Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көн хәсрәте сыккан Ачы...

Яп-якты пәрдә эләр, Керфек яшең киптерер... Ачы мизгел чиксезлектә Ут-сөремсез тетелер!

Көн хәсрәте сыккан Ачы
Җанны телсә-ярса,
Күзләреңне тутырып бак:
Караңгы төн күгенә,
Йолдызлар яңгырына,
«Киек казлар юлы»на –
Меңәрләгән дөньяга!
Бакый дөнья, сөеп-назлап,
Сырхавыңны бетерер,
Кара хәтереңне каплап,
Яп-якты пәрдә эләр,
Керфек яшең киптерер...
Ачы мизгел чиксезлектә
Ут-сөремсез тетелер!

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев