Кушлавычта Тукай бюсты
Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы. Биредә нәни Габдулла бик аз торып кала.
«Безнең әти – Гариф мулла – җиде бабадан бирле Кушлавычта мулла
булып торган. Муллалыкны яратмый торган иде. «Исән булсам, балаларымны
мулла итмәм, – ди торган иде. Әтинең беренче хатыны Ямаширмә мулласы
Сираҗетдиннең кызы Гафифә булган. Аннан Мөхәммәтшәриф исемле бер
бала һәм мин дөньяга килгәнмен. Абый укуга җәптәш иде. Ләкин, әти үлеп,
ятим калган сәбәпле, укуын дәвам иттерә алмады. Әти үлгәч, бер генә кыш
мәдрәсәдә торды. Аннан Казанга килеп, Җамали «хәрчәүнигендә» буфетчик
булып торды. Бер кыш торгач, җәй көне тиф хастасы белән авырып кайтты.
Бер ел авырып ятып, икенче язны вафат булды. Үлгәндә, тик 17 яшьләрендә
генә иде. Аның күргәннәре дә Габдулланың бала чакларында күргәннәреннән
ким түгел. Ләкин үзе бик күңелле кеше иде. Үлем түшәгендә ятканда да, төрле
уен-көлке сүзләр сөйләп, Гайнулла* абзыйларны көлдерә торган иде».
Тукайның әтисе ягыннан бертуган апасы Газизә Зәбирова
истәлекләреннән. (Г.Халит Г.Тукай турында замандашлары.
Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы.
Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы. Биредә нәни Габдулла бик аз
торып кала. Ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була. Габдуллага ике
яшь тулганда, әнисе Бибимәмдүдә аны Шәрифә карчыкка тәрбиягә калдырып,
Сасна Пүчинкәсе авылына кияүгә чыгып китә.
Тукай Кушлавычка икенче тапкыр 1894 елда кайта: Җаекка китәр алдыннан
ул бер ай чамасы туганнары өендә яшәп тора.
Кушлавычта Мөхәммәтгариф мулланың кабере бар. Тукайның тууына 70 ел
тулган 1956 елда Кушлавычта бөек шагыйребезгә бюст куела. Авторы – сынчы
И.Новосёлов. Соңрак Тукайның туган нигезендә элеккечә итеп йорт-җире
торгызыла. Хәзерге вакытта Г.Тукайның музей-йорты Кырлайдагы музей
комплексының филиалы булып тора.
* Кушлавыч карты – безнең рәсми опекуныбыз иде. Карчыгы Мөхлис абыстай белән икәве авыру абыйны
елдан артык тәрбияләделәр. – Г.З.
«КУ» 09, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев