Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фикер

Кеше – бөек, кеше – киек, кеше – мордар... Акыл гына түгел монда, нәрсәдер бар?!

(чын фантазия)
Кеше – бөек, кеше – киек, кеше – мордар...
Акыл гына түгел монда, нәрсәдер бар:
Нидер җитми, ни-нәрсәдер артып киткән –
Каян килер иде юкса бетмәс моң-зар.
Без белмәгән көндәш яши безнең җанда,
Без күрмәгән кемдер йөри безнең янда...
Безне бездән биздерердәй хәлгә җитеп,
Ни ул анда, ни ул ага безнең канда?
Ачылачак сер түгел бу, нишләсәң дә,
Аек аңга сыймас хәлләр кыла бәндә:
Йә елата, йә көлдерә, йә бөлдерә –
Ни-нәрсә ул оялаган безнең тәнгә?
Кем ул безнең йөрәкләргә шык-шык бәрә?
Ник талаша акыллылар парә-парә?
Акылга да корт оялый, оялмасаң...
Дөрестер ул, дөрестер ул, бу гыйбарә!
Кеше – бөек, кеше – киек, кеше – мордар...
Акыл гына түгел монда, нәрсәдер бар?!

 

«КУ»10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сер түгел ....... ...Адәм заты нәрсә өчен сөрелгән Җир йөзенә? .......Бар бәланең башы-- колак салмау Ходай сүзенә. ...... ...Аңга сыймас хәлләр кыла адәм заты бүген дә. .......Нигә кыла? Кешелеккә анысы сер түгел дә... ........ ...Тик уйламый ул турыда. Җавап- Изге Коръәндә: ........“Җандагы җен котыртканны кыла гөнаһлы бәндә”.... ....... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)