Ятимлек
...Ятим калган җырлар тел очында, Ятим калган җилләр тибрәлә…
(каләмдәшләрне юксыну*)
Тукай киткән. Беләм, бер кояшка
Алыштырып булмый мең айны...
Кадыйр китте – кадер китте көннән,
Хәниф китте – әлиф моңайды.
Фәрештәләр оча җан тергезеп,
Газраилләр төшеп җан аулый:
Газиз китте – гаҗиз калды көннәр,
Ямаш китте – хәтер ямаулы.
Альберт китте – ялгызлыгын кочып,
Рахмай китте – олы йөрәкле.
Үзе белеп килә, чакырмыйлар
Үлем атлы үксез өрәкне.
Берәм-берәм китте берәгәйле,
Дөнья тоткасыдай бәк ирләр.
Еш искәрәм – искә төшкән саен
Өзелә дә китә бәгырьләр.
Юата җан: җитте, мәңгелеккә
Килгән кеше кебек иңрәмә!
...Ятим калган җырлар тел очында,
Ятим калган җилләр тибрәлә…
* Чаллыда яшәп иҗат иткән язучылар: Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин, Газиз Кашапов-Үзиле,
Ямаш Игәнәй, Альберт Сафин, Рахмай Хисмәтуллин күздә тотыла.
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев