ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәян)
Тыкрыкта зур саквояж күтәргән апа күренде. Карангалап бара. Безнең авылга беренче мәртәбә килүедер. Мин таныган кеше түгел. Менә койма такталарының аралыкларында апаның күлмәк итәге күренә-югала барды-барды да безнең ишегалдында җилфердәде. Безнең авылда андый юан апалар юк. Менә ул инде ишектән үк кереп килә. Кунакны ничек кабул итәсемне белмим әле. Кереп кенә чыгамы ул, озаккарак киләме, куна каламы? Өйдә өлкәннәр юк. Бу апага әнием кирәктер инде.
«Оясында ни күрсә» әдәби конкурсында өченче урын алган әсәр.
Өйдә үзем генә идем. Әле генә идәннәрне юып чыгардым. Бу
юлы иләкләп юдым. Шуңа күрә идәнем кершәндәй ак булды.
Кершәндәй идәнгә яланаяк басып йөрүе шундый рәхәт. Тик идән
тәмам кибеп беткәнче таптамый торырга кирәк, югыйсә эз кала.
Хәзер түр бакчага караган тәрәзәләрне сөртеп алырмын. Аннары
тәрәзә пәрдәләрен үтүкләп эләрмен. Монысы да кызык эш. Урамны
күзәтә-күзәтә эш эшләп йөрү тәрәзә буенда тик утыруга караганда
күңеллерәк бит ул.
Минем бер сәер сыйфатым бар. Тыкрыктан узган кешеләрнең
кайсы безнең капкага борыласын ул кешене ерактан күрүгә үк сизеп
алам. Бу юлы да шулай булды. Тыкрыкта зур саквояж күтәргән апа
күренде. Карангалап бара. Безнең авылга беренче мәртәбә килүедер.
Мин таныган кеше түгел. Менә койма такталарының аралыкларында
апаның күлмәк итәге күренә-югала барды-барды да безнең
ишегалдында җилфердәде. Безнең авылда андый юан апалар юк.
Менә ул инде ишектән үк кереп килә. Кунакны ничек кабул итәсемне
белмим әле. Кереп кенә чыгамы ул, озаккарак киләме, куна каламы?
Өйдә өлкәннәр юк. Бу апага әнием кирәктер инде.
– Керергә ярыймы? Исәннәрмесез! – Рөхсәт сорап тора. Авыл бит
бу. Тып итеп киләсең дә керәсең инде аны. Апа минем ап-ак итеп юган идәнемә басарга кыймыйча торган кебек тоелды. Аннары миңа
төбәлгән соравын бирде:
– Акыллым, әллә өйдә үзең генәме?
Мин инде, сертотмас үрдәк, шунда ук тезеп киттем:
– Әни әле районга укытучыларның август җыенына киткән
җирдән кайтмады. Әтием хастаханәдә, – дидем. Шундук самавырның
колагына барып ябыштым. Унбер яшьтә генә булсам да, бусагадан
атлап кергән кешегә самавыр куясын гына беләм.
– Сания апаң булам мин, акыллым. Әниеңнең авылдашы. Казаннан
ук килдем.
Кунак апаны чәй эчертеп йөргәндә, әни дә кайтып җитте. Сания
апаны аңа тапшырдым да урамга чыгып сыздым. Уен сирәк эләгә.
Кунак барында озаграк уйнасам да, сүз әйтмәсләрен беләм. Кич
урын җәйгәндә генә кайттым уеннан. Капка төбендә шулай озаклап
утырабыз без. Мин өйдән чыгып тайганда ишеткән яңалыкны
дусларыма да әйттем:
– Яңа укытучы килде. Бездә торачак. Ул әниемнең авылдашы
икән. Сания Зәкиевна диде үзен. Югыйсә безнең авыл мәктәбендә
укытучыларга «апа» дип кенә әйтәләр. География укытырга уйлый
бугай ул. Безнең мәктәптә аның кебек симез укытучы юк иде әле. –
Яңалыгым шәп иде. Үзем дә бераз ирәеп киттем. Казаннан ук килгән
укытучы апа белән бер өйдә торачакмын, бер өстәл янына утырып
ашаячакмын бит! География фәнен болай да яратам. Гел «бишле»
генә алам мин ул фәннән. Хәзер инде бигрәк тә...
Авыл өйләре ул заманда бүлем-бүлем бүленмәгән иде әле. Түр
якта ике карават. Берсендә – әниләр, икенчесендә Сания апа йоклар
дип килешенделәр. Әти хастаханәдә чагында әни белән Сания апа
кичләрен бик озак сөйләшеп ята торганнар иде. Минем урын мич
артында – аралыктагы тар сәкедә. Әти аны топчан дип йөртә. Бик
җылы урын. Төнлә ютәлләп йөдәткәнлектән генә миңа эләкте инде
бу сәке. Урын әйбәт. Йоклаганыңны, йокламаганыңны беркем белми.
Тыңланып ятарга бик уңай.
Әни белән Сания апаның сөйләшер сүзләре хәтәр күп җыелган
икән. Хәзерендә эшкә йөреп торган мәктәпләрен барга да санамыйча,
һаман да шул үзләре укыган Каразирек авылы мәктәбендәге үсмер
чакларын, онытылып беткән авылдашларын берәм-берәм барладылар.
Сүзләргә дөнья гамен, гайбәт ише нәрсәне һичкайчан куша белмәгән
әни төнге сөйләшүләрдә дә күбрәк тыңлый гына. Алай да минем
колагыма яңа мәгълүматлар ягылып кала. Кызык, бүгенгә кадәр мин
әниемнең балалык дәвере, мәктәп еллары булгандыр дип башыма да
кертеп карамый идем. Ул минем өчен гомер буе өйдә дә, мәктәптә дә
укытучы гына кебек иде. Әниләре белән юк-бар нәрсә сөйләшә алган
иптәшләремә кызыгып та карый идем әле мин. Төнге сөйләшүләр вакытында алар әллә нинди маҗаралы хәлләрне искә төшерәләр.
Кайвакыт пышылдауга ук күчәләр. Бик ишетеп булмый. Бигрәк тә
ниндидер «Йосыф» дигән исем чыккач, тавышлар гүпчем әкренәя.
Бу исем миңа бик серле булып тоелып калды. Шуңа күрә алдагы
кичләрдә дә «Йосыф» сүзе чыгуга мин шомрая торган булдым.
Качырып сөйләшүләрнең иясе «Йосыф» түгел икән әле. Кычкырып
әйтергә ярамый торган икенче бер дәһшәтле исем бар икән: Нәби!
Нәби – явыз! Аннан сакланырга кирәк! Аннан качарга кирәк! Олы
чемоданлы, яшел шарфлы, озын буйлы булыр ул. Ишек ачмаска!
Шулай итеп, ишек-капка бикләүне белмәгән безнең йортка шом
керде. Нәби – залим! Сания апаның әлеге залимнән җиденче качуы
икән инде бу. Качкан саен табып алып китә икән.
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ – ай-һай-һай! Диңгезче Синдбад сәяхәтләре
кебек серле кебек тоелды миңа бу качулар тарихы. Качканны эзләү
әкиятләре сыман маҗаралы!
Инде Сания апаны яратып өлгергән идем. Аның тәмле пылауларын,
алма бәлешләрен казаннар гына пешерә белә торган ят сый итеп
ашыйбыз. Ә ул бәрәңге бөккәннәрен дә әнием кебек пешерә белә икән.
Әле алар токмач кисүдә осталыкларын да чагыштырып карадылар.
Әнием Сания апача, Сания апа әниемчә кисәргә өйрәнделәр. Токмач
кискәндә, әнием бармагындагы тар гына алтын балдакның елык-елык
уйнавын яратам. Икесе дә бик оста. Сания апа токмач кисәргә ничек
өйрәнгәнен сөйләде. Кар базына төшеп, качып-посып, караңгыда,
салкында өйрәнгән икән ул. Үсеп җитеп кияүгә чыккач, хур булмас өчен.
Үги әнисе онга кагылдырмаган икән. Әкиятләрдә генә була торгандыр
дип уйлыйм мин ул үги әниләрне. Монда чып-чын үги әни. Чып-чын
усал, чып-чын явыз. Үги кызы да үзе чибәр, үзе озын чәчле булгандыр...
Токмачы, чыннан да, хикмәтле иде Сания апаның. Үзе төннәр
буе сөйләгән язмыш юллары кебек озын да, киртекле дә иде. Буе
егермешәр сантиметр булгандыр әллә тагын. Үзе шундый нечкә.
Әнием өйрәнде аны. Ары таба, кунаклар килгәндә, «Сания токмачы»
салына торган иде итле шулпага. И, азаплана торганнар иде кунаклар,
кайнар шулпадан озын токмачларны шопырып.
Әтием хастаханәдән кайткач, Сания апа каршы як күршеләргә –
Хәкимә әбиләргә күченде. Кайдадыр калып торган дүрт яшьлек улын
да алып килде. Менә шул малай чып-чын хикмәт, чып-чын шәһәр
малае иде инде. Алма бәлеше ашамыйм дип, бусагага ятып елаган бала
күргән юк иде әле. Чорсыз, тыңлаусыз, көйсез бала Хәкимәттәйнең
һушын алды. Олыларга карышу дигән нәрсәне белмәгән безләргә
карыш буе баланы ялынып-ялварып ашарга кыстаганны күреп тору
театр белән бер иде. Сания апа аның белән бик азапланды. Һаман
да шул Нәби гаепле икән моңа. Балаларны аналарын тыңламаска
өйрәткән. Сания апаның Казанда Хәмит исемле олы малае калганын да белдек. Аңа без хатлар яза торган идек. Мин әнисен тилмерткән
ул малайны дошман күрә торган идем. Нинди явыз, миһербансыз
малайдыр ул! Хәмиттән җавап хаты килгәнен хәтерләмим. Сания
апа бик өзгәләнә торган иде.
Шулай итеп, аралашып яшәп ятабыз. Әнигә дә, сердәше булгач,
күңеллерәк дип уйлыйм. Безгә дә шундый ягымлы, мөлаем, тәмле телле
Сания апабыз булу бик рәхәт. Авылда туган-тумача юк безнең. Шуңа
күрә ягымлы, тәмле телле апага сырыштык кына. Сания апа, кырыс
укытучы образыннан чыга алмаган әнидән аермалы буларак, үзен гади
тота. Аның белән иптәш кызың кебек сөйләшергә, киңәшләшергә була.
Әмма бер сыйфатын яратмый идем аның. Ул һәр гамәлен тәрбияви
итәргә тырыша торган иде. Чәчен тараса, мин хәтерләп калсын өчен, күз
юлын йөз тапкыр дөресләп ачар иде. Мәктәптә бер юлысы ярымшарлар
картасын элә алмый азапланды. Берәр озын буйлы малайга куш кына
бит инде. Юк, тугызынчы мәртәбә үрелгәч кенә элә алды, һәм: «Менә
шулай, балалар, эшне булдырып чыкканчы тырышырга кирәк!» –
дигән җөмлә белән, ачуны китереп, тәмамлап куйды. Минем ачу тиз
килә инде ул. Бервакытны яклаша дип уйламасыннар өчен генә миңа
«өчле» куйды. Географиядән бит ул! Миңа бит ул! Бик гарьләндем.
Кем белгән ул чагында Сания апаның шулай мине чыныктырырга
тырышуын. Аның үзенең нинди чыныгулар аша узганын соңыннан
гына белдем шул мин.
Беркөнне урам башында «Яшел Шарф» күренде. Безнең өйгә
таба турылап килә бит бу! Бик куркыныч кеше булып тоелмады
үзе бу адәм. Яшел Шарф бусагадан атлап керүгә өй эчен, гөрелдәп
сөйләшүләр белән кушылып, тәмле батон исе тутырды. Йөземле
батон ашап утырган бармы безнең? Шуны белептер инде, Яшел
Шарф бер чемодан батон тутырып килгән. «Ханым» дигән хәзер
бик киң кулланыла торган төче (әмма дәрәҗәле) сүзне безнең әни
иң беренче мәртәбә шул Яшел Шарфтан ишеткәндер дип беләм.
Минем әнием, бер генә көн булса да, «ханым» булып алды. Әнием
бик акыллы кеше иде. Ул, арысланны ияләштергән кебек, ипләп
кенә Яшел Шарфның кылларын тартты, ниятен ачыклады. Сания
апа күрше әбиләрдә яши бит инде. Ул тынын да чыгармады. Әнием
Нәби абзый белән ниләр хакында сөйләшкәндер, аны ничекләр итеп
үгетләгән, ышандыргандыр, икенче көнне иртән китте бугай ул.
Мөгаен, аңа Сания апа Мәскәүдә дигәннәрдер. Чөнки ул, чыннан
да, бераздан Мәскәүдәге курсларга китте. Ике айлап укып, тәмам
культурныйланып кайтты. Анда киткәнче бер генә күлмәге бар
иде. Вак кына шакмаклар төшкән штапель күлмәк. Хәзер инде
якасына брошка кадалган кара костюмлы булган. Мәскәүдән әле ул
«Подмосковные вечера» дигән җыр да өйрәнеп кайткан. Тавышы
матур иде Сания апаның. Үлеп яраттык ул отып кайткан җырны.
Мәскәү командировкасын оештыруда әниемнең катнашы
булгандыр. Мәктәп директоры да иде бит әле ул.
Мәскәүдән канатланып кайткан Сания апа авылда озак тормады.
Аны РОНОга инспектор итеп алдылар. Инде хәзер мәктәпкә
инспекторлар килә икән дисәләр, өйгә атлыгып кайтып керә торган
идем. Сания апа килә бит! Телеңне йотарлык бөккәннәр пешерми
калмый инде ул! Әнием белән тагын төн буе серләшүләр була. Инде
хәзер район түрәләренең хәл-әхвәлләрен Сания апа сөйли әнигә.
Бу кадәресе авыл укытучысына, чыннан да, кызык булгандыр дип
уйлыйм. Сания апа кешеләр йөрәгенә юл яра белә. Яңа танышлары
вак-төяк кешеләр түгел иде бугай. Ун яшемнән район газетасында
шигырьләрем басыла башлауда да аның шул танышлыкларының
катышы булмады микән әле? Югыйсә шигырьләрне газетага җибәреп
булганын бала чагында кем белгән? Сыйныфның дивар газетасын
тутыру өчен генә языла иде бит алар.
Сания апа белән туганлыкка әверелгән аралашу ул Казан тирәсенә
күчеп киткәч тә дәвам итте. Мәктәпне тәмамлап, без дә студент
булдык лабаса. Беренче тукталышым Сания апаның Казан янындагы
бистәдәге кысан фатирында булган иде.
Бервакыт, яше шактый өлкәнәйгәч, ул миңа кайбер язмаларын,
хатларын бирде. Менә шулардан укып белдем дә инде мин качулар
тарихын. Революциянең, Татарстан Автономияле Республикасының
замандашлары булып туган буын вәкиле иде бит безнең әниләр. Халыкка
белем җиме китергән беренче карлыгачлар. Илнең бөтен шаукымлы,
тантаналы һәм фаҗигале язмышы алар язмышына үрелеп барган. Яңа
тормыш корабыз дип аякланган буын болар! Аларның фикер сөрешләре
дә, гамәлләре дә безнекеннән аерыла. Мин әле дә торып-торып
гаҗәпләнәм: ничекләр итеп кичәге мулла оныклары, мулла балалары,
кыйблаларын 180 градуска үзгәртеп, дәвер каһарманнары булып җитешә
алдылар икән? Һәм шуларга ук, исән калганнарына, әлбәттә, бабалары
эзенә кабат кайтып төшәргә дә язган икән әле.
Минем күзәтүләрем арасына Сания апа язмаларыннан өзекләр дә
кереп китсә, гаҗәпләнмәссез. Чөнки Сания апа мин көндәлек дип
атаган язуларны, күп еллар узгач, хәтер яңартып кына язган. Кайбер
хәлләр минем – мич артында тыңланып яткан кызыйның хәтерендә
яхшырак сакланып калган бугай.
Ятим бала да үсә
(Сания апа язмаларыннан)
«Минем бабай, әнинең әтисе, җәдит мулла булган. Совет власте
гамәлгә кергәчтен дә, властька каршы барып тормаска кирәген
аңларлык акылы булган аның. Кызларын, Бөгелмә педучилищесына җибәреп, мөгаллимәлеккә укытырга да бик тиз ризалашкан. Минем
әнием Таифә исемле үтә дә чибәр, үтә дә уңган кыз, әтием белән
аңлашып, килешеп яшәгән дип беләм. Әнием – Каразирек кызы. Ул,
әтиемә кияүгә чыкканчы ук, Кәрәкәшле авылында алдынгы карашлы
Фатимаи-Фәридә атлы туташ үз акчасына ачкан мәктәптә дәресләр
алып, үзе дә алдынгы карашлы бер туташ булып җитлеккән. Ул
заманда Кәрәкәшледәге кызлар мәктәбе, анда дөньяви гыйлемнәр дә
укытылганга күрә, бик данлыклы булган диләр. Бу хакта китапларда
да язылган.
Мин, ачлык елыннан соң бер ел үткәч, май аеның кояшлы бер
көнендә Райман авылында әтәй белән инәемнең бик озак көтеп
алынган кадерле сабые булып дөньяга аваз салганмын. Бер-берсен
яратып кавышкан, бөтен яктан җитеш тормышлы, хәтта асрау да
тоткан бай гаиләдә бәхетле бала булырга тиеш булып туганмын.
Атам – Әхмәтзәки, анам Таифә исемле булганнар. Берсе – Райман
авылының инде олыгая башлаган уңган егете, икенчесе Каразирек
авылының иң чибәр кызы булган инде болар. Икесе дә дини белемгә
ия булып, үз өйләрендә бер көнне ир балаларга, икенче көнне кыз
балаларга һәм дин сабагы, һәм дөньяви гыйлем укытканнар. Шундый
ата-анадан шундый гаиләдә туганга күрә мин бик бәхетле булырга
тиеш булганмындыр дип беләм. Ләкин... Мин туып бер ел үтүгә
анам, мине үксез итеп, ягъни ятим калдырып, бу дөньядан китеп
барган. Үлеме сәбәпләрен мин соңыннан гына белдем. Шул көннән
мин сабый ризыгымны ятимлек тустаганыннан җыя башлаганмын.
Габдулла Тукайның «Мин ятим, мәңге ятиммен, һәр кеше хурлый,
кага.. Елыйм, көйлим, моңланамын, йөрәгемнән кан тама» дигән
шигырь юлларын ул чагында укып белмәсәм дә, сыртымда татып
үстем. Ятимнең күңеле китек, җаны яралы. Һай, беләм мин бу ачы
хакыйкатьне. Һай, беләм!
Күпмедер вакыттан соң сабыен тотып тол калган әткәем икенче
хатынга өйләнгән. Райманнан бик үк ерак булмаган Җегетәк дигән
авылдан Габделхак байның үзеннән унөч яшькә яшьрәк Сания исемле
кызын хатын итеп алып кайткан. Шулай итеп, бер өйдә ике Сания
булганбыз. Билгеле инде, үзе яшь, үзе бай кызы булган үги әниемнең
көндәш баласын тәрбия кыласы килмәгән. Аның әти-әнисе, ятимәне
үзебезгә алырбыз дип кенә, кызларын үзеннән олырак кешегә кияүгә
барырга күндерә алганнар. Тик үз әтәем мине ят кулларга бирергә
теләмәгән. Ул арада миңа әти-әнине алыштырырга җыенган ул
игелекле кешеләр бер-бер артлы каядыр югалганнар. «Үлделәр»,–
дип сөйләгәннәрен ишеткәнем булды. Чынында Себергә сөрелгәннәр
икән алар.
Ятимлекне аны үз башына төшкән кеше генә тәмам төшенә
ала торгандыр. Мин, бер яшьлек бала, үги икәнемне белмәскә дә, аңламаска да тиешмен дә бит. Әмма явыз үги ана (билгеле,
үгиләрнең бик яхшылары да була торгандыр) бик хәйләкәр була
бит. Аның мине яратмавын мин бик тиз төшендем. Кыерсытылу,
кагылулар минем өлешкә генә икәнен дә аңлап тора идем инде. Тик
ни өчен шулай икәнлеген генә сабыйлыгым белән аңлый алмый йөди
идем. Әтәй өйдә югында булган бөтен кыңгыр эшләр өчен гел бер
мин гаепле була торган идем. Яшь хатын бик кадерле. Аның һәр
сүзе саф алтын кебек кабул ителә. Әткәйгә сыенып иркәләнмәкче
була торган идем. Тиздән ул кадәресе дә ярамас гамәлгә әйләнде.
Әткәй белән минем арага ялган, яла, әләк керде. Әткәй алдында
үги анам әйбәт, гадел булып кылана... Әйткәнемчә, ятим баланың
күңеле китек, җаны яралы. Ятимлеккә тарыган балага яшәү күпкә
кыенрак. Башкалар җиңел генә атлап үткән түмгәккә ятим бала
гел абына торган була. Аның юктан гына да хәтере кала, кимсенә.
Йөзенә елмаю кунмый андый баланың. Аңа кешеләр арасында яшәү
дә авыр...»
Ятимлек кыйссасын Сания апаның үзеннән сөйләтү күңел
яраларына тоз сибү, шәфкатьсезлек сыман тоелып киткәнгә күрә, бала
вакытта тыңланып ятканда ишеткәннәремне үзем хәтердә яңартып
карыйм микән әллә? Минем инде Сания апа тарихын язасым да килми
башлаган иде. Хәзерге заман укучысы өчен кызык булмас бу тарих
дип уйладым бугай. Тик язарга кирәк дигән фикер җиңеп чыкты.
Язмасам, теге ятим баланы мин дә җәберлим була түгелме соң?
***
Дөньяда быелгы кебек мул чәчәкле яз булгандыр инде. Май аенда
алмагачлар шау чәчәктә чагында – нәкъ бер яше тулганда үксез калган
бит бу сабый. Бала көйләп торыр чакмыни?! Язгы эшләр муеннан.
Әхмәтзәки мулланың сизгер борыны язгы җилләр ул яшәгән авыл,
аның мәхәлләсе тарафына нинди хәбәрләр китергәнен абайлап,
искәреп тора.
Муллаларны җыялар! Мөлкәтләрен тартып алалар. Карышканнарын
Себергә үк озаталар. Дәрәҗә – ул гомерсез нәрсә. Сиңа язган булса,
дәрәҗә әйләнеп кайтыр. Мал табылыр. Туган ил, бер Себер китсәң,
югалтсаң, табылмас та, кайтмас та!
Баш исән булсын!
Яшь мулла. Тол мулла. Ни хәлләр итсен икән соң?
Зәкиулла, авылдашлар аңа шулай дип дәшәләр, яшәү рәвешен
үзгәртеп кору дөрес булыр дигән уйга туктала. Башкортстан
тарафындагы Җегетәк авылы мулласының буй җиткән кызын
яучылый. Сания кызына әни таба. Кыз озак ризалашмый, көйләтә,
ялындыра, балалы иргә барасы килми. Ил болганган заманда,
Ватандашлар сугышы бетәр-бетмәстә асыл егетләрне каян гына табарсың дигән киңәшне тыңламый чарасы калмый өлкән Саниянең.
Үзебезгә алабыз баланы дип торалар бит әтисе белән әнисе.
Яхшы кешеләр, дини тәрбияләре нык мөселманнар булганнардыр
инде алар. Шуңа күрә тиздән Себергә озатылганнардыр да. Бер кичтә
үзе дә ятим калган өлкән Саниягә Райманнан килгән кияү тарантасына
чыгып утырудан башка чара калмый. Югыйсә җитеш тормыштан,
ныклы нигездән аерылып китү аның да күңелен алгысыткандыр.
Эз яздыру ниятенә кергән Зәкиулла бик тә матур Каенелга
авылыннан Себер киткән бер байның йортын сатып ала. Бу авылда
да аның качкын мулла булуы хәбәре куып тоткач, Зәкиулла гаиләсен
башкорт ягына алып китә. Тик яшь хатыны үз ата-анасын бик
сагына, җирси. Елый да елый. Сагыну-әрнүләренең үчен иркә хатын
үги кызыннан ала. Тиктомалдан баланы кыйнап ташлый. Кызны
җәберләп елатканнан соң, тынычланып калгандай була.
Инде нәни Саниягә иптәшкә тагын бер кыз балалары туган икән.
Шактый таланган бу гаилә башкорт авылында ике-өч еллап яшәгәннән
соң, Җегетәккә – хатын ата-анасының бушап калган йортына кайтып
егыла. Шул рәвешле, яшь хатын беркадәр юаныч таба. Ике яше
тулганда, нәни Сания дә эшкә ярый башлый – бишектәге сеңлесен
тирбәтеп утыра.
Бишек янына чүмәшкәнче үк атлап китәр-китмәс нәни Санияне
үги әни язга чыгуга чирәмлеккә бозау тирәсенәрәк утыртып куя.
Бозау – арканда. Кызның итәге дә аркан белән чөйгә бәйләнгән... Бер-
берләренә иптәш болар. Шулай итеп, үги ана йә әннәсен чакырып, йә
ипи сорап шыңшыган бала тавышын ишетми тора. Аннары бала үзе
дә елаудан файда юклыгын аңлый башлый, күрәсең. Инде хәзер боек
кына утыра бирә. Тирә-юнендәге үлән-сәләнне чүпләштереп, авызына
җыя. Җиңенә кунган күбәләкләр белән, үлән сабакларында үрмәләгән
чуар бизәкле коңгызлар белән серләшеп, сабыйның да көне үтә.
Кайвакыт тыкрык буендагы җилкапкадан очып кына бер матур
апа килеп чыга. Санияне күтәреп ала. Сания дә бу матур апаны
күрүгә авызын җәеп елмая. «Һай, бияләй авыз. Елмайганда ай кебек
буласың икән син. Мин сиңа Айгөл дип кенә эндәшермен әле, яме». –
Гөлбикә исемле бу апа «Айгөлне» иркәли, сөя, уйната, сөйләштерергә
тырышып карый. – «Ятимкәем минем», – дип, битләреннән үбә.
Чәчләрен тарап үрә. Берәр мәми дә биреп китә. Иң рәхәте – бу матур
апа, кыз янына чүгәләп, аның уеннарын уйнаша:
– И бәләкәчем, бу тәти бөҗәкләрне авызыңа җыйма әле син. Матур
булсалар да, мәми түгел бит алар.
– Мәми түгел... – Бала үзе белән кемдер аны тиң күреп сөйләшкәнгә
шатмы, әллә яңа сүзләрне аңларга тырышамы, апасының һәр әйткәнен
үзенчә кабатлап бара.
– Төрткеле кызыл күлмәк кигән бу тәти бөҗәкнең исеме Фатыйма.
– Фатыйма, – ди кыз, шатланып.
– Син аңа: «Фатыйма, Фатыйма, киявең килә, кач!» – дип әйт.
– Кач... – Шулай ди дә нәни кыз бөҗәкне кесәсенә яшерә.
Фатыймага иптәшкә килгәннәрен дә тиз-тиз кесәсенә җыя, имештер,
качыра башлый.
– Кесәңә җыйма инде син аларны, – Гөлбикә, үлән сабагы алып,
бөҗәкне очарга өйрәтмәкче: – Киявең килә! Оч, оч инде. Кач
инде! – Кызчыкка бу ошый. Ул якты итеп елмаеп җибәрә. –
Кач! – Бәләкәй кызның кесәсендәге коңгызларны да иреккә чыгарып,
очырып җибәрәләр. Икесенә дә кызык була.
Тик Гөлбикәнең бала белән уйнап утырырга вакыты юк, ахрысы.
Ул җәһәт кенә сикереп тора да, кызчыкның чәченнән үбеп, өйләренә
таба йөгерә.
Гөлбикә апасын нәни Сания үзенең чын әниседер дип уйлый.
Чөнки кызыкай әниләрнең нинди булырга тиешлеген белми. Үз
әнисен бөтенләй дә хәтерләми. Өлкән Саниянең исә күрше кызы
Гөлбикәнең кеше баласын иркәләп йөргәненә ачуы гына чыга: «Бала
сөясең килгәч, кияүгә чык та үз балаңны тап!» – дип ысылдый ул аңа.
Өлкән Сания үги кызын аннары да ярата алмады. Ярату кая ди!
Ияләшә алмады ул аңа. Әмма кеше күзендә игелекле булып күренәсе
килептер инде, күрше-кара кергәндә, кунак-фәлән килгәндә, баланы
табын тирәсенә китерә иде. Баштарак баланың ятагы, мич тирәсендә
булса да, сәкедә иде. Аннары берәм-берәм үз балалары туа башлагач,
нәни Саниянең табыны песи белән, ятагы бозау белән бергә булды.
Ярый әле, бер-бер артлы туып торган балаларның бишеге түшәмдәге
ыргакка эленә. Бишек тирбәтергә яраган балага сугып алырга үги
ананың да кулы күтәрелми. Кулы күтәрелмәсә дә, сабыйның юк-бар
гаебен табып, шуларны иренә әләкләп, атаның күңелен, имештер,
тыңлаусыз баладан биздерү әмәлен таба белә ул. Ана – казна, ата –
җизнә дигән халык мәкален ишетеп белмәсә дә, кызыкай җилкәсендә
татып үсә. Җәмәгате чоланга он иләргә чыккан арада ата кешенең ятим
кызын алдына утыртып иркәләгән чагын күрдеме – кара тавыш куба
инде. «Шул ат чаклы кызыңны иркәләп утырмасаң, бәләкәчләрең юкмы
әллә синең?! Эш кушар идең кызыңа. Эш белми үсә. Бәллү янында
җырлап утырудан башканы белми. Сеңлесенең сөтен алып эчкән әнә!»
Нәни Сания ике яшеннән яла, ялган дигән нәрсәнең ни икәнлеген
күреп, җилкәсендә нахак гаеп чыбыгын татып үсә. Иң чирканыч әйбер
икән ул – булмаганны булды дип әйтүләре. Гәүдәгә бераз калыккач,
инешкә суга йөрүләре ешайды кызның. Судан кайтканда юлында
очраган әби-апаларның артыннан пышылдап кына әйтеп калуларын
ишетә ятимә кыз. Мәгънәсен генә төшенми. Үзенә тиешле берәр
кушаматтыр инде дип уйлый:
– Бичара!
Биш яшьләрендә нәни Сания үзенең бу дөньядагы урынын аңлый иде
инде. Ул – Бичара! Ул – ятим бала! Аның үз әнисе юк. Үги әнисе аны
яратмый. Ятимәнең яраттырасы килә. Ул хәтта ят кешеләргә дә оялып
кына елмаеп карый – елмаеп торсам, яратырлар дип уйлый. Аның йөзенә
сабый чагында кунган ул мескен елмаю бик озак китми йөдәтә.
Әтисе ярата. Әмма яратканын белдерергә курка. Яшь хатыныннан
курка. Үги әнисе – бай кызы. Кичәге бай кызы. Хәзер инде туктаусыз
җеп эрли, бәйли, тегә, аш-су әзерли. Аны күрше-тирә уңган хатын
дип мактый. Күрше-тирә күзендә ул бик яхшы күңелле кеше кебек
күренә. Әнә бит бәләкәй Саниягә менә дигән әни. Гаеп итеп кенә
карасыннар. Үги бала тәрбияләп карамаган башлары белән...
Нәни Саниянең дә бик тә тырыш, эшчән буласы килә. Үги
әнисенең теге яки бу эшне ничегрәк башкарганын бәллү чыбылдыгы
ярыгыннан гына күзәтә. Гел бишек тирбәтеп кенә утырмас бит
инде ул. Кер бәләклисе дә, токмач кисәсе дә, җеп эрлисе дә булыр.
Өйрәтүче юк. Ишегалдына азга гына уйнарга чыккан арада кыз
матур гына тал чыбыклары табып ала. Бу уклау булыр дип уйлый.
Үги әнисенең җулпычлары, куна такталары, май чүлмәкләре, он ише
әйберләре базда саклана. Мур кыргыры кәҗәләр чоланга кереп, онны
ашап-туздырып чыкканнан соң базга яшерелде бугай ул азык-төлек
әсбаплары. Әллә ул баз түгел, җирне казып ясалган чолан кебек бер
урын булдымы икән? Нәни Сания анда караңгы һәм бик салкын
икәнлеген генә хәтерли. «Сания токмачлары» дип шөһрәт казанган
токмачларны кисәргә ул шул базда өйрәнә. Һаман-һаман уч сырты
җәрәхәтле йөрүенә бер кешенең дә исе китми. «Чорсыз бала бит
ул. Кирәкмәс нәрсәгә үрелә, ярамаган җиргә үрмәли...» Кызны төне
буе әрнеп йоклатмаган яраларны үги ана ата кешегә шул рәвешле
җиткерә. «Кая, кызым, ни булды соң синең бу кулыңа?» – дип
кызыксынган кеше табылмый.
Ата кешенең өйдә торганы да юк инде анысы. Икешәр атна яки
берәр ай югалып тора. Бушаган арбасын келтерәтеп, сагындырып
кына кайтып төшә. Кая китеп, ниләр эшләп йөри әтисе – бу кадәресен
нәни Сания белми. Киткәнен генә күреп кала. Чөнки атасы үзе
«Акмулла арбасы» дип йөртә торган өч бүлемле арбасына таланудан
яшереп калган атын җигә дә капкасын ачып куя. Арбасының зур бер
бүлеменә Ырынбурга барып алып кайткан китаплар тутырылган
була. Икенче бүлемендә – дәфтәрләр, каләмнәр, дин дәреслекләре.
Өченче бүлегендә – үз хәстәре өчен кирәкле тустаган, казан, комган,
сабын, тастымал, алмаш күлмәк-штан ише нәрсәләр. Өйгә әйләнеп
кайтканда, китаплар бүлеме бушап калыр. Дөресендә, бу бүлемдә
Җегетәк халкына кирәкле дала малы – дөя йоны, ат ялы ише әйберләр
тутырылган булыр. Кипкән кавын кебек татлы тәгамнәр дә чыга
аннан. Болары – кайтканда. Ә хәзер капка ачылгач, Зәкиулла хәлфә, аны барган җирләрендә йә шулай хәлфә дип, йә мулдәкә дип йөртәләр
икән, өйдәгеләренең үзен озатып калырга чыкканын көтеп ала. «Юл
догасы» бусагадан чыкканчы ук, сәке читенә чүмәшеп укылганга
күрә, хәзер инде сәфәргә кузгалган йорт хуҗасы берәм-берәм
балаларының башыннан сыйпый, яшь хатынын кочагына ала. Иң
ахырдан нәүбәт нәни Саниягә җитә. Әле генә кочактан чыккан өлкән
Сания аны-моны абайлаганчы ата кеше нәни Саниянең колагына
пышылдап ала: «Кызым, сине бигрәкләр дә яратам. Әниеңне дә ярата
идем. Бу әнкәңә каршы әйтмә. Мин сиңа ал тасма алып кайтырмын!»
– Әти, китмә!
– Китми булмый, кызым. Мине ерак далаларда, ерак җәйләүләрдә
китап яратучы бик күп балалар көтә...
– Әти, мин дә китап яратам... Мин дә әппәр әйтә беләм...
Кыз ул далаларның да, балаларның да никадәр еракта икәнен
аңлый алмый. Айда уктыр дип уйлый. Ул бит үзе дә, үги әнисе аны
караңгы төшкәч тә суга җибәргәндә, бик озак айга текәлеп карап
тора, аның һаман урынын үзгәрткәненә гаҗәпләнеп, шул хәрәкәтне
озаклап күзәтеп тора. Айга менәргә дә бик кызыга. Әтисе аңа Ай үз
янына алган Зөһрә кыз турында әкият сөйләгәннән бирле чиләгенә су
тутырганда да, су юлыннан атлаганда да шул бер теләген кабатлый:
«Ал мине үз яныңа!»
– Ай ул бик ерак. Һаман-һаман төшеп йөри алмый, – дигән иде
әткәе дә. Әткәе үзе дә һаман-һаман кайтып йөри алмый. Ерак булганга
күрәдер инде.
Әтисенең, капкадан чыгып барганда, үзен шулай урлап кына
назлап алуы кызны бик озак җылытып тора. Ул акыллы була, сүз
тыңлый, бөтен эшкә йөгереп кенә тора. Тыңламый кая барсын соң
ул! Аңа дигән тукмак ишектән кергәндә дә, чыкканда да барыбер
төшә инде ул. Иң кыены кыйналу, сугылу, сүз белән җәберләнү түгел
әле ул. Инде акны карадан аерыр яшькә кергән кыз баланың чит-ят
күзләрдән ояла башлавы!
Җәй айлары ярый әле. Өсән суы буендагы авылда бала-чага
көне буе йөзә-коена, чистарына. Шушы рәхәтлек тәтегәндә, Сания
дә чистарына. Чөнки ишек төбендә бозау янындагы бозлы идәндә
бишмәт җәеп кенә йоклаган бала төннәрен балык тота.
– Чәпәш! – Үги ананың астын юешләгән кызга нәфрәтләнеп әйткән
сүзләрен ишетү бик авыр. Бик оят!
Җәйгән нәрсәләрен кеше югында кышын мич каршында киптерә.
Кигән күлмәге өстендә килеш кенә кибә. Киндер күлмәк итәкләре
шакраеп ката. Көянтәсенә агач бидрәләрен элеп, инешкә суга
барганда шакрайган күлмәк итәге үги кызның ботларына шап та
шоп бәрә. Су юлында очраган апалар: «Әй ятим бала», – диешеп,
кызганып карап калалар. Нәни Саниянең ул тиклем кызганыч буласы да килми. Чарасы да юк... Иң гаҗәбе бит әле – кызның мунча
керәсе килмәве. Иртәдән мунчага су ташыган көннәр кичтән буласы
газапларны искәртеп тора. Нәни Саниянең көлтә кебек озын да, куе
да чәчләрен селте белән юып, агач тарак белән тарап-үрү сабыйның
гына түгел, үги ананың да газабына әйләнә. Ике атнага бер генә юып
таралган чәч чияләнеп, гөнҗәләгә әйләнеп бетә. Агач тарак түгел,
шүрәле бармаклары да ермачлый алмаслык хәлгә төшкән куе чәчне
үги ана рәхәтләнеп йолка гына. «Бет баса бит сине, сөймәс сөяк.
Атаң мин сине карамый дияр әле. Бер дә белмәс кызының чәчен дә
тарап үрә белмәгән бер ялкау икәнен!» Өлкән Сания нәни Саниянең
чәчен йолкый. Кыз күзләрен чытырдатып йома да, әтидән бу юлы
тимер тарак алып кайт дип сорармын, ә Гөлбикә апа минем чәчемне
үзенеке төсле матур итеп үрергә өйрәтер дип хыялланып утыра. Шул
хыялы аны еламыйча түзәргә күндерә. Үги әнинең үз кызларының
чәчләре сүсән кебек кенә. Мунча кереп кайткач, өлкән Сания аларның
башына тәмле исле май сөртә. Нәни Саниянең чәчен керосин белән
генә майлый. «Син бетле башка шуннан аруы юк», – ди.
Ярый әле, мунчаны ике атнага бер генә керәсе! Әтәе кайткан көннәрдә
генә. Шуңа түзелә инде ул чәч тарау газабына.
Бу юлы керосин белән майланган чәчне Гөлбикә апасы тасма
кушып үрде. Су юлындагы апалар нәни Саниянең матур толымын
күреп аһ иттеләр: «Ятим бала да үсә шул!»
Әтисе нәни Саниягә бу юлы китап та алып кайткан.
– Менә, кызым, Габдулла Тукай дигән шагыйрь абыең сиңа китап
җибәрде. Укырга өйрәнсен, акыллы, тәүфикълы бала булып үссен
дип әйтте.
– Син аны күрдеңмени? Ул мине беләмени? Мине укырга кем
өйрәтер соң? Син бит тагын китә торгансыңдыр...
Зәкиулла хәлфә биш яшьлек кызының, башка яшьтәшләре белән
уйнар, аралашыр җае да булмаган, кара эштән изелгән, бозлы
инешләрдә бала чүпрәге чайкый-чайкый кызарып-яргаланып беткән
кулларын яшереп кенә сыйпый, сабыйның шул рәвешле эзлекле
сораулар бирә белүенә хәйраннар калып тора. Аннары эченнән генә
уйлый: «Нәсел!» Бабасы да, анасы да гаҗәп гыйлемнәр иде шул.
Таифәсе Кәрәкәшледә кызлар мәктәбе ачкан үзе бер мәшһүрия
Фатыймаи-Фәридәдән белем алган кыз иде. Тиң парлар булып гомер
итәргә язмады шул... Белем юлында йөргән җан кисәгенең гомерен
залимнар аямады. Бу балага әнисенең гыйлеме карында ятканда ук
сеңеп калган инде әллә тагы! Әнә бит ни рәвешле ымсынып тотынды
китапка. Бәрәкалла! Хәреф танытасы булыр бу балага. Һичшиксез,
өйрәтер. Озакка сузмыйча гына. Үзе сәфәрдә чакта китаплар аңа
иптәш тә, яклаучы да булыр.
Далада кыргыз, башкорт арасында сәүдә иткәндә, Тукай китабын тансыклаучылар очрап тора. Бу юлы Зәки хәлфәнең Тукай язган
ошбу китаптан аерыласы килмәде. Кызыгучылар булган иде. Икенче
юлы ала килермен дип, монысын калдырып торды. Нәни Саниясен
уйлады инде. Балалар өчен шигырьләрне хәлфә үзе дә яттан белә.
Даладагы шәкертләренә иң шәп күңел ачкычы – Тукай шигырьләре.
Гади, тиз отып алына торган шигырьләрне хәзер бикләп алалар.
Шигырь белән сөйләшү барысына да бик ошый. Габдулла Тукай
дигән шагыйрьне яттан белгән шәкертләр калдырып китә ул далада.
Шөкер, шагыйребезне далага илтүче дә үзебез бит әле дип, Зәки
хәлфә канәгатьлек кичерә. Үз арбасын Хисаметдин Акмулла арбасы
бу дип хәйләләп тә куя. Далада Акмулла турында риваятьләр йөри. Ул
бахыр да Зәки хәлфәнең җаныкае – Таифәсе кебек залим пычагыннан
кичкәнгәме икән әллә, ул үзенең болай сөйләнергә хакы бар дип саный.
Бер юлда йөриләр ләбаса! Изге юлда! Совет властен төп башына
утыртты Зәки хәлфә. Муллалыктан төште, әмма үзе сайлаган ак юлдан
тайпылмады. Китап та тарата, күңелендә ихтыяҗы булганнарга дин
гыйлемен дә өйрәтә, балаларга хәреф тә таныта. Шәригать кануннары
кушканча итеп, никахын да укып китә, сөннәт пәкесен дә ару тота.
Кодрәтле Алла шушы гамәленнән генә аера күрмәсен. Ул үзен «дала
төлкесе» дип атый. Имеш, койрыгын тотмый торсыннар әле!
***
Күрше кызы Гөлбикә Таифәнең – нәни Саниянең үз әнисенең
сабакташы икәнен сиздермәгән икән. Зәки хәлфә дә моны белмәгән.
Гөлбикә үзе, сәнәкчеләр фетнәсеннән соң бик куркып калганга күрә,
мөгаллимәлеккә укып йөрүе хакында бер кешегә дә сөйләмәгән.
Әмма ул дус кызы Таифәнең фаҗигале әҗәле тарихын белә һәм
оныта алмый. Нәни Санияне бик тә үзенә алып, үз кызы итеп үстерер
иде дә бит. Чит кеше гаиләсенә үз белдегең белән катнашу дөрес
булмас дип уйлый. Аннары кем аңа бала бирсен? Шуңа күрә җае
чыккан саен бәләкәй кызга мәрхәмәтен күрсәтә. Зәкиулла хәлфә,
Җегетәктә хатынының Себергә куылган ата-анасы йортында башка
авылдан күчеп килеп яшәгәнгә күрә, Гөлбикәнең Таифәсенә сабакташ
булганлыгыннан хәбәрдар түгел иде. Шулай да еш кына кулында
китап күргәнгә микән, әллә «Акмулла арбасы»ндагы китапларга
игътибар иткәненә күрәме, гыйлемнән авыз иткән ниса, ахрысы, бу
кыз дип уйлап йөри. Ятимә кызын берничә мәртәбә аның янында
күргәнгә күрә, ул Гөлбикәдән ипле генә сорап куйды:
– Мин еш кына сәфәрдә булам. Бәлки белә торгансыздыр да, китап
тарату белән мәшгульмен.
– Беләм, мулла абзый, беләм. Мөмкин булса, мин үзем дә Сездән
яңа китаплар алгалар идем. Мөгаллимәлеккә укып йөргән идем. Әти-
әнием белән бергә Урта Азия ягына китү ниятебез бар. Ул якларда хатын-кызларга мәктәпләрдә укыту рөхсәт ителә икән хәзер. Моннан
киткәнче беркадәр дәреслекләр туплап каласым килә.
– Ярый, сеңлем. Бик хуп! Орск ягына барып кайтмакчымын.
Ырынбурга да сугылырмын. Миндә Казан басмалары юк. Бәлки,
теге мин әйткән калалардагы нәширләр баерактыр. Мин синең ни
эстәгәнеңне аңладым. Хыялың бик күркәм тоела. Хәреф таныту
җәһәтеннән минем кызым белән осталыгыңны чарлап карасаң, әйбәт
булыр иде. Бик зиһенле бала ул. Кеше алдында миңа «мулла абзый»
дип әйтмәскә тырыш, яме, күрше кызы. Мин китап таратучы мосафир
гынамын. Шулай дип бел. Бүтәннәр дә шулай уйласыннар.
– Бик теләп алынырмын мин бу эшкә. Китабы да бар бугай инде
нәни Саниянең. Мин үзем дә Тукайны бик яратам. Тукай булгач,
бүтән дәреслек кирәк тә түгел инде. Бер дә борчылмагыз. Сәфәрдән
әйләнеп кайтуыгызга кызыгыз укырга өйрәнгән булыр.
Чыннан да, нәни Сания хәрефләрне бик тиз отып алды. Бозау
саклаганда җиңенә кунган күбәләкләр белән ул хәзер Тукай шигыре
ярдәмендә сөйләшә:
– Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың,
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Аннары ничек соң әле? Нәни Сания шигырьне кат-кат кабатлый. Юк,
онытканга күрә түгел. Бердәнбер сердәше, үзе белән сөйләшүче булганга
кабатлый ул аны. Ягъни, хәзергечә әйтсәк, рольләргә бүлеп сөйли.
Гомумән, Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен ул гомере
буена да онытмады. Сабый бала белән яратып сөйләшә торган изге
күңелле бабай дип белде ул Тукайны. Аның вафатыннан хәбәре
булмаганга күрә, бала, үзенчә, шагыйрьгә гел озын гомер теләде.
Берәр вакыт әтисенә ияреп кунакка килүен көтте.
Инде кыш булган иде.
«Кырга ак кардан
Юрган ябылган.
Бу кайчак була
Әйт әле, туган»,
– дип такмаклап инеш юлыннан атлаганда, җилкәдәге көянтәдә
тирбәлгән агач бадьялар да җиңеләеп киткәндәй була... Шулай дип уйлады кыз. Чыннан да, җиңеләйгән иде шул. Чөнки баядан бирле
авыр күтәргән бәләкәй кызны кызганып, артыннан эзенә басып
атлаган бер ир кеше кызның көянтә-чиләкләрен аның иңеннән
күтәреп алган икән.
– Кем кызы син? Кайда торасыз, кайсы урамда?
Кыз үзенә сүз кушучы булганга сөенеп китте. Җилкәсеннән
көянтәсе төшкәнгә дә куанды. Тукай бабай микән әллә бу кеше?
Алай да ят кешенең кемлеген сорарлык дәрәҗәдә үк батырлыгы юк
иде аның. Ятим бала кыюсыз була бит ул. Аннары чыраена йөзеннән
китеп тормый торган шул мескен елмаюны кундырды да әдәп белән
генә җавап бирде:
– Зәкиулла исемле минем әтием. Үги әнием Сания. Мин дә Сания
исемле.
Ят кешенең ерактагы бер авыл базарыннан Җегетәк авылы аша
өенә кайтып барышы икән. Ә ул үзе Райман авылыныкы булып,
Зәкиулла мулланы да, аның мәрхүмә остабикәсен дә яхшы белә икән.
Мосафир кызны өйләренә кадәр озата барды. Көянтә-чиләкләрен
кертеште. Бозлы бусагадан сәлам биреп атлап кергәч, мич кырындагы
эскәмиягә башта олы бияләйләрен куйды, аннан үзе барып утырды.
Дога кылды. Өлкән Сания дә бу кешене танымый икән. Алай да ят
кешенең сорауларын җавапсыз калдырмады. Үги кыз асрап ятуын
да, кызның эш рәте белмәвен дә тезеп китте.
Ят кеше йомышының муллалыктан төшкән Зәкиулла хәлфәдә
икәнлеген, ул сәфәрдән кайткач, янәдән кагылып үтәчәген әйтеп китеп
барды. Әмма мосафир бөтенләй үк ят кеше булмаган икән. Ят кеше генә
түгел, бәлки якын кеше булган икән. Таифәнең Фазыл исемле бертуган
абыйсы, ятим кызның хәлен белешеп кайтуны йөкләп, аны бу авылга
махсус йомышлаган икән. Ят кешенең юлы уңган. Урамга керүгә үк
ул кызның нәкъ үзенә юлыккан. Зәкиулла хәлфәгә гозере бар кебек
сөйләнгәләп, кызның бу гаиләдәге урынын, хәлен күзәтеп утырган.
«Баланың хәле аяныч» дигән хәбәр кайта Таифәнең туган авылы
Каразиреккә. – Авылның күз өстендә каш кебек дәрәҗәле, чибәр,
укымышлы кызының, сәнәкчеләр кулыннан җан тәслим кылган
мөгаллимәнең кызы ачы ятимлектә яши. Ашы – мәче, ятагы бозау
белән!
Бу хәбәр Каразирек авылын тетрәтә. Таифә кызы бик мескен
хәлдә! Хәбәр Мәскәүдә Югары курсларда укып йөрүче Фазылга да
барып ирешә. Таифәнең Фазыл абыйсы бу хәбәрдән шашып кала.
Ул монда яңа тормыш кору юлында үзен аямыйча хезмәт итәр өчен
дип тырышып укып йөри. Сеңлесе якты, матур тормыш кору хыялы
белән йөреп харап булды. Ә ятимә кыз анда барысы өчен бер ялгызы
газап чигә!
Фазыл, укуыннан бүленеп, Каразиреккә кайтып җитә. Кызның атасы – Зәкиулла хәлфә белән килешеп, баланы авылга алып кайтырга карар
итә. Инде сигез яше тулып килә торган, әмма мәктәп күрмәгән кызны
Миңлегаян җиңгәсенә китереп урнаштыргач кына, укуын дәвам итәргә
дип, Мәскәвенә китеп бара. Каразиректә дә тормыш җиңелдән түгел.
Саниянең Васфикамал әбисенең үги улы Шакирҗан үлем түшәгендә
ята. Үксез кызны Каразиреккә алып кайтырга кирәк дип, үзе дә
үгилек ачысын татыган шул Шакирҗан да бик өтәләнгән икән. Избач,
авыл советы сәркатибе булып, дәрәҗәле генә эшләп йөргән җирдән
Гражданнар сугышын кичкән бу алдынгы карашлы кеше, авырып китеп,
әллә яралары ачылыпмы, үлем түшәгенә үк яткан икән. Миңлегаян
җиңги белән Шакирҗанның үз балалары булмаган. Өйдә бала тавышы
ишетәсе килгән Васфикамал әби дә – Таифәнең әнисе дә исән бит әле.
Туры ат җигелгән тарантаска утырган кызны Каразиреккә
кайтарып, ике-өч атна үткәч, Шакирҗан атлы коммунист, яралары
ачылганнан гына да түгел, туберкулёз хастасыннан вакытсыз вафат
булып куя. Туганын җирләргә дип янәдән авылга кайтып җиткән
Фазыл өйдәгеләргә, икесе исеменнән дә ант итеп әйткәндәй, бурыч
йөкләп китә:
– Бу бала ятимлекнең ким-хурлыгын күрмәскә тиеш. Бөтен тәрбия
чыгымнарын үз өстемә алам. Тәрбиядә, кадердә үстерегез Санияне.
Без әле аны зур кеше итәрбез. Әнисе кебек талантлы бала ул, – дип,
авыл каршында Саниянең яклаучысы барлыгын, кадерле бала булуын
искәртүне кирәк таба. – Онытмасыннар! Совет илендә үксез балалар,
бәхетсез балалар булмас!
Үги баланың бичаралык дәвере шушының белән тәмамдыр, бәлки.
Кем белә, кем белә!
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев