Логотип Казан Утлары
Шигърият

Олы максатым

Язмыш атымнымы аксаттым? Фанилыкта олы максатым – Һәрбер мизгелемне кадерләп, Иркен сулыш алу буылмый.

Язмыш атымнымы аксаттым?
Фанилыкта олы максатым –
Һәрбер мизгелемне кадерләп,
Иркен сулыш алу буылмый.
Үз Ватаным кайтсын! Мин анда
Яшьнәп яшәр идем куылмый.
Фанилыкта олы максатым –
Үз халкыма гадел сүз әйтү.
Баскан җирем – сөңге очын да
Иркен дала итеп киңәйтү.
Фанилыкта олы максатым –
Котылу ул түбән коллыктан.
Бер өммәт тә зурлык татымый,
Хурлык изгән хокуксызлыктан.
Фанилыкта олы максатым –
Саклап калу туган телемне.
Тел – милләтнең калкан-кылычы
Һәм өметнең соңгы телеме.
Фанилыкта олы максатым –
Кимсеттермәү кеше исемен.
Үземне дә йолып нәфрәттән
Улы булыйм сөю хисенең.

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев