АЛИШ (романның дәвамы)
Шуннан соң аларны лифтта беренче катка алып төштеләр дә Мусаны лифт шахтасы янындагы баскычтан подвалга алып төшеп киттеләр. – Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса, алардан аерылганда. – Бирешмәбез, – диде Алиш. – Үзегез нык булыгыз.
21
Алтынчы бүлек начальнигы зондерфюрер Людерзен кабинетында
Алиш белән озак сөйләшеп тормадылар.
– Үзегезгә күрсәтелгән ышанычны акламыйча, Бөек фюрерга тугры булырга дигән антыгызны бозып, Германиягә каршы җимерү
эше алып барган хыянәтче буларак кулга алынасыз! – диделәр дә,
Берлиндагы Александерплац төрмәсенә илтеп, аерым камерага ябып
куйдылар.
Икенче көнне аны гестапо идарәсе урнашкан йортка алып
килделәр. Бу алгы ягы калын соры таш колонналар бастырып төзелгән
алты катлы, тирә-якка салкынлык бөркеп торган борынгы зур бина
иде. Дүртенче катка алып менеп, озын коридор буенча барып, зур бер
ишек янына килеп туктадылар. Ишек төбендә утырып торган обер-
лейтенант аннан исемен, фамилиясен, туган елын, кайда яшәвен,
гаилә хәлен сорашып, анкета тутырды.
– Wofür werden sie verhaftet16? – дип сорады.
– Германиягә каршы җимерү эше алып барган өчен, – дип җавап
бирде Алиш өчен аны алып килгән СС унтер-офицеры.
Шуннан соң анкета тутырган хәрби коридор буенча каядыр барып
килде дә СС унтер-офицерына:
– Группенфюрер сезне көтә, – диде.
Группенфюрер дигәненең ишек төбендә басып торучы сакчы
аларны «Хайль Гитлер!» дип сәламләде дә эчкә үткәрде. Бүлмәгә
кергәч, унтер-офицер түр башында утыручы СС башлыгын сәламләп,
тагын бер тапкыр Гитлерга исәнлек теләде. Аның каршындагы
урындыкта Әхмәт Симаев утырып тора иде.
– Kennen Sie diese Person, Herr Alishev17, Алишев әфәнде? – дип
сорады бүлмә хуҗасы.
– Nеin18.
– Wie nicht? Sie sind beide Propagandisten des tatarischen Komitees19!
– Zum ersten Mal sehe ich20!
Шуннан соң Мюллер, Әхмәткә борылып:
– Kennst du ihn21? – дип сорады.
– Niemals gesehen22! – диде Әхмәт тә.
Шунда Мюллер СС унтер-офицерына өченче тоткынны алып
килергә кушты:
– Bringen Sie den dritten Verhafteten!23
Унтер-офицер чыгып киткәч, Мюллер урыныннан торып,
артындагы зур шкафтан бер газета алып, Алиш белән Симаев алдына
өстәлгә китереп салды.
– Күрәсезме бу газетаны?! Күрәсезме бу фотода кемнәр
төшерелгәнен?! Таныйсызмы үзегезне?! – дип кычкырып җибәрде.
---------------------------------
16 Ни өчен кулга алындыгыз?
17 Бу кешене таныйсызмы?
18 Юк.
19 Ничек юк? Сез бит икегез дә татар комитеты пропагандистлары!
20 Беренче тапкыр күрәм!
21 Ә сез аны беләсезме?
22 Күргәнем юк!
23 Өченче тоткынны китерегез!
Ул арада, ишек ачылып, анда СС унтер-офицеры һәм Муса Җәлил
күренде.
– Сез бу кешене дә танымыйбыз диярсез бәлки! – дип акырды
чыгырыннан чыккан Мюллер. Аннары ул, Алишка борылып: –
Таныйсызмы бу кешене?! – дип кычкырды.
– Таныйм, – диде Алиш. – Муса Гумеров.
– Ә сез таныйсызмы бу иптәшне, херр Гумероф?
– Таныйм, херр Мюллер. Бу – иптәш Алишев, – диде Муса.
– Бер-берегезне таныгач, нәрсә монда театр уйныйсыз?! Беләсезме
үзегезнең ни өчен кулга алынганыгызны?
– Һич аңламыйм, херр группенфюрер, – диде Муса. – Бөек фюрер
галиҗәнаплары алдында нинди гаебем бардыр?..
– Ә менә монда ниләр язылганын укып күрсәтергә кирәкмиме
сезгә? – дип, Мюллер алдында яткан газетаны Мусаның битенә якын
китерде. – Менә үзегез укып карагыз әле, сез кемнәр ватандашларыгыз
алдында?!
Муса, газетаны кулына алып, Мюллер күрсәткән фотога күз
салды һәм эчтән генә фото астындагы язуны укып чыкты. Анда:
«Политрук Муса Җәлил җитәкчелегендә Казан татарларыннан бер
төркем, үз теләкләре белән әсирлеккә төшеп, легионга язылдылар
һәм Татарстанны азат итү өчен коммунистларга каршы сугышка
барырга әзерләнәләр. Кабахәт сатлыкҗаннарга хурлык! Аларны совет
халкының нәфрәте көтә» дип язылган иде.
– Менә кемнәр сез! Сез – үз илегезне дә саткан кешеләр, Гитлерга
тугрылыкка биргән антыгызга да хыянәт итүчеләр. Сезнең алда бер генә
юл – сезне үлем көтә! Менә бу күмәк фотода үзегезне күрәсездер. Ә
монда бер-беребезне танымыйм дип алдашып утырасыз! – диде Мюллер.
– Ярый, безне кулга алдыгыз да, ди. Ә нинди гаебебез бар соң
безнең? – диде Җәлил аптыраган кыяфәт белән.
– Бүген августның ундүрте. Бүген – сез хыялланган «икс» көне!
– Нинди «икс» көне? Берни дә аңламыйм, – диде Муса.
– Башыгызны җүләргә салмагыз, Муса әфәнде! Гайнан
Курмашёфтан табылган «икс» көне турындагы, батальоннарны бүген,
ягъни ундүртенче августта баш күтәрергә чакырган листовкаларны
алдагы көнне Абдулла Батталоф белән Мәхмүт Ямалутдиноф менә
шушы ике иптәштән барып алганнар. Моны ничек аңлатасыз?!
Мусаның моңа җавап бирерлек дәлилләре юк иде. Ул дәшмәде.
– Болар белән барысы да аңлашыла! Алып китегез! Өчесен дә
Моабит төрмәсенә илтегез.
Аларны коридорга алып чыктылар. Муса, иптәшләренә карап:
– Нык торыгыз, егетләр, – диде. – Беләсезме, кем сатты икән безне?
– Сөйләшмәскә! – дип кычкырды конвоир.
– Мәхмүт Җамалетдинов булып чыга, – диде Алиш.
Конвоир кулындагы эченә арматура тыгылган резин шланг белән
Алишның сыртына китереп сылады. Ул «ык» иткән тавыш чыгарды да
идәнгә бөгелеп төште. Моны күрми калган Муса соравын дәвам итте:
– Кем соң ул? Ник мин аны белмим?
Конвоир, икенче тапкыр селтәнеп, Мусаның Волховта алган ярасы
һаман да сыкрап торган иңбашына тондырды.
Шуннан соң аларны лифтта беренче катка алып төштеләр дә
Мусаны лифт шахтасы янындагы баскычтан подвалга алып төшеп
киттеләр.
– Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса, алардан
аерылганда.
– Бирешмәбез, – диде Алиш. – Үзегез нык булыгыз.
* * *
Бу өч көндә ССчылар, легионнарда фашистларга каршы яшерен
эш алып баруда гаепләп, йөздән артык кешене кулга алды. Шуларның
егерме алтысы гына Кормаш, Җәлил, Саттар һәм Симаев төркемнәренә
кергән пропагандистлар иде. Тентү вакытында иң күп листовка
табылган Кормаш хөкем алдына яшерен оешманың җитәкчесе буларак
басты. Көнбатыш Украинаның Дрогобыч шәһәренә җибәрелгән
өченче батальонда яшерен эш алып барган Сәлим Бохаров белән Әхәт
Атнашев та, кулга алынып, Берлинга кайтарылган иде.
Сорау алулар ике айга сузылды. Бу ике ай эчендә гаепсез дип
табылган легионерларның күбесе, кире батальоннарына кайтарылып,
Голландия, Франция, Бельгия, Норвегия кебек басып алынган
илләргә партизаннарга каршы сугышларга җибәрелделәр. Күбесе
хәрби объектларны саклауда, каравыл хезмәтендә булдылар. Ике
ай буе әледән-әле сорау алулардан соң төрмәләрдә, нигездә «Татар
арадашчылыгы»нда пропагандист булып йөргән, Германиягә хыянәт
итүчеләр дип табылган җәлилчеләр генә торып калды.
Октябрь аенда Алишны Моабиттан Тегель төрмәсенә күчерделәр.
Аның камерасында егерме яшьләр тирәсендәге бер егет утыра иде.
Каян килеп эләкте икән бу япь-яшь егет фашист төрмәсенә дип
аптырады Алиш, аны күргәч тә: «Кызык, кайсы илдән икән соң ул?»
дип уйлады Алиш. Немец дисәң, охшамаган. Озынча йөзле, озын
борынлы. Уртача гына буйлы, япь-яшь.
Алиш, аңа кулын сузып, исемен әйтте:
– Абдулла Алиш, – диде.
Егет тә, кулын биреп, исемен атады:
– Эмиль Мейзон. Бельгия, – диде.
«Әһә, бельгияле икән. Ничек аның башына килмәде соң әле үзен
татар дип әйтергә?» Ул хатасын төзәтергә ашыкты:
– Татар, – дип, күкрәгенә сугып куйды.
«Нинди телдә сөйләшергә соң бу егет белән? Немецча беләдер
бәлки» дип уйлады Алиш һәм:
– Ich verstehe ein wenig Deutsch24, – диде. Шунда Мейзон Алиш
өчен зур яңалык әйтте:
– In der nächsten Zelle sitzt auch ein Tatar25, – диде.
Алиш исе китеп:
–Woher weißt du? Wer ist er26? – дип сорады.
– Dichter. Er sitzt mit meinem Freund André Timmermans zusammen 27.
«Муса да монда микәнни?» дип уйлады Алиш.
– Im Nebenzimmer sitzen auch ein Belgier und ein Tatar28, – диде
Мейзон.
«Кем икән ул? Әллә бөтен төркемне шушында китергәннәрме?»
Мейзон камерадашының ни уйлаганын күңеле белән сизде,
күрәсең:
– Иртәгә ишегалдына йөрергә чыккач, үзең күрерсең, – диде.
Алар шулай итеп, авырлык белән булса да, барлы-юклы
немецчалары белән үзара аңлаша башладылар.
Тегель төрмәсендә, Алиштан кала, тагын Муса Җәлил, Фоат
Булатов, Абдулла Батталлар утыра торган булып чыкты. Шунысы
кызык: барысының да камерадашлары – бельгиялеләр, һәм барысы
да күршеләр. Уртада – Муса бер бельгияле белән, аларның бер ягында
Фоат Булатов, икенче ягында – Алишлар.
Ишегалдына чыкканга карап, әллә ни сөйләшергә бирмәделәр.
Надзирательләр карап кына тора, бер-берсен метр ярымнан да
якынгарак китермиләр. Ишектән кергәндә-чыкканда гына, беренче
надзиратель камера ишекләрен ачар өчен алдан кереп китә, икенчесе
артта кала. Ишектән кергәч, арттагы тоткынның кергәнен көтеп
торып кына, берничә сүз алышырга мөмкин. Алиш белән Муса, әнә
шуннан файдаланып, үзләренең күршеләр икәнен белешеп калдылар.
Бу белешүнең файдасы да булды. Һавада йөреп кергәч, аларга, тик
утырмасыннар диптер инде, эш бирделәр. Нәрсә өчен кирәге бардыр,
сызымнар биреп, шул сызымнар буенча агач капкачлар эшләргә
куштылар. Моның өчен такта, игәү белән өтерге өләштеләр. Игәү
капкачның урта бер җиренә уемтык тишек ясар өчен дә кирәк икән.
Кулга инструментлар кергәч, шунда ук камера арасындагы стенага
тишек ясап булмый микән моның белән дигән уй туды Алишның
башында. Башка камерадагылар да шуны уйлаган икән. Игәү белән
стенага шакып, ике яктан да кайсы турыда тишәргә икәнен чамалагач,
Алиш кирпеч арасындагы комлы измәне чокый башлады. Ләкин эш
бик акрын барды. Чокылган комны камерада калдырырга ярамый
------------------------------
24 Мин бераз немецчә аңлыйм.
25 Күрше камерада да татар утыра.
26 Каян беләсең? Кем ул?
27 Шагыйрь. Минем дустым Андре Тиммерманс белән бергә утыра.
28 Безнең күршедә дә бельгияле белән татар егете утыра.
иде. Учлап-учлап кына кесәгә салып, һава суларга чыккан саен
ишегалдына алып чыгып, сиздермичә генә җиргә коеп бардылар.
Берәр атнадан камералар арасында трубка итеп төргән кәгазь сыешлы
гына тишекләр пәйда булды. Шул тишекләр аша сөйләшергә дә, бер-
береңә хатлар язып җибәрергә дә мөмкинлек туды.
Алиш шул сәгатьтә үк Мусадан беренче хатны алды. Башта
тишектән ниндидер җеп очы бөтерелеп килеп чыкты. Алиш шул
җепне тарткан иде, аның икенче башы трубка итеп төрелгән кәгазьгә
бәйләнгән икән. Сүтеп караса, шигырь! Мусаның өр-яңа шигыре!
Ул Алишның Тегельдә күршесе булып «яши» башлавын белгәч тә,
аңа багышлап шигырь язарга уйлаган икән. «Почта тишеге»ннән
килгән беренче хат әнә шул шигырь иде. Алиш моны шигырьнең
исеменнән һәм, гадәттә, багышлау итеп язып куела торган беренче
хәрефләреннән аңлады. Муса «Дуска» дип куелган исем астына ике
А хәрефе язган иде. Димәк, Абдулла Алишка. Ул аны түземсезләнеп
укый башлады.
Дуска
А.А.
Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне.
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе.
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?!
Мин ант иттем җанны кызганмаска
Саклар өчен халкым, илемне.
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
Шатландыра безне көн дә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч – читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү!
Мин тиремне саклап исән калсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,
Ил битемә минем төкерсә!
Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,
Йөрәк минем моңа үчекмәс.
Кешеме мин, илем үги иткәч,
Җирдә миңа эчәр су беткәч?!
Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер –
Ил гомренең тик бер чаткысы.
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Арта барыр аның яктысы.
Батырлык һәм илгә тугрылыкны
Шушы үлем белән белдерик.
Безнең яшьлек шушы хисләр белән
Данлы иде, көчле иде бит!
Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!
10.43
– Шәп! Ничек яза аласың син, Муса, шулай йөрәккә үткәрерлек
итеп?! Безнең хәлдә менә шундый шигырьләр генә сорала шагыйрьдән!
Алиш шунда койка аягы каплап торган тишек янына мүкәләп керде
дә, койканы стенадан ераккарак этеп, авызын тишеккә куйды һәм:
– Муса, ишетәсеңме? – дип пышылдады.
Тишектән Мусаның тавышы ишетелде.
– Ишетәм, Алиш! Ишетәм!
– Рәхмәт, Муса дус! Рәхмәт. Минем бүтән сүзем юк! Гениальный
шигырь язгансың! Иң кирәкле, иң дөрес сүзләрне сайлап! Рәхмәт!
– Синнән дә шундый шигырьләр көтәм, Алиш дустым, – диде
Җәлил. – Тагын бер нәрсә бар. Шигырьләреңне бер дәфтәр шикелле
нәрсәгә теркәп куй әле. Мин монда бер егет белән сөйләштем. Аны
шушы көннәрдә төрмәдән чыгарырга тиешләр. Аның исән-сау
туган илгә әйләнеп кайтырга мөмкинлеге бар. Шигырьләребезне
шуңа биреп җибәрергә кирәк. Иртәгә аның белән күрешкәч, кайчан
чыгарачакларын белешеп, сиңа хәбәр итәрмен. Хәзергә сау булып
тор. Шигырьләреңне дәфтәргә күчер.
Алишның шигырьләре күп түгел. Ул сугышка хәтле дә әллә ни күп
язмый иде аларны. Бөтен язганын, дәфтәр битенең чиреге кадәрле
генә кәгазьгә теркәп, бер кенәгә итеп тегеп барды. Сельдцеда чакта
аның шигырьләрен Апастан Куллар авылы егете Газыйм Касыймов
ятлап барган иде. Исән кайтса, ул да язып тапшырыр, насыйп итсә,
аның шигырьләрен. Ә бу дәфтәрдәгесен Муса әйткән егеткә биреп
җибәрсә, алар да кайтып җитәр бәлки туган илгә.
Шунда ул Арслан дустын сугышка озату кичәсендә җырлаган
«Качак җыры»н искә төшерде. Ничек иде әле сүзләре? Әтисенең
җыры иде бит.
Каңгылдашып киек казлар оча.
Мин кул изәп калам озатып.
Киек казлар, кая очасыз сез,
Качак күңелләрен кузгатып?..
Алишның Сельдце лагеренда Газыймга язып биргән «Кыр
казлары» дигән шигыре исенә килеп төште. Ул аны кулындагы
кенәгәсенә теркәп куярга булды.
Кыр казлары
Бүген иртән күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи, каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Юллар озын сезнең, кыр казлары,
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз юлда тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.
Әйтер идем, әгәр телен белсәм,
Әманәтем алып кит диеп,
Туган авылым аша юллар тотсаң,
Сөйгәнемә сәлам әйт диеп.
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев