әлбәттә. Озакка сузмыйча, эшне, Академик үзәккә барып,
Галимҗан Ибраһимов белән сөйләшүдән башларга кирәк, – диде
Виноградов...
...Галимҗан Ибраһимов аларны җылы каршылады.
– Татар совет музыкасын тудыруда уңышларыбыз күренә. Тагын
нәрсәләр белән сөендермәкче буласыз, егетләр? – диде ул янына
берьюлы өч музыкант килеп кергәч.
– Өчәүләп татар операсы тудырырга исәбебез, Галимҗан абый, –
дип башлады сүзен Габәши. – Егерме беренче елны Казанга Бакудан
азәрбайҗан театры Гозәер Хаҗибәковның «Аршин мал алан»
опереттасын алып килгән иде бит. Шунда безнең Газиз Әлмөхәммәтов
та җырлаган иде. Газизнең башында Казанда да шундыйрак бер опера
язу хыялы туган. Былтыр Казанга килгәч, ул бу тәкъдимне миңа да
әйткән иде. Мин әле бу эшкә алынырга өлгермәгән, белемем җитәрлек түгел дип, кире каккан идем. Ә ул Ташкентына кайтып киткәч,
барыбер шул эшне башкарып чыккан. Менә хәзер Казанга күченеп
килгән дә операның либреттосы, көйләре белән мине дә таныштырды.
Мин бу эшне икебез генә башкарып чыга алмыйбыз, дип, Василий
Ивановичка мөрәҗәгать иттем. Ул риза булды. Сезнең дә фикерегезне
ишетәсе килеп, менә үзегезне күрергә килдек.
Ибраһимов шунда ук Виноградовка карап:
– Ничек, Василий Иванович, булдырып чыгарсызмы? – дип сорады.
– Без сөйләштек, киңәшләштек. Бу эшкә кайчан да булса, кем дә
булса алынырга тиеш бит. Заман бүген моны үзе сорый. Тырышып
карарга кирәк, дигән фикергә килдек. Инде Газиз язган беренче
варианты да булгач. Курыкмаган бит егет, алынган. Нигезенә шуның
операсын алып тотынырга булдык, – диде Виноградов.
– Дөрес әйтәсең, Василий Иванович. «Яткан ташны мүк баса»,
«Аккан су юлын табар», дигәннәр борынгылар. Тотынып карагыз.
Миңа Ташкентта Әлмөхәммәтовның бу операсын караган кайбер
иптәшләр – Камил Мотыйгый, Исхак Хәмзин, Фәттах Латыйповлар
әйткәннәр иде. Тик аның музыкасын Исхак Хәмзин язган дигәннәр
иде. Аның операсы «Сания» дип атала дигәннәр иде бугай. Сезнеке
ничек дип атала булып чыкты инде?
– Шул опера инде ул, Галимҗан абый. Исхак Хәмзин пианист бит
ул. Шул мин җыйган дистәләп татар, башкорт халык көйләреннән
тезмә ясап башкарып чыккан иде ул аны. Тамашачылар беренче татар
операсы дип шау килгән иде. Ташкентның ТАТИНПРОС дип аталган
институтында куйган идек без аны. Татар мәгариф институты. Кайбер
кешеләр операга пародия бу дип тә язып чыктылар ул вакытта.
– Инде болай булгач, пародия түгел, чын опера язарсыз, шәт, –
диде Ибраһимов.
– Исәп шулай. Сездән дә фатиха булгач, башлыйбыз алайса, Аллага
тапшырып, – диде Солтан.
– Эшне башлыйбыз, башлавын да. Тик бер авырлык бар, – дип
куйды шунда Әлмөхәммәтов.
– Нинди? – дип сорады Ибраһимов.
– Җырлап йөргәндә, азмы-күпме сәмән кереп тора ул. Ә менә
утырып эшкә керешсәк, язып бетереп, сәхнәгә чыгарганчы әҗерен
күреп булмаячак. Мин бит әле эшсез кеше, Казанга күченеп килгәч,
эшкә урнаштыру биржасына да теркәлдем.
Өчесе бергә сөйләшкән чагында бу хакта бер сүз дә булмаган
иде. Ибраһимов янына да акча сорарга дип бармадылар. Кинәт кенә
килеп туды мондый уй Газизнең башында. Чынлап та, акчасыз ничек
яшәргә соң? Концертлар куеп йөрү тукталачак. Акча кермәячәк. Ә
яшәргә кирәк. Язарга кирәк. Әлмөхәммәтовның акча мәсьәләсен
күтәрүе өчен Солтан беркадәр уңайсызланып та куйды. Бәлки дөрес күтәрәдер. Ибраһимов бәлки чынлап та аңлар, хәлгә керер дип тә
уйлады. Җитмәсә, музыка язар өчен инструмент та кирәк бит әле.
Җүн генә хакка бер фисгармония сатып алганда да комачауламас иде.
Әлмөхәммәтовның сүзеннән соң Ибраһимов та уйга калды. Дөрес
әйтә бит.
– Алайса, болай итик без. Сезне хәзер бүгеннән Академүзәк
каршындагы «Татопера төркеме» дип атый башлыйк. Мин
җитәкчелеккә чыгармын. Сезнең опера иҗат итүегезне Академүзәк
тарафыннан контрольдә тотарбыз. Менә сезгә хәзергә эшли башларга
70 сум акча. Алга таба тагын күз күрер, – диде ул һәм өстәл астындагы
сейфтан Солтанга 70 сум санап бирде.
– Рәхмәт, Галимҗан абый, курыкмыйча эшли башлыйбыз, болай
булгач, – диде Солтан.
– Хәзер Совнаркомга барыгыз, иптәш Хаҗи Габидуллинны күрегез.
Мин аңа шалтыратырмын. Ул да мөмкин булган кадәр ярдәм итәр, –
дип, Ибраһимов аларны озатып калды...
Хаҗи Габидуллинга шалтыраткан иде Галимҗан Ибраһимов. Ул
аларны ачык чырай белән каршы алды.
– Галимҗан Гыйрфанович миңа сөйләде, изге эш башларга торасыз
икән. Милләтебез өчен бик кирәкле эш. Татар халкы кемнән ким?!
Аның да үз композиторлары, үз операсы булырга тиеш! Без дәүләт
тоткан халык! Егетләр, менә сезгә 500 сум акча. Монысын тотып
бетерсәгез, Татарстан Республикасының бишьеллыгына беренче татар
операсын өлгертәбез, дисәгез, тагын өстәп 350 сум бирербез! – диде
дә, өстәлендә яткан төргәкне алып, Габәшинең кулына тоттырды...
– Егетләр! Яшибез болай булгач! Өлгертәбез операны. Кайчан соң
әле ул Татарстанның бишьеллыгы? – диде Газиз, хөкүмәт йортыннан
Габидуллин белән саубуллашып чыгып киткәч.
– Тагын ике елдан. 25 нче елның июнендә түгелме соң? Аңа хәтле
ерак шул әле, җитмәскә мөмкин бу акча. Шулай да башлыйк. Алда
тагын карарбыз, диде бит Ибраһимов.
Хөкүмәт йортыннан чыккач, алар педтехникумга барып, Солтан
бүлмәсендә эшне нидән башларга, кем нәрсә белән шөгыльләнергә
тиешлеге хакында сөйләштеләр. Солтан белән Газиз либреттоны
карап чыгарга, тәртипкә салырга килештеләр.
– Булды бу, – диде Солтан һәм: – Инде Василий Ивановичның,
безнең либреттоны әзерләп бетереп, беренче музыкаль кулъязмаларны
кулына китереп тоттыруыбызны көтәсе генә калды, – дип шаяртты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев