Шигърият
Бирем
Бирдең дә соң сынауларны, и Аллаһым, Биргәнсеңдер – бирмәгәне дип калмасын.
Бирдең дә соң сынауларны, и Аллаһым,
Биргәнсеңдер – бирмәгәне дип калмасын.
Орчык кебек калганда да очабыз без –
Беләсең бит, түзем канаты талмасын.
Бирдең дә соң: берәүләргә акыл бирдең,
Берәүләргә кылыч бирдең вә кол бирдең.
Берәүләргә акыл ягы таманнарны
Килештереп йөрү өчен вәкил бирдең.
Бирдең инде – бирем арты бирем бирдең,
Чишә белгәннәргә өстәп чирен бирдең.
Чишмәгәнгә – гомер буе чишәр өчен
Чит кавемнән кәләш бирдең, ирен бирдең…
«КУ» 10, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев