Шигърият
Ачы җилләр исә, бөгелүем теләп...
Нахак сүзләр ява яңгыр кебек өскә, Каралтасы булып йөзләремне.
«Этләр белән эт буласы килми,
Көчекләре белән бигрәк тә».
Ә.Атнабаев
Ачы җилләр исә, бөгелүем теләп,
Сындырырга теләп үзәгемне.
Нахак сүзләр ява яңгыр кебек өскә,
Каралтасы булып йөзләремне.
Хак кодрәте чиксез: горур торам хиссез,
«Этләр белән эт буласы килми!»
Иссен, әйдә, җиле, ләң-ләң өрсен көчек,
Шаукымы да хәтта миңа тими.
Гаделлекне эзләү – бер мәгънәсез шөгыль,
Әмма һәрнәрсәнең була чиге.
Кеше өлешләре беркөн килеп чыга,
Тигезләнә бар да – юктыр шигем…
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
2
0
Бәхәс чыгып, кызып китсә, гаделсезлек турында,Бик урынлы пәйгамбәрнең сүзләре ул урында:“Гаделсезлек күрә калсаң, үзгәрт аны кул белән ,Инде барып чыкмый икән, үзгәрт аны тел белән,Ул да барып чыкмый калса, куй каршы йөрәгеңне,Бел, торырга аңа каршы, синең дә кирәгеңне!”Гаделсезлек яман гамәл, битарафлык- тагын да!Туктатучы кирәк, кемдер гөнаһ кылган чагында.“Бу минем эш түгел!”- дип, тик гамьсезләр аклана.Ә гаделлек, иң беренче,үзеңнән бит башлана! ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0