Фронтовик әтиемә
Батырлыгың бәяләнгән Күкрәгеңдә орден белән, Эзең калды туган илдә, Ә йөрәгең – халкың белән.
Йөрәк янса сүрелмичә –
Яннарыма киләсең син,
Сагыш тулса күңелемә –
Киңәшләрең бирәсең син.
Өйрәтәсең бирешмәскә,
Авыр чакта – сыгылмаска,
Җиңәр өчен – көрәшергә,
Юл үткәндә – егылмаска.
Киңәшеңне тотам, әти,
Алга атлыйм, арымыйча,
Маяк булгач юлларымда,
Уңга-сулга тайпылмыйча.
Һичбер нәрсә туктаталмый,
Сазлык мине суыралмый,
Карурманнар куркыталмый,
Авыр юллар карышалмый.
Туган илне саклар өчен,
Утны-суны кичкәнсең син.
Ватаныңа тугры калып,
Дошманнарны җиңгәнсең син.
Батырлыгың бәяләнгән
Күкрәгеңдә орден белән,
Эзең калды туган илдә,
Ә йөрәгең – халкың белән.
Васил КАМАЛОВ.
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев