Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җанга ят шәһәрнең туктаусыз шаукымы...

Бу шаулы шәһәрдә югалдым дигәндә, Күзләрең нурының җылысын ябынам.

Җанга ят шәһәрнең туктаусыз шаукымы
Күмәргә тырыша йөрәгем авазын.
Тик күкләр иркендә адәмнең язмышы,
Белмисең: кайчан нур, кайчан ук явасын.
Бу төссез тереклек ялкытты җанымны.
Тирәмдә – һаман да чит, йөзсез кешеләр.
Һич туктап тормый шул Казанның кайнавы,
Ашыга һәрбер зат, һәркемнең эше бар.
Кайсыдыр ноктада чуалган язмышның
Җеп очын табарга омтылып талпынам.
Бу шаулы шәһәрдә югалдым дигәндә,
Күзләрең нурының җылысын ябынам.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев