Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ул көнне урам чатларындагы баганаларга куелган зур картон рупорлардан беренче радио тавышын тыңларга төркем-төркем булып кешеләр җыйналды. Беренче радиотапшыру булачагы халыкка алдан хәбәр ителгән иде.
13
Май ахырында, ниһаять, Кече Солабашта «Сания» язылып бетте.
Операда катнашучыларны, хор, оркестр һәм балет артистларын
туплау, репетицияләр башланды. Казанга кайткач, Сания ролен
уйнарга Мәскәүдән Сара Садыйкованың кайта алмавы билгеле булды.
Ул көмәнле һәм май аенда бала табарга тиеш иде. Премьерада Сания
ролен, алмаш-тилмәш җырларга туры килер дип, Разия Садыйкова
белән Зөһрә Байрашева өйрәнә башладылар. Зыяны – Газиз
Әлмөхәммәтов, Зарифны Әхәт Хисамов уйнарга тиеш булдылар.
Солтан үзе Староста ролен башкарачак. Операда шулай ук музыка
техникумының хоры һәм оркестры катнашачак. Балет номерларын
балетмейстер Юлио Муко әзерли, оркестрга Литвинов дирижёрлык
итәчәк. Премьера 25, 27 һәм 29 июнь көннәренә билгеләнде. Афишалар
эленде. Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Виноградов өчен
тынгысыз, борчулы көннәр башланды...
Педагогия техникумы хорының беренче җыелуында Солтан
ике кызга гашыйк булып калган иде. Җырлавы ягыннан барысына
караганда да күбрәк ошаганы булгангадыр инде, кызларның Сара
Донская дигәненә ул вакытта күңеле күбрәк ятты. Ләкин, укучы белә
инде, Сараның алчак күңеле ул чакта күбрәк Газиз Айдарскийны
үз күрде. Солтан, талантын тагын да үстерсен, зур җырчы булып
җитешсен дип, Мәскәү консерваториясенә укырга җибәртте үзен. Ә
Айдарский үткенрәк булып чыкты, кызның мәхәббәтен яулый алды.
Берни эшләр хәл дә юк, инде уртак җимешләре дә туарга тора икән.
Бәхетләре булсын, матур яшәсеннәр, бәхетле парлар булып, озын-озак
гомер итсеннәр дип теләргә генә кала.
Ә менә Солтан һаман ялгыз йөри. Үзенә пар табарга, тормыш корып яши башларга күптән вакыт югыйсә. Май ае узып бара, аның туган
ае. Беренче майны алар авылда каршыладылар. Ул көн Солтанның
туган көне дә иде. Ләкин ул бу хакта берсенә дә әйтмәде. Үзенең генә
кәефе китеп, бәйрәм рухы белән йөрмәде. Моны сизенгән Хәсәнгата
карт кына: «Нәрсә, балтасы суга төшкән кеше кебек ямансулап
йөрисең?» – дип сорап куйган иде. Әйе шул, беренче майда аның
туган көне. Әйтергә дә оят – 34 яшь тулган! Аның беренче майда
туганын беркем дә белми шул.
Ул ошатып, гыйшкы төшеп калган икенче кыз, Солтан хәтерли әле,
Фәхригалләм исемле иде бит. Фәхригалләм Сабир кызы Мәһдиева.
Кайларда йөри икән соң ул кыз хәзер? Беренче елгы иде бугай ул.
Димәк, аңа да 24 яшь тулгандыр инде. Кияүдә микән? Әллә ул да әле
һаман үз парын очратмыйча йөриме? Техникумны тәмамлап, берәр
мәктәптә укытучы булып эшлидер инде.
Юк, болай яшәп булмый, бу операны чыгарырга да берәрсенә
өйләнергә! Мәхәббәт дип, селәгәй агызып йөреп булмый. Яши
башлагач килә ул үзе. Син гашыйк булганнар сине яратмый. Әле
сине яраткан күпме кыз яшидер бу дөньяда, мәхәббәтен белдерә
алмыйча.
Солтан үз алдына әнә шундый максат куйды да, опера әйбәт
барып чыксын дип, бөтен күңелен репетицияләргә бирергә
булды. Үзенең арияләрен генә түгел, башкаларга ничек җырларга,
сәхнәдә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен, мезансценаларны
күрсәтеп йөри башлады. Аны бигрәк тә Разия белән Байрашеваның
чыгышлары борчыды. Сания ролен бит ул Сара тавышына
көйләп язган иде. Ә боларның икесе дә Сара өчен дип язылган
өченче октавадагы югары тесситураны – ре, би-моль авазларын
ала алмыйлар. Икесе өчен дә бу урыннарны бер октавага түбән
төшерергә кирәк булачак...
Премьера көне якынлашкан саен күңеле ныграк борчылды
Солтанның. Бер көнне ул репетицияне үзе килеп карасын, кирәк дип
тапкан җирләрендә үзенең киңәшләрен бирсен дип, театрга Фатих
абыйсын чакырырга булды. Репетициядән соң шул хакта киңәшергә
дип, аларның Жуковский урамындагы өйләренә китте. Тик Фатих
абыйсы өйдә юк иде.
– Фатих абый өйдә юк шул, – диде соңгы араларда алар белән
бергә яши башлаган Разия туташ.
Разия – аның туганнан туган сеңлесе. Ибраһим абыйлары хатыны
Нәфисә белән башка йортка күченгәч, ул Нәфисәнең сеңлесе Газизә
Яушева белән, Фатих абыйларын карап торыр өчен биредә яши
башлаганнар иде.
– Аны кайчан күреп булыр икән соң? – дип сорады Солтан.
Cоңгы вакытларда Фатих абыйсы янына «Сания» операсы буенча киңәшләшергә еш килгәләгәч, Разия Солтанны үз итеп бетергән иде
инде. Шуңа күрә ул аңа исеме белән:
– Белмим шул, Солтан абый. Бу көннәрдә генә күрә алмассыз. Ул
берничә көн элек кенә Әстерханга китте әле, – диде.
– Кайчанрак кайтыр икән? Егерме бишендә «Сания»нең
премьерасы бит.
– Шул тирәгәрәк кайтыр бәлки.
«Бер дә тынычланырлык сүз әйтмәде бит әле бу», дип уйлап куйды
Солтан һәм рәхмәт әйтеп чыгып китте.
Бу сәфәргә Фатих Әмирханны Әстерхан яшьләре чакырган
иде. Анда ул күптән күрмәгән кешеләрен, дусларын күрде, төрле
очрашуларда булды. 9 июнь көнне Әстерханның мулласы, «Идел»
газетасының нашире һәм мөхәррире Габдрахман Гомәри аны
кунакка алды. Ул аны алырга Братская урамындагы мосафирханәгә
фаэтон яллап улы Хәмитне җибәргән иде. Кунакханә бүлмәсенә
килеп кергәч, яшүсмер егет, коляскада утырып торган Фатихны
күреп, бераз аптырап, югалып калды. Әле ярый номерын
мосафирханәнең икенче катыннан гына алган иде, югыйсә, шактый
тирләргә туры киләсе иде Хәмиткә. Башта ул аска колясканы
төшереп куйды. Аннары Фатихның үзен күтәреп алып төште һәм
фаэтонга утыртты.
Алар Габдрахман хәзрәт белән чәй табыны янында шактый озак
гәпләшеп утырдылар. Фатих аңа, «Идел»нең нашире буларак, үзен
кызыксындырган сорауларны бирде. Аны иң кызыксындырганы
«Идел» битләрендә Габдрахман мулланың әле 1912 елда ук басылып
чыккан «Нугай җырлары» дигән җыентыгының дәвамы иде. Ул
әңгәмәләренең башында ук аннан шуны сорады:
– «Нугай җырлары»ның дәвамын нишләп бастырмадыгыз? – диде.
– Ул җырлар буенча миндә шактый гына материал җыелган иде,
– диде Гомәри. – 1914 елны Әстерханнан җибәрелүем аркасында
аларны үз вакытында тәртипкә салырга өлгерә алмадым шул. Хәзер
инде аларга кире әйләнеп кайтканым юк.
– Кызганыч, – дип куйды Фатих. – Кызыксынучылар күп иде.
Үзләре өчен бик күп мәгълүмат алган булырлар иде.
Габдрахман Гомәри 1914 елда үзенең газетасында патшага каршы
ясаган чыгышлары өчен Әстерханнан сөрелгән иде. Инде совет власте
урнашкач, аның газетасы Әстерханның мәдәни тормышы кайнап
торган бер үзәккә әверелде.
– Нугай җырлары ул бүген дә нугай халкын кызыксындыра,
– дип дәвам итте сөйләшүне Гомәри. – Минем шәкертем
Габделхәмит Җанбиков нугай халык әдәбиятын җыю белән мәшгуль.
Габделхәмитнең атасы Чаһәршәнбә – Карагач нугайларыннан.
Габделхәмит хәзер үзе гаиләсе белән Дагыстанда яшәп ята.
– Шулай башланып ташланган хезмәтләрегез шактый бугай.
Әйтик, «Мәхтүмколый диваны» китабы.
– Ә-ә, аны әйтәсез. Төрекмән әдәбияты классигы. Ул диванны
төптән өйрәнүче мин түгел, минем сәләтле бер шәкертем Габдрахман
Ниязи. Ул үзе дә төрекмән кавеменнән. Аның «Мәхтүмколый
диваны»ннан башка үз әсәрләре дә дөнья күрде. Үзе иҗат иткән
«Хотбәләр мәҗмугасы» – Әстерхан мөгаллимнәре һәм имамнарының
бер мәҗлесен тасвирлаган мәзәкләр тупламасы. Төгәлрәк әйткәндә
сәхнә өчен язылган бер пәрдәлек комедия.
– Кызганычка каршы, бу әсәрне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк шул.
– Күрмәгән, ишетмәгән булсаң, һичбернәрсә дә югалтмагансың,
бернинди әһәмияте булмаган сай бер нәрсә, – дип үз бәясен бирде
Гомәри шәкерте Ниязиның бу әсәренә.
– Мин белгәннәрдән тагын Нәҗип Гасрый нәрсәләр иҗат итеп
ята? – дип сорады Фатих.
– Гасрыймы... Гасрый революциядән соң барлык җәмгыять
тормышыннан читләшеп, хәзер Әстерханнан ерак түгел генә бер
авылда яшәп ята. Бакча эшләре белән шөгыльләнә. Үстереп алган
җиләк-җимешләре белән сату итә. Казанга тиклем барып җиткәне
бардырмы, Идел буйлап менеп, Нижгар тирәләренә хәтле барып
җиткәнен беләм.
– Кызганыч. Талантлы гына кеше иде. Әрәм булып йөри икән.
– Шулай шул. Бик кызганыч...
Алар сөйләшә торгач, революциядән соң татар зыялыларының
– театр артистларының, җырчыларның Урта Азиядә – казакъ,
үзбәк, кыргыз, төрекмән җирләрендә, Әстерханда халыкка мәдәни
хезмәт күрсәтеп йөрүләре хакында сүз чыкты. Кәрим Тинчуринның
Оренбург, Ташкентка тиклем килеп, театрлар оештырып йөрүләрен
искә алдылар.
– Ишеткәнегез бардыр, Габдрахман әфәнде, Газиз Әлмөхәммәтов
атлы бер җырчы-музыкантыбыз егерме беренче елда Ташкент
якларында «Сания» дигән опера куеп йөргән.
– Әлбәттә, ишетелде. Шул операны карагач, Сания исеме халыкта
бик популяр булып китте бит. Яңа туган кыз балаларына Сания исеме
кую модага керде ул заман.
– Шулай диделәр шул. Икенче елны Газиз Казанга кайтып, шул
операны өр-яңадан язу уе белән йөри башлады. Композитор Солтан
Габәшине үгетләп, үзенә ышандыра. Василий Виноградов белән өчәү
бергә эшләргә дип сөйләшәләр. Сөйләшкәч-киңәшкәч, бу эшкә миңа
да кушылырга, либреттоларын эшләп бирергә туры килде. Бу айның
егерме бишендә, Татарстанның бишьеллык юбилеена шул операны
халыкка күрсәтергә җыенабыз.
– Бик күркәм эш! Барып күрәсе иде дә бит, ара ерак, картаелды. Яшьләргә әйткәләрбез, барырлар, күрерләр. Татарда беренче опера
бит бу! Уен-муен эш түгел! Булдыра татар егетләре! Шушы айның
егерме бишендә дисеңме?..
Әстерханда Фатих Әмирхан күп кешеләр белән очрашты. Ә бер
көнне аны татар яшьләре төркеме белән очрашуга чакырдылар.
Яшьләр аңа күп сораулар бирде, олылап хөрмәт күрсәттеләр.
Фатих үзенең чыгышында аларны бер үзәккә берләшергә чакырды.
Үзләренең телләре, музыкалары, әдәбиятлары, тарихлары белән
кызыксынырга өндәде. Әлбәттә инде, Татарстанның туган көнендә
куелачак «Сания» операсы турында сөйләде. Яшьләр генә түгел,
картлар да кызыксынып, операны тамаша кылырга Казанга барырга
теләүләрен белдерделәр...
Фатих Әстерханнан егерменче числода кайтып китәргә билет
алды. Идел буйлап йөрүче зур пассажир теплоходына, берүзенә бер
каютага. Мәскәүнең үзенә хәтле бара торган теплоходта җыен рус
арасында күңелсез булыр инде дип, бераз борчылган да иде әле. Аны
пристаньга Габделхәмит Гомәров белән Борһан Бадамшин атлы егет
озата төшкән иде.
– Борчылмагыз, Фатих абый, сезгә күңелсез булмас бу сәфәр, –
диде Хәмит.
– Бу теплоходка Казанга барырга сигез гаилә билетлар алган, бала-
чагалары белән. Алар шулай гаиләләре белән Татарстан юбилеен
бәйрәм итәргә, беренче татар операсын карарга баралар, – диде
Бадамшин.
Аның бу сүзләре Фатихның кәефен күтәреп җибәрде, күңеленә
нур өстенә нур өстәгәндәй булды.
14
Ниһаять, көткән көн якынлашып килә. Беренче татар операсы
куеласы дигәч, тамашага билетлар ай-ай ярым алдан сатыла башлаган
иде. Опера Татарстан Республикасы төзелүнең бишьеллыгын
билгеләп үтеләсе көнгә билгеләнгәч, бәйрәмгә юбилярны котлап,
төрле төбәкләрнең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре чакырулы иде.
Хәтта Германия, Италия, Франция, Төркия кебек илләрдән дә эшчеләр
партияләре вәкилләре килүе көтелә, диделәр.
Премьера көне якынлашкан саен күңеле тынгысызлана башлады
Солтанның. Театрга килеп, репетицияләрне карап, үзенең сүзен әйтеп,
киңәшләрен бирергә Фатих Әмирханның булмавына да борчылды.
Якын дусларыннан бер төркем артистларның каядыр гастрольгә
чыгып китәчәге хакында ишеткәч, борчулары тагын да көчәйде.
Иртән театрга ашыкканда аңа Исмәгыйль Һилалов очрады.
– Исәнме, Солтан, нигә авыз-борының салынган? Премьера көне
җитә бит?! – диде аңа Исмәгыйль.
– Җитә шул. Артистлар тиешенчә башкара алмый партияләрен.
Байрашева ала алмый тиешле октаваны. Сара тавышына туры
китереп язган идем Сания ролен. Иң югары тавышка. Бер октавага
түбән төшереп тә карадым. Булдыра алмый. Җитмәсә, үзенең мишәр
акценты белән кычкыра. Кычкырма, тыныч кына җырла, дип карыйм.
Булмый, ди, каушыйм, ди. Белмим инде нишләргәдер?
– Соң, Разия җырлый дигән идең бит?
– Аның анысы да шуннан артык түгел. Беренче көнне шул
Байрашева җырлап карар инде. Булмаса, 27сендә Разияны
уйнатырбыз.
– Ярар, борчылма. Бар да яхшы булыр. Кызганыч, без генә күрә
алмыйбыз премьераны.
– Нишләп?
– Саратовка җибәрәләр. Бер атналык гастрольгә.
– Менә тагын... Бу ни эш инде?
– Ярый, борчылма. Аның каравы, театрда аншлаг булачак! Фатих
абый кайткан Әстерханнан, бер көтү халык ияртеп. Опера карарга
махсус килгәннәр, ди, Әстерхан татарлары.
– Кит аннан! Чынмы?! Фатих абый кайтканмы?! Йөгердем янына!
– Тагын бер кызык нәрсә сиңа. Минем күршедә атаклы тегүче
Мөнәвәрә апа яши бит. Менә шуннан бөтен Казан нэпманнарының
хатыннары күлмәк өлгеләре алганнар, ди. Әллә җитмеш хатын диме
инде. Берсен-берсе уздыра-уздыра күлмәк тектерәләр, ди. Беренче
татар операсын карарга барганда кияргә.
– Шәп икән! Кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә!
– Моменттан файдаланып калалар.
– «Нәрсә булды инде бу, шул да булдымы опера?!» – дип, ташлап
чыгып кына китмәсеннәр инде. Менә шул борчый мине. Ярар, хәерле
сәфәрләр, алайса. Әйбәт йөреп кайтыгыз. Безне белгәннәргә сәламнәр
җиткерегез...
* * *
Мало-Лядская урамындагы Кызыл гаскәр йортына опера карарга
халык төркем-төркем булып, өерелеп килде. Исмәгыйль әйткән сүз
хак булып чыкты. Бай нэпманнарның хатыннары бар да бер фасоннан
тегелгән затлы күлмәкләрдән иде. Алар шул күлмәкләрен күрсәтергә
теләп, түшләрен киереп, әрле-бирле, ярымкараңгы фойеның бер
башыннан икенче башына йөрделәр. Бер заманны ялт иттереп фойе
түшәмендәге лампаларны кабыздылар. Кайсыдыр бер бай нэпман
хатынының бу караңгы залда затлы күлмәгемне күрми калалар дип
борчылуы хакында Кәрим Тинчуринга килеп зарланган икән дә,
анысы, шуның сүзен тыңлап, барлык лампаларны да кабызырга
кушкан икән, диделәр.
Менә тамашачыларга залга керергә чакырып, музыка уйнаттылар.
Барысы да үзләренең билетларында күрсәтелгән урыннарын эзләп,
ыгы-зыгы башланды. Сәхнә артында да артистлар башкарасы
рольләрен соңгы тапкыр кабатлап, дулкынланып, тамаша башланыр
минутларны көттеләр. Сәхнә алдындагы оркестр чокырында
музыкантлар үзләренең уен коралларын көйләп, операның төрле
кисәкләрендәге көйләрен искә төшерәләр иде. Менә кинәт кенә тынлык
урнашты. Пәрдәсе ябык сәхнә алдына алдагы рәтләрнең берсендә
утырган Гыйльми үзәк җитәкчесе Галимҗан Ибраһимов күтәрелде. Ул
сәхнәнең урта бер җиренә килеп басты да, тамашачыларны сәламләп,
чыгышын башлады.
– Хөрмәтле иптәшләр! Сезне каты көрәшләр уты эчендә туган
Татарстан Җөмһүриятенең бишьеллык юбилее белән кайнар котларга
рөхсәт итегез!
Аның бу сүзләрен тамашачылар дәррәү кул чабулар белән
алкышладылар.
– Без бүген шушы олы бәйрәмне җөмһүриятебез сәнгать
көчләренең күркәм бер эше белән билгеләп үтәбез. Башта мөһим бер
белдерү ясарга кирәктер, – диде Ибраһимов, тамашачылар күңелендә
кызыксыну уятып. – Бүген без беренче татар операсының шаһитлары
булачакбыз. Тагын бер яңалык – бүгеннән бу бина, Кызыл гаскәр
йорты, опера һәм балет театры дип йөртеләчәк. Бүген бу бинада
безнең күренекле композиторларыбыз һәм әдипләребез Солтан
Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов һәм Фатих
Әмирхан иптәшләрнең фидакарь хезмәте белән тудырылган, дөнья
халыклары музыкасы белән тиңләшерлек беренче пролетар музыка
әсәре – «Сания» операсы күрсәтеләчәк. Операны җөмһүриятебез
юбилеена кунак булып чит илләрдән һәм республикалардан килгән
эшчеләр партияләре җитәкчеләре дә тамаша кыла, – дигәннән соң,
Ибраһимов кулларын чәбәкләп, артистларны алкышларга чакырды.
Зал көчле кул чабуларга күмелде.
Алкышлардан соң акрын гына пәрдәләр ачылды. Ибраһимов үз
урынына төшеп утырды. Аның чыгышыннан соң үзара гәпләшеп
алган тамашачылар тынып калдылар. Опера увертюрасының беренче
музыкаль авазлары яңгырады...
Тамашачы хатыннарның күлмәкләре күз явын алырлык, ә менә
персонажларның киемнәре, сәхнә бизәлеше андый тәэсир калдырмый
иде. Беренче пәрдәдә бара торган вакыйганы тасвирлаган таулар
күренеше иске декорацияләрдән генә ясалган. Табигать күренешен
сәхнәнең чит-читләрендә торган ике агач белән генә бизәгәннәр.
Дирижёр Литвинов җитәкчелегендә оркестр увертюраны шактый
тыныч, бернинди фальшсыз, тигез һәм җиңел башкарды. Сәхнә
артында музыканың һәр нотасын, һәр авазын йотлыгып тыңлаган Солтан увертюрадан канәгать калды, аңарда операның уңышлы барып
чыгасына ышаныч уянды. Менә, ниһаять, сәхнәгә төп героиня Сания
ролендә Зөһрә Байрашева чыкты. Аны сәхнәдә үзен ничек тотарга,
дикциясен һәм тавышының музыканы дөрес башкаруын өйрәтү
бурычы Фәтхи Бурнаш белән Салих Сәйдәшевка тапшырылган иде.
Солтанның борчылулары хак булып чыкты, Байрашева тавышын бер
октавага түбән җырларга тиеш булуын әллә онытты, әллә каушады,
ниндидер бөтенләй ят тавыш белән, бөтен көченә кычкырып
җырларга тотынды. Бу Солтанның кәефен тәмам кырып ташлады. Ул
үзенең ничек җырлаячагын уйлап дулкынлана башлады. Әле ярый,
аңа операның башында ук түгел, икенче өлешендә генә чыгасы,
югыйсә операны бөтенләй бозып ташлавым мөмкин иде дип, үзен
тынычландырырга тырышты.
Газиз Әлмөхәммәтов Зыя ролен әйбәт башкарды. Бары тик Сания
белән Зыяның арияләреннән генә торган беренче пәрдә тәмамланды.
Пәрдә ябылып, унбиш минутлык тәнәфес игълан ителде.
Икенче пәрдә башлангач, сәхнәгә болай да дулкынланып килеп
чыккан Солтанны каушатып җибәргән хәл булып алды. Саниянең
атасы Зариф белән ике арада булачак речитативны башкарыр
алдыннан аның күз карашы тамаша залының беренче рәтендә үк
утыручы Фатих Әмирханга төште. Аны ике ягыннан да хатын-
кызлар уратып алган иде. Солтанның аларны күргәне бар. Чү!
Араларында ниндидер таныш кыз да бар кебек! Фатихның бер
ягында – хатыны Нәфисә белән энесе Ибраһим, алар янында –
әтисенең энесе Нәҗип абзыйның кызы Зәйнәп, икенче ягында
әнисенең Хөсәен абыйсының килене Рауза белән ниндидер кыз
утыра. Ул кыз Солтанга таныш кебек тоелды. Кем соң бу, шулкадәр
таныш кыз? Ул арада Солтан-Зарифның җырлар вакыты җитте.
Шул кызга карап, ул чактан гына җырын онытып җибәрмәде.
Шундук үзен кулга алып, алар Зыя белән үзара башкарыла торган
речитативны башладылар...
Икенче пәрдә дә балет чыгышы белән уңышлы тәмамланды. Икенче
пәрдә барган вакытта да, тәнәфес игълан ителгәч тә, Фатих абыйсы
янында утырган бу таныш та, таныш булмаган да кыз Солтанга һич
тынгылык бирмәде. Уйлана торгач, ул аны исенә төшерде! Бу бит
– педтехникумда аның хорына йөргән кыз! Беренче көнне үк күзе
төшеп калган кызларның икенчесе. Беренчесе Сара иде. Ә икенчесен
ул әле күптән түгел генә, Солабашта, беренче майда, туган көнендә
исенә төшергән иде бит! Фәхригалләм бит ул! Ничек итеп Рауза
янына килеп эләккән соң әле ул?!
...Опера тәмамланды. Солтанның кәефен кырган урыннары күп
булса да, тамашачыларга ошады бугай, гөрләтеп кул чаптылар.
Артистларны сәхнәгә кабат-кабат чыгарып алкышладылар. Соңыннан Галимҗан Ибраһимов сәхнәгә үзе менеп, Габәшинең дә, Газиз
белән Виноградовның да, җырчыларның да, Литвинов белән Юлио
Муконың да кулларын кысты. Ә аннары залга төшеп, Фатих Әмирхан
янына килде:
– Уңышлы премьера белән котлыйм! – дип, аны да кочып алды.
– Бу безнең пролетар музыка сәнгатенең беренче зур җиңүе! – диде
Фатих, аның котлавына җавап итеп.
Тамашачылар арасыннан да артистларны, музыкантларны
котлаучылар күп булды.
– Артык шапырынырга кирәкми, иптәшләр. Сак булырга кирәк.
Бүгенге тамашаны чит илләрдән килгән әфәнделәр дә карады, –
диде театр техникумы директоры Хәмит Төхфәтуллин. – Буржуаз
тәнкыйтьчеләр тик торганда гына мактап утырмас. Саграк кыланыгыз.
– Мактарлыгыбыз булгач, мактарлар инде. Алар мактамасын дип,
начар уйнарга тиеш идекмени?! – диде Газиз Әлмөхәммәтов, аның
бу кисәтүендә көнчелек күреп.
Солтанны опера турында кемнең нәрсә сөйләвеннән бигрәк,
Фатих Әмирхан туганнары белән бер рәттә утырган Фәхригалләм
кызыксындырды.
Кызыл гаскәр йортыннан Әмирханнарның Жуковский урамындагы
йортларына ерак түгел. Шуңа күрә барысы да операдан алган
тәэсирләре белән уртаклашып, акрын гына, сөйләшә-сөйләшә
кайттылар. Солтан театрдан чыккач та шундук коляскада баручы
Фатих абыйлары артыннан атлаган кызлар янына ашыкты.
Фәхригалләм шулар белән иде. Ул аның янына килеп:
– Исәнме, Фәхри?! – диде. – Сезгә шулай дип кенә дәшәргә
мөмкинме?
Аны кызлардан аерып, читтәнрәк атларга дәште.
– Исемем шулай булгач, нишләп мөмкин булмасын, – диде кыз.
– Аның Галләм дигән койрыгын сирәк кеше генә әйтә. Аннары, сез
дип түгел, син дип әйтсәгез дә дөрестер. Сез үзегез миңа сез буласыз.
Мин сезнең өчен син генә.
Ләкин Солтан яңа танышкан кешегә гел сез дип дәшә торган иде.
Фәхрине дә баштарак шулай атады.
– Мин сезне югалттым бит. Ике елмы инде, бер дә очратканым
юк.
– Минем дә сезне күптән күргәнем юк иде. Опера язганыгызны
һәм премьерасы буласын ишеткәч, Уфадан очып килеп җиттем менә,
– диде кыз.
– Ничек алай? Сез Уфада яшисезмени?
– Минем бит Уфада апам яши. Педтехникумны тәмамлагач, шунда
кайтып киттем. Инде Казанга килгәнемә бер атна, сезне дә күрәсем
килгән иде. Һич күрә алмадым. Сез бит эш кешесе, гел нәрсә беләндер мәшгуль. Гел каядыр чабасыз. Әле бер техникумга, әле икенчесенә.
Әле Академүзәккә, әле Коммунистик университетка. Шуңа күрә кеше
күрергә вакытыгыз юк.
– Шулай шул. Тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтереләм. Үз тормышымны
корырга да вакыт юк. Мин әле һаман буйдак. Өйләнмәгән.
– Мин дә кияүдә түгел.
– Сез әле яшь. Өлгерерсез кияүгә чыгарга. Мин менә инде утыз
дүрттә!
– Әле сезне, чын яшегезне белмәгән кеше, бер дә утыз дүрттә дип
әйтмәс. Сез бит япь-яшь күренәсез.
– Мине шунысы гаҗәпләндерде: бу кызлар арасына ничек килеп
кердегез сез? Фатих абыйның сеңелләре арасына?
– Белмисезмени, мин бит Фатих абыйларның туганы.
– Ничек? Каян килеп?
– Башыннан ук сөйләсәң, озынга китә инде. Бер-ике сүз белән генә
әйткәндә, болай ул: Хөсәен абыйны беләсезме?
– Беләм. Рабига апаның абыйсы.
– Рабига апа Фатих абыйның әнисе бит.
– Шулай.
– Шулай булса, Хөсәен абыйның улы Исхакны беләсездер?
– Беләм, ничек белмәскә инде. Өченче ел вафат булды бит.
– Вафат булды шул. Урыны җәннәттә булсын. Менә шул Исхак
абый минем җизнәм иде.
– Ничек? Син Рауза апаның сеңлесемени?
– Әйе, Раузателҗиһан – минем тата апам**.
– Менә сиңа мә!
– Фәхригалләм Сабир кызы Мәһдиева – минем тулы исемем. Кама
Тамагы районының Шәпкә авылыннан без. Казанга килеп, Рауза
апаларда яши башлаган идем. Исхак җизнинең бабасы Зиннәтулла
– Башкортстаннан, Дүртөйле волостеның Юкәле Күл авылыннан.
Улы Зөфәр белән шул авылда яши хәзер тата апам. Зөфәр әле яшь.
Ул да минем белән бергә педтехникумда укып йөрде. Мин хәзер менә
Уфаның бер мәктәбендә балалар укытам.
– Әйбәт һөнәр! Изге эш белән шөгыльләнәсең. Мин үзем дә – өч
мәдрәсәдә белем алып, соңгысы Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлап,
мөдәррис дипломы алып чыккан педагог. Армиядән кайтканнан бирле
педагоглык эше белән шөгыльләнәм. Музыка укытам.
– Беләм.
Алар ул арада Әмирханнар өенә кайтып та җиттеләр. Солтанның
бер дә өйгә керәсе килми, Фәхри белән әле тагын бераз сөйләшеп
торасы килә иде.
** Тата апам – туган апам (диалект).
– Керик, анда безне югалтканнардыр. Кешедән аерылып калу
килешмәс. Операдан соң юкка чыгу бигрәк тә.
– Шулай шул. Ләкин синең белән сөйләшәсе сүзләрем бетмәде
әле. Иртәгә тагын күрешербез бәлки?
– Белмим шул... Озата барсагыз гына инде. Иртәгә без Уфага
кайтып китәбез шул. Опера карарга гына килгән идек…
15
«Сания»дән соң Солтанның абруе нык күтәрелде. «Сания» операсы
1926 елның башында – өч тапкыр һәм 1927 елның мартында тагын
бер тапкыр кабатлап куелды. Опера бер үк сәхнәдә күрсәтелде – әлеге
шул Лядов урамындагы Кызыл гаскәр йортыннан Опера театры дип
үзгәртелгән бинада. Операда уйнап, беренче артистлык чыныгуы
алган Солтанга Татар дәүләт драма театрында барган спектакльләрдә
дә рольләр бирә башладылар. 1926 елны ул Кәрим Тинчуринның
«Зәңгәр шәл»ендә качак Питрәй ролен уйнады. Солтанга спектакльдән
роль бирү Кәрим Тинчурин идеясе булды.
Театр артистлары Мәдәният йортының ишегалды ягында
урнашкан бинада яшиләр иде. Шунда ук Мәдәният йортының
администраторы Җамалетдин Саиновның эш бүлмәсе; күршесендә
театр фотографы Солтанов һәм кайбер артистлар яши. Солтанов
бүлмәсенең ишекләре ике якка да карый – фойега да, ишегалды ягына
да чыга. Репетицияләрдән соң артистлар фойедан гына Солтанов
бүлмәсенә җыйнала торганнар иде. Монда инде караган спектакль
турында сөйләшү, шаяру, уен-көлке. Артистлар тормышында булган
төрле маҗараларны искә алу. Шулай бер көнне «Зәңгәр шәл»нең
репетициясеннән соң Тинчурин Солтанны шул бүлмәгә дәште:
– Солтан, репетициядән соң адашың янына керерсең әле, – диде.
Ни өчен икәнен әйтмәде. Солтан фотограф Солтановны, үзе шулай,
адаш дип атап йөртә иде.
Керсә, бүлмә түшәмендә зәп-зәңгәр төтен эленеп тора. Артистлар
уртага урындык куйганнар да, шуның тирәсенә җыйналып, кайсы
преферанс уйный, кайсы, «шулай-шулай», ди-ди, уйнаучыларны
өйрәтә. Тинчурин да шулар арасында. «Әллә мине дә уйнарга
чакырган инде?» дип уйлап куйды Солтан.
– Әйдә, Габәш, уз, безнең янга. Утыр, әйдә, син дә. Кәрт сугып
алыйк бераз, – диде Тинчурин.
Караса, Сәйдәш тә кәрт суга. Анысы Габәшине күргәч,
уңайсызландымы, «егетләр, Солтан абый минем янга керде ул. Мин
уйнамыйм, утырыгыз берәрегез», – дип урыныннан торып, уйнаудан
туктады.
– Солтан абый, сезнең белән киңәшәсе бар иде, – дип, Сәйдәш
аны преферансчылардан читкәрәк дәште.
– Нинди киңәш бирермен икән мин сиңа?.. – диде Солтан.
– Солтан абый, сез бит әле унтугызынчымы елда ук, «Галиябану»га
музыка язган кеше. Театр бу сезонда «Галиябану»ны торгызырга
булды. Кәрим абый сезнең белән киңәшергә кирәк, ди. Ноталары
сакланмадымы икән, ди.
– У-у, юк, дускай. Минем андый гадәтем юк шул. Спектакль
әзерләнгәндә генә эшлим дә, саклаганым юк, юкка чыгып, таралып
бетәләр. Аннан соң бит, мин күбесенчә халык көйләрен эшкәртәм.
Мирхәйдәр Фәйзи бит үзе дә ул пьесадагы җырларның сүзләрен
барысын да шул халык җырларыннан алып язган. «Таһир-Зөһрә»гә
дә, «Бүз егет»кә дә көйләрне халык җырларыннан алып эшләдем.
Синең дә бит көйләрең агылып тора. Халык көйләреннән башлана
күп җырларыңның музыкасы. Шуңа күрә монысын да шул рәвешле
җырып чыгарсың әле. Безнең халык көйләре пентатоникага корылган
бит. Шәрык көйләре. Без шәрык белән гареп арасында утырган халык.
Чигендә. Пролетар музыка тудырабыз дип, пентатоникадан китәргә
кирәк түгел.
– Килешәм, Солтан абый, мин дә шул, бераз яраклаштырам,
ярымтоннар кертеп, көйләрне үземчә баеткан булып маташам. Сезнең
«Кәккүк» тә нәкъ менә шундый. Үзе халыкчан, фольклордан, үзе
Европа композиторларының романсларыннан бер дә ким түгел!
– Фольклор ул – безнең чишмә башы. Миңа заманында Тукай
да шуны әйтте. Син әле яшь, Тукайны күрергә өлгергәнсеңдерме,
белмим, ә менә мин күрдем. Аның алдында җырлаганым да булды.
Нишләп күрмәсен! Күргәне булды аның Тукайны! Әллә ничә
тапкыр. Тукай аның җизнәсе Шиһап Әхмәровның дусты иде.
Шунда Салих үзенең малай чагында Әминә апасы кияүгә чыкканда,
Тукайдан җизни пәкесе алып калганын хәтерләде. Ул гына да түгел,
Шиһап җизнәсе алып биргән рояльдә уйнап, Тукайны җырлатканын
да исенә төшерде. Апалары өйләнешкәндә, Тукай аларның туена
килгән иде. Салихны күреп, җизнәсеннән: «Каенишеңә кияү пәкесе
бүләк иттеңме соң әле?» – дип сорады. Анысы, юк дигәч, кесәсеннән
чыгарып, акча санап бирде дә Салихның үзен җизни пәкесе сатып алырга
базарга йөгертте. Ә икенче бер тапкыр килгәндә, аның рояльдә уйнап
утырганын күрде дә Салихтан базарда бер бабайдан отып алган җырын
җырлатты. Аңа үзе дә кушылып җырлады әле, тик соңыннан буылып
йөткерә башлады. Тамагыннан кан китте. Шуннан соң аны Клячкин
хастаханәсенә салганнар, диделәр. Ул шуннан савыгып чыкмады, вафат
булды. Салих боларны Габәши абыйсына сөйләмәде. Тукайның үзенә
әнә шулай фатиха биреп калдыруын күңеленнән генә уйлады.
Шунда алар янына Кәрим Тинчурин килеп басты.
– Йә, ничек, сөйләштегезме, «Галиябану»га яңа музыка язаргамы?
Әллә синеке генә калсынмы? – дип сорады ул Солтаннан.
– Юк инде, «Галиябану»ны халык белә. Үз җыры итеп кабул
итте. Шул гына калырга тиеш. Бары тик, сезнең бергә чыгарган
драмаларыгыз шикелле музыкаль әсәр язарга теләсәгез, шул җырны
төрле вариацияләрдә спектакль буе файдаланып барырга була.
Анысын Салихка өйрәтеп торасы юк. Осталыгы бар. Инде ничә
спектакль чыгардыгыз.
– Карале, Солтан, әле гыйнварда гына «Сания»не карадык бит.
Зариф ролен син анда бик яхшы башкардың. Бер дигән драма
артисты да чыккан булыр иде синнән. Әллә безнең спектакльләрдә дә
катнашасыңмы? «Галиябану»га өлгермәдек инде, рольләр бүленде.
Чиратта яңа тамаша – «Зәңгәр шәл»! Әллә шунда берәр рольне
уйныйсыңмы? Безгә бит хормейстер да кирәк. Син бит безнең өчен
– бер дигән табыш!
– Белмим шул, уйлап карармын. Ничә оешмада хор алып барам бит.
Кайсына өлгерергә белгән юк. Әле менә яңа опера язарга керешергә
торабыз.
– Анысы нинди тагын?
– «Сания»дә бит бай сәүдәгәр белән укытучы егет арасындагы
конфликт кына күрсәтелә. Бернинди дә буржуазия һәм пролетариат
арасында барган көрәш чагылдырылмый. Менә шундый, ике
арада көрәш күрсәтелгән әсәр тудырырга кирәк дип тапканнар
җитәкчеләребез. Галимҗан Ибраһимов Уфада яшәүче шагыйребез
Мәҗит Гафуриның «Эшче» дигән поэмасында шундый конфликт
күргән...
Әмма «Эшче»не язарга керешкәнче әле ул елны Казанда зур
тарихи вакыйга булып алды. Вакыйга гына да түгел, җәмгыятьнең
иҗтимагый-сәяси тормышында, мәдәният-сәнгать дөньясында, нәкъ
менә Габәши кебек сәнгать кешеләре өчен зур бер яңалык, өр-яңа бер
тармак, эшчәнлек барлыкка килде. Ул да булса – радио.
1927 елда Казанга Мәскәүдән, гражданнар сугышы вакытында
интернационал легион комиссары булып сугышчан юл узган, 1919
елдан соң беренче Идел буе татар бригадасы комиссары булып
торган, соңыннан Үзәк Хәрби Академия каршындагы курсларда
укып, Ташкентта сәяси бүлек башлыгы булып хезмәт иткән җиреннән
отставкага чыгып, Шамил Усманов кайтып төшә. 1920 елдан бирле
әдәби иҗат белән мавыккан, гражданнар сугышы вакыйгалары, совет
властен урнаштыру өчен көрәш турында хикәяләр, драмалар иҗат
итүен истә тотып, аны Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе
башлыгы итеп билгелиләр.
Усманов карап торуга үсмер малай сыманрак, яшь кенә чырайлы,
килеш-кыяфәте белән дә әллә ни гайрәтле күренмәсә дә, гражданнар
сугышында командарм Фрунзеның уң кулы буларак, шактый җаваплы
вазифалар башкарган комиссарга, отставкага чыкканнан соң да партия үзенә шактый зур постны ышанып тапшырган. Ул бик мавыгучан
кеше икән. Дөньяда бер генә милләт тә сөйләшми торган эсперанто
дип аталган ниндидер ясалма телне өйрәнеп, Советлар Союзында
шул ясалма телдә сөйләшүчеләр оешмасы вәкиле булып тора икән,
ди, имеш. Әле шуның өстенә, сугыштан соң радио дигән нәрсә
белән кызыксына башлаган. Мәскәүдә инде егерменче елдан бирле
эшләп килә торган радионы Казанда да булдырырга хыялланып, җиң
сызганып эшкә керешкән. Татарстан Республикасы җитәкчеләренә
радионың кирәклеген исбатлаган.
«Әйдә, үзең оештыр бу эшне», – дип, аны бер үк вакытта Халык
комиссарлары советының радиостудия төзү буенча махсус вәкиле
итеп тә билгеләгәннәр. Радиостудияне дә, тамаша предприятиеләре
идарәсе белән бергә, Мәдәният йорты бинасында урнаштырырга
хәл иткәннәр. Кыскасы, киләчәктә бу бина чын мәгънәсендә мәдәни
үзәккә әверелергә тиеш була.
Әле егерменче елны ук Казанда Александр Углов дигән бер физик
телефон аша сөйләшкәндә ишетелгән кеше тавышын көчәйтә торган
аппарат ясый. Шул тавышны электр чыбыклары аша ерак араларга
җибәреп, рупордан тыңларга була икән. Менә шул нәрсә радио дип
атала да икән инде.
Театр бинасының бәләкәй генә бер бүлмәсендә Александр
Угловның әлеге шул радиолабораториясе урнаштырылды. Бүлмәгә
диктор һәм башка чыгыш ясаучыларның тавышларын көчәйтә торган
микрофон һәм җырчыларга уйнар өчен фортепиано кертеп куелды.
Радиотапшырулар, стеналары калын кара тукыма белән эчләнгән менә
шушы берничә кешелек кенә бүлмәдән алып барылырга тиеш булды.
Радионы 7 ноябрьдә, Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун
еллыгы көнендә эшләтә башларга карар кылынды.
Радионың әдәби редакторы итеп театрда администратор булып
эшләп йөрүче Исмәгыйль Усманов, музыкаль редакторы итеп Салих
Сәйдәшев, дикторы итеп Гадел Кутуй билгеләнгән иде.
– Иптәшләр, тапшыруларны 7 ноябрьдә башлыйбыз. Совнаркомда
шулай хәл иттеләр, – диде Шамил Усманов, радионың беренче эш
көнен планлаштырганда. – Беренче булып диктор түгел, үзем чыгыш
ясарга булдым. Миннән соң, бәйрәм икән, бәйрәм булсын, концерт
биреп алырга кирәк, – дип, ул театрда оркестр белән җитәкчелек
итүче Сәйдәшевка мөрәҗәгать итте: – Салих, син Габәши иптәш
белән сөйләш әле анда, өч-дүрт кешелек кенә төркем туплап, концерт
әзерләсен. – Киңәшмәдә Кәрим Тинчурин да катнаша иде. Усманов,
Салих алдына бурыч куйганнан соң, аңа карап: – Кәрим абый, Солтан
Габәшине театрга эшкә алырга кирәк түгел микән? – дип куйды.
– Спектакльләрдә дә катнашырга хәленнән килә, спектакльләрне
музыка белән бизәү, җырчыларны әзерләү өчен бер дигән кадр.
– Бу хакта үзебез дә уйлашкан идек. Үзе белән дә сөйләшкән
булды. Каршы да түгел, тик бер тоткарлык бар. Совнаркомда «Сания»
авторларының өчесенә дә яңа опера язарга тәкъдим иткәннәр. Шуңа
алынырга торалар. Радио эшен башлап җибәргәндә, аның ярдәме
әйбәт булыр иде, әлбәттә. Сөйләшеп карармын, – диде Тинчурин.
– Сөйләш әле, сөйләш. Салихка зур ярдәмче булыр иде. Бергәләшеп
театр өчен дә, радио өчен дә изге эш башкарырлар иде...
Радиодан беренче тапшыру өчен концерт әзерләргә Солтан
шатланып риза булды. Шунда ук Салих Сәйдәшев, Исмәгыйль
Һилалов, Газиз Әлмөхәммәтов, Гөлсем Сөләйманова, Асия
Измайловаларны Тинчурин янына алып керде.
– Кәрим абый, радиодан концерт буенча сөйләшергә кердек, – диде.
– Бик мөһим эш бу, Солтан, – диде Тинчурин. – Радио коры сүз сөйләп
кенә калырга тиеш түгел. Ул концертлар, спектакльләр тыңлатып та
халык белән мәдәни яктан тәрбияләү эше алып барырга тиеш.
– Спектакльләр дә тыңлатып булыр микәнни? Бик кысан бит
студия бүлмәсе.
– Әле бу бит сынау тапшыруы гына. Киләчәктә студияне фойега
чыгарырбыз. Пьесаларны шуннан укырбыз. Ә беренче сынау
тапшыруында ук концерт тыңлата алсак, бик яхшы булачак. Октябрь
бәйрәменә зур бүләк ясарбыз.
– Менә шушы биш кешелек төркем белән шул концерт программасы
турында сөйләшергә кергән идек.
– Шамил Усманов бер ярты сәгатьлек кенә булса да концерт бирә
алсагыз, дип сорый инде.
– Бирәбез, бирәбез, Алла боерса!
– Нинди җыр белән башларга икән соң? «Интернационал» начар
булмас иде дә. Безнең төркем белән генә килеп чыгар микән?
– Юк, Солтан, «Интернационал»га ук үрелмик әле. Халыкчанрак
җырлар кирәктер. Үзебезнең милли көйләр, халык җырлары. Синең
«Кәккүг»ең дә бер дигән бит.
– Әйе шул, шуның белән башларга кирәк концертны. Ун ел эчендә
татар мәдәниятенең никадәр үсешен, алга китүен күрсәтергә кирәк бу
концертта, – дип, Тинчуринның тәкъдимен хуплады Әлмөхәммәтов.
– Шулай да нинди бәйрәм икәнен онытмыйк әле. Революционрак
бер җырдан башларга кирәк, Кәрим абый, – диде Солтан.
– Нинди дисең соң?
– «Ком бураны»! Бер дигән революцион җыр. Дүртебез дә хор
белән җырлыйк. Ун ел элек революция елларында җырлап йөргән
җырыбыз.
– Ярый. Килештек. Икенче номер нинди була? Кем башкара?
– Икенчесе берәр халык җыры булсын. Хатын-кыз тавышы. Гөлсем
җырласа…
– Юк, Гөлсем «Кәккүк»не җырлар. Соңыннанрак. Бусында Асия
җырлар, – диде Тинчурин һәм аның үзенә карап: – Нинди халык
җырын җырлар идең? – дип сорады.
– Белмим инде... «Гөлҗамал» килешер микән?
– Килешер, нишләп килешмәсен.
– Килешер, дисәгез, Кәрим абый, алайса, шуны җырлармын.
– Ә мин «Ашказар»ны җырлыйм. Заманында Уфада яшәгәндә
башкорт көеннән Солтан абый Габәши эшкәрткән җыр. Күптәннән
җырлап йөрим шуны концертларда.
– Алайса, булды! Габәши дусның «Кәккүг»ен Гөлсем җырлар
да, шуның белән тәмамласагыз да була. Салих белән Солтан
инструментларда сезгә аккомпанировать итәрләр. Килештекме,
егетләр?
– Килештек.
– Килешсәгез, репетиция ясап алыгыз да, берничә көннән –
тапшыру. Әзер булып торыгыз...
...Ниһаять, ул җаваплы, көткән көн килеп җитте.
Ул көнне урам чатларындагы баганаларга куелган зур картон
рупорлардан беренче радио тавышын тыңларга төркем-төркем булып
кешеләр җыйналды. Беренче радиотапшыру булачагы халыкка алдан
хәбәр ителгән иде. Тапшыру башланыр сәгатьне Шамил Усманов
үзе дә, Солтан Габәши туплаган җырчылар да дулкынланып көтте.
Ә Мәдәният йортындагы бердәнбер радиоалгыч куелган фотограф
Солтанов бүлмәсенә тапшыру тыңларга җыйналган халык, анда
сыймыйча, ишеген ачып, фойега чыгып өелгән иде. Менә, ниһаять,
Усманов, «Аллага тапшырдык!» – дип, үзен радиофизик Углов көтеп
торган студия бүлмәсенә кереп китте.
Көткән минутлар якынлашты. Барысы да моңа кадәр күрелмәгән
могҗиза буласын көтеп, тынып калды. Бары тик Тинчурин бүлмәсенең
ачык ишегеннән стена сәгатенең текелдәве генә ишетелә иде. Шул
вакыт сәгать телләре текелдәвен бозып, радио тартмасы кытыр-кытыр
иткән тавыш чыгарып алды. Тартмадан Шамил Усмановның таныш
тавышы ишетелде.
– Слушайте, слушайте! Тыңлагыз, тыңлагыз! Говорит Казань!
Казан сөйли! Казан сөйли! Татарстан радиосының беренче сынау
тавышларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь
социалистик революциясенең ун еллыгы белән тәбрик итәбез!
– Сөйли! Радио сөйли, иптәшләр! – дип кычкырды Исмәгыйль
Усманов.
– Ур-ра! Зур җиңү бу! Совет физикларының зур җиңүе!
– Тавышланмагыз, иптәшләр. Студиядә тапшыру бара.
Тавышларыгыз бөтен дөньяга ишетеләчәк.
Диктор буларак концерт алып барыр өчен эфирга чыгарга дип студия ишеге төбендә дулкынланып басып торган Гадел Кутуйның
шулай кисәтүеннән соң барысы да тынып калдылар. Усманов
чыгышын дәвам иттереп, тыңлаучыларга радионың әһәмияте
турында, киләчәктә аның һәм сәяси, һәм мәдәни тормышыбызда
нинди урын алып торачагы хакында нотык тота башлады.
Усманов сүзен бетерүгә, Гадел Кутуй һәм аңа ияреп,
җырчылар студиягә кереп китте. Беркадәр тынлыктан соң Кутуй
радиотыңлаучылар белән яңадан исәнләшеп, концерт игълан итте.
– Менә бит, концертны радиодан гына тыңлый халык. Хәзер
җырчыларга концерт куяр өчен гастрольләргә дә чыгып йөрисе
калмады, – дип куйды тапшыруны тыңлап торучылар арасыннан
Исмәгыйль Усманов.
– Бер дә әйбәт булмый икән, – диде аның сүзенә каршы Ситдыйк
Айдаров. – Без әле шул концертлардан азмы-күпме акча эшләп кайта
идек. Хәзер анысы да бетәчәк икән.
– Хи, алай дисең. Сез бара торган җирләргә бу радио барып
җиткәнче син әле картаеп үләчәксең, – дип, үзенчә шаяртып алган
булды Исмәгыйль.
– Кайгырма, Ситдыйк, театр сыймый ул тартмага. Театр куеп
йөрерсез, – диде Мәдәният йорты администраторы Саинов
Җамалетдин абзый.
– Ярар, егетләр, тавышланмагыз әле. Әнә, Гөлсем анда Габәшинең
«Кәккүг»ен башлады. Нинди матур җыр бит! Кайчан тыңлый алыр
иде аны әллә кайдагы җирләрдә яшәп яткан радиотыңлаучылар?! –
дип, Исмәгыйль Усманов, сөйләшүне туктатып торырга чакырды.
– «Кәккүк» бит! «Кәккүк»! Көн саен ишетеп торган җыр түгел!
Булдыра Гөлсем!
Урман яшәргәч, ямьле җәй җиткәч,
Дөнья күмелә моңлы җырларга.
Ишетәсеңме, дустым, урманда,
Күк-кү дә күк-кү – кәккүк моңлана.
Нигә ул шулай?!
Тирән хәсрәте аның бар бугай.
Моңнарын түгә кем өчен шулай?
Тыңлачы, иркәм, гүя ул шулай
Минем хисләрне аңлата бугай.
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
(Романның дәвамын 04, 2026 саныннан укыгыз)
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев