Шигърият
Соңгы бүләк
Мәхәббәткә юллар эзлим, Уйлар-хыяллар үрәм. Сөйгәнем – Ирек-Азатлык – Төшләрдә генә күрәм.
Мәхәббәткә юллар эзлим,
Уйлар-хыяллар үрәм.
Сөйгәнем – Ирек-Азатлык –
Төшләрдә генә күрәм.
Соңгы төштә сөйгәнемә
Хисем әйтеп бирим дип,
Челт(е)рәгән чишмә янында
Чәчкәләргә үрелдем.
Арттан җәллад балта чапты,
Башым китте тәгәрәп...
Сөйгәнем каршына чүктем:
«Кабул ит – миннән бүләк!»
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев