Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Пәйгамбәр туган көн
Пәйгамбәрнең туган көне бүген. Бәйрәм итә Ислам дөньясы!
Пәйгамбәрнең туган көне бүген.
Бәйрәм итә Ислам дөньясы!
Нинди сүзләр белән белдерергә,
Ни кадәрле газиз миңа Син?!
Минем дә күп җирдә гөнаһларым.
Бәлаләрдән Аллаһ сакласын.
Бирелсә тә төрле ваклыкларга,
Онытмасын кеше Алласын.
Мин намазда түгел әле һаман.
Һәм бу – минем иң зур гөнаһым.
Бөтен кылган гөнаһларым өчен
Кичерә күр мине, Аллаһым.
М ө х ә м м ә т О г у з о в
«КУ» 10, 2025
Фото: shedevrum.ai
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев