Әдәби берләшмәләрдә
Туган телем – иркә гөлем
И сөекле, газиз телем! Борынгыдан көйле ул. Китаплар алып укысаң, Күп нәрсәләр сөйли ул.
И сөекле, газиз телем!
Борынгыдан көйле ул.
Китаплар алып укысаң,
Күп нәрсәләр сөйли ул.
Яңгырашлы һәм аһәңле,
Гаҗәеп матур сүзләр!
Аңлаешлы һәм бик җайлы:
Яратып укый күзләр.
И кадерле туган телем!
Синнән матур бармы соң?
Ник тияләр безнең телгә,
Дөньялары тармы соң?
Саклансын һәм яклансын тел!
Кагылмасыннар читләр.
Яңгырасын бар дөньяга,
Юк бит аңа һич чикләр…
Әлфия ХӘЛИУЛЛИНА.
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев