Чиксез галәм. Якты кояш.
Җирнең тиңсез гүзәллеге Нечкәбилләр – яшь кызлар!
***
Чиксез галәм. Якты кояш.
Зәңгәр күкләр, йолдызлар...
Җирнең тиңсез гүзәллеге
Нечкәбилләр – яшь кызлар!
***
Патша кызын урласаң,
Исемең – ирләр санында.
Телем икмәк чәлдерсәң,
Урының – төрмә нарында.
***
Яшьлек канатлары җиде күктә.
Җирдә – титак картлык шәүләсе.
Яшьлек гөнаһлары – төпсез диңгез,
Чиксез тирән картлык тәүбәсе...
***
Яхшылык та килде...
Яманлык күп иңде!
Чын хөкемдар нинди?
Уң кулында – чәчәк!
Сул кулында – гөрзи!
***
Һәр матдәнең чын кыйммәте –
Аның тереклегендә...
Терек җанның орбитасы –
Җаны биеклегендә...
***
Туу – йолдыз кабыну...
Үлем – пәрдә ябылу...
***
Хакыйкатьне ачыкла –
Яшә бераз ачлыкта…
Сәбәбе бар
Милләт үзаңы – лагерь тузаны…
Бәхетле бул!
Күзең йом, авызың капла, колагың бөкелә…
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев