АЛИШ (романның дәвамы)
1942 елның ноябрендә чыга башлаган атналык «Идел-Урал» газетасы редакциясен, чынлап та, яшерен оешманың үзәгенә әверелде дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, биредә яшерен оешма утырышларын үткәргән кеше булмады
15
Шәфи Алмас Алиш белән Саттарны беренче вакытта яшәп торырга
үзенең Берлинның урта бер җирендәге Хафельштрассе1 дип аталган
урамындагы алты катлы, 248 бүлмәле йортына алып кайтты. Ул
аларны төрле бүлмәләргә урнаштырды. Редакциянең генә түгел,
«Татар арадашчылыгы» комитетының башка хезмәткәрләре дә биредә
яши торган булып чыкты.
Редакция үзе Ноенбург урамындагы 14 нче йортта урнашкан иде.
Алишлар көн саен, Берлинның үзәк урамнарын карый-карый, шунда
эшкә йөрергә тиеш булдылар. Бу аларны канәгатьләндерә, күпмедер
ирекле йөрергә, кешеләр күрергә, аралашырга мөмкинлек бирә иде.
Шулай бер көнне Алиш эштән кайтышлый юл уңаенда бәләкәйрәк
кенә бер кибет-бакалеягә сугылды. Кесәсендә акчасы да юк, бер
кызык өчен, ниләр белән сату итәләр, бәяләр нинди икән дигән
кызыксынудан керде. Шунда бер могҗиза булып алды. Алиш,
кибетчеләргә игътибар итмичә, прилавкада ниләр барын карап йөри
башлаган иде, тегеләр аны эше юктан үтеп барганда вакыт үткәрер
өчен генә кергән немец солдаты дип уйлап, ризасызлыкларын
белдереп, үзара татар телендә сөйләшә башладылар:
– Эше беткән бер солдат кисәгенең, – дип куйды боларның
өлкәнрәк яшьтә күренгәне. – Сора әле, ни-нәмәрсә кирәк икән?
– Was brauchen Sie?2
– Бернәрсә дә кирәкми, кызыксынып кына кердем, ниләр саталар
икән дип, – диде Алиш татарчалап, тегеләрне шаккатырып.
– Менә сиңа мә, үзебезнең егет икән бит! Әсир татар солдатларыннан
татар легионы төзелә икән дигәннәрен ишеткән идем. Шул легион
солдатымы әллә син, улым? – дип сорады өлкән яшьтәге кибетче.
– Әйе.
---------------------
1 Штрассе – немецча урам дигән сүз.
2 Сезгә нәрсә кирәк?
– Шулай ирекле йөртәләрмени үзегезне?
– Легионның җитәкчеләре утырган бинада легионерлар өчен
татарча гәзит чыгарыла. Менә шул гәзиткә бирелә торган мәкаләләрне
немец теленнән татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм. Тылмач
мин. Тәрҗемәче.
– Эшләвен эшләтәләр икән дә. Ашау ягы такы-токы булырга
охшаган. Бигрәк ябык бит син, улым, – диде абзый, Алишның
кыяфәтенә карап. – Ач тоталар мәллә?
– Ел ярым лагерьдан-лагерьга күчереп йөрттеләр. Әле дә исән
калдым дип шатланам.
Шунда абзый, яшьрәк кибетчегә борылып:
– Улым, бар әле, өйдәгеләргә әйт, кунак бар, табын әзерләгез
диген, – диде.
Улым дигәне, бер сүз дә әйтеп-нитеп тормыйча, прилавка
артындагы ишектән эчкә кереп китте. Күрәсең, болар кибетнең үзендә
үк яшиләр иде бугай. Азык-төлек, эчемлек-сулар, кондитер әйберләре
белән сату итәләр икән.
– Берлин уртасында нинди татар абзыйлары сату итеп ята дип
аптырап калгансыңдыр. Ундүртенче елгы сугыш вакытында пленга
төшкән идем дә, Россиягә кайта алмыйча, шушында торып калдым.
Инкыйлабтан соң эмиграциягә китеп котылган бер татар баеның
кызына өйләнеп, менә шушында яшәп ятабыз. Хафиз атлы мин. Бу
егет – улым, Фәттах исемле. Бергә кибет ачып, бакалея белән сату
итәбез. Кызым да бар. Кияүдә түгел, үзебезнең кеше килеп чыкмасмы
дип өметләнәм. Сине күргәч, Аллаһы Тәгалә сине миңа кияү итеп
җибәрмәде микән дип уйлап куйдым әле.
– Өйләнгән кеше шул мин, Хафиз абзый. Ике улым бар.
Шул вакыт өйгә керә торган ишектә абзыйның улы күренде. Алиш,
чамалап, абзыйны әтисе Габделбаридан бер ун-унбиш яшькә кечерәк
бугай дип уйлады. Ә улы Фәттах егерме яшьләр тирәсендәге бер егет иде.
– Әти, өйгә үтегез, анда сезне көтәләр, – диде Фәттах.
Шунда кибет ишеге ачылып китте, ике полицай килеп керде.
Икесенең дә беләкләрендә свастика төшерелгән кара тасма. Кибеткә
килеп кергәч тә, полицайлар Алишка игътибар иттеләр һәм, уң
кулларын алга сузып, «Хайл Гитлер!» дип, фюрерларына исәнлек
теләделәр. Алишка да аларга кушылып, Гитлерга исәнлек теләргә
туры килде. Шуннан соң, өлкәне булса кирәк, аннан документын
сорады:
– Ihre Unterlagen!3
Алиш түш кесәсеннән үзенә бирелгән немец паспортын чыгарып
күрсәтте.
– Ja, Legionär. Was machst du zu dieser Zeit?4 – диде полицай.
-----------------------------
3 Документыгызны күрсәтегез!
4 Аһа, легионер. Бу вакытта нишләп йөрисез биредә?
Хафиз абзыйга үзенең ниндидер легионер белән танышлыгын
полицайларга белгертергә ярамый иде, әлбәттә. Ул моны аңлап,
Алишка немец телендә:
– Kommen Sie morgen vorbei, wir backen morgen Brot nach Ihrer
Bestellung5, – диде.
Алиш абзыйның хәйләсен аңлады һәм: «Gut»6, – дип чыгып китте.
Өйгә кайкач, Алиш күргәннәрен Рәхимгә сөйләде.
– Юл уңаеннан бакалея кибетенә сугылган идем. Беләсеңме,
кемнәрне очраттым?
– Кемнәрне?
– Үзебезнең Казан татарларын.
– Каян килеп чыккан алар монда?
– Үзләреннән сорашырсың. Ачыклап бетереп булмады. Полицайлар
килеп керде дә сөйләшеп бетерә алмыйча калдык. Чәй табыны
әзерләгәннәр иде. Чыгып китәргә туры килде кибеттән. Иртәгә икәү
барып сыйланып кайтырбыз. Безнең эштә дә ярдәмнәре тиеп куюлары
бар ул якташларның. Беркемдә дә шик уятмый торган очрашу урыны
итәргә мөмкин аларның кибетен.
– Яхшы булыр иде.
Ләкин икенче көнне Хафиз абзыйларга бару насыйп булмады.
14 февральдә Едлинода «Идел-Урал» легионының беренче
батальонын зур тантана белән Кызыл Армиягә каршы сугышка озату
булды. Гайнан Кормашның капелласы зур концерт куйды. Легион
башлыклары, «Идел-Урал» легионы президенты Шәфи Алмас,
көнчыгыш министрлыгыннан легион эшләре буенча бүлек мөдире
профессор фон Менде «дулкынландыргыч» нотыклар тотты.
Яшерен оешма егетләре, батальонының сугышка китәсе билгеле
булгач ук, легионерлар арасында аңлату эшен җәелдергәннәр
иде. Батальонның команда составы тулысынча немецлардан гына
торса да, татар легионерлары немецчаны аңламаганлыктан, һәр
отделениегә командирлар итеп Кызыл Армия офицерлары булган
әсирләр арасыннан да егетләр билгеләнгән иде. 14 февральдәге
озату вакытында батальон алдына Белоруссиянең Витебск районы
тирәсендәге урманнарда фашистларга каршы сугышлар алып баручы
партизан отрядын юк итү бурычы куелды. Яшерен оешма егетләренең
тырышлыгы белән батальон партизан отряды урнашкан урманнарга
барып җиткәч, немец командирларын юк итеп, коралларны үз
кулларына төшереп, легионерлар алдан алып барган сөйләшүләр
буенча партизаннар куйган барлык таләпләрне дә төгәл үтәп, 22
февральдә тулысы белән Витебск партизаннары ягына чыктылар. Бу
фашистларның бик зур уңышсызлыгы иде.
Бу уңышсызлыкка иң тирән борчылу кичергән кеше Шәфи Алмас
------------------------------
5 Иртәгә керегез, сез сораган икмәкне иртәгә пешереп куярбыз.
6 Яхшы.
булды. Шәфи «Арадашчылык» комитетында яшерен оешма эшләвен
сизенә иде. Аларның «Идел-Урал» гәзите редакциясенә кереп
оялауларын да чамалый иде.
Уңышсызлыкны Шәфи Алмастан битәр Германиянең Көнчыгыш
территорияләр министрлыгында бик авыр кичерделәр. Татар
легионында эшләре барып чыкмагач, моннан соң бер батальонны
да Советлар Союзына каршы сугышка җибәрмәскә дигән карарга
киленде. Һайнц Унгляубе Шәфи Алмасны утлы табага бастырып
орышты бу хәлләрдән соң. Шәфи, үз чиратында, «Арадашчылык»
комитеты вәкилләренең тетмәсен тетте. Моңа, әлбәттә, аларның
берсенең дә исе китмәде, бары тик эчтән шатландылар гына. Бер
куркыныч бар иде: тикшерү, шымчылык итүләр көчәячәк. Алны-
артны карап йөрергә, саклыкны көчәйтергә кирәк булачак.
«Идел-Урал» гәзитенең соңгы санында Алишның Сталинград сугышы
турында мәкаләсе бар иде. Ул анда, Совинформбюро хәбәрләреннән
файдаланып, Кызыл Армиянең фашистларга каршы аяусыз сугышуы,
немецларның уңышсызлыклары хакында язган иде. Кайсыдыр шул
язманың эчтәлеген «Татар арадашчылыгы» комитетының башлыгы
Һайнц Унгляубега җиткергән. Анысы, үз чиратында, Шәфи Алмасны
үзенә чакырып сүккән иде. Шәфи исә редакциядә, барысын да үз
кабинетына җыеп, хәтәр генә сөйләшү үткәрде.
– Алар өчен тырышып йөрисең, исән булсыннар, гаиләләре,
балалары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар дип тырышасың,
ә алар синең йөзеңә пычрак аталар! Редакциядә эшли башлагач,
йөзегезгә кот кунды бит! Кешегә охшап киттегез. Йөзгә кызыллык
китерәсез! Кем кушкан сезгә шундый мәкалә язарга?! – дип, башта
барысын бергә сүгеп пыр тузынды. Аннары аерым-аерым орышырга
тотынды. Барыннан да бигрәк мәкалә авторы Алишка бәрелде: – Мин
сине язучы кеше дип хөрмәт итеп шундый вазифага урнаштырдым.
Ә син биткә төкерәсең! Оятың да юк!
Шәфи Алмасны ул, бер генә дә каршы сүз әйтмичә, тыныч кына
тыңлады. Аның шулай, бер дә исе китмичә, битараф кыяфәт чыгарып
утыруы Шәфинең ачуын торган саен кабартты. Ачудан ул, алдында
яткан газетаны йомарлап, Алишның битенә атты. Аннары карашын
Саттарга күчерде:
– Син дә мыек астыннан астыртын гына елмаеп утырма! Синең
язмаларың да саруын кайната немец дусларның. Нәрсә әйтергә
теләдең син ул «Вакытлыча дуңгыз да кияү була ала» дигән
мәкаләңдә?! Кемне дуңгыз белән чагыштырасың анда?! Эшлисегез
килмәсә, китегез! Кадеремне белмәсәгез, берегезне дә тотмыйм! Әнә,
барыгыз, Франциягә, Голландиягә озатырга батальоннар әзерлиләр
анда! Россиягә кайтып, үз Ватаныгызны төзергә теләгегез юк икән,
олагыгыз шунда!
1942 елның ноябрендә чыга башлаган атналык «Идел-Урал»
газетасы редакциясен, чынлап та, яшерен оешманың үзәгенә
әверелде дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, биредә яшерен оешма
утырышларын үткәргән кеше булмады. Ләкин оешманың төп эше –
газетада Кызыл Армия гаскәрләренең фашистларга каршы сугыштагы
каһарманлыкларын чагылдырган мәкаләләр бастырып, әсирләрнең
рухын күтәрү, легионерларны, сугышка кергәч, фашистларга каршы
күтәрелергә чакырган листовкалар бастырып тарату нәкъ менә биредә,
баш мөхәррир Шәфи Алмасның борын төбендә алып барылды. Алиш
белән Рәхим Саттар бу эшнең төп башкаручыларына әйләнде. Элек
листовкалар кулдан языла һәм аларны ишәйтү шактый четерекле,
мәшәкатьле була иде. Ә бер төнне хәтта кулдан язылган листовкаларны
легионерлар яшәгән баракларның стеналарына ябыштырып йөргәндә
төнге патруль, беренче батальонның егерме солдатын эләктереп, кулга
алган иде. Аларның барысын да, легионнан чыгарып, лагерьларга
озаттылар. Алиш белән Саттарның нинди эшләр майтарып ятканын
Шәфи Алмас кына түгел, алар белән бер бүлмәдә утырып эшләгән
аның урынбасары Кыям Галиев белән хезмәткәрләр Рәүф Вафа, Галим
Бахтиков һәм Кави Ишмури да сизенмиләр кебек иде. Ә менә Алишның
Сталинград сугышы турындагы мәкаләсен Һайнц Унгляубега кем
җиткергән – монысы билгесез. Бергә эшләгән хезмәткәрләрдән
шикләнмәсәләр дә, кемдер, димәк, бар, аларның нишләгәнен белеп,
фашистларга ирештереп тора. Алиш аны Кави Ишмури булырга
мөмкин дип шикләнә иде. Шәфи Алмас кабинетыннан чыккач, ул
аның кылларын чиртеп карарга булды. Ул утырып эшли торган өстәл
янына килде дә аның үзенә генә сер ачкан кебек:
– Газетага мәкалә язарга да куркып торырсың хәзер моннан соң.
Тукай турында мәкалә язган идем. Аны да гаепкә алырлар микән
инде? – диде.
– Тукай турында язуның нинди гаебе булсын, – диде Ишмури
янындагы өстәл артында утыручы Галим Бахтиков. – Ул бит
фашистларга карата бернинди мөнәсәбәте булмаган милли шигырьләр
язган шагыйрь. Шүрәленең бармагын бүрәнә ярыгына кыстырган
Былтырны фашистлар белән тиңләсәң генә инде. Бик әйбәт булыр,
легионерларның милли хисләрен уяту өчен бер дигән тема.
– Мин дә шул фикердән чыгып язган идем аның турында. Гомумән,
татар әдипләре турында күбрәк язарга кирәк дип уйлап торам, – диде
Алиш.
Икенче көнне аны үз кабинетына Шәфи Алмас чакыртып алды.
Ишектән керә-керешкә, шымчының кем булуы хакында ике уйларга
урын калдырмыйча, әле гәзиттә басылып чыгарга өлгермәгән мәкалә
турында маңгайга бәреп:
– Йә, нәрсә яздың инде Тукай турында? – дип сорады.
– Тукай – милләтебезнең бөек улы, кыска гына гомерен сөекле
халкының язмышы турында кайгырткан шигырьләр язуга багышлаган
шагыйрь дип яздым, – диде Алиш. – Тагын ни язарга була аның турында?
– Сез язарсыз, әкият язарга оста бит сез!
– Ишмури кебек шымчыларыгыз язмаганны да язды дип сөйләп
йөри анда, – диде Алиш, Тукай турында мәкалә язуы хакында Шәфигә
кем җиткерүен белгәнен сиздерергә теләп.
– Язды бит инде берегез Тукайны да татарның өч йөз ел буе рус
белән дус, туган булып, тел, лөгать вә әхлак алмашып яшәве турында
җырлаган шагыйрь дип.
Алиш Шәфинең кем турында әйткәнен шунда ук аңлап алды.
Рәхим Саттар үзенең бер мәкаләсендә, рус һәм татар халыкларының
бердәмлеге, аларның максатларының уртак булуы хакында язып,
Тукайның «Олуг юбилей уңае белән» дигән шигырен шуңа мисал
итеп китергән иде. Хәтта аның бу шигырен газетада тулысы белән
бастырып та чыгарды. Шәфи үзе газетаны укып бармаса да, Кави
Ишмури кебек шымчылары анда басылган һәр язма турында көне-
сәгате белән аңа җиткереп торалар иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев