Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рәшә

...Тирә-як гел рәшә, гел рәшә. Үзеңне алдап көл һәм... Яшә.

«Ни один человек не может стать более чужим,
чем тот, кого ты в прошлом любил».
Эрих Мария Ремарк


Бәхет дип алданып рәшәгә,
Йөгердем нур чәчеп шатлыктан,
Куаныч сыймады күңелгә
Бар дөнья торган күк аклыктан.
Ышаныч яшәтә адәмне:
Бәхеткә шулкадәр инандым,
Сүтелгән, кителгән тормышны
Тырышып-тырышып ямадым.
Ялгадым өзелгән хыялны,
Төшләрем гел уңга юрадым,
Елмайдым һәр яңа сынауга,
Тормышны сөюем җуймадым.
Кайчандыр өзелеп яраткан
Кешедән ераграк зат бармы...
Бер кайткан күңелнең ярсуын
Көнозын яуган кар басармы?!
Өметең рәхимсез киссен дә,
Селтәнеп, хәнҗәрдән үткен сүз...
Ичмасам, эреде кары да,
Гасырга сузылды быел көз.
...Хәтердә һаман да нәни кыз
Бәхет дип йөгерә рәшәгә...
...Тирә-як гел рәшә, гел рәшә.
Үзеңне алдап көл һәм... Яшә.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алданасы килгән диваналар ...............булмасалар җиһанда, ................булмас иде, алдап йөргәннәр дә, ...............җир себереп җыйсаң да. ............... ...Яши бирер ялган дөньясында, ............кул сузсаң да ярдәмгә, .............алданасы килеп, үзе теләп, .............алдаланган адәмгә... .............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)